Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Менә дөнья буйлап һава аланнарында шундыйрак вазгыять.
😢1
‼️ Журналист Эван Грешковичны шымчылыкта гаепләп 18 елга утыртуны сораганнар.
🤬9🙏1
Якутиядә дүрт кеше утырган боралак югалган

SakhaDay чыганаклары мәгълүматынча, боралакта бер пилот һәм ФСБның өч хезмәткәре булган.

Нәрсә билгеле бу хакта? 👉 Моннан укырга.
👍1🤔1🤪1
📍"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрне сәяси тоткыннар дип танылырга тиеш

Бу "Чит илдәге Башкорт милли хәрәкәте комитеты" фикере һәм таләбе.

Оешма үзенең Telegram-каналында БМОның кеше хокуклары югары комиссарына, "Газаплауларга каршы комитет"ка, Amnesty International, Human Rights Watch, "Мемориал" һәм башка халыкара хокук яклау оешмаларына башкорт, инглиз һәм урыс телләрендә мөрәҗәгать чыгарды.

Оешма быел 17 гыйнварда Баймак шәһәрендәге вакыйгаларда катнашканнары өчен кулга алынган һәм эзәрлекләнгән бөтен кешеләрне дә сәяси тоткыннар дип танырга чакыра. Шулай ук кулга алынганнарны мөмкин кадәр тизрәк азат итү өчен Русия хакимиятләренә "басым ясауны", "милли активистларның һәм милли азчылыкларның хокукларын кыска кешеләрне ачыклап, аларга санкцияләр кертүне" таләп итә.

"Кулга алуларда катнашкан полиция хезмәткәрләре үзләрен танытмыйча, битлекләр, хәрби экипировка киеп, үзләрен Украинадагы басып алган җирләрдәге тыныч халыкка каршы торган оккупантлар кебек тотты. Кулга алганда тоткыннарга көч куллану һәм кыйнаулары ике кешенең үлеменә (Рифат Даутов, Минияр Байгускаров), бер тоткынның (Дим Дәүләткилдин) умыртка сөягенең авыр җәрәхәтләнүенә китерде. Бу үлүләр һәм җәрәхәтләнүләрне хакимият тикшерми", диелә мөрәҗәгатьтә.

Тагын ниләр язылган мөрәҗәгатьтә?

👉 Азатлыкка кереп укыгыз.
👍3🔥1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 4608 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта бүгенгә Татарстаннан кимендә 2110 кешенең, Башкортстаннан кимендә 2498 кешенең үлгәне расланган.

Бер атнада исемлеккә 100дән артык кеше өстәлде.

Саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны чыгармый.

Бүген 19 июль, сугышның 877нче көне.

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢2🤡2❤1🔥1🎉1💔1
Салават Юлаевның тууына — 270 ел. Республика аны "Салават җыены"н уздырып, вакытында юк ителгән Тәкәй авылы урынында "Салават җире" этнопаркын ачу белән билгеләде.

Кайчандыр империянең золымына каршы чыгып, милли азатлык өчен көрәшкән башкорт яугире исемен хакимият ничек тели, шулай куллана.

👉 Безнең сайтта 👈 чыккан язмадан кайбер фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
💔6😢3✍1❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
‼️ Журналист Эван Грешковичны шымчылыкта гаепләп 18 елга утыртуны сораганнар.
⚡️Шымчылыкта гаепләнгән журналист Эван Грешковичка 16 ел колония хөкеме чыкты.

The Wall Street Journal журналисты Эван Гершкович 2023 елның мартында Екатеринбургта тоткарланды. ФСБ ышандыруынча, журналист АКШ кушуы белән Русия хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларының берсе турында мәгълүматлар җыю белән шөгыльләнгән.

Былтыр 7 апрельдә Гершковичка шымчылык турында рәсми гаепләү белдерделәр.

Журналист барлык гаепләүләрне кире какты һәм Русиядә журналист эшчәнлеге белән шөгыльләнүен белдерде.

Эван Гершкович алты еллап Мәскәүдә яшәде, ул Американың The Wall Street Journal газеты өчен Русиядәге һәм Украинадагы вакыйгаларны яктыртты. Аның соңгы мәкаләсе The Wall Street Journal-да 2023 елның 28 мартында чыккан.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬9😢2❤1👍1🙏1
Казанда татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла Якуповны искә алдылар.

