Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның телләр грантын отучылар арасында быел махсус татар теленә багышланган бер проект та юк. Җиңүчеләр арасында өлешчә генә татар теленә бәйле бер күптелле (татар, башкорт, инглиз телләре) проект кына бар.
Аның каравы, Азатлык исәбенә караганда, 50 млн сумлык бюджеты булган грантның 10 миллионы турыдан-туры татарга каршы корылган проектка биреләчәк. Сүз башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты" турында бара.
Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

🌚5🔥2💩2🤡2😱1
Хәерле иртә, хөрмәтле, укучыларыбыз! Бүген 3 июль, чәршәмбе, әлеге вакытка булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Дагыстан мөфтияте никабларны вакытлыча тыю турында фәтвә чыгарган. Әле кичә генә тыю өчен нигезләр табылмады дигән иде.
🔸Стәрлетамакта газ шартлаган йортның өч подъездында яшәүчеләр үз фатирларына кайткан. Шәһар хакимияте белдерүенчә, әлеге фатирлар имин дип танылган. Газ шартлаган подъезд кешеләре вакытлыча тору урынында.
🔸Русия президенты Владимир Путин Астанага килгән. Казакъстанда ул Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) җыенында катнашачак.
🔸Төркия җылемасы Европа футбол беренчелегенең 1/8 финалында Австрияне 2:1 исәбе белән җиңде. Тупларны Мерих Демирал (Төркия) һәм Михаэль Грегорич (Австрия) кертте. Уен Лейпцигта узды.

✍3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ким Миңнуллин Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире вазифасыннан китә Филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме Ким Миңнуллин Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ) мөдире вазифасыннан китә. Бүген, 28 июньдә…
Илгиз Халиков Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире итеп билгеләнде
Бүген аны институт коллективына Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов тәкъдим иткән.
Илгиз Халиков 1983 елда Башкортстанның Стәрлебаш авылында туган. 2005 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясен тәмамлаган. 2008 елда кандидатлык диссертациясе яклаган.
2019 елдан Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, соңрак Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе мөдире булып эшләде.
Институтны 2006 елдан Ким Миңнуллин җитәкләгән иде. Ул быел мөдирлек бәйгесенә үз намзәтен күрсәтмәде.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍6🔥2✍1❤1
Төркиянең Анталия һава аланында диспетчерлар эшләрен әкренәйтте - очышлар тоткарланырга мөмкин
Бүген, 3 июльдән башлап 14 июльгә кадәр Төркиянең Анталия шәһәре һава аланында һава диспетчерлары эшне әкренәйтүче забастовка үткәрәчәк, дип яза Turizm Gazetesi.
Диспетчерлар вазифаи инструкцияләрендә язылган бурычларны гына үтәячәк, үзләренә өстәмә эшләр алмаячак. Бу исә күп кенә очышларның тоткарлануына китерәчәк.
Әлеге хәл Татарстаннан башкарыла торган очышларга да йогынты ясый. Бу юнәлештә көн саен 2-3 очыш башкарыла, бөтенесе дә тоткарлана. Әгәр якын арада мәсьәләне хәл итмәсәләр, тоткарланулар сәгатьләргә түгел, көннәргә сузылачак, ди Татарстан туристлары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов.

🤔3😁2
Җәйге ялны кайда үткәрәсез?
Anonymous Poll
10%
Төркиядә
1%
Сочи, Анапа якларында
3%
Кырымда
3%
Абхазиядә
65%
Авылда, бакчада
17%
Башка илдә
👌3💘3
Дагыстан мөфтияте никаб киюгә вакытлы тыю кертте
Әле кичә генә мөфтият никабны тулысынча тыю өчен нигез юк дигән иде. Шулай да аны иминлекне кайгыртып аерым бер урыннарда кертергә мөмкин дип искәртте.
Дагыстан мөфтие Ахмад Абдулаев никабны тыю - "төбәктә тулысынча тынычлык урнашканчы" вакытлы чара була алыр иде, дип белдерде. Ул моны коронавирус эпидемиясе вакытында кертелгән чикләүләр белән чагыштырды. Фәтвалар бүлегенең карашы мөфти әйткәннәр белән чагыша.
▪️Русиядә быел яз никаб киюне тыю турында бәхәсләр көчәйде. Моны май аенда Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев тәкъдим иткән иде. Битне тулысынча ябып тора торган никаблар кию илдә экстремизм куркынычын арттыра, диде ул.

🤡9👍3
Композитор Эльмира Галимова Татар энциклопедиясе институты мөдире итеп билгеләнде
Аны бүген Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рикать Миңнеханов тәкъдим итте.
2015 Елдан әлеге институтны тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев җитәкләде. Ул элегрәк вазифасыннан китүе турында белдерде.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
Аны бүген Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рикать Миңнеханов тәкъдим итте.
2015 Елдан әлеге институтны тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев җитәкләде. Ул элегрәк вазифасыннан китүе турында белдерде.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤣6✍2💩2🤡2
Төркиянең Анталия шәһәренә баручы туристлар автобусы казага очраган. Анда күпчелек русияләр булган.
Автобус баганага килеп бәрелгән, йөртүчесе үлгән. 20 кеше яраланган, аларның 16се Русиядән, 4се - Беларустан дип яза җирле матбугат чаралары.
Туристлар ялдан соң Анталия һава аланына кайтырга чыккан булган.

