💸 Быел Татарстанда җыелган салымнарның күпме проценты Мәскәүгә күчерелгән?
Җавап рәсемдә☝️
Биш айда Татарстанда җыелган салымнар 41 процентка арткан. Республиканың берләштерелгән бюджетында калган керемнәр бары 13,9 процентка гына үскән. Бу Мәскәүгә китүче салымнар күләме артуы турында сөйли.
Федераль үзәккә китүче салымнар күләме арткач, республиканың үзендә күпме акча кала?
👉 Бу сылтамага бассагыз, тулысы белән укый аласыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Җавап рәсемдә

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😡12🖕5👍2😢2🤬1
Казанда самокатта йөрү кагыйдәләре сурәтләнгән татарча плакатлар барлыкка килгән
Казан рәссамы Гүзәл Гарипова ясаган урам сурәтләрендә Сөембикә ханбикә, шагыйрь Габдулла Тукай, аның Шүрәлесе, әкияттәге Батыр һәм татар әбиcе самокатта йөри һәм ничек дөрес йөрергә икәнен күрсәтә.
Татарча язулар зур хәрефләр белән башкарылган, астында кечерәк хәрефләр белән урысчага тәрҗемә бар.
Фотолар рәссамның телеграм-каналыннан алынды.

👍24❤13🔥3😁2🫡1
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Синҗанның Өремче шәһәрендәге татар мәчетен зиярәт иткән
Татарстан мөфтие белән ул мәчет бинасын карап йөргән. Соңрак мөфти мәчеткә Коръәннең яңартылган җыентыкларын "Казан басмасы"н бүләк иткән.
Миңнеханов җирле имамны Изге Болгар җыенына чакырган.
Өремчедәге татар мәчетен җирле татар диаспорасы акчаларына 1897 елда төзегәннәр. Ул шәһәрдәге иң борынгы мәчетләрнең берсе.
Соңгы елларда Синҗанда мөселман халыклары, шул исәптән татарларга да көчле басым бара, күп кешене махсус лагерьләрдә тоталар. 1 февральдән төбәктә ислам динен тотучылар өчен махсус кагыйдәләр кертелде, хәзер мәчетләр төзү, хаҗга бару һәм дини белем бирү җирле хакимият рөхсәте белән генә башкарылачак.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.

😢9😐4💔3✍1❤1👍1
Башкортстанның Гафури районында яшәүчеләр район башлыгын эштән җибәрүне таләп итеп тавыш җыя
Петиция авторлары Фәнзил Чыңгызовны районга кесәләрен тутыру өчен генә килүендә гаепли һәм аны нәтиҗәсез җитәкчелектә гаепли.
Петициядә тавыш биргән 1000ләп кешенең 86 проценты аны хуплаган.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
#Башкортстан

👍6❤2✍1🤡1
Лилия Чанышева төзәтү колониясендә укуын тәмамлаган һәм тегү цехында эшли башлаган. Бу хакта үзенең Твиттерында Чанышеваның ире Алмаз Гатин язып чыкты.
Ул шулай ук колониягә җибәрү ризыклары исемлегенең кырыслануын әйтте. Бу прокуратура таләбе белән аңлатыла.
Бүген, 26 июнь көнне Чанышева янында аның адвокатлары да булып киткән. "Сәламәтлеге яхшы, беркем рәнҗетми, барысына да сәламнәр җибәрде", дигән Алмаз.
Лилия Чанышева — сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. 2021 елда ул кулга алынды. "Экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белән 9,5 елга хөкем ителде.
Фото: Лилия Чанышева телеграм-каналы

🙏3💔1
2019 елның башында 25 яшендә тоткарланган галим, математик Азат Мифтахов алтынчы ел инде төрмәдән чыга алмый. Төрмәдән чыгуга тагын бер җинаять эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул төрмәдән әңгәмә биргән.
Тулы язманы безнең сайтта укый аласыз. Төп фикерләрне рәсемнәрдә тупладык.

😢7❤5💔2
Волонтерлар Tamagoneko уенын татарчага тәрҗемә иттеләр
Tamagoneko – платформер жанрындагы уен. Уенчы ак мәче буларак уйный, аңа төрле авырлыктагы дәрәҗәләрне үтәргә, төрле предметлар җыярга һәм финишка барып җитү кирәк.
Уенда "серле" костюмнар арасында татар түбәтәе дә бар. Аны кию очрагында мәче Татарстан байрагы рәвешендәге эз калдырып барачак (рәсемдә).
Уенны татарчага тәрҗемә итәргә аның авторлары үзләре тәкъдим итте, дип сөйләде Миллиард.татар проектына волонтерларның берсе Газиз Фәттахов.
Бу хакта тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

🔥18❤4👍4🥰3😁1💔1