Салават Юлаевның тууына — 270 ел. Республика аны "Салават җыены"н уздырып, вакытында юк ителгән Тәкәй авылы урынында "Салават җире" этнопаркын ачу белән билгеләде.
Кайчандыр империянең золымына каршы чыгып, милли азатлык өчен көрәшкән башкорт яугире исемен хакимият ничек тели, шулай куллана.
👉 Безнең сайтта 👈 чыккан язмадан кайбер фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

💔6😢3✍1❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
‼️ Журналист Эван Грешковичны шымчылыкта гаепләп 18 елга утыртуны сораганнар.
⚡️Шымчылыкта гаепләнгән журналист Эван Грешковичка 16 ел колония хөкеме чыкты.
The Wall Street Journal журналисты Эван Гершкович 2023 елның мартында Екатеринбургта тоткарланды. ФСБ ышандыруынча, журналист АКШ кушуы белән Русия хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларының берсе турында мәгълүматлар җыю белән шөгыльләнгән.
Былтыр 7 апрельдә Гершковичка шымчылык турында рәсми гаепләү белдерделәр.
Журналист барлык гаепләүләрне кире какты һәм Русиядә журналист эшчәнлеге белән шөгыльләнүен белдерде.
Эван Гершкович алты еллап Мәскәүдә яшәде, ул Американың The Wall Street Journal газеты өчен Русиядәге һәм Украинадагы вакыйгаларны яктыртты. Аның соңгы мәкаләсе The Wall Street Journal-да 2023 елның 28 мартында чыккан.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Мәхкәмә WSJ журналисты Эван Гершковичны 16 ел колониягә хөкем итте
Журналист тикшерү изоляторында 15 ай буе утырды.
🤬9😢2❤1👍1🙏1
Казанда татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла Якуповны искә алдылар.
Иртән Самосыровода урнашкан мөселман зиратында аның кабере янында Коръән укыдылар, дога кылдылар, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте. Аннары Апанай мәдрәсәсендә гаилә проблемнарына багышланган түгәрәк өстәл утырышы узган.
▪️Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәис урынбасары булып дүрт елга якын хезмәт иткән, соңгы елында мөфтияттә уку-укыту бүлеген җитәкләгән, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы, "Иман" мәркәзе рәисе, "Иман" нәшрияте җитәкчесе Вәлиулла Ягъкупны (1963-2012) 2012 елның 19 июлендә үзе яшәгән йортның подъездында атып үтерделәр.
▪️Куәт структуралары экстремизмда шикләнелгән берничә үтерелгән мөселманның исемен атаса да, үтерүченең исеме әле дә тәгаен мәгълүм түгел.
▪️Шул ук көнне ул вакытта Татарстан мөфтие булган Илдус Фәез машинасы да шартлатылды. Ул яраланды, әмма исән калды.

❤7👍2🔥1😁1🤡1
Русия юстиция министрлыгы яңа "ят агентларны" чыгарды:
🔸Пианист Евгений Кисин,
🔸Рухани Григорий Михнов-Вайтенко,
🔸Навальныйның Саратовтагы элекке координаторы Дмитрий Цибирев,
🔸Элекке совет күзләүчесе, Александр Литвиненконы агулау шаһиты Юриий Швец.

😁3👍1🔥1🤬1
"ТНВ" көн буе сугышка кыстады: татар телен дә оста кулландылар
15 июль көнне ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар.
Кыстауга барлыгы 60 кеше һәм бер мәче җәлеп ителде. Кешеләр арасында Татарстанның халык артисты Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей (Радик Юльякшин) кебек җырчылар да, дин әһелләре дә бар иде. Бәдретдинова сугышта катнашучыларны чын ирләр дип билгеләп узды. Алар иң яхшы сыйфатларга ия диде.
Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.
Журналист Фәридә Корбангалиева әйтүенчә, татар телен оста кулланып хакимият сугышка күбрәк республика авылларындагы татар ирләрен җәлеп итмәкче.
Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлев, руханиларның сугышка кыставына, Украинага сугыш белән килгән мөселманга "ут ача алабыз" диде.
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сайтта.

