Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Мәскәү янындагы Фрязинода “Платан” фәнни-тикшеренү институты җирлегендәге бина яна.

Аның эчендәге кешеләр инде ике сәгатьтән артык ярдәм көтә.

Мәскәү яны губернаторы Андрей Воробьев сүзләренчә, ике кеше һәлак булган.

Brief Shot-ка нигезләнеп язуынча, барлыгы дүрт кеше үлгән.

@azatliqradiosi
🔥5👍3
Европа берлеге илләрендә иртәгәдән РИА Новости, "Известия", "Российская газета" һәм Voice of Europe сәхифәләре томаланачак

Бу әлеге медиалар алып барган пропаганда сәбәпле дип аңлатыла.

"Әлеге массакүләм мәгълүмат чаралары Русия җитәкчелегенең контроле астында һәм Русиянең Украинага каршы агрессив сугышын пропагандалауда вә ярдәм итүдә, шулай ук күрше илләрдәге хәлне тотрыксызландыруда мөһим роль уйныйлар", диелә Европа берлеге шурасы белдерүендә.

Шуңа да карамастан әлеге медиа хезмәткәрләренә “Европа берлеге илләрендә үз эшләрен алып баруга, шул исәптән тикшеренүләр уздыру һәм интервьюлар алуга” чикләүләр булмаячак.

Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова сәхифәләрне томалау карары “җавапсыз калмаячагын” әйтте.

@azatliqradiosi
👍7❤2🔥1🥴1
Европа берлеге җырчы SHAMANны (Ярослав Дронов) санкцияләр исемлегенә кертте

Җырчы үзен урыс булган өчен исемлеккә керткәннәр дип саный. Һәрхәлдә ул үз каналында шулай дип язган.

▪️SHAMAN (Шаман) "Я — русский" җырын башкара.

▪️Хәтерләсәгез, Казан мәктәбендә укучыларны "Я – русский!" җырын җырлатып кулларын күтәрергә мәҗбүр иткән видео шау-шу уятты.

@azatliqradiosi
👍11🔥3🥴2😁1
18 июнь Төркиянең Госмания авылында Сабан туе узды.

Сабантуй Корьән сүрәләрен укып, дога кылып башланса, кичкә таба ул "Туган тел"не күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.

Тулырак 👉монда укыгыз.

Аны укырга вакытыгыз булмаса, төп фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
👍8👎2😍2
"Алтын битлек" премиясе Татарстанның өч театрына бирелде

▪️Камал театрынында Мәхмүт Галәүнең әсәренә нигезләнеп куелган "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" спектакле иң яхшы драма спектакль номинациясендә җиңүче дип табылды. Аның режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.

▪️Шулай ук Илгиз Зәйниевның "Әкият" театрында куйган "Авиатор" спектакле өч номинациядә җиңүче дип игълан ителде.

▪️ Ә Кариев театрының "Рөстәм маҗаралары" спектакле "Алтын битлек" хөкемдарларының махсус бүләгенә ия булды. Бу - Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп куелган спектакль. Аның режиссеры - Тимур Кулов.
🔥14👏10❤4😈3🤔2👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар! Бүген 25 июнь, сугышның 853нче көне. Шушы сәгатькә булган төп хәбәрләр кыскача

🔸Белгород өлкәсе узган төндә дрон һөҗүменә дучар булды, дип хәбәр итте өлкә губернаторы Вячеслав Гладков. Русия саклану министрлыгы мәгълүматына күрә, төбәктә 29 дрон бәреп төшерелгән. Дүрт кеше яраланган дип хәбәр ителә. Шуларның икесе — Төзүче шәһәрендә яшәүчеләр, анда күп фатирлы ике йорт зыян күргән.

🔸Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары Русия активларыннан килгән 1,4 млрд евро күләмендә керемне Украинага тапшыруны килештергән. Европа берлеге вәкиле Жозеп Боррель сүзләренчә, беренче өлешне Киев июль аенда ук алачак. Бу акча һава һөҗүменнән саклану системы һәм сугыш кирәк-яраклары сатып алуга, шулай ук Украинаның хәрби-сәнәгать комплексына ярдәм итүгә тотылачак.  

🔸Якшәмбе көнне Дербент һәм Махачкалада һөҗүмнәр башкаручылар әлеге гамәлләренә бер ай алдан әзерләнгән, бу хакта "Известия" басмасына тикшерү нечкәлекләре белән таныш булган чыганак сөйләгән. Террорчылар язышуыннан күренгәнчә, алар һәдәфләрен алдан сайлаган, шул исәптән, рухани Николай Котельниковны үтерергә ниятләгән диелә.

