Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия Украинага басып кергәннән бирле журналист Фәридә Корбангалиева Путин режимы кылган җинаятьләр турында курыкмыйча яза. Бу җавапсыз калмады, Русия хакимияте аннан дошман ясады, террорчы һәм экстремист дип атады. Ул моны ничек кабул итте, тормышы ничек үзгәрде?

"Idel.Реалии" әзерләгән әңгәмәнең мөһим өлешләрен тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
👍6❤2
Опозиция сәясәтче Юлия Навальнаяны читтән торып кулга алу карары чыгарылды

Карарны Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе чыгарды. Навальная экстремистик оешмада катнашуда гаепләнә. Ул эзләүгә бирелгән диелә.

Хәзерге вакытта Навальная Русиядән читтә яши. Алексей Навальный һәм аның тарафдарларына каршы экстремистик оешма төзү гаепләве белән җинаять эшләре 2021 елның сентябреннән бирле ачыла.
😢4🤮4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украина рәсмиләре әйтүенчә, 8 июльдә Русия хәрбиләре Украина шәһәрләренә 40лап ракет җибәргән, нәтиҗәдә 30лап кеше һәлак булган, Киевта балалар хастаханәсе җимерелгән. Киев мэры Виталий Кличко бу һөҗүм 28 айлык сугышта шәһәргә "иң каты һөҗүмнәрнең берсе"…
БМО Киевтагы хастаханәгә Русия гаскәре ракеты төшкән булу ихтималы зур диде

БМОның мониторинг миссиясе белдерүенчә, видеоязмалар һәм урынга бирелгән бәяләмәләр хастаханәгә Украинаның һава һөҗүменнән саклану ракеты түгел, ә Русия хәрбиләре очырткан ракет килеп эләккән дип күрсәтә.

Элегрәк Русия хакимиятләре моны Украина ракеты дип ышандырырга тырышты.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍1
Татарстанда батып үлүчеләр саны арткан

Бу ел башыннан бирле Татарстан сулыкларында 39 кеше батып үлгән. Былтыргы шушы ук чор белән чагыштырганда бу 20 кешегә күбрәк.

Үлемнәрнең яртысы – исерек килеш су коену аркасында.

Шул ук вакытта батып үлүчеләрнең артуына эссе һава торышы да сәбәпче – кешеләр яр буйларына барырга мәҗбүр.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢6
⚽️ Евро 2024: Испания җыелмасы финалда!

Беренче ярымфиналда Испания такымы Францияне 2:1 исәбе белән җиңеп, финалга узды. Беренче голны уенның 9нчы минутында Франция кертсә дә, испаннар бирешмәде, беренче таймда ук 2 гол кертә алды.

Финалда Испания җыелмасы Англия - Нидерланд уенының җиңүчесе белән көч сынашачак. Икенче ярымфинал уены иртәгә узачак.
🎉9
Хәерле иртә, дуслар! Иң соңгы вакыйгалар турында кыскача.

🔸 АКШ, Германия, Румыния, Нидерландлар, Италия Украинага өстәмә 5 ПВО системын тапшырачак. Моны Ак йорт белдерде.

🔸 Япониянең Осака шәһәрендә Русия ватандашын тоткарлаганнар, Astrade сәүдә ширкәтенең вәкилен чикләүләрне урап эш итүдә шикләнәләр. Ул гидроциклар, көймәләргә двигательләр саткан.

🔸 Волгоград өлкәсенең Дондагы Калаче җирендә нефтебазага пилотсыз очкыч килеп төшү аркасында янгынны бер тәүлек буена сүндергәннәр. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк.

🔸 АКШның Европада хәрби базалар сугышу әзерлегенә китерелгән. Алар диверсия турында хәбәр алган, дип яза CNN.

🔸 Русиядә льготалы кредитлар програмы тукталганга күрә русиялеләрнең 66%ы торак алудан баш тарткан. Кешеләр җитмәгән акчаны тупларга җыена.

