Google башкортчага тәрҗемә итә башлый, Яндекс нейрочелтәренә татар телен өсти
Соңгы атналар милли телләр өченче куанычлы хәбәрләргә бай булды. Июнь азагында гына Google Translate хезмәте үз базасына яңа 110 тел өстәгән. Алар арасында башкорт һәм чуаш телләре дә бар. Бу яңалыкны тел активистлары зур вакыйга дип бәяли, бу телләр үсешенә уңай йогынты ясар дип көтә.
Белгеч милли телләр өчен боларның мөһим вакыйгалар булуын, милли телләр өчен мөмкинлекләр ачылуын әйтә. Әмма бу мөмкинлекләр тел активистларының алдагы тырышлыгыннан тора ди.
Бу хәбәрләр милли телләр үсешенә ничек файдалы була ала? Бу хезмәтләрне нинди өлкәләрдә кулланып булыр? Безнең язмада укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.

Азатлык Радиосы
Google башкортчага тәрҗемә итә башлый, Яндекс нейрочелтәренә татар телен өсти
Белгеч милли телләр өчен боларның мөһим вакыйгалар булуын, милли телләр өчен мөмкинлекләр ачылуын әйтә. Әмма бу мөмкинлекләр тел активистларының алдагы тырышлыгыннан торуын әйтә.
❤8👍2🥱1
Миңнеханов: Мәскәүдә безнең барлык тәкъдимнәр дә хуплау тапмый
Соңгы биш елда Татарстан Русия Думасына тәкъдим иткән 21 канун өлгесенең 4се генә хуплау тапкан.
— Танырга кирәк, безнең барлык тәкъдимнәр дә хулпау тапмый. Бу юнәлештә федераль хакимият белән эшләүче һәм федераль үзәктә безнең мәнфәгатне яклаучы Татарстаннан сайланган Дәүләт думасы депутатларына даими эшләү кирәк, — диде республика президенты Татарстан парламенты утырышында.
Аңа кадәр чыгыш ясаган Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов соңгы биш елда Татарстан тарафыннан Русия Думасына 21 канун өлгесе тәкъдим ителде, шуларның 4се генә хуплау тапты диде.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤡6👍3🔥2😁2🤬2
Амур өлкәсендәге "Пионер" мәгъдәнлегендә Башкортстан таучыларының суга батып үлүе ачыкланган
Амур өлкәсендәге "Пионер" мәгъдәнлегендә 13 таучының, шул исәптән Башкортстаннан вахта белән килеп эшләгән биш кешенең үлем сәбәпләре билгеле.
Шахтаның өске өлешеннән грунт сулары бәреп кергән, анда нибары дүрт минут эчендә су тулган һәм кешеләрнең котылырга мөмкинлеге бөтенләй булмаган диелә.
"Пионер" мәгъдәнлегендә тау токымнары 18 мартта җимерелде. Бу Русиядә алтын чыгаручы иң зур оешмаларның берсе. Эчтә 13 кеше калды. Шахта җимереклекләре астында калган бөтен эшчеләр дә монда вахта белән башка төбәкләрдән килеп эшләгән.

😢4
Блогерларны үзләре турында Роскомнадзорга хәбәр итәргә мәҗбүриләмәкчеләр
Социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә аудиториясе көн саен мең кешедән артыграк булган блогерларны үзләре турындагы белешмәләрне Роскомнадзорга тапшырырга мәҗбүриләмәкче булалар.
Үзләре турында Роскомнадзорга хәбәр итмәгән блогерларның сәхифәләрендә ширкәтләргә реклам чыгаруны тыярга тәкъдим ителә.
▪️Русия хакимиятләре күптәннән интернетны контрольдә тотмакчы була, алар үзләре турында үзләренә отышлы булмаган мәгълүмат таратучы сайтларны томалый. Мондый мәгълүматларны укый алу өчен кешеләр VPN-сервислар куллана, тик түрәләр аларын да томалый.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
@azatliqradiosi

🤡6👍2
Татарстан депутатлары хәмер сатуны чикләде
Татарстан Дәүләт шурасы күпфатирлы йортлардагы җәмәгать туклануы урыннарында хәмер сатуга вакыт чикләве кертте. Канун өлгесен депутатлар бертавыштан хуплады.
Сүз күпфатирлы йортларда гына түгел, торак йортлар биләмәсендәге җәмәгать туклануы урыннары турында да бара. Биредә исерткеч эчемлекләрне төнге 10нан иртәнге 10 сәгатькә кадәр сату тыелачак. Канун 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керергә тиеш.
Шул ук вакытта ресторан, кафе, барларга бу чикләүләр кагылмаячак, хәтта алар күпфатирлы йортларда урнашкан очракта да.
▪️Татарстанда күпфатирлы йортларда 299 җәмәгать туклану урыны бар. Шуларның 54е ресторан булып санала. Калган 245 объект яңа тәртип нигезендә эшләргә тиеш булачак. Аларның төп өлеше Казанга туры килә. Татарстан башкаласында күпфатирлы йортларда 186 җәмәгать туклану урыны урнашкан.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан

