Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар! Бүген 25 июнь, сугышның 853нче көне. Шушы сәгатькә булган төп хәбәрләр кыскача
🔸Белгород өлкәсе узган төндә дрон һөҗүменә дучар булды, дип хәбәр итте өлкә губернаторы Вячеслав Гладков. Русия саклану министрлыгы мәгълүматына күрә, төбәктә 29 дрон бәреп төшерелгән. Дүрт кеше яраланган дип хәбәр ителә. Шуларның икесе — Төзүче шәһәрендә яшәүчеләр, анда күп фатирлы ике йорт зыян күргән.
🔸Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары Русия активларыннан килгән 1,4 млрд евро күләмендә керемне Украинага тапшыруны килештергән. Европа берлеге вәкиле Жозеп Боррель сүзләренчә, беренче өлешне Киев июль аенда ук алачак. Бу акча һава һөҗүменнән саклану системы һәм сугыш кирәк-яраклары сатып алуга, шулай ук Украинаның хәрби-сәнәгать комплексына ярдәм итүгә тотылачак.
🔸Якшәмбе көнне Дербент һәм Махачкалада һөҗүмнәр башкаручылар әлеге гамәлләренә бер ай алдан әзерләнгән, бу хакта "Известия" басмасына тикшерү нечкәлекләре белән таныш булган чыганак сөйләгән. Террорчылар язышуыннан күренгәнчә, алар һәдәфләрен алдан сайлаган, шул исәптән, рухани Николай Котельниковны үтерергә ниятләгән диелә.
🔸Лондон мәхкәмәсе WikiLeaks проектына нигез салучы Джулиан Ассанжны төрмәдән азат иткән. Проект вәкилләре хәбәр итүенчә, ул хатыны һәм балалары янына Австралиягә киткән. Ассанж иреккә американ прокуратурасы белән килешү нигезендә чыккан диелә, прокуратура аны шпионлыкта гаепләде. Мәхкәмә аның Британия төрмәсендә утыру вакытын исәпкә алыр дип көтелә.
🔸"Романтика клубы" уенын ясаучылар уеннан ЛГБТ контентын алудан баш тарткан. Моны Роскомнадзор таләп иткән иде. Мобиль кушымта авторлары мондый адым аларның кыйммәтләренә каршы килә дип белдергән. Шулай ук алар уенны Русия кибетләреннән алырга карар иткән. Элегрәк Роскомнадзор "Романтика клубын" тыелган сайтлар исемлегенә керткән иде.
@azatliqradiosi

👍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
📚Азатлык радиосы Азатлык сүзлеген тәкъдим итә
Азатлык радиосы оешкан көненнән башлап туган телебезнең сафлыгын, матурлыгын сакларга тырышып эшли. Шуңа да совет чорының татар матбугаты кулланган "суд", "больница", "предприятие" кебек сүзләр радиобызда яңгырамады диярлек. Ә менә Азатлык кулланган кайбер сүзләр тора-бара киң кулланышка да кереп китте.
Телебез үсә, байый, яңа сүзләр дә өстәлеп тора. Урыс теле йогынтысы көчле, кайчак калька тәрҗемәләр дә кереп китә. Шуңа күрә сүзләрнең дөрес тәрҗемәсе, язылышы турында бездә даими фикер алышу бара.
Әлеге проект шушы фикерләшүләр нәтиҗәсендә туды. Азатлык радиосы 70 ел дәверендә кадерләп саклап килгән, киң кулланышта булмаган, әмма татарча бик матур яңгыраган сүзләр җыелмасы ул. Бүген аны сезнең белән дә уртаклашабыз:
📙 Азатлык сүзлеге
📗 Акыллы сылтама
#азатлыксүзлеге