🔸 Бүген Казанда кичә вафат булган танылган музыкант, баянчы, җәмәгать эшлеклесе Әнвәр Шәрәфиевне соңгы юлга озаталар. Аны "Курган" зиратында җирлиләр.

🔸 Башкортстанда, ниһаять, бераз булса да салкыйнайта. Синоптиклар яңгыр, кайбер җирләрдә боз ява да ала дип фаразлый.

Әлегә шулар. Туган телдә оператив хәбәрләр бездә! Укыгыз да башкаларга да безнең турында сөйләгез.
❤7👍1🔥1😁1😢1
13 ел элек бу көнне якынча сәгать 13.30да "Булгария" көймәсе батты.

Фаҗига Кама Тамагы районында, Идел елгасында яр буеннан өч чакрым ераклыкта булды. Һәлакәтнең төп сәбәбе — корабтагы иллюминаторларның ябылмаган булуы диелде.

"Ространснадзор" хисабына караганда, кораб борылган вакытта кисәк җил өреп ул бер якка ныграк авышкан һәм сул яктагы иллюминаторлардан кораб эченә су керә башлаган. 1 минут эчендә корабка 50 тонна чамасы су тулган. Капитан көймәне җилнең яннан тәэсирен киметү өчен тиз генә җилгә каршы борган. Нәтиҗәдә кораб тагын да ныграк авышкан, иллюминаторлардан су керү тизлеге 1 минутка 125 тонна күләмендә булган. Шуннан соң корабның авышу почмагы 5-7 секундта 15-20 градуска җитә һәм ул ян якка ятып тиз арада су төбенә киткән. Эчтәге кешеләр чыгарга да өлгерми…

Көймә эчендә 201 кеше булган иде. Болгар барысы да - Болгарга сәяхәткә чыгып киткән кешеләр. 122 кеше һәлак булды, шуларның 28е - балалар. 79 кеше исән калды.

Рәсемдә су астыннан чыгарылган "Булгария" көймәсе.
😭4🤯2👍1😢1🐳1
❗️Татарстанда бер моторлы очкыч һәлакәткә эләккән. Өч кеше һәлак.

Каза Кама Тамагында булган. "Cessna-172" очкычы чатырлар аланына якын булган урынга килеп төшкән. Өч кеше һәлак булган, бер кеше зыян күргән.

Идел буе транспорт прокуратурасы тикшерү уздыра башлаган.
✈️ Уфа белән Ереван арасында тагын бер авиаширкәт очышлар ясый башлаган.

Бүген Armenian Airlines очкычын Уфа һава аланынында каршы алганнар. Бу 220 юлчыны сыйдырган Airbus А321-200 очкычы иде. Очышлар атнасына бер тапкыр булачак. Уфа белән Ереван арасы - 2 сәгать 45 минут.

Моннан тыш Әрмәнстан белән Башкортстан арасында Shirak Avia белән "Азимут" авиаширкәтләре үз рейсларын башкара.
Apple Русиядәге AppStore кибетеннән VPN-хезмәтләрне бетерә

Июль башыннан Apple кимендә 12 кушымтаны бетергән, дип санады "Медиазона". 6 VPN‑хезмәт кушымтасы июль башында ук бетерелгән булса, кичә тагын 6 кушымтаның юкка чыгуы билгеле булды.

Apple VPN-хезмәтләрне Роскомнадзор таләбе белән бетерә диелә.

2024 елның 1 мартыннан Роскомнадзор томалауны урап узу юлларын рекламлаган яки популярлаштырган мәгълүматны томалау эшен башлаган. Апрель аенда оешма 150гә якын популяр VPN-хезмәтен томалау турында хисап тотты.

Русиядә барлык диярлек бәйсез медиа сайтлары, шул исәптән Азатлык сайты да томаланган. Томалауны урап узу юллары турында монда белә аласыз.

@azatliqradiosi
🤡2❤1😢1
Татарстанда Украинага барырга кешене күндерүчегә 100 мең сум түлиләр. Менә шундый бонус.