❤4🔥2👍1
"Баймак эше"ндә тоткарлангач үзенә кул салган ирнең бертуганы үләр алдыннан аны кыйнауларын сөйләде
"Медиазона" Башкортстанның Мәләүез шәһәрендә яшәгән, "Баймак эше"ндә гаепләнеп тоткарлангач үзенә кул салган 65 яшьлек Миңнияр Байгускаровның бертуганы — Салават Байгускаров белән сөйләшкән. Ул абыйсын үләр алдыннан гына, "Баймак эше" турында күрсәтмәләр бирүен таләп итеп, куәт оешмалары вәкилләре кыйнавын раслаган.
Миңнияр Байгускаровның үлеме турындагы мәгълүмат Баймактагы җыенда тоткарланганнарның туганнары ясаган ярдәмләшү чатында 15 февраль көнне чыккан иде.
"Аспекты" басмасы язуынча, расланмаган мәгълүматларга күрә Байгускаровка "басым булган һәм аны үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткергәннәр — ул асылынып үлгән". Басманың ике чыганагы әйтүенчә, ир үләр алдыннан хат язып калдырган. Хатның эчтәлеге әйтелмәде.
▪️Хәзергә билгеле булганча, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
#Башкортстан

🤬4❤2
Эшчеләр "Казан" төзелеш ширкәтенең җитәкчесе Равил Җиһаншинны бер кранчыны кыйнауда гаепли һәм гафу үтенүен таләп итә
Казанда БРИКС җыены өчен дип "Миллениум" күпере янында төзелеп килә торган кунакханәләр төзелешендә эшләүчеләр видеоязма чыгарды. Алар "Казан" ширкәтенең хуҗасы һәм мөдире Равил Җиһаншинны эшкә соңга калып килгән кранчыны кыйнауда гаепли.
Алар Җиһаншинның кранчыдан гафу үтенүен, аңа компенсация түләвен таләп итә.
"Казан" ширкәтендә исә булган хәлләрне башкача аңлаталар. Эшче янып китү куркынычы зур булган төзелеш кирәк-яраклары янында тәмәке тарткан, дип яза "МК-Поволжье" басмасы. Басма оешманың иминлек хезмәте вәкиле Дмитрий Юров әйткәннәргә таяна. Имеш Җиһаншин эшчегә кисәтү ясаган, ә ул үзен "агрессив" тота башлаган, Җиһаншинга "арттан һөҗүм иткән һәм яңак сөягенә суккан". Төзелеш мәйданчыгында Җиһаншин белән бергә Татарстан төзелеш министры Марат Айзатуллин һәм эш башкаручы оешмаларның җитәкчеләре дә бар иде, дип ышандыра Юров.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Казанда БРИКС җыены өчен дип "Миллениум" күпере янында төзелеп килә торган кунакханәләр төзелешендә эшләүчеләр видеоязма чыгарды. Алар "Казан" ширкәтенең хуҗасы һәм мөдире Равил Җиһаншинны эшкә соңга калып килгән кранчыны кыйнауда гаепли.
Алар Җиһаншинның кранчыдан гафу үтенүен, аңа компенсация түләвен таләп итә.
"Болар эшләнгәнчегә кадәр без кранга менүдән һәм эшләүдән баш тартабыз. Чөнки мондый хәл безнең белән дә булыр дип борчылабыз", дип сөйли видеодагы эшче.
"Казан" ширкәтендә исә булган хәлләрне башкача аңлаталар. Эшче янып китү куркынычы зур булган төзелеш кирәк-яраклары янында тәмәке тарткан, дип яза "МК-Поволжье" басмасы. Басма оешманың иминлек хезмәте вәкиле Дмитрий Юров әйткәннәргә таяна. Имеш Җиһаншин эшчегә кисәтү ясаган, ә ул үзен "агрессив" тота башлаган, Җиһаншинга "арттан һөҗүм иткән һәм яңак сөягенә суккан". Төзелеш мәйданчыгында Җиһаншин белән бергә Татарстан төзелеш министры Марат Айзатуллин һәм эш башкаручы оешмаларның җитәкчеләре дә бар иде, дип ышандыра Юров.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Telegram
Mash Iptash
На стройке "Миллениума" бастуют крановщики — их коллегу избил директор.
По словам рабочих, гендир ПСО "Казань" Равиль Зиганшин набросился на машиниста крана за то, что тот опоздал. От буйного начальника требуют извинений и выплаты компенсации. К работе приступать…