❤🔥14👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📚Азатлык радиосы Азатлык сүзлеген тәкъдим итә Азатлык радиосы оешкан көненнән башлап туган телебезнең сафлыгын, матурлыгын сакларга тырышып эшли. Шуңа да совет чорының татар матбугаты кулланган "суд", "больница", "предприятие" кебек сүзләр радиобызда яңгырамады…
Азатлык сүзлеге ничек корылган
Азатлык сүзлеге карточкалар рәвешендә корылган. Һәр сүзнең инглиз һәм рус телләренә тәрҗемәсе китерелә. Карточканың арткы ягында сүзнең йә төшенчәнең аңлатмасы бирелә.
Сүзләр барлыгы 8 категориягә бүленгән:
🔸җәмгыять
🔸сәясәт
🔸икътисад
🔸фән
🔸хәрби
🔸география
🔸көнкүреш
🔸башкалар
Һәр категориядәге сүзләрне сайлап алып карарга була.
Сүзләр тәртибе
Сүзлектәге сүзләр өстәлү тәртибендә тезелгән. Шул ук вакытта аларны татар, инглиз һәм рус әлифбалары нигезендә тәртипләп тә була.
Шулай ук сүзләрне эзләү мөмкинлеге дә каралган. Моның өчен эзләү юлына эзләгән сүзегезне язарга кирәк.
Уртаклашу
Сүзлектәге карточкаларны дусларыгыз белән дә уртаклаша аласыз. Моның өчен һәр карточканың арткы ягында уң якта өске почмакта уртаклашу төймәсе бар, шунда басып карточканы үзегезгә йөкләп, аны дусларыгызга җибәрә аласыз.
Аерым сүз, төшенчә йә, гомумән, сүзлек турында уй-фикерләрегез булса, рәхим итеп безгә языгыз: @azatliqradio
Азатлык белән булыгыз! Туган телебезне бергәләп саклыйк!

Азатлык Радиосы
Азатлык сүзлеге
Азатлык радиосы 70 ел дәверендә кадерләп саклап килгән, киң кулланышта булмаган, әмма татарча бик матур яңгыраган сүзләр җыелмасын тәкъдим итә.
👍9❤4🔥3
‼️ Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 2000, Башкортстаннан кимендә 2300 кеше һәлак булган
Азатлык хисабына күрә, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2000, Башкортстаннан кимендә 2300 кешенең һәлак булганы расланган. Ике республикага кимендә 4300 кеше.
▪️Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә басып керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Үлүчеләр саны тагы да зуррак булырга мөмкин — хакимиятләр тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 2024 елның 25 июне, сугышның 853нче көне.
Фото: Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан кешеләре, Погибшие из Татарстана каналы
Тулырак 👉 Азатлык сайтында, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#сугышта_үлүчеләр
#Татарстан
#Башкортстан

