Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 16нчы июль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Казанда йөк машиналары йөртүчеләренә ихтыяҗ арткан. Аларга хәзер аена 75 мең сум түләргә әзерләр, дип яза "Бизнес-online" басмасы. Ерак араларга йөрүче машина йөртүчеләргә (дальнобойщикларга) аена 178 мең сум түлиләр.

🔹 АКШ президентына намзәт Дональд Трамп ял көннәрендә булган атыштан соң беренче тапкыр халык янына чыкты. Ул Республикан фиркасенең җыенына бәйләнгән колак белән килде.

🔹 Русия ягы төнлә Ростов өлкәсендә тугыз дрон бәреп төшерелгән дип белдерә.

🔹 Курски өлкәсендә урнашкан түбәнвольтлы җиһаз заводына дроннан шартлаткыч килеп төшкән, нәтиҗәдә цехларның берсендә янгын башланган.

🔹Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан Европа шурасы президенты Шарль Мишельгә хат язган, шушы хатта Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне торгызырга кирәк дигән. Ул хакта Bild басмасы җиткерә.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
❤1👍1🔥1
Кичә АКШның Висконсин штатында Республикан фиркасенең дәүләт конвенциясе Дональд Трампны АКШ президенты вазифасына тәкъдим итте.

Шул ук көнне Трамп Оһайо штаты сенаторы Джеймс Вэнсны АКШ вице-президентына намзәт итеп сайлады.

2016 елда Вэнс Трампны нык тәнкыйтьләде. Шулай да соңрак ул аның тугры тарафдарларыннан берсе булды.

Трампны хәтта башка югары дәрәҗәле республиканчылар хупламаганда да, хуплап килде, дип искәртә Reuters. Шулай ук ул — Украинага ярдәм бирүгә каршы чыккан сенаторларның берсе.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍1😢1
Казан мәчете имамы хатын-кызларны ничек дөрес кыйнарга икәнен аңлатты.

Халыкта фикерләр төрле булганнан соң бу видеоны YouTubeтан сөртеп куйганнар. Әлегә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте видеога фикер белдермәде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡16👍9🤬8😁6🔥1🤔1😡1
☝🏻Русия дигитал үсеш министрлыгы "Элемтә турындагы" канунга үзгәрешләр әзерләгән.

Аларга ярашлы, телефонга акча салу өчен кәгазь акчалар белән түләгәндә паспортны да күрсәтергә кирәк булачак. Бу хакта чыганакларының сүзләренә сылтама белән "Ведомости" яза.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👎2👍1
Кукмара районындагы 117 еллык мәчетне Русиянең мәдәни мирас объекты исемлегенә кертергә җыеналар.

Аның манарасы сакланмаган, ләкин бут ташларыннан салынган диварлары әле дә сафта.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍4🔥3
Путинның Валдайдагы сарае янына һава һөҗүменнән саклаучы "Панцирь-С1" системнары куелган.

Журналистлар ачыклавынча, аларны 2024 елның мартында куйганнар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤡3
2022 елдан башлап Русиядән күчеп киткән һәм кире кайтмаган кешеләрнең саны - кимендә 666 мең, диелә The Bell басмасы тикшеренүендә.

Тикшеренү 70кә якын илнең миграция һәм статистика белешмәләренә нигезләнгән. Журналистлар мәгълүматынча, бу кешеләрнең күпчелеге вакытлы яшәүгә рөхсәт (ВНЖ), озак мөддәтле визалар яки сыену урыны сорап мөрәҗәгать иткән.

Тикшеренүчеләр ачыклавынча, мөһаҗирлектә иң популяр юнәлешләр - Әрмәнстан (анда 110 мең кеше күчеп киткән), Казакъстан (80 мең кеше), Грузия (74 мең). Шулай ук, басма исәпләп чыгарганча, Израилгә 80 меңләп, АКШка - 48 меңләп кеше күчеп киткән. 36 мең кеше - Германиягә, 30 мең кеше - Сербиягә, 18 мең кеше - Латвиягә, 16 мең кеше Испаниягә күченгән.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍3😁2
Яңа уку елына Казанның 2нче санлы татар гимназиясендә тагын бер белем бирү корпусы барлыкка киләчәк.

Ничә еллар буена аның элекке мөдире Камәрия Хәмидуллина, балалар сыймый, янкорма төзик дип сорап йөргән иде.

Яңа бинада остазлар мәктәбе, спорт һәм тренажер, конференция залы, моннан тыш тавыш яздыру студиясе, 12 уку бүлмәсе, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани һәм рәссам Бакый Урманчега багышланган музейлар булачак. Казан мэриясе хәбәр итүенчә, бина 240 укучыга исәпләнгән.