"Алар акчага туенып яшәмиләр, аннары "сезгә һөҗүм итмәкчеләр" дип даими миләрен юалар. Балык Бистәсе яки Нурлатны Украина бандерачалары басып алачак дип куркыталар. Читтән караганда бу бик кыргый күренә. Волчански яки Часов Яр янында Путин өчен үлеп калуның мәгънәсезлегенә төшенер өчен бераз тирәнрәк фикерләргә генә кирәк тә бит, Әтнәне басып алу беркемгә кирәк түгеллеген аңларга кирәк", ди ул.
Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлев, руханиларның сугышка кыставына, Украинага сугыш белән килгән мөселманга "ут ача алабыз" диде.
"Мөфтиме, имаммы — мин уйлап тормыйча аңа ут ача алам. Шәригать ягыннан мин хаклы булачакмын, чөнки бу — минем туган җирем, ватаным, минем монда гаиләм яши һәм мин аны сакларга тиеш".
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сайтта.
Азатлык Радиосы
"ТНВ" көн буе сугышка кыстады: татар телен дә оста кулландылар
15 июль көнне ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар. Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.
🤬24👍3💔2❤1👎1🌚1👨💻1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 20 июль, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸20 июньгә каршы төндә Белгород өлкәсе Шебекино авылына һөҗүмдә өч кеше яраланган. Ростов өлкәсе күгендә 26 дрон бәреп төшерелгән дип хәбәр итә өлкә губернаторы. Азатлык бу мәгълүматны бәйсез рәвештә тикшерә алмый.
🔸АКШның 46нчы президенты Дональд Трамп һәм Украина президенты Владимир Зеленский телефоннан сөйләшкән. Трамп мин янә президент булсам "сугышка нокта куям" дигән. Зеленский сүзләренчә, алар күзгә-күз очрашып, тынычлык урнаштыру турында сөйләшергә килешкән.
🔸Югары раданың элекке депутаты Ирина Фарион хастаханәдә үлгән. Аңа кичә Львовта атканнар иде. Фарион Украинаның урыс телле халкын тәнкыйтьләп килде, ВСУның урыс телендә сөйләшүче хәрбиләрен дә мыскыллады. Аңа карата Русиядә дә, Украинада да җинаять эшләре ачылган.

👍3❤1🔥1
Ак йорт әсир милләтләр атналыгын игълан итте
АКШ президенты Джо Байден 2024 елның 21-27 июльне Әсир милләтләр атналыгы дип игълан итте (Captive Nations Week). Бу уңайдан Ак йорт сайтында дәүләт башлыгының махсус белдерүе чыкты.
"Без асаба халыклар, раса, этник һәм дини азчылыклар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең системлы дискриминациягә дучар ителмәвен гарантияләргә тиеш", диелә Ак йорт белдерүендә.
16 июньнән башлап татар активистлары берничә илдә бу уңайдан пикетлар оештыра башлады.
"Әсир милләтләр атнасы" нинди халыкларга кагыла?
АКШ Конгрессының 1959 елда канунга әверелгән резолюциясе текстында Идел-Урал, Тибет, Казакъстан, Төркестан, Төньяк Вьетнам, Польша, Маҗарстан, Латвия, Литва, Эстония, Украина, Чехословакия, Беларус, Романия, Көнчыгыш Германия, Болгарстан, континенталь Кытай, Азәрбайҗан, Грузия, Төньяк Корея, Албания һ.б. илләр санап кителгән.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.