🤬9😭2👍1🔥1👀1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
‼️ Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 2000, Башкортстаннан кимендә 2300 кеше һәлак булган Азатлык хисабына күрә, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2000, Башкортстаннан кимендә 2300 кешенең һәлак булганы расланган. Ике республикага…
Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 2000 кеше һәлак булган, шуларның кимендә 341е — Казаннан
Азатлык хисабына күрә, Татарстаннан иң күп үлүчеләр — башкала Казан һәм Чаллыдан, аннан соң Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Балтач, Алабуга, Чистай, Мамадыш, Кукмара районнары килә.
2024 елның 25 июненә булган саннар:
▪️Казан — 341 кеше
▪️Чаллы — 237 кеше
▪️Түбән Кама районы — 126 кеше
▪️Әлмәт районы — 98 кеше
▪️Бөгелмә районы — 72 кеше
▪️Яшел Үзән районы — 69 кеше
▪️Балтач районы — 53 кеше
▪️Алабуга районы — 51 кеше
▪️Чистай районы — 51 кеше
▪️Азнакай районы — 45 кеше
▪️Мамадыш районы — 43 кеше
▪️Кукмара районы — 42 кеше
Башка районнардан үлүчеләр санын харитада күрә аласыз.
Бүген 2024 елның 25 июне, сугышның 853нче көне.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#сугышта_үлүчеләр
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык хисабына күрә, Татарстаннан иң күп үлүчеләр — башкала Казан һәм Чаллыдан, аннан соң Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Балтач, Алабуга, Чистай, Мамадыш, Кукмара районнары килә.
2024 елның 25 июненә булган саннар:
▪️Казан — 341 кеше
▪️Чаллы — 237 кеше
▪️Түбән Кама районы — 126 кеше
▪️Әлмәт районы — 98 кеше
▪️Бөгелмә районы — 72 кеше
▪️Яшел Үзән районы — 69 кеше
▪️Балтач районы — 53 кеше
▪️Алабуга районы — 51 кеше
▪️Чистай районы — 51 кеше
▪️Азнакай районы — 45 кеше
▪️Мамадыш районы — 43 кеше
▪️Кукмара районы — 42 кеше
Башка районнардан үлүчеләр санын харитада күрә аласыз.
Бүген 2024 елның 25 июне, сугышның 853нче көне.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#сугышта_үлүчеләр
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬6😱3👍2🔥2🎉2😭2👎1🤣1🦄1
❗️Халыкара җинаять мәхкәмәсе Русиянең элекке саклану министры Сергей Шойгу һәм Баш штаб башлыгы Валерий Герасимовны кулга алуга ордер чыгарган.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
👍6🔥5❤2😁2🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
‼️ Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 2000, Башкортстаннан кимендә 2300 кеше һәлак булган Азатлык хисабына күрә, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2000, Башкортстаннан кимендә 2300 кешенең һәлак булганы расланган. Ике республикага…
Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 2300 кеше һәлак булган. Башкортстан — бу сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе
Азатлык хисабына күрә, Башкортстаннан иң күп үлүчеләр башкала Уфа һәм Стәрлетамактан, аннан соң Белорет, Учалы, Әбҗәлил, Балтач, Ишембай, Иглин, Мәләвез, Туймазы районнары, Салават һәм Нефтекама шәһәрләре килә.
2024 елның 25 июненә булган саннар:
▪️Уфа шәһәре — 225 кеше
▪️Стәрлетамак шәһәре — 104 кеше
▪️Белорет районы — 91 кеше
▪️Учалы районы — 80 кеше
▪️Әбҗәлил районы —59 кеше
▪️Балтач районы — 53 кеше
▪️Ишембай районы — 52 кеше
▪️Иглин районы — 50 кеше
▪️Мәләвез районы — 48 кеше
▪️Туймазы районы — 48 кеше
▪️Салават шәһәре — 44 кеше
▪️Нефтекама шәһәре — 44 кеше
Башка районнардан үлүчеләр санын харитада күрә аласыз.
Бүген 2024 елның 25 июне, сугышның 853нче көне.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#сугышта_үлүчеләр
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Азатлык хисабына күрә, Башкортстаннан иң күп үлүчеләр башкала Уфа һәм Стәрлетамактан, аннан соң Белорет, Учалы, Әбҗәлил, Балтач, Ишембай, Иглин, Мәләвез, Туймазы районнары, Салават һәм Нефтекама шәһәрләре килә.
2024 елның 25 июненә булган саннар:
▪️Уфа шәһәре — 225 кеше
▪️Стәрлетамак шәһәре — 104 кеше
▪️Белорет районы — 91 кеше
▪️Учалы районы — 80 кеше
▪️Әбҗәлил районы —59 кеше
▪️Балтач районы — 53 кеше
▪️Ишембай районы — 52 кеше
▪️Иглин районы — 50 кеше
▪️Мәләвез районы — 48 кеше
▪️Туймазы районы — 48 кеше
▪️Салават шәһәре — 44 кеше
▪️Нефтекама шәһәре — 44 кеше
Башка районнардан үлүчеләр санын харитада күрә аласыз.
Бүген 2024 елның 25 июне, сугышның 853нче көне.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#сугышта_үлүчеләр
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭5🔥2🎉2❤1👍1🤬1😢1
БРИКС җыены вакытында КФУ тулай торакларында куәт оешмалары вәкилләре яшәячәк
1 ноябрьгә кадәр Казан федераль университетының Универсиада авылында студентлар яши алмаячак. Бу хакта бүген уку йортының ректоры Ленар Сафин хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.
— БРИКС саммиты узу сәбәпле Универсиада авылы комплексы куәт оешмалары өчен кулланылачак. Алар җәмәгать тәртибен саклау өчен киләчәк, — диде ул.
Сафин аңлатканча, КФУ студентларының уку елы 1 сентябрьдән түгел, 1 ноябрьдән башланачак.
Хәзерге вакытта КФУ студентларын тулай торакларыннан чыгару бара. Алар моңа ризасызлык белдереп килә, уку йорты җитәкчелегенең карарын гаделсез һәм канунсыз дип саный. Узган атнада алар моңа каршы петиция чыгарды. Анда 500дән артык кеше имзасын калдырган.
— КФУ һәм университет тулай торагы хакимияте безне алдады дип саныйбыз. Без наданлыкта яшәргә әзер түгел. Без моңа каршы җәмәгать кампаниясен башлыйбыз, — дип белдерде алар.
Хәзер протест белдерүчеләр үз Telegram каналын булдырып ничек көрәшүләре турында язып бара.