Бүген аның төзелешен Казан мэры Илсур Метшин карады.

Элегерәк гимназия мөдире Рамил Гайнуллин остазлар мәктәбенең максаты - туган телдә белем бирүнең алдынгы тәҗрибәләрен җиткерү дигән иде. Мөдир искәртүенчә, университетны укып бетергәндә студентларда алга таба ничек эшләргә дигән сораулар күп кала, алар методистларга, завучларга һәм тәҗрибәлерәк укытучыларга мөрәҗәгать итә башлый. Булачак укытучылар үз эшләренә керешкәндә тулысынча әзер булу өчен остазлар мәктәбендә тәҗрибә үтә башлаячак дип аңлатты ул.

@azatliqradiosi
👍13🔥2❤1😢1
Адвокат Марк Фейгин “армия турында ялган тарату” өчен читтән торып 11 ел колониягә хөкем ителгән.

Әлегә кадәр “армия турындагы фейклар” эше нигезендә ун елдан да күбрәкккә хөкем иткәннәре юк иде.

“Медиазона” язуынча, Фейгинга Украинаның Буча шәһәрендә яшәүчеләрне күпләп үтерүләре турында стрим ясавы һәм бу тема турында украин телеканалында чыгыш ясавы өчен эш ачканнар.

▪️Русия адвокаты «Фейгин.Live» YouTube каналында стримнар алып бара һәм аның видеолары йөзләрчә мең карау җыя.

▪️Берничә ел элек ук Кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилевнең Кырымга кертелмәү карары өчен ФСБны мәхкәмәгә биргән иде.

@azatliqradiosi
😁5💩2❤1
Медиа: Татарстаннан контракт төзеп Украинадагы сугышка киткән ирне хәрби җитәкчеләре җәфалаган

Татарстанның Саба районы Шәмәрдән бистәсеннән 37 яшьлек Ришат Шәкүров Русия саклану министрлыгы белән контракт төзеп Украинадагы сугышка былтыр җәй киткән булган.

Быел 20 майда пилотсыз очкыч һөҗүм иткән вакытта ирнең аягы яралана. Апасы Astra басмаcына сөйләвенчә, яраланганнан соң хәрбине дәваламыйлар.

Һоспитальгә җибәрәсе урынга, Шәкүровны 37нче полк штабына алып китәләр һәм җәфалыйлар, дип яза басма. Үземне-үзем яраладым, дигән сүзләрне әйттерү өчен аны агачка бәйләп куйганнар, ач тотканнар һәм кыйнаганнар диелә. Апасы энесен коткара алган: прокуратурага шикаять иткәннән соң хәрбине башта җибәргәннәр. Тик яраланган булуына карамастан кабат сугышка керткәннәр.

Шәкүров белән бергә хезмәт иткән хәрбиләр әйтүенчә, алгы сафка кабат кайтарылганнан соң ул хәрби бүлекчәдән качып китмәкче булган, тик аны тотканнар, дип яза Astra. Шушы гамәле өчен аны кимендә 13 көн чокырда тотканнар диелә. Басма ирнең чокырда тотылуының фотосын да чыгарды. Шәкүровка биредә утырган чакта су да, ризык та, бәдрәфкә йөрергә дә бирмәгәннәр.

9 июль көнне исә, аны фетнәчел Луһански өлкәсендәге Зайцево авылындагы бинада урнашкан идән астына алып киткәннәр. Шул вакыттан бирле аның хәле, кайда булуы турында бер хәбәр дә юк диелә.

@azatliqradiosi
😱5👍1🙏1🤡1
Менделеевски районы башлыгы Радмир Беляев үзен Тукай районы башлыгы итеп куячаклары турындагы сүзләрне кире какты

"Беренче тапкыр ишетәм. Миңа Менделеевскида да әйбәт. Тормышка ашырырга кирәкле ниятләр күп", дигән ул бу хактагы имеш-мимешләргә фикер белдереп.

Тулырак👉 монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
Көн язмасы: Салават Юлаев. Хакимият милли каһарманны ничек куллана?

Быел Салават Юлаевның тууына — 270 ел. Республика аны "Салават җыены"н уздырып, вакытында юк ителгән Тәкәй авылы урынында "Салават җире" этнопаркын ачу белән билгеләде. Кайчандыр империянең золымына каршы чыгып, милли азатлык өчен көрәшкән башкорт яугире исемен хакимият ничек тели, шулай куллана.