Иртән Самосыровода урнашкан мөселман зиратында аның кабере янында Коръән укыдылар, дога кылдылар, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте. Аннары Апанай мәдрәсәсендә гаилә проблемнарына багышланган түгәрәк өстәл утырышы узган.

▪️Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәис урынбасары булып дүрт елга якын хезмәт иткән, соңгы елында мөфтияттә уку-укыту бүлеген җитәкләгән, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы, "Иман" мәркәзе рәисе, "Иман" нәшрияте җитәкчесе Вәлиулла Ягъкупны (1963-2012) 2012 елның 19 июлендә үзе яшәгән йортның подъездында атып үтерделәр.

▪️Куәт структуралары экстремизмда шикләнелгән берничә үтерелгән мөселманның исемен атаса да, үтерүченең исеме әле дә тәгаен мәгълүм түгел.

▪️Шул ук көнне ул вакытта Татарстан мөфтие булган Илдус Фәез машинасы да шартлатылды. Ул яраланды, әмма исән калды.
❤7👍2🔥1😁1🤡1
Русия юстиция министрлыгы яңа "ят агентларны" чыгарды:

🔸Пианист Евгений Кисин,
🔸Рухани Григорий Михнов-Вайтенко,
🔸Навальныйның Саратовтагы элекке координаторы Дмитрий Цибирев,
🔸Элекке совет күзләүчесе, Александр Литвиненконы агулау шаһиты Юриий Швец.
😁3👍1🔥1🤬1
"ТНВ" көн буе сугышка кыстады: татар телен дә оста кулландылар

15 июль көнне ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар.

Кыстауга барлыгы 60 кеше һәм бер мәче җәлеп ителде. Кешеләр арасында Татарстанның халык артисты Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей (Радик Юльякшин) кебек җырчылар да, дин әһелләре дә бар иде. Бәдретдинова сугышта катнашучыларны чын ирләр дип билгеләп узды. Алар иң яхшы сыйфатларга ия диде.

Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.

Журналист Фәридә Корбангалиева әйтүенчә, татар телен оста кулланып хакимият сугышка күбрәк республика авылларындагы татар ирләрен җәлеп итмәкче.

"Алар акчага туенып яшәмиләр, аннары "сезгә һөҗүм итмәкчеләр" дип даими миләрен юалар. Балык Бистәсе яки Нурлатны Украина бандерачалары басып алачак дип куркыталар. Читтән караганда бу бик кыргый күренә. Волчански яки Часов Яр янында Путин өчен үлеп калуның мәгънәсезлегенә төшенер өчен бераз тирәнрәк фикерләргә генә кирәк тә бит, Әтнәне басып алу беркемгә кирәк түгеллеген аңларга кирәк", ди ул.

Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлев, руханиларның сугышка кыставына, Украинага сугыш белән килгән мөселманга "ут ача алабыз" диде.

"Мөфтиме, имаммы — мин уйлап тормыйча аңа ут ача алам. Шәригать ягыннан мин хаклы булачакмын, чөнки бу — минем туган җирем, ватаным, минем монда гаиләм яши һәм мин аны сакларга тиеш".

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сайтта.
🤬24👍3💔2❤1👎1🌚1👨‍💻1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 20 июль, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸20 июньгә каршы төндә Белгород өлкәсе Шебекино авылына һөҗүмдә өч кеше яраланган. Ростов өлкәсе күгендә 26 дрон бәреп төшерелгән дип хәбәр итә өлкә губернаторы. Азатлык бу мәгълүматны бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

🔸АКШның 46нчы президенты Дональд Трамп һәм Украина президенты Владимир Зеленский телефоннан сөйләшкән. Трамп мин янә президент булсам "сугышка нокта куям" дигән. Зеленский сүзләренчә, алар күзгә-күз очрашып, тынычлык урнаштыру турында сөйләшергә килешкән.

🔸Югары раданың элекке депутаты Ирина Фарион хастаханәдә үлгән. Аңа кичә Львовта атканнар иде. Фарион Украинаның урыс телле халкын тәнкыйтьләп килде, ВСУның урыс телендә сөйләшүче хәрбиләрен дә мыскыллады. Аңа карата Русиядә дә, Украинада да җинаять эшләре ачылган.
👍3❤1🔥1