😁2🤷♂1🔥1🤯1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 4500 кеше һәлак булган
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта бүгенгә Татарстаннан кимендә 2088 кешенең, Башкортстаннан кимендә 2412 кешенең үлгәне расланган.
25 июнь көнне ике республикага кимендә 4300 кеше дип хәбәр иткән идек. Ике атнада исемлеккә тагын 200 кеше өстәлде, шуларның 88е — Татарстаннан, 112се — Башкортстаннан.
Саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны чыгармый.
Бүген 11 июль, сугышның 869нчы көне.
#сугышта_үлүчеләр

🤬3
📚"Азатлык сүзлегендә" бүген яңа сүз!
Һәм дә ул — кирмән сүзе.
Бу сүзне сез дә кулланасызмы? Туган телебезне бергәләп саклыйк һәм үстерик!
▪️"Азатлык сүзлегенең" хәзер аерым сәхифәсе бар: 👉 монда керегез, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#азатлыксүзлеге

👍7❤1🥰1
Бу ялларда Мамадышның Җөри авылында керәшеннәрнең Питрау бәйрәме үтәчәк
🔸Бәйрәмгә 50 мең кешенең килүен көтәләр. Оештыруга 10 млн сум акча бүлеп бирелгән, дип яза "Бизнес Online".
🔸Кунаклар өчен "Димче" танышу аланы һәм керәшен утарлары эшләячәк. Бәйрәмдә катамараннарда узышачаклар, йөзүчеләр ярышачак, ике тәгәрмәчле арбалы ат чабышлары да көтелә.
🔸Бәйрәмдә төп чыгыш ясаучы — "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле булачак. Шулай ук Питрау бәйрәменә репертуарларында керәшен җырлары булган артистлар да чакырылган.
🔸Кызлар "Керәшен чибәре" бәйгесендә катнашачак. Республика чибәре дип табылган кызга 50 мең сум, Мамадышныкына — 30 мең сум акча бирелә. Бәйгедә катнашучы һәр кызга 10ар мең сум түләнәчәк.
🔸Бәйрәмгә Түбән Кама, Балтач, Балык бистәсе районыннан, Чиләбе һәм Башкортстаннан да керәшеннәр киләчәк диелә. Алар үзләренең милли традицияләре һәм йолалары белән бүлешәчәк.

Бәйрәмне оештыруга 10 млн сум бирелгән.
🤮5👍2👎2💩2🔥1🙈1
Хәерле җомга иртәләре, дуслар!
🔸 Белгородка дрон һөҗүме аркасында биш балага зыян килгән. Ике бала бик авыр хәлдә. Моны губернатор Вячеслав Гладков әйтте. Аның сүзләренчә, Шебекинодагы күпкатлы йорт ишегалдына дрон шартлаткыч ыргыткан. Азатлык бу мәгълүматны бәйсез рәвештә тикшерә алмый.
🔸 БМОның Баш ассамблеясе Русиядән Запорожье АЭСыннан гаскәрләрен чыгаруны таләп итте. 99 ил хуплаган, 60 дәүләт тотылып калган, 9 ил каршы тавыш биргән.
🔸 Русия Украинада һәлак булучы индусларның туганнарына компенсация түли башлаган. Бу Русия белән Һиндостанның җитәкчеләре сөйләшкәннән соң булды. Моңа кадәр Русия Укрианага сугышка индусларны җибәргәне ачыкланган иде, аларны канунсыз сугышка җибәрелүләре турында берничә индус мөрәҗәгать яздырган иде.
🔸 Росгвардия генералы коррупциядә гаепле дип табылып, 9,5 елга төрмәгә хөкем ителгән. Ул үзен сугышка җибәрүләрен сораган.
🔸 Дагыстанда туып-үскән ир Венадагы депортация үзәгендә үзенә кул салган. Бу хәл аны Русиягә кайтарып җибәрү турында карар чыккач булган.
🔸 Австралиядә русияле ирле-хатын тоткарланган. Алар шпионажда шикләнелә.
🔸 Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан белән АКШның элеккеге президенты Дональд Трамп очрашкан.
🔸 Уфа шәһәренең гимнын булдырырга телиләр. Игълан ителгән җыр бәйгесенә 60тан артык эш килгән. Җиңгән җырга 100 мең сум бүләк биреләчәк.
🔸 "Казан" халыкара һава аланындагы перронга илтә торган юл төзер өчен 10 млн сум акча тотылачак.
Менә шундый яңалыклар. Көнегез матур узсын!