😢7👀3✍2
Казанда кондукторсыз түләү системына күчү тәҗрибәсе барып чыкмаган.
Зыянга эшләгәннәр. "Бездә юлчыларның кимендә 30 проценты - куяннар. Алар юл өчен түләми", ди ПАТП-2 җитәкчесе Альберт Мөхәммәтшин.
Казанда юлчы ташучы оешмаларга 850 автобус йөртүче һәм 850 кондуктор җитми. 8 июльдән 12 шәһәр маршрутының хәрәкәт итү схемын үзгәртәчәкләр: сигезендә кыскартыла, икесе ябыла, берсе озынайтыла. Үзгәрешләр кертелгәннән соң, юлчыларның 30 проценты берничә автобус алмаштырып йөри башалячак.

😁5🤬5🤷♂2✍1👍1
Татарстанның Менделеевски районында мәктәпләрдә хәләл туклануга күчү мәсьәләсе тикшереләчәк.
Inkazan үз чыганакларына сылтанып язуынча, Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин тикшерү үткәрергә кушкан. Имеш балаларның хокукы бозылуы ихтимал.
Элегрәк яңа уку елыннан Менделеевски районы мәктәпләрендә укучылар хәләл туклануга күчәргә мөмкин дип хәбәр ителгән иде.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

🖕9🤨3🤡2
Русия Дәүләт думасы һәм Федерация шурасы Русия вәкилегенең Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасының Парламент ассамблеясендә катнашуын туктату турында белдерү кабул итте.
Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко бу карарны хәзерге вакытта оешманың Романиядә узучы сессиясенә җибәрергә кушты.
Русия, Романиянең Бухаресттагы еллык сессиясендә катнашу өчен үз вәкиллегенә виза бирүдән баш тартуын килеп туган вазгыятьтә "соңгы нокта" дип атады.
Русия, вәкиллеге Парламент ассамблеясенең ким дигәндә соңгы дүрт утырышы һәм сессиясендә катнашмады. Бу 2022 елда Британиядә, 2023 елда Канада һәм Әрмәнстанда, һәм быел Австриядә узган чаралар.
Думаның халыкара эшләр комитеты башлыгы һәм ЛДПР җитәкчесе Леонид Слуцкий февраль аенда Русия әгъзаларын "беркайда да чакырмыйлар" диде.
Апрель аенда Дәүләт Думасы шурасы 2023 елга Парламент ассамблеясына кертем түләүне туктатты. Дәүләт рәисе урынбасары Петр Толстой әйтүенчә, оешманың бюджеты керемнәренең 6% югалтачак.

🤣6🤡5
Башкортстан тикшерү комитеты диверсион эшчәнлек турында 12 кешегә ачылган җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән
17-21 яшьләрдәге 12 кеше диверсия оештыруда һәм башкаруда, терракт кылырга әзерләнүдә, террорчыл эшчәнлеккә булышуда, террорчыл эшчәнлекне тормышка ашыру өчен әзерлек узуда, шартлаткыч маддәләр әзерләү һәм сатып алуда, шулай ук наркотиклар сатып алмакчы булуда гаепләнә. Бу хакта Башкортстан тикшерү комитеты хәбәрендә әйтелә.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

👎2🤬1😢1
Башкортстанда куәт оешмалары вәкилләре "башкорт милли хәрәкәте әгъзасын" тоткарлаулары турында хисап бирде
Тоткарланган ир, аерым алганда, үзенә башкорт активисты Руслан Габбасовның йогынтысы булуын әйтә.
Әлеге видеога үзенең Telegram-каналында Руслан Габбасов фикер калдырды.
"Башкортстанда "Путинга каршы карашлары өчен" бер егетне тоткарлаганнар. Режимга каршы көрәшкән. Һәм аны шундук минем белән һәм аның дөньяга карашларына йогынты ясавым белән бәйләделәр. Егетне камера каршында нәъ менә мин юлдан яздырган дип "танырга" мәҗбүр иткәннәр. Аның Telegram-каналларда калдырган фикерләренең скриншотын алганнар. Тик анда минем каналымнан бер генә скриншот та юк шул", дип язган ул.

Telegram
Оперативные сводки
❗️ Сотрудниками правоохранительных органов в Башкортостане пресечена деятельность участника башкирского националистического движения, призывавшего в местных радикальных чатах к осуществлению экстремистской деятельности.
По словам самого задержанного, он…
По словам самого задержанного, он…
🤡2🤯1😢1