Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
📍Журналист Портников: "Русиядә халыкларның милли горурлык хисен гел бастырырга тырыштылар"

Украиннар халык буларак Русия империясенең партнеры булмаган, ә империя мәнфәгатьләренә хезмәт иткән этник украиннар моны үзләренең милли тиңдәшлегеннән баш тартып эшләгән, ди Портников.

Ә Идел буе халыкларының хәле ничек соң? Сугыштан соң Русия халыклары белән ни булачак, колониаль реванш көтеләме? "Idel.Реалии" Виталий Портников белән сөйләшкән иде. Ә без әңгәмәнең иң кызыклы урыннарын тәкъдим итәбез.

Тиз итеп күзне йөгертеп чыгар өчен мәкаләләрне сезнең өчен уңайлы формат ясыйбыз.
🤬3😢3💔3💯2✍1🔥1🙏1
"ОВД-Инфо" үз материалларын 18 телгә тәрҗемә иткән. Алар арасында татар һәм башкорт телләре дә бар

"ОВД-Инфо" хокук яклау проекты үзенең иң актуаль материалларын Русиядә яшәүче халыкларның 18 теленә тәрҗемә иткән. Алар проектның "Үзеңне ничек якларга" дигән сәхифәсендә чыкты.

Проект сүзчесе Дмитрий Анисимов моның кирәклеген "Idel.Реалии"га болай аңлаткан:

Бу материалларыбызны бөтен халыкларның телләрендә укып булсын өчен эшләнә. Бу беренче очрак түгел. Гыйнварда Башкортстанда протестлар һәм тоткарлаулар башлангач, бик күп кешеләрнең безнең юридик ярдәмгә мохтаҗ булуын күрдек. Һәм "Баймак эше" турындагы сәхифәбезнең материалларын башкорт теленә тәрҗемә иттек. Бу бик файдалы булып чыкты. Башкортстанның эчендәрәк яшәп, урыс телен бик яхшы белмәүче, бигрәк тә юридик терминнарны аңламаучылар безгә мессенджерларда туган телләрендә мөрәҗәгать итү, туганнарының тоткарлануын хәбәр итү, юридик киңәшләр алу мөмкинлегенә ия булды.


Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤8👍3🔥1🙏1
❗️Дума депутаты КФУ тулай торагыннан чыгарылган студентларны яклап Баш прокуратурага мөрәҗәгать иткән

Русия думасының яшьләр сәясәте комитеты рәисе урынбасары Владимир Исаков Казан федераль университетын (КФУ) тикшерүне сорап, Русия баш прокуратурасына документ юллаган.

Элегрәк студентлар КФУ җитәкчелегенең аларны тулай тораклар урнашкан Универсиада авылыннан вакытыннан алда чыгаруларына зарланган иде. Бу хакта КПРФ фракциясе депутаты "Бизнес Online" белән сөйләшкәндә әйткән.

"Прокуратура — канун үтәлешен кырыс һәм игътибарлы рәвештә күзәтергә тиешле оешма. Канун — студентлар ягында. Бу очракта уку йорты җитәкчеләренең гамәлләре — чын башбаштаклык. Студентларны тулай торактан чыгару Русия торак кодексын боза. Тулай торакта аренда бөтен укыган чорга төзелә, ә бу чорга БРИКС җыены вакыты да керә" ди депутат.

▪️Июнь ахырында КФУ ректоры Ленар Сафин БРИКС җыены узган вакытта Универсиада авылында куәт оешмалары вәкилләре яшәячәк дигән иде.

▪️КФУ студентлары моңа каршы петиция башлады. Хәзергә аны 600дән артык кеше имзалаган.

Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татартстан
@azatliqradiosi
❤1👍1
🚁 Казанда бер моторлы җиңел Ми-34М боралагын ясый башлаячаклар

Бу хакта чыганакларына сылтанып "Бизнес Online" яза.

Узган елның августында Русия премьер-министры Михаил Мишустин бер моторлы җиңел боралаклар әзерләргә кушкан иде. Быел 22 июньдә "Русия боралаклары" мөдирләр шурасы утырышында аны Казанда чыгара башларга карар ителгән.

Бу мәгълүматны Татарстан премьер-министры киңәшчесе Нәзир Киреев та раслаган. Аның әйтүенчә, "Русия боралаклары" мөдирләр шурасы әгъзасы, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яңа боралакны Казан заводында чыгарырга тәкъдим иткән.