👍3
Русиядә БДИның өч имтиханын да 300 баллга тапшырган балалар саны - 41. Шулар арасында Татарстан укучылары да бар.
Иң күп югары балл алучылар Мәскәүдә яши булып чыккан - анда 14 бала һәр имтиханнан 300 балл алган. Мәскәү яны - 4 бала, Татарстан, Түбән Новгород өлкәсендә һәм Питербурда - икешәр бала.
Татарстанда БДИның һәр имтиханыннан 300 балл алган Анастасия Князева Әлмәтнең 20нче санлы мәктәбен тәмамлаган. Ул урыс теле, урыс әдәбияты, инглиз теле имтиханнарын тапшырган.
Икенче кыз - ул Казанның 18нче мәктәбен тәмамлаучы Полина Романенко. Ул да өч имтиханын 300 баллга язуга ирешкән.
Татарстанда 100 баллык нәтиҗәләргә ирешүчеләр саны - 361 кеше. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 162 кешегә күбрәк. 19 укучы ике имтиханны 200 баллга язган.

😁1
❗️"Ростелеком" Русиядә YouTube эшендә проблемнар була ала дип кисәтте.
Бу Google-ның җиһазларында техник проблемнарга бәйле дип әйтелгән "Ростелеком"ның белдерүендә
▪️Русия Украинага бәреп кергәч, Русиядә барлык бәйсез медиа тыелды. Шулай ук Instagram, Facebook та экстремистик дип танылды. Моннан тыш Русия хакимияте YouTube-ны кулланучылар саны артык күп дип борчылып аннан файдалануны авырлаштырырга тели дигән сүзләр йөрде. YouTube-ка русиялеләр әлегә каршылыксыз керә ала иде. Ә анда бәйсез медиалар да, блогерлар, сәясәтчеләр, активистлар үз контентын булдырды, аларның миллионланган караучылары бар.
Азатлыкның да үз каналы бар. Анда чыккан видеоларны сез кызыксынып карыйсыз.
YouTube сездә әкренәйдеме, начар эшлиме?
👍 юк 👎 әйе

👍13👎2
"Баймак эше": Дим Дәүләткилдинне куәт оешмалары вәкилләре кыйнавы турындагы гариза кабул ителмәгән
"Баймак эше"ндә гаепләнүче Дим Дәүләткилдиннең адвокаты полиция хезмәткәрләренең аңа көч куллануы турында Русия тикшерү комитетына гариза тапшырган. Башта гаризаны Башкортстан тикшерү комитетына төшергәннәр, ә аннан соң Сибай шәһәрендәге бүлекчәсенә. "Медиазона" мәгълүматынча, аны әле карауга да алмаганнар.
Дим Дәүләткилдинне "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыру һәм аларда катнашу һәм хакимият вәкиленә көч куллану" җинаять маддәләрендә гаеплиләр.
"Аспекты" басмасы ирнең мәхкәмәдәге күрсәтмәләрен китерә: "20 гыйнварда мин Баймактагы эчке эшләр идарәсенә үзем бардым, анда кичкә кадәр калдым. Анда мине полиция хезмәткәрләре кыйнады, миннән мыскыл итте. Ике телефонымның парольләрен әйтмәгән өчен кулларымны аркама каерып куйдылар, аякларга суктылар. Хезмәткәрләрнең кемнәр булуын әйтә алмыйм, чөнки алар битлектән иде. Ахыр чиктә телефонннарның парольләрен бирдем".
Бу эш турында тулырак 👉 монда. Бусы 👉 VPNсыз ачыла торган сылтама

Тикшерү комитеты "Баймак эше"ндә гаепләнүчене куәт оешмалары вәкилләре кыйнавы турындагы гаризаны кабул итмәгән
"Ике телефонымның парольләрен әйтмәгән өчен кулларымны аркама каерып куйдылар, аякларга суктылар", дип сөйләгән иде ул мәхкәмәдә.
🤬4❤1👍1
❗️Белгород өлкәсендә Русия хәрбие ут ачкан.
Кимендә ике кеше һәлак булган. Бер кеше яраланган. Бу хәл кичә булган дип хәбәр итә куәт органнарына бәйле берничә Telegram каналы.
Атучы качкан. Үзе белән корал, пулялар алган. Аны Чуашстаннан 29 яшьлек Алексей Журавлев дип язалар.
Бу хәл турында әлегәчә бернинди рәсми белдерүләр юк.
Бу сылтамага басып укырга мөмкин.