Татарстанда ирләрне Русия саклану министрлыгы белән контракт имзаларга үгетли алганнарга акча түли башлаганнар. Бу хактагы мәгълүмат 9 июль көнне республиканың контракт белән хәрби хезмәткә җыю сайтында чыккан.

Үгетләүчегә хәрби хезмәткә китү турында килешү төзегән һәр танышы өчен (соңрак ул кеше, һичшиксез, Украинадагы сугышка җибәрелә) 100 мең сум бирәләр. Кешене контракт төзергә дуслары, туганнары, хәрби комиссариат хезмәткәрләре, хакимиятләр һәм җирле оешма вәкилләре, шулай ук башка "физик затлар" чакыра ала диелгән. Бары тик элек хөкем ителгәннәр, тикшерү астында булганнар һәм хәзерге вакытта сугышта катнашучы ихтыярилар гына танышларын сугышка җибәреп акча эшли алмаячак.

Бу акчаны хәрби сугышка киткәч кенә түлиләр, дип тә искәртелә.

👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🤬4😈4🙈4👍1😨1
Татарстан һәм Украинадагы сугыш турында тагын бер хәбәр...

"Русия коммунистлары" фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Альфред Вәлиев Украинадагы сугышка китәргә булган, аңа фирканең берничә әгъзасы да иярәчәк.

Шул сәбәпле "Русия коммунистлары" Татарстан дәүләт шурасына депутатлар сайлауда катнашудан баш тарткан. Бу карарны "Русия коммунистлары"ның республика бүлекчәсе комитет бюросы кабул иткән, дип җиткерә Коммерсантъ.

▪️Альфред Вәлиев Украинадагы сугышка барган иде инде. 2023 елда "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы аның яздан бирле "махсус хәрби операция"дә булуын, анда "Енисей" диверсия-күзләү батальоны җитәкчесенең урынбасары булып хезмәт итүен, сугыштагы кушаматы "Альфа" булуын язды. Вәлиев сүзләренчә, "Енисей" батальонында нигездә 40 яшьтән алып 60 яшьтән дә өлкәнрәкләр сугыша.

Тулырак хәбәргә сылтама аша кереп була.
🍾4🤡2👍1🔥1
Британия тышкы эшләр министры Русияне кичекмәстән Кара-Мурзаны азат итәргә чакырды

Британия тышкы эшләр министры Дэвид Лэмми сүзләренчә, оппозиционер сәясәтче Владимир Кара-Мурзаның "Украинадагы сугыш турында дөресен сөйләргә кыюлыгы җитте, шуңа күрә ул төрмәдә бик начар шартларда тотыла".

Министр Кара-Мурзага адвокатларны кертмәүләренә, Британия илчелегенә аңа консуллык ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирмәүләренә борчылу белдерде.

▪️Владимир Кара-Мурза 4 июльдән ФСИН хастаханәсендә ята, аңа әле дә адвокатларны кертмәделәр.

▪️Сәясәтченең хәле турында да, ни өчен хастаханәгә ятуы хакында да инде берничә көн буе берни билгеле түгел.

▪️Сәясәтченең хатыны Евгения Кара-Мурза иренең ике тапкыр агулану нәтиҗәсендә полинейропатиядән изалануын сөйләгән иде. Бу авыруы булган кешеләр җәза үтәүдән азат ителергә тиеш.

▪️2023 елның апрелендә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер Владимир Кара-Мурзаны 25 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

Тулырак — монда, ачылмаса — монда.

@azatliqradiosi
👍6
Галимә Һелен Фаллер Мүнһенда татар эмиграциясе турында лекция укыды

Германиянең Мүнһен шәһәрендә галимә, антрополог Һелен Фаллерның "Татарстанда милләт төзүдән алып диаспорада татар мәдәниятен саклауга кадәр" дигән лекциясе узды. Чарага берничә дистә кеше килде, ул инглиз телендә узды.