Студентлар үз бүлмәләренә 1 ноябрьдә генә урнаша алачак.
🤡10👎6😁2💩2👍1
Башкортстанда Югары мәхкәмә бинасы янында сугышкан чит ил студентларын университеттан куачаклар.
"РБК" басмасы мәгълүматынча, алар Башкорт дәүләт медицина университетында укыган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
"РБК" басмасы мәгълүматынча, алар Башкорт дәүләт медицина университетында укыган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢5🤬4❤1👎1🫡1
Татарстан президентының улы Искәндәр Миңнеханов (фотода — арткы рәттә, сул яктан иң кырыйда) Казан Сабантуена Cartier күзлеге белән Louis Vuitton аяк киеме киеп килгән.
Аерым алганда, президент улының күзлекләре — Cartier 0393S — Русиядә якынча 130-140 мең сум тора.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Аерым алганда, президент улының күзлекләре — Cartier 0393S — Русиядә якынча 130-140 мең сум тора.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁8🤮5👍3👎3🤡1
❗️КФУда татар теле белгечләрен әзерләүдә бюджет урыннары кимегән.
Сүз татар теле филологлары һәм укытучылары турында бара.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Сүз татар теле филологлары һәм укытучылары турында бара.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬20😱9😢7👎3
☝🏻Шул ук вакытта быелдан Казандагы Филология институты кытай теле укытучыларын әзерли башлый.
Моны “ата-аналарның теләге” белән эшләнә дип аңлаталар.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Моны “ата-аналарның теләге” белән эшләнә дип аңлаталар.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬16🤮7🤡4❤1
🛫5 июльдә Казан белән Мәскәү өлкәсендәге Жуковский һава аланы арасында рейслар ачыла.
Бу рейс атнасына 4 тапкыр башкарылачак. Шулай итеп, 5 июльдән Казаннан Мәскәүнең һәрбер аэропортына да очып китәргә мөмкин булачак (сүз Внуково, Домодедово, Шереметьево һәм Мәскәү өлкәсендә урнашкан Жуковский һава аланнары турында бара).

👎7👍4🤬3💩2👀1
Хәерле иртә, дуслар! Бу сәгатькә вакыйгалар төрле, шулар хакында кыскача җиткерәбез.
🔸Пентагон башлыгы белән Русия саклану министры телефон аркылы сөйләшкән. Соңгы мондый сөйләшү 2023 елның мартында булган иде. Сөйләшү Украина хакында булган. Русия министры АКШ Украинага корал бирү эскалацияне дәвам иттерәчәк дип әйткән.
🔸 Төньяк Корея Япон диңгезенә таба баллистик ракет аткан.
🔸 Кичә кич Махачкаланың үзәге камап алынган, чөнки анда кораллы кеше бар дигән мәгълүмат таралган. Ахыр чиктә бу хәбәр ялган булып чыккан. Бер ир мәзәк итеп шәһәр үзәгендә атышлар булачак дип видео яздырган, полиция шул ук мизгелдә реакция күрсәткән.
🔸 WikiLeaks-ка нигез салучы Джулианс Ассанжның җинаять эше рәсми туктатылган. Ул 2010 елдан бирле дәүләт сере булган хәрби мәгълүматны таратуда гаепле дип саналды.
🔸 Акъяр шәһәренең пляжында шартламый калынган кассет корал табылган. Бу хакта Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Ул Украинаның коралы диелә.
🔸 Мәскәү астындагы Фрязин шәһәрендә "Платан" бинасында тагын янгынны сүндерергә туры килгән. Янгын янә җил аркасында чыккан дип аңлатыла. Оператив хезмәтләр бина җимерелергә мөмкин дип кисәтте. Өченче көн биредә янгында кимендә 6 кеше һәлак булды .
🔸 Халыкара МАКС авиация салоны чарасы быел да булмый. Сәбәпләрен әйтмиләр. Узган ел да ул булмый калды, уздырылмавы иминлеккә бәйле булды. Жуковскийда соңгы тапкыр бу чара 2021 елда уздырылды.
Әлегә шулар. Матур, имин көн телибез!