👍5😁4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Җырчы Ринат Рәхмәтуллин исерек килеш машина йөртү һәм юл-транспорт казасы китереп чыгару өчен ярты елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Юл казасы быел җәен Буада булган. Рәхмәтуллинга мәхкәмә карары 7 августта чыгарылган. Шуннан соң җырчы апелляциягә биргән, әмма…
Җырчы Ринат Рәхмәтуллин Украинадагы сугыш сызыгына барган. Ул анда концертлар куйган.
Җырчы һуманитар ярдәм илткән. Ул сугышчыларга "Ринат Рәхмәтуллиннан бүләк" дип тамгалаган ВАЗ-2104 машинасын алып барган, әмма юлда ул ватылган. Аны калдырганнар, әмма соңрак аны барыбер сугышчыларга җиткерәчәкләр, дип сөйләгән ул "Бизнес Online" медиасына.
Аның сүзләренә караганда, ул Угледар, Авдеевка, Макеевка якларына барган. "Безнең танкчылар урманда тора иде, каршы якта - Украина танклары" дип сөйләгән ул. Ул барган һәр җирдә концерт куйган. Аны сугыш барган җиргә җитә алган беренче татар җырчысы дип билгеләгәннәр.
Ринат Рәхмәтуллин сугышка һуманитар ярдәм илтү теләге төрмәдә утырган вакытта башына килде дип сөйләгән.
Узган елны җырчы Ринат Рәхмәтуллин исерек килеш машина йөртү һәм юл-транспорт казасы китереп чыгару өчен ярты елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Ул утырып иреккә чыкты.

💩22👍2🤮2🤡2👎1
Кама Тамагында очкыч килеп төшкәннән соң, тагын бер җинаять эше ачылган
Кама Тамагында очкыч килеп төшкәннән соң, Русия тикшерү комитетының үзәк төбәкара транспорт тикшерү идарәсе икенче җинаять эшен ачкан.
Очышларны оештыручы ирне кулланучыларның иминлеге һәм сәламәтлеге таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтүдә һәм өч затның үлеменә китерүдә гаеплиләр. Мәхкәмә аңа сәүдәгә корылган очышлар ясауны тыйган булган. Аның сертификаты булмаган, шулай ук ул Cessna 172 очкычына медицина тикшеренүе үтмәгән пилотны утырткан диелә.
Очышларны оештыручы — Казан кешесе булган диелә.
Тулырак 👉 монда. Ачылмаса 👉 бу сылтамага басыгыз.

76 яшьлек Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт шурасы спикеры урынына янә дәгъвә итәчәкме? "Мин әле карар бирмәдем", дип белдерде ул журналистларга. "Мин җаваплы кеше, вазгыять таләп итсә, бәлки, тагын эшләп алырмын", дип тә өстәде ул. Быел Татарстан Дәүләт шурасына…
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентына сайлауларда катнашуын "ташларга намусы кушмау" белән аңлатты
"Хушыгыз, парламент эшчәнлеген төгәлләде, соңгы утырышларны үткәрдем, бүләкләрне тапшырдым һәм мин ял итәм, дип тә әйтә алыр идем. Тик бөтен нәрсәне болай ташларга намусым һәм тәрбиям кушмый. Шуңа күрә кешеләр "Мөхәммәтшин курыкты, ташлады, бөтен кеше җиңелен тели, пенсиядә утырасы килә", дип әйтмәсен өчен мин дә намзәтемне тәкъдим итәргә булдым", дигән ул.
Шул ук вакытта Фәрит Мөхәммәтшин "хакимияткә атлыгып тора торган кеше түгелмен" дигән. Парламентны җитәклим дип тә өздереп әйтмәгән.
Фәрит Мөхәммәтшинга 77 яшь, Татарстан парламентын 30 еллап җитәкли.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

🤡11🤮3❤1👍1
Мәскәү янында Superjet 100 очкычы килеп төшкән.
Беренчел мәгълүматларга күрә, ул ремонттан соң сынау очышы башкарган булган. Өч кешедән торган экипаж һәлак булган. Очкыч Жуковский һава аланыннан очып киткән, юлчылар алмаган.
🔸Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы кирәк-яракларны кулланырга мәҗбүр.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

Мәскәү янында Superjet очкычы килеп төшкән
Очкыч төзекләндерү узганнан соң сынап карау вакытында килеп төшкән дип фаразлана. Анда юлчылар булмаган.
👏3👍1
Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты:
"ВЧК-ОГПУ" телеграм каналы.
Блогер Дарья Богданова ("Пепел Клааса").
Элекке муниципаль депутат Анна Каруличева.
"Русский криминал" проекты.