▪️Ми-34М Американың Robinson, Bell һәм Европаның Airbus Helicopters боралакларын алыштыра алачак дип фаразлана.

▪️Ми-34М боралакларына "Ансат" өчен ясала торган ВК-650 В моторы куелачак. Аның 1,5 - 2,1 тонна авырлык белән очардай 3-6 кешелек берничә төрен эшләргә тәкъдим ителә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татартстан
@azatliqradiosi
🤡4👍1👎1🫡1
Депутатлар чит илгә чыкканчы җитәкчеләреннән рөхсәт алырга тиеш булачак

Русия думасы чит илгә чыгуын җитәкчелеге белән килештермәгән депутатларның һәм Федерация шурасы әгъзаларының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында канун кабул итте. Бу эш сәфәрләренә кагылмый.

Дума җитәкчесе Вячеслав Володин әйтүенчә, хәзер депутатларга теге йә бу ял урынын ни өчен сайлавын нигезле аңлатырга кирәк булачак.

Шулай ук Думаның иминлек комитетына депутатларның чит илдә милеккә ия булуын тыю турында канун әзерләргә дә кушылган.

▪️Русиядә депутатларга илдән чыгу рәсми тыелмаган иде, әмма күп кенә төбәктә бу хакта "катгый киңәш" бирелде. Бу "киңәш" депутатларның чит ил курортларында ял итүеннән соң чыккан берничә шау-шуга бәйле ясалды.

👉 Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
💩6👍3🤣3✍1
Башкортстан мөфтие никабка каршы чыкты

Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин мөселман хатын-кызларының никабтан йөрүенә үз фикерен белдерде. Бу хакта ул үзенең Telegram каналында язды.

Аныңча, Башкортстанда никабтан йөрүчеләр — сирәк күренеш. Ул андый хатын-кызларны елына бер-ике тапкыр гына күрүен әйтте.

"Никаб күп кешеләрне куркыта, аларны исламнан читләштерә. Бүген никаб исламга һәм мөселманнарга бәйле куркыныч һәм тискәре әйбер белән тәңгәлләштерелә. Ул гына түгел, никаб безнең җирләрдә беркайчан да популяр булмаган. Башкортстанда бу тема турында фикер йөртү популяр һәм актуаль түгел" ди мөфти.


Шул сәбәпле ул Дагыстан мөфтиенең никабны тыю тәкъдимен хуплавын әйтте. "Мөфтиләр һәм имамнар артыннан барырга, аларның карарларын шикаять итмәскә кирәк", дип өстәде ул.

Шул ук вакытта Биргалин Русиядә хиҗаптан йөрергә мөмкин булуын искәртте. Аның сүзләренчә, тышкы төс-кыяфәт кешеләрдә исламга карата уңай фикерләр уятырга тиеш.

▪️Кичә Дагыстан мөфтияте фәтвалар бүлеге карары нигезендә никаб киюне вакытлыча тыйды. Мөфти Ахмад Абдулаев никабны тыю — "төбәктә тулысынча тынычлык урнашканчы" вакытлы чара була алыр иде, дип белдерде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬12😁4👎3🤮3👍2🤡2
🥵☀️ Татарстанда бу көннәрдә челлә. Казанда кимендә 13 кешене эссе бәргән

Атна башыннан Казанда яшәүче 13 кеше эссе бәреп ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать иткән, дип яза Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән "Бизнес Online".

4-6 июль көннәрендә Татарстанның кайбер районнарында эсселек 37 дәрәҗәгә җитәр дип фаразлана.

Республикада давыл кисәтүе дә игълан ителде. Кисәтү республиканың Гидрометеорология үзәге сайтында чыкты.

Татарстанда эссе коры һава торышы антициклон йогынтысы аркасында урнашты. Синоптиклар фаразынча, 7 июль — якшәмбе көнне һава бераз суыначак: урыны белән яшенле яңгыр булыр дип фаразлана һәм 25-30 градус җылылык көтелә.

Эсседән саклану чараларын истә тотыгыз!

#Татартстан
@azatliqradiosi
👍3❤‍🔥2🤯1🤪1
Хәерле иртә, дуслар! Иртәне кайда, ниләр булганын сөйләүдән башлыйбыз.