🔸Лондон мәхкәмәсе WikiLeaks проектына нигез салучы Джулиан Ассанжны төрмәдән азат иткән. Проект вәкилләре хәбәр итүенчә, ул хатыны һәм балалары янына Австралиягә киткән. Ассанж иреккә американ прокуратурасы белән килешү нигезендә чыккан диелә, прокуратура аны шпионлыкта гаепләде. Мәхкәмә аның Британия төрмәсендә утыру вакытын исәпкә алыр дип көтелә.

🔸"Романтика клубы" уенын ясаучылар уеннан ЛГБТ контентын алудан баш тарткан. Моны Роскомнадзор таләп иткән иде. Мобиль кушымта авторлары мондый адым аларның кыйммәтләренә каршы килә дип белдергән. Шулай ук алар уенны Русия кибетләреннән алырга карар иткән. Элегрәк Роскомнадзор "Романтика клубын" тыелган сайтлар исемлегенә керткән иде.

@azatliqradiosi
👍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
📚Азатлык радиосы Азатлык сүзлеген тәкъдим итә

Азатлык радиосы оешкан көненнән башлап туган телебезнең сафлыгын, матурлыгын сакларга тырышып эшли. Шуңа да совет чорының татар матбугаты кулланган "суд", "больница", "предприятие" кебек сүзләр радиобызда яңгырамады диярлек. Ә менә Азатлык кулланган кайбер сүзләр тора-бара киң кулланышка да кереп китте.

Телебез үсә, байый, яңа сүзләр дә өстәлеп тора. Урыс теле йогынтысы көчле, кайчак калька тәрҗемәләр дә кереп китә. Шуңа күрә сүзләрнең дөрес тәрҗемәсе, язылышы турында бездә даими фикер алышу бара.

Әлеге проект шушы фикерләшүләр нәтиҗәсендә туды. Азатлык радиосы 70 ел дәверендә кадерләп саклап килгән, киң кулланышта булмаган, әмма татарча бик матур яңгыраган сүзләр җыелмасы ул. Бүген аны сезнең белән дә уртаклашабыз:

📙 Азатлык сүзлеге
📗 Акыллы сылтама

#азатлыксүзлеге

@azatliqradiosi
❤‍🔥14👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📚Азатлык радиосы Азатлык сүзлеген тәкъдим итә Азатлык радиосы оешкан көненнән башлап туган телебезнең сафлыгын, матурлыгын сакларга тырышып эшли. Шуңа да совет чорының татар матбугаты кулланган "суд", "больница", "предприятие" кебек сүзләр радиобызда яңгырамады…
Азатлык сүзлеге ничек корылган

Азатлык сүзлеге карточкалар рәвешендә корылган. Һәр сүзнең инглиз һәм рус телләренә тәрҗемәсе китерелә. Карточканың арткы ягында сүзнең йә төшенчәнең аңлатмасы бирелә.

Сүзләр барлыгы 8 категориягә бүленгән:

🔸җәмгыять
🔸сәясәт
🔸икътисад
🔸фән
🔸хәрби
🔸география
🔸көнкүреш
🔸башкалар

Һәр категориядәге сүзләрне сайлап алып карарга була.

Сүзләр тәртибе

Сүзлектәге сүзләр өстәлү тәртибендә тезелгән. Шул ук вакытта аларны татар, инглиз һәм рус әлифбалары нигезендә тәртипләп тә була.

Шулай ук сүзләрне эзләү мөмкинлеге дә каралган. Моның өчен эзләү юлына эзләгән сүзегезне язарга кирәк.

Уртаклашу

Сүзлектәге карточкаларны дусларыгыз белән дә уртаклаша аласыз. Моның өчен һәр карточканың арткы ягында уң якта өске почмакта уртаклашу төймәсе бар, шунда басып карточканы үзегезгә йөкләп, аны дусларыгызга җибәрә аласыз.

Аерым сүз, төшенчә йә, гомумән, сүзлек турында уй-фикерләрегез булса, рәхим итеп безгә языгыз: @azatliqradio

Азатлык белән булыгыз! Туган телебезне бергәләп саклыйк!

📙 Азатлык сүзлеге
📗 Акыллы сылтама

#азатлыксүзлеге

@azatliqradiosi
👍9❤4🔥3
‼️ Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 2000, Башкортстаннан кимендә 2300 кеше һәлак булган

Азатлык хисабына күрә, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2000, Башкортстаннан кимендә 2300 кешенең һәлак булганы расланган. Ике республикага кимендә 4300 кеше.

▪️Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә басып керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Үлүчеләр саны тагы да зуррак булырга мөмкин — хакимиятләр тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 2024 елның 25 июне, сугышның 853нче көне.