Лекцияне Мүнһенда яшәүче арт-менеджер Айгөл Дәүләтшина оештырган. Ул чараның кирәклеген лекция темасының бүгенге көндә бик мөһим һәм файдалы булуы белән аңлатты.

Фаллер башта Татарстан белән таныштырды, аның Русиядәге урынын аңлатып, 90нчы елларда суверенитет хәрәкәтенә тукталды. 1992 елгы референдумын телгә алып, республиканың ул чактагы казанышлары турында сөйләде. Шуннан соң 2000нче еллардагы үзгәрешләрне, республика казанышларының әкренләп юкка чыгуын аңлатты.

Лекциянең икенче өлешендә галимә 2022 елгы мобилизация һәм аның нәтиҗәсендә күп кенә татарларның чит илләргә китүе турында сөйләде. Шуннан соң ул соңгы елларда чит илләрдә оешкан татар проектлары һәм чараларына күзәтү тәкъдим итте.

▪️Һелен Фаллер — галимә, антрополог, элекке Совет берлегендә 30 еллап эш тәҗрибәсе булган тикшерүче. Татарстан, Казакъстан, Кыргызстан белгече.

Тулырак — монда, ачылмаса — монда.

@azatliqradiosi
👍9❤4
Казанда мөһаҗирлек турындагы җыр юллары язылган баннерны салдырганнар

Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы Казанда репрессияләр һәм мөһаҗирлек турындагы җыр юллары язылган баннерларны алыштырган, дип яза 116.ru. Бу баннерларга шәһәрдә яшәүчеләр һәм медиа игътибар иткән иде.

Июнь ахырында Казанда Беларус башкаручысы AP$ENT-ның "Можно я с тобой?" дигән җырыннан сүзләр язылган реклам барлыкка килде. Рекламда QR-код та бар, аны укыткач республиканың яшьләр эшләре министрлыгының Telegram-каналы ачыла.

Мөһаҗирлеккә мәҗбүр булу турында 2022 елда яздырылган җыр "Тикток"та бу язда нык танылды. AP$ENT үзе бу җыр турында "тормышымдагы вакыйгаларны рифмага гына салдым", дип сөйләгән иде.

Казандагы баннер турында исә җирле медиа язган иде. Хәзер хакимиятләр аны алыштырды. Мөһаҗирлеккә мәҗбүр булу турындагы җыр сүзләре урынына "Синең иң яхшы җәең минем белән булачак", дигән язу куелган.

Тулырак — монда, ачылмаса — монда.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤔5👍4❤1
❗️Русиянең баш прокуратурасы The Moscow Times басмасын "теләнмәгән" оешма дип тамгалады
🤯1
Ирада Әюпова: Камал театрының яңа бинасында башка иҗат берләшмәләре дә эшләячәк

Бу хакта бүген Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстанның төбәк белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) узган туры эфир вакытында сөйләде.

— Безнең режиссерлар, культуртрегерлар төркеме бар. Алар республиканың театр һәм мәдәният тормышына җәлеп ителгән. Бина үзенә күрә арт-mall, ягъни форматы белән сәүдә үзәге кебек мәдәният өлкәсендә төрле чаралар тәкъдим итәчәк. Безнең идеология нигезендә, бинада "Апуш", "Калеб", Yummy Music булачак, — диде ул.


Әюпова Милли китапханә эшчәнлеген мисалга китерде. Аныңча, чаралар вакытында көненә китапханәгә 8 мең кеше килә. Камал театры да шуның нигезендә эшләячәк диде ул.

Моннан тыш, Камал театрында балалар өчен аерым мәйдан булдыру каралган. "Спектакль караганда баланы калдырырга мөмкин булачак", диде ул. Шулай ук театрда намаз укырга теләүчеләр өчен гыйбадәт бүлмәсе, ресторан, остаханәләр оештыру күздә тотыла.

Министр Камал театрының хәзерге бинасы язмышы турында сөйләмәде.

Тулырак — монда, ачылмаса — монда.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤3🤡2🤨1