Русия империясенең залимлегенә түзә алмыйча корал алып, милли азатлык өчен көрәшкән Салават Юлаев каһарманлыгы бүген Русия империясенең баскынлык сугышында катнашу белән бер дәрәҗәгә куела. Мәсәлән, Салават Юлаевның туган көнендә Украинада алып барылган җинаятьчел сугышында катнашкан Башкортстан ирләре дә искә алынды, һәлак булучы сугышчыларның гаиләләренә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров медальләр тапшырды.

Әйтергә кирәк, бу сугышка ирләрне кыстап җибәрүдә хакимият нәкъ менә Салават Юлаев исемен оста куллана. Башкортстанда Украинага бәреп керү өчен 2022 елда тупланган беренче ихтыярилар батальонына да нәкъ башкорт милли каһарманның исеме бирелде. Башкортстан үлемгә ирләрне җыеп озату эшен башка төбәкләр белән чагыштырганда актив алып бара һәм республика кайтарылган мәетләр саны белән дә алгы сафларны били.

"Бүген Салават Юлаев турында кешеләрнең карашларын үзгәртергә телиләр. Ихтыярилар батальонына аның исеме бирелде. Ул да, имеш, гаделлек өчен көрәшкән. Әмма Башкортстан хакимиятенең бу гамәле халыкның ачуын кабартты гына, халык кабул итмәде аны. Шуңа күрә Салават Юлаев исемендәге батальон турында артык сөйләмиләр, PR өчен күбрәк башка батальоннарны кулланалар", ди башкорт активисты Руслан Габбасов.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤6👍2🤡2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 17нче июль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Татарстанда ЗАГС идарәсенең элекке башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина тоткарланган дип яза "Бизнес-online" басмасы үзенең чыганагына таянып. Нигъмәтуллинаны Чаллыда тоткарлаганнар, аны мошенниклыкта шикләнәләр диелә.

🔹 Бүген Русия һәм Украина хәрби тоткыннары белән алмашырга җыена дип яза Bloomberg. Бүгенге алмашуга Берләшкән Гарәп Әмирлекләре ярдәм иткән. Алмашу "90га 90" формуласы нигезендә узарга тиеш диелә.

🔹 Русиянең эчке эшләр министрлыгы Украина кораллы көчләренең җир өсте гаскәрләре штабы башлыгының беренче урынбасары Игорь Федоровны эзләүгә биргән.

🔹Уфаның Чернышевский урамында карт өрәңге агачларын кисәчәкләр. Урамны шәһәрнең 450-еллыгына тәртипкә китерәләр. Юбилейны быел 31 августта бәйрәм итәргә җыеналар.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍1
Татарстан ЗАГС идарәсенең элекке җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина бу төнне вакытлыча тоту изоляторында үткәргән.

Бу хакта чыганакларына таянып "Бизнес-оnline" хәбәр итә. Аны 16 июль кичендә Чаллыда сорау алулардан соң тоткарлаганнар.

Элекке түрәне "акча белән хәрәмләшүдә" (Җинаять кодексының 159нчы маддәсе) һәм "вәкаләтләрен арттыруда" (Җинаять кодексының 286нчы маддәсе) шикләнәләр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤯5👍3
Бүген Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче Илшат Ульябаевка хөкем карары игълан ителәчәк.

Һәрхәлдә мәхкәмә сайтында шулай диелгән. Аның эше мәхкәмәгә иң беренче булып барып җитте.

Мәхкәмә барышында күп кенә нечкәлекләр билгеле булды. Бу нечкәлекләр куәт оешмалары вәкилләренең 17 гыйнварда булган халык җыенын куып тарату өчен ничек әзерләнүенә дә, тикшерүнең төп гаепләүләрне ничек коруына да ачыклык кертте. Гаепләүнең күпчелек дәлилләре яшерен шаһитләрнең күрсәтмәләренә нигезләнүе мәгълүм булды.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤3🤬2
Татарстанда ярты ел эчендә сыйфатсыз хәмер эчеп 143 кеше үлгән.

2023 ел белән чагыштырганда бу 1,3 тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта 308 кеше агуланган. Сыйфатсыз алкоһолдән агуланучылар арасында балигъ булмаучылар да бар. 15-17 яшьлекләр арасында — 29, балалар арасында 11 кеше агуланган.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😈3👏2😢2
"Бәясе кыйммәт". Быел Татарстанда комбайннарны ике тапкырга азрак сатып алганнар.

Шулай ук елдан-ел техника таушала бара, ди рәсмиләр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍5🕊1