Фото: Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан кешеләре, Погибшие из Татарстана каналы

Тулырак 👉 Азатлык сайтында, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬9😭2👍1🔥1👀1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
‼️ Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 2000, Башкортстаннан кимендә 2300 кеше һәлак булган Азатлык хисабына күрә, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2000, Башкортстаннан кимендә 2300 кешенең һәлак булганы расланган. Ике республикага…
Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 2000 кеше һәлак булган, шуларның кимендә 341е — Казаннан

Азатлык хисабына күрә, Татарстаннан иң күп үлүчеләр — башкала Казан һәм Чаллыдан, аннан соң Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Балтач, Алабуга, Чистай, Мамадыш, Кукмара районнары килә.

2024 елның 25 июненә булган саннар:

▪️Казан — 341 кеше
▪️Чаллы — 237 кеше
▪️Түбән Кама районы — 126 кеше
▪️Әлмәт районы — 98 кеше
▪️Бөгелмә районы — 72 кеше
▪️Яшел Үзән районы — 69 кеше
▪️Балтач районы — 53 кеше
▪️Алабуга районы — 51 кеше
▪️Чистай районы — 51 кеше
▪️Азнакай районы — 45 кеше
▪️Мамадыш районы — 43 кеше
▪️Кукмара районы — 42 кеше

Башка районнардан үлүчеләр санын харитада күрә аласыз.

Бүген 2024 елның 25 июне, сугышның 853нче көне.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬6😱3👍2🔥2🎉2😭2👎1🤣1🦄1
❗️Халыкара җинаять мәхкәмәсе Русиянең элекке саклану министры Сергей Шойгу һәм Баш штаб башлыгы Валерий Герасимовны кулга алуга ордер чыгарган.

@azatliqradiosi
👍6🔥5❤2😁2🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
‼️ Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 2000, Башкортстаннан кимендә 2300 кеше һәлак булган Азатлык хисабына күрә, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2000, Башкортстаннан кимендә 2300 кешенең һәлак булганы расланган. Ике республикага…
Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 2300 кеше һәлак булган. Башкортстан — бу сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе

Азатлык хисабына күрә, Башкортстаннан иң күп үлүчеләр башкала Уфа һәм Стәрлетамактан, аннан соң Белорет, Учалы, Әбҗәлил, Балтач, Ишембай, Иглин, Мәләвез, Туймазы районнары, Салават һәм Нефтекама шәһәрләре килә.

2024 елның 25 июненә булган саннар:

▪️Уфа шәһәре — 225 кеше
▪️Стәрлетамак шәһәре — 104 кеше
▪️Белорет районы — 91 кеше
▪️Учалы районы — 80 кеше
▪️Әбҗәлил районы —59 кеше
▪️Балтач районы — 53 кеше
▪️Ишембай районы — 52 кеше
▪️Иглин районы — 50 кеше
▪️Мәләвез районы — 48 кеше
▪️Туймазы районы — 48 кеше
▪️Салават шәһәре — 44 кеше
▪️Нефтекама шәһәре — 44 кеше

Башка районнардан үлүчеләр санын харитада күрә аласыз.

Бүген 2024 елның 25 июне, сугышның 853нче көне.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#сугышта_үлүчеләр

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭5🔥2🎉2❤1👍1🤬1😢1
БРИКС җыены вакытында КФУ тулай торакларында куәт оешмалары вәкилләре яшәячәк

1 ноябрьгә кадәр Казан федераль университетының Универсиада авылында студентлар яши алмаячак. Бу хакта бүген уку йортының ректоры Ленар Сафин хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

— БРИКС саммиты узу сәбәпле Универсиада авылы комплексы куәт оешмалары өчен кулланылачак. Алар җәмәгать тәртибен саклау өчен киләчәк, — диде ул.

Сафин аңлатканча, КФУ студентларының уку елы 1 сентябрьдән түгел, 1 ноябрьдән башланачак.

Хәзерге вакытта КФУ студентларын тулай торакларыннан чыгару бара. Алар моңа ризасызлык белдереп килә, уку йорты җитәкчелегенең карарын гаделсез һәм канунсыз дип саный. Узган атнада алар моңа каршы петиция чыгарды. Анда 500дән артык кеше имзасын калдырган.

— КФУ һәм университет тулай торагы хакимияте безне алдады дип саныйбыз. Без наданлыкта яшәргә әзер түгел. Без моңа каршы җәмәгать кампаниясен башлыйбыз, — дип белдерде алар.

Хәзер протест белдерүчеләр үз Telegram каналын булдырып ничек көрәшүләре турында язып бара.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡10👎6😁2💩2👍1