✍2🔥2👍1
Бүген 26 июнь кырымтатарлар милли байрак көнен билгели.
Ул ел саен зур чаралар белән, мәсәлән, автойөрешләр, концертлар оештырылып узды. Массакүләм чаралар иде алар. Бу хәлләр 2014 елга кадәр бар иде. Аннары ел саен Мәскәүнең күзәтүе артканнан артты, чаралар кими барды.
Шулай да, кырымтатар яшьләре үзләре оешып, машиналарына байраклар элеп колонна белән юллардан узарга тырыша. Мондый йөрешләр хакимият белән килештерелмәсә, төрле хәлләр дә була ала.
Зәнгәр күк төсендә алтын тамгалы байрак кырымтатарларының бердәмлеге, буыннар дәвамлылыгы, азатлык, үзбилгеләнү, дәүләтчелекне торгызу өчен көрәш символына әйләнде. 2014 елдан соң бу байрак тагын да зуррак көчкә ия була башлады.
Сез бу байракның ничек барлыкка килгәнен беләсезме? Төсе, билгесе нәрсәне аңлата? Беренче байракны кем тотып чыккан? Бәйрәм буларак кайчан билгеләнә башланды?
Аның тарихын яздык.

❤16⚡2🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия хакимиятләре журналист Фәридә Корбангалиеваны эзләүгә игълан иткән һәм"террорчылар" исемлегенә керткән Чыгышы белән Казаннан булган журналист Фәридә Корбангалиева Росфинмониторингның "террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә" кертелгән. Аның исеме…
Тикшерүчеләр журналист Фәридә Корбангалиеваны читтән торып кулга алуны сорый.
Аңа Русиядә җинаять эше ачылды. Аны террорчылыкны аклауда гаеплиләр.
Кулга алу рөхсәтен бирү турында Тикшерү комитеты Мәскәүнең Замоскворецки район мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Моңа "Медиазона" игътибар иткән. Мәхкәмә кайчанга билгеләнгән - ул хакта хәбәр юк.

🖕7🤣2❤1👍1
💍 Аерылам дисәң, кесәңдә 5 мең сум булсын!
Русия финанс министрлыгы ир белән хатын аерылганда түләнә торган дәүләт пошлинасын сигез тапкырга диярлек арттырырга һәм 650 сум урынына биш мең сум итәргә тәкъдим ясады.
Русия хөкүмәте пошлинага бәяне арттырып никахларны саклап калырга тырышамы? Сүз уңаеннан, Росстат мәгълүматынча, узган ел Русиядә 683 меңнән артык пар аерылышкан.
Бәяләрнең артуы аерылышуга гына кагылмый. Исем, фамилияне алыштырам диючеләргә дә хөкүмәт "бүләк" әзерләгән. Күпмегә арттырганнар дип уйлыйсыз?
Бу хакта 👉 монда кереп укып белерсез.

