АКШның Калифорния штатындагы Сакраменто шәһәрендә Русиядәге сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдерү митингы узды.
Анда башкалар белән беррәттән Башкортстанның сәяси тоткыннарын да яклап чыктылар.
Аерым алганда чарага чыгучылар Айрат Дилмөхәммәтов, Фаил Алсынов, Рамилә Сәетова, Баймак эше нигезендә гаепләнүчеләрнең фотоларын тотып торды.
Фото: Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте телеграм каналы
@azatliqradiosi

❤2👍1🔥1
АКШның Европадагы берничә хәрби ныгытмасын терактлар куркынычы аркасында югары хәрби әзерлеккә китергәннәр.
CNN чыганаклары әйтүенчә, саклау дәрәҗәсен икенче дәрәҗәгә кадәр күтәргәннәр, ә бу - күзләү террор һөҗүме ихтималы турында белешмәләр алганнан соң кертелә. Терактларны хәрби ныгытмаларның объектларына яки хәрбиләргә каршы ясарга мөмкиннәр дип сагаялар.
Аерым алганда, кичә, 30 июньдә Американың Германиядәге Штутгарт шәһәрендәге хәрби ныгытмасын югары әзерлек дәрәҗәсенә китергәннәр. Биредә АКШның Европадагы гаскәрләре белән җитәкчелек итүче штаб-фатир урнашкан.
Әңгәмәдәшенең исемен күрсәтмәү шарты белән, CNN АКШның Европадагы хәрби базасынннан бер чыганак белән сөйләшкән. Ул мондый куркыныч дәрәҗәсенең кертелүен "кимендә ун еллап күрмәгән идек", дигән.

Азатлык Радиосы
CNN: АКШның Европадагы хәрби ныгытмаларын югары әзерлек хәленә китергәннәр
Бу күзләү террор һөҗүме ихтималы турында белешмәләр алганнан соң кертелә.
🙏3🫡2
⚡️Башкортстанның Салават районы Малаяз авылындагы Юрүзән елгасында су күтәрелү аркасында өч урамдагы 11 йортны су баскан.
Башкортстан гадәттән тыш хәлләр идарәсендә искәртүләренчә, су - көчле яңгырлар аркасында арткан.
Авыл кешеләрен эвакуацияләү өчен ике автобус, ике вакытлыча яшәү урыны әзерләнгән.
Шулай ук коткаручылар Дуван, Нуриман, Караидел, Благовещен, Иглин һәм Уфаның Уфа районнарында ташуны күзәтә. Әгәр ташу көчәйсә дип йөзү җайланмалары, техника һәм йорт хайваннарын урнаштыру өчен урыннар әзерләнгән.
Шул ук вакытта Башкортстанның "Ирәмәл" табигый паркы да вакытлыча ябылып тора, моңа да ташу сәбәпче.

😢5👍2🙏1🐳1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
АКШның Калифорния штатындагы Сакраменто шәһәрендә Русиядәге сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдерү митингы узды. Анда башкалар белән беррәттән Башкортстанның сәяси тоткыннарын да яклап чыктылар. Аерым алганда чарага чыгучылар Айрат Дилмөхәммәтов, Фаил Алсынов…
Кичә, 30 июньдә дөньяның төрле илләрендә сәяси тоткыннарны хуплап "Минем Русия төрмәдә утыра" дигән чаралар узды.
Бу чара 28 июньнән бирле дәвам итте.
"28 июньнән 30 июньгә кадәр дөньяның 40 шәһәрендә активистлар митинглар һәм пикетлар үткәрде, алар яшьләрне дә картларны да кызганмаучы репрессия машинасы астына эләккән Русиядә калган кешеләр турында сөйләде. Без җинаятьчел Кремль режимы корбаны булган, иреген һәм сәламәтлеген корбан иткән кешеләр турында сөйләвебезне дәвам итәчәкбез", дип язды Милан активистлары.
🔹Соңгы 10 елда Русиядә 3500гә якын кеше сәяси тоткын булган. "ОВД-Инфо" сәяси сәбәпләр белән хөкем ителгәннәрне аеруча 2022 елда, Украинадагы сугышка каршы протестлар вакытында теркәгән - 705 кеше.
🔹"Холод" басмасы хәбәр итүенчә, соңгы тугыз елда Русиядә сәяси тоткыннар саны 15 тапкырга арткан, аларның күпчелеген дини сәбәпләр белән эзәрлеклиләр.
🔹Хокук яклау проектлары сәяси тоткын дип таныган кешеләр арасында татарлар һәм башкортлар да шактый. Мәсәлән "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.
🔹Шулай ук аерым алганда яшь галим Азат Мифтахов, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева, башкорт активисты Фаил Алсынов та сәяси тоткын дип танылды.