🔥6🫡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Фәрит Зәкиев үзенә карата ачылган җинаять эше, Төркиядән Русиягә депортацияләү куркынычы янавы һәм Франциядә сәяси сыену алырга теләве турында Азатлыкка сөйләде. Язманы безнең сайтта укый аласыз. Аны рәсемнәрдә дә тәкъдим итәбез. @azatliqradiosi
⚡️Русия эчке эшләр министрлыгы Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе, Төркиядә яшәүче сәяси мөһаҗир Фәрит Зәкиевне эзләүгә биргән.
Аның Казанда теркәлгән фатирында тентү узган дип хәбәр итә "Бизнес Онлайн".
Быел яз Зәкиевкә Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылганы мәгълүм.
Бу ел башында Фәрит Зәкиевкә Казан мәхкәмәсе ике штраф салган иде: Русиядә "теләнмәгән" дип табылган оешманың эшчәнлегендә катнашкан өчен — 15 мең сум, Русиягә басым ясарга чакырган өчен — 30 мең сум.
17 июльдә сәясәт белгече Руслан Айсинның да эзләүгә бирелүе билгеле булды.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
Аның Казанда теркәлгән фатирында тентү узган дип хәбәр итә "Бизнес Онлайн".
Быел яз Зәкиевкә Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылганы мәгълүм.
Бу ел башында Фәрит Зәкиевкә Казан мәхкәмәсе ике штраф салган иде: Русиядә "теләнмәгән" дип табылган оешманың эшчәнлегендә катнашкан өчен — 15 мең сум, Русиягә басым ясарга чакырган өчен — 30 мең сум.
17 июльдә сәясәт белгече Руслан Айсинның да эзләүгә бирелүе билгеле булды.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
Азатлык Радиосы
ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевне эзләүгә биргәннәр
Төркиядә яшәүче сәяси мөһаҗир Фәрит Зәкиевкә Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылганы мәгълүм.
🤬15👏1
Башкортстанда генерал Шәйморатов турындагы мультфильмга тагын 37 миллион сумга якын акча бүлеп бирәләр
Башкортстанда "Башкортостан" дәүләт киностудиясе Икенче дөнья сугышында катнашкан генерал Миңлегали Шәйморатов турында "Генерал Шәйморатов" мультфильмы төшерүгә 36,8 миллион сум бүлеп бирә.
"Генерал Шәйморатов" - 47 миллион сумга төшерелгән "Төньяк амурлары" мультфильмының дәвамы булачак.
▪️Башкортстан хакимияте Шәйморатов исемен Русиянең Украинада алып барган сугышын пропагандалауда куллана. 👇
Республикада Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Шәйморатов исемендәге батальон төзелде.
Башкортстан мәктәпләрендә генерал Шәйморатов исемендәге сыйныфлар ачылды.
2022 елда Башкортстанда 11 октябрь – Республика көнендә генерал Шәйморатовка һәйкәл ачылды. Журналистлар аны республика һәм шәһәр бюджетына бер миллиард сумнан артыкка төшкән дип исәпләп чыгарды.

🤡6👍4🤬2❤1🤯1
Әрмәнстанда "татар" сүзен яклыйсы иде: Ереванда икенче тапкыр Сабантуй узды
Узган ел Еревандагы беренче Сабантуй нәкъ менә татар бәйрәме буларак узган булса, бу юлы аны күбрәк Идел буе халыкларының бәйрәме дип тасвирларга мөмкин.
Еревандагы быелгы Сабантуй турында аның төп оештыручысы Айгөл Сәфәри белән сөйләштек.
Сабантуйда ни өчен алкоһоль сату тыелмаган, Әрмәнстанда "татар" сүзен куллану ни өчен авыр - әңгәмәне тулысынча Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша, VPN-сыз.

— Барысын да үзебез күтәрдек. Дөресен әйткәндә, татар конгрессы турында бик белмим. Сабантуй өчен мәйдан бирүче оешма хезмәткәрләре, волонтерлар ярдәм итте. Читтән ярдәм булмады. Сабантуйга керү бушлай иде. Бу минем принципаль кагыйдә. Шулай ук чәй һәм тәм-томнар да бушлай. Башка ризык сатылды, ләкин чәй белән тәм-том тәмләп карау бушлай булырга тиеш дип саныйм. Акчаны донат рәвешендә җыйдык — кем күпме тели, шулкадәр калдырды. Сабантуй вакытында пыяла банка куйдык, аның тышына удмурт, мари, татар телләрендә төрле мәкальләр яздык. Бүләкләрне үзебез сатып алдык. Нольгә чыгу өчен ярминкә уздырдык, - дип сөйләде ул.
Сабантуйда ни өчен алкоһоль сату тыелмаган, Әрмәнстанда "татар" сүзен куллану ни өчен авыр - әңгәмәне тулысынча Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша, VPN-сыз.
Азатлык Радиосы
Әрмәнстанда "татар" сүзен яклыйсы иде:
Ереванда икенче тапкыр Сабантуй узды
Ереванда икенче тапкыр Сабантуй узды
Быелгы Сабантуй ярышу һәм күңел ачудан тыш, Идел буенда яшәүче халыкларның мәдәниятләре белән таныштыру мәйданына да әйләнде.
👏8👍5❤1👎1🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген якшәмбе, 21 июль. Әлегә булган кыскача хәбәрләр мондый:
🔺Якшәмбегә каршы төндә Киевка һөҗүм иткән дроннар бәреп төшерелгән. Бу хакта шәһәрнең хәрби хакимияте башлыгы Сергей Попко хәбәр итте. Соңгы айларда Киевка һөҗүмнәр артты.
🔺Израил Йәмәннең көнбатышындагы Әл-Ходейдә шәһәрендәге нефть саклагычларына һөҗүм иткән. Израил моны хөситләрнең соңгы айларда Израилгә каршы ясалган һөҗүмнәре җавап дип белдерде. Хөситләр хөкүмәте хәбәр итүенчә, һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар бар.
🔺Колониядә Русия оппозиционеры Илья Яшин янына адвокатын кертмәгәннәр. Бу беренче шундый очрак. Әлеге хәлне колония эшчеләренең "бик мәшгуль булулары һәм тиешле хезмәткәрләрнең җитмәве" белән аңлатканнар.
🔺Кыпрысның (Кипр) көньягындагы Лимасол шәһәрендә "Татарлар рашизмга каршы" пикетының чираттагысы узган. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Башкортстаннан Кыпрыска (Кипр) күчеп киткән ирле-хатынлы Шөһрәт Ханнанов һәм Гөлназ Рәхимкулова Украинаны яклап төрле пикетлар үткәрә.
🔺Татарстанда мөселман яшьләре форумы башланды. 27 июльгә кадәр Болгарда узачак чарада Русия төбәкләре һәм кайбер чит илләрдән 18-30 яшьлек 100ләп кеше катнаша.
🔺Бүген Казанда тәре йөреше уза. Казан үзәгендәге берничә урам өлешчә ябылды.