🔸 Краснодар краеның Приморско-Ахтарскига дроннар һөҗүме булган. Шуның аркасында алты кеше, шул исәптән ике бала хастаханәгә эләккән. Краснодар крае губернаторының сүзләренә караганда, бер бала һәлак. Шартлаулар Дондагы Ростовта та ишетелгән. Русия саклану министрлыгы ике төбәктә 24 пилотсыз очкычлар бәреп төшерелде дип хисап тотты.

🔸 Новосибирск шәһәрендә 19 яшьлек студент дәүләткә хыянәт итү маддәсе нигезендә хөкем ителгән. Тикшерүчеләр әйтүенчә, егет узган елны тимер юлдагы электрстанцияне яндырган. ФСБ фикеренчә, аның кураторы Украинадан булган.

🔸 "Имин интернет Лигасы" башлыгы Елена Мизулина Русиядә шоумен Александр Гудков тамашасын тыярга чакырды. Мизулина Гудковны Украина гаскәрләренә акча җибәрергә чакыруда гаепләле. Моңа кадәр Гудков тамашасы берничә шәһәрдә булмый калды.

🔸 Британиянең хакимиякттәге фиркасы сайлауларда оттырды. Экзит-полл тавышларына караганда, парламентта күпчелек урынны лейбористлар алачак. Раши Сунак китә, аның урынына Кир Стамер Британиянең яңа премьер-министры була ала, дип яза ВВС.

🔸 Русия кибетләрендә винил пластинкалар бүтән сатылмаячак. Бу Европа Берлеге кабул иткән чикләүләргә бәйле. Русиядә бары тик бер завод кына винил пластинкалар җитештерә.

🔸 Бүген Казанда һава температурасы 37 градуска кадәр җитәчәк.

🔸 Уфада төнлә мэрия каршындагы чыршыларны кискәннәр. Социаль челтәрләрдә "Ник мэрия халык белән фикерләшми ул?" дип зарлана. Чыршылар Советлар Берлеге вакытыннан бирле утырган.

Менә шундый яңалыклар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк!
👍3🔥2✍1
Уфадан Грузиянең Батуми шәһәренә туры очышлар башланды.

Моны Red Wings авиакомпаниясе башкара. Уфа-Батуми рейсы Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә оештырылачак. Батуми-Уфа рейсы да шул ук көнне башкарылачак.

Кара диңгез ярына йөз кешене сыйдырган Sukhoi Superjet 100 очкычы очачак.

Уфадан Грузиянең башкаласы Тбилисига да атна саен бер рейс башкарыла.
👍7❤2👎2
Прокуратура Уфада яшәүче сәясәт белгече Андрей Потылицынны ят агент дип игълан итүне сорый.

Башкортстан прокуратурасы Уфада яшәүче сәясәт белгече, блогер Андрей Потылицынның сөйләгәннәрендә "дәүләт хакимияте оешмаларының вазифаи затларын мыскыл итүче һәм тискәре сүзләр" тапкан. Бу хакта Башкортстан прокуроры Игорь Патюшинның хатына сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә.

Басма язуынча, Русия думасы депутаты Виталий Милонов май аенда Потылицынны тикшерүне сораган.

Прокуратура Милоновка җавап хатында бөтен материаллар да хокукый бәяләмә бирү өчен Русия тикшерү комитетына юллады дип язган.

Шулай ук прокурор әйтүенчә, Андрей Потылицыннны "ят агент" дип тану мөмкинлеген карау өчен Росфинмониторингка, Башкортстан ФСБсына һәм эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгатьләр җибәрелгән.

Тулырак 👉 монда.

Фото Потылицинның Вконтакте битеннән алынды.
🤬7🙏2
УЕФА Төркия җыелма такымының Мериһ Демиралны дисквалификацияләде

Төркия футболчысы Австриягә каршы уйнаганда төрек милләтчеләренең кул ишарәсен — "күк бүре"не күрсәткәне өчен, ике матчта уйнамаячак. Бу - УЕФА карары.

Австриягә каршы 1/8 финал матчында уйнаганда ике гол кертеп матч каһарманы булган Демирал, әгәр такымы финалга уза алса, бары тик финалда гына уйнаячак.

6 июль, шимбә көнне исә Төркия чирек финалда Нидерландка каршы уйнаячак.

Тулырак монда яздык.
🤬5🤡5👍3