Дөньяның төрле илләрендә "Минем Русия төрмәдә утыра" дигән чара узды
Чаралар Русиядәге сәяси тоткыннарны хуплап үтте. 28 июньнән 30 июньгә кадәр дөньяның 40 шәһәрендә активистлар митинглар һәм пикетлар үткәрде,
❤5👍1🔥1
Биш ел элек Казанда рәсми рәвештә Татар китабы йорты ачылды
"2019 елның 1 июлендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татар китабы йортында кунак булды. Шул көннән Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры өр-яңа сулыш белән эшли-яши башлады", дип яза Татар китабы йорты телеграм каналы.
Чынлыкта татар китабы йорты бераз иртәрәк эшли башлады.
"Бу бик зур вакыйга, без әле аны аңлап та бетермибез, бәясен, мөһимлеген, кирәклеген тиешле дәрәҗәдә аңлап бетермибез. Соңгы елларда китапларыбыз чыгып тора, әммә иң авыр нәрсә — халыкка китапны җиткерү мөмкинлеге кими бара", дигән иде ул вакытта шагыйрь Разил Вәлиев.
Фотолар 2019 елгы.

❤6👍1
Бүгеннән Татарстан коммуналь тарифлар уртача 10,8 процентка үсәчәк
Республика халкының 2-3 процентына 15,9 процентка кадәр күбрәк түләргә туры киләчәк.
Узган ел ахырында 2024 елда тарифларның үсүе кулланучылар бәясе индексы һәм уртача хезмәт хакы арту белән бәйле, дип аңлаткан иде Татарстан дәүләт тарифлары комитеты рәисе Александр Груничев.

🤬4😢3👏2
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинадагы сугышта катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын шифаханә-курортларда дәвалау тәртибен үзгәртергә кушты.
Ул сугышта хәбәрсез югалганнарның гаиләләре дә шифаханәләрдә бушлай дәваланырга тиеш ди.
▪️Русиянең Украинада алып барган сугышына ике елдан артык вакыт узды. Үлүчеләр санын, аларның исемнәрен азмы-күпме ачыклап булса, хәбәрсез югалучылар турында мәгълүматны табу авыррак. Рәсмиләр мәгълүмат бирми.
▪️Сугышта югалганнарның күп булуы һәм аларның артканнан арта баруы турында "ВКонтакте" һәм "Телеграм"да барлыкка килгән төрле эзләү төркемнәреннән генә күреп була. Анда туганнары хәрбинең фотосын, мәгълүматын бирә, фәлән вакыттан бирле элемтәгә чыкмый, кайдалыгын белмисезме дип сорый.

🤡9👍1🫡1
❗️Украина прокуратурасы Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка һәм Уфа мэры Ратмир Мәүлиевка читтән торып гаепләү белдерде
Прокуратура аларны "Русия гаскәрләренең ихтыяҗларын мадди тәэмин итүгә булыша" ди. Түрәләргә Украинаның "чикләрен үзгәртү максаты белән кылынучы гамәлләрне финанслау" дигән гаепләү белдерелгән.
Азатлык Радий Хәбировның Украинадагы сугышны актив хуплавы һәм аның җитәкчелегендә Башкортстанның бу өлкәдә алдынгы сафта булуын даими яза. Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Республика фронтка һәм Украинадан басып алынган җирләргә даими рәвештә һуманитар йөкләр дә җибәрә.
Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👍6👏1🤡1
Татарстан президенты Өремчедә икътисади форумда катнашкан һәм анда татар мәчетенә барган. Синҗан төбәгендә мөселман халыкларын, шул исәптән татарларны җәберләү турында ул берни әйтмәде.
Сәясәт белгече Кытайның буш мәчетне "бездә мөселманнарга карата яхшы" ишарәсе белән куллануын әйтә.
Бу хакта язманы Азатлык сайтында укыгыз. Сезгә җайлы булсын өчен аны рәсемнәр рәвешендә дә тәкъдим итәбез.

😢4🙏1🤡1
"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең туганнары акча җыя башлады
Аерым алганда, Салават Йылкыбаевның һәм Айгиз Әбсәләмовның туганнары акча җыя башлаган.
Күптән түгел Азатлык "Баймак эшендә" гаепләнүче Салават Йылкыбаев тарихын тәфсилле язган иде. Аны 17 гыйнварда — активист Фаил Алсыновка хөкем карары игълан ителгән көнне тоткарлыйлар. Ул Баймактагы бер кафеда кичке аш ашап утырганда тоткарлана.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.
@azatliqradiosi
Аерым алганда, Салават Йылкыбаевның һәм Айгиз Әбсәләмовның туганнары акча җыя башлаган.
— Безгә тагын сезнең ярдәм кирәк. Без кабат адвокат хезмәтләрен түләүгә, аның гаиләсенә һәм ике кечкенә баласына ярдәм өчен акча җыябыз, — диелә аларның хәбәрендә.

😢4🙏2