👎2✍1❤1👍1🔥1
Татарстан хөкүмәте республиканың фәннәр академиясенә өстәмә 90,8 млн сум бүлеп биргән.
Аның төп өлеше гамәли һәм фундаменталь фәнгә бүленгән, иң азы мәдәни мирас саклауга тотылачак.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Аның төп өлеше гамәли һәм фундаменталь фәнгә бүленгән, иң азы мәдәни мирас саклауга тотылачак.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Татарстан фәннәр академиясенә өстәмә 90 млн сум бүлеп биргәннәр
Аның төп өлеше гамәли һәм фундаменталь фәнгә бүленгән, иң азы мәдәни мирас саклауга тотылачак.
✍2🤡2🔥1
Көн язмасы: Путиннан соң төзеләчәк яңа Русия һәм аның Конституциясе. Урыс демократлары Татарстанга, Башкортстанга нинди урын бирергә тели?
Украинадагы сугыш башланганнан соң чит илгә киткән галимнәр һәм журналистлар нигез салган Глобаль төзекләндерү институты (IGRec) яңа Русиянең Конституция өлгесен булдырды. Ул Владимир Путин режимы беткәннән соң кулланып булачак төп канун була ала, дип саный аны язучылар.
Конституция өлгесе милли республика вәкилләрендә зур сораулар уятты. Киләчәктә республикаларны бәйсез күрүче милли лидерлар Татарстан һәм Башкортстан бу Берлеккә керергә тиеш түгел дип саный.
💬Безгә бу Конституция катгый рәвештә туры килми. Берлекнең башкаласы итеп Мәскәү билгеләнә диелә. Бу Конституция авторларының Мәскәү яклы кешеләр булуын һәм милли республикаларның, төбәкләрнең проблемнарын белмәвен, анда беркайчан да булмавын күрсәтә. Алар Русия проблемына Мәскәү тарафыннан карый.
Берлекнең дәүләт теле итеп урыс теле билгеләнә, республикалар өстәмә дәүләт телләре кертә ала, диелә. Бу шунда ук федерациядә урыс теленең статусын иң югары дәрәҗәгә күтәрү санала. Монда урыс республикасы, урыс дәүләте дигән сүз юк. Әгәр дә алар тигез хокуклы республикалар берлеге төзергә тели икән, нәрсәгә монда урыс теле һәм ни өчен ул дәүләт теле булырга тиеш?", диде "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" рәисе Руслан Габбасов.
👉Башка фикерләрне һәм Конституция өлгесе турында тулырак ➡️монда укый аласыз.
👉Ачылмаса ➡️монда басыгыз.

Путиннан соң төзеләчәк яңа Русия һәм аның Конституциясе. Урыс демократлары Татарстанга, Башкортстанга нинди урын бирергә тели?
Чит илдәге татар-башкорт лидерлары яңа Конституция өлгесен тәнкыйтьләп каршы алды.
🤬10✍2👍1👎1🤔1