Русия финанс министрлыгы аерылышканда түләнә торган пошлинаны сигез тапкыр арттырырга тәкъдим итә
Росстат мәгълүматынча, узган ел Русиядә 683 меңнән артык пар аерылышкан.
🤡8🤮4👍2😁2💩2🔥1
📍Кытай белән Татарстан арасында сәүдә әйленеше арта
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге вакытта Кытайда, ул сигезенче "ЭКСПО Кытай – Евразия" ачылышында катнаша. Бу – азык-төлек, авыл хуҗалыгы һәм тукыма әйберләр күргәзмәсе. Күргәзмәдә Татарстан стенды да урын алган. Ә күргәзмә Өремче шәһәрендә уза. Ә бу, сүз уңаеннан, күпләп татарлар яши торган шәһәр.
Татарстан президенты Кытай белән Татарстан арасында сәүдә әйләнеше артты дип әйтте. Узган ел өч миллиард долларны тәшкил иткән.
Бу хакта тулырак 👉 монда.
Миңнеханов кая барса да татарлар белән очрашы. Әмма Синҗан төбәгендәге татарлар белән очраштырырлармы? Рөхсәт булырмы? Синҗан төбәген Кытай "режим" төбәге буларак тота, татарлар, уйгырлар, казакълар күзәтү астында яши. Бу җирләрдә тәрбия төрмәләре күпләп эшләве турында халыклара хокук яклаучы оешмалары күп язды.
▪️Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматына караганда, 2017 елдан бирле Синҗандагы "тәрбия лагерьларына" миллионнан артык уйгыр, казакъ һәм башка мөселман халыклары кулга алынган. Халыкара оешмалар Кытай эшләрен тәнкыйтьләде, ләкин Пекин Синҗандагы сәясәтен "экстремизмга каршы көрәш" дип, ә сәяси лагерьларын "һөнәри әзерләк үзәкләре" дип атый.
▪️Лагерьлардан азат ителгән уйгырлар һәм казакълар андагы җәфалаулар, көчләүләр, билгесез дарулар бирү һәм мәҗбүри хезмәткә җәлеп итүләр турында сөйләп килде.
▪️Синҗан төбәгендә төрки халыкларга ни туган телләрен өйрәнергә, ни ислам динен тотарга мөмкинлек юк, мәчетләр юк ителгән, Корьән китаплары тыелган, намаз уку, ураза тоту өчен дә кеше җәзаланырга мөмкин. Барлык сөйләшүләр тыңлынала, төрки исемнәр кытайныкына әйләндерелә. Татарларга чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.
▪️2000нче елларда Дөнья татар конгрессы ярдәме белән берничә дистә татар студенты Казан югары уку йортларына кабул ителде. Уку тәмамлангач, күбесе Татарстанда калырга тырышса да, Русия ватандашлыгын ала алмады. Нәтиҗәдә, алар Кытайга кайтырга мәҗбүр булды һәм бүгенге көндә күбесенең язмышы билгеле түгел.

😱5🤮4🤬3❤1🤷♂1👍1
Украинада сугышкан Ирек Мәгасүмовны 11 елга утыртканнар, Русия каһарманы дигән исемен кире алганнар
Татарстанның Мамадыш районы егете, подполковник Мәгасүмовка баскынлактагы Луһански мәхкәмәсендә хөкем чыгарылган. Аны 2023 елның августында 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепле дип тапканнар, шулай ук "хулиганлык" маддәсе нигезендә дә хөкем иткәннәр.
Ул 11 ел кырыс тәртипле колониядә утырачак. Әлегә аның адвокаты хөкем карарын шикаять итү турында уйлыйлар.
Мәгәсүмовның тарихын беләсезме? Барысын да монда яздык.

Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнүче Ирек Мәгасүмовны Русия каһарманы дигән исемен кире алып, 11 елга ирегеннән мәхрүм…
Дәүләт гаепләве Мәгасүмовны үтерү маддәсе нигезендә 10 елга, "хулиганлык" маддәсе нигезендә өч елга утыртуны сораган иде.
👍9🥴4😁3🤮3🤬2🤣2❤1
💸 Быел Татарстанда җыелган салымнарның күпме проценты Мәскәүгә күчерелгән?
Җавап рәсемдә☝️
Биш айда Татарстанда җыелган салымнар 41 процентка арткан. Республиканың берләштерелгән бюджетында калган керемнәр бары 13,9 процентка гына үскән. Бу Мәскәүгә китүче салымнар күләме артуы турында сөйли.
Федераль үзәккә китүче салымнар күләме арткач, республиканың үзендә күпме акча кала?
👉 Бу сылтамага бассагыз, тулысы белән укый аласыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Җавап рәсемдә

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😡12🖕5👍2😢2🤬1