Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Француз җырчысыннан яшь галим Азат Мифтаховны азат итәргә булышуын сорыйлар.

Активистлар искәртүенчә, Мирей Матье Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин белән "иптәшләрчә мөнәсәбәтләрдә".

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤5👍2🙏1🤡1
☝️Ярты ел эчендә Татарстанда ислам финанслары белән бәйле килешүләр саны ике тапкырга арткан.

Ислам банкингы турында канун узган ел кабул ителде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤5🤔2✍1
Русиядә сәяси тоткыннарга ярдәм итә торган "Заодно" сервисын томалаганнар.

"Заодно" платформасы 2022 елның апрелендә эшли башлады. Анда Русиядә сәяси максатлар белән эзәрлекләнгәннәрнең штрафларын, адвокат чыгымнарын түләргә акчалар җыялар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬2👎1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кичә Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу Вашингтонда АКШ Конгрессы каршында чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул Иранны Якын Көнчыгышта һәм бөтен дөньяда иминлеккә янаган төп куркыныч, дип атады. Нетаньяһу АКШны Израил белән бергә Иран куркынычына каршы…
Шунысын да әйтик: Нетаньяһуның Вашингтонга визиты вакытында АКШ башкаласында меңләгән кеше аңа протест белдереп демонстрациягә җыелды.

Капитолий бинасы янында җыелган берничә мең кеше Фәләстинне яклады, Израилне сивил халыкны геноцидка дучар итүдә гаепләде. Конгрессның берничә дистә депутаты Нетаньяһу чыгышы вакытында протест йөзеннән утырышка килүдән баш тартты.

Ә депутат Рәшидә Тлаиб исә Нетаньяһу чыгыш ясаган вакытта "War criminal" (сугыш җинаятьчесе) һәм "Guilty of genocide" (геноцидта гаепле) дигән язулар күтәреп торды. Рәшидә Тлаиб АКШның Мичиган штатында, Фәләстиннән күченеп килгән мигрантлар гаиләсендә туган. Тлаиб — 14 баланың иң олысы. Хәзер аның үз гаиләсе, ике баласы бар. Аңа 48 яшь, АКШның Вәкилләр пулатында ул — 2019 елдан бирле. Ул Израилнең Газзә сызыгында кылган гамәлләрен тәнкыйтьләп килә.

Исегезгә төшерәбез: Израилнең Газзә сызыгындагы гамәлләре аркасында һәлак булган кешеләр саны 39 меңнән артып китте. Аларның күбесе — балалар вә хатын-кызлар.

@azatliqradiosi
❤8🔥4👍2👎2🤡2✍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 26нчы июль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Бүген Парижда XXXIII җәйге Олимпия уеннары башлана. Ачылыш тантанасында дөньяның 206 иленнән 10 меңләп спортчы катнашачак. Шунысы кызык: ачылыш тантанасы гадәттәгечә стадионда түгел, ә Сена елгасында узачак. Спортчылар елга буйлап көймәләрдә йөзеп яр буенда урнашкан тамашачыларны сәламләргә җыена. Ярышларның күбесенә керү бушлай булачак.

🔹РФ саклану министрлыгының офицер машинасын шартлатуда гаепләнүче Евгений Серебряковны Төркиядән Русиягә китергәннәр. Серебряков хәзерге вакытта Тикшерү комитеты кулларында.

🔹G7 илләре РФ активларыннан 50 млрд долларны Украинага бирү мәсьәләсен октябрьгә кадәр хәл итәчәк. Ул хакта еврокомиссар Паоло Дҗентилони белдерде. Аның сүзләренчә, "техник һәм юридик мәсьәләләр буенча" уртак фикергә килгәннәр инде.

🔹Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге газ табу оешмасында шартлау булган: бер кеше һәлак, 8 кеше яраланган. Килеп чыккан янгынны инде сүндергәннәр.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍3✍1🔥1🆒1
Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин урыс теле мөселманнарның аралашу теленә әверелде дип белдерде.

Аныңча, мәчетләрдә бүген ислам нигезен генә түгел, урыс телен дә өйрәнергә була.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬8😢4👍3🤡2🤔1
Башкортстан хәрбие Украинадагы сугыштан чыгарылып, Белгородны сакларга җибәрелгәннәрнең хезмәт хаклары аз дип зарлана.

"Куштау"ны яклаган Григорий Горовой Украинаның Кременная шәһәрендә сугышкан, соңрак аны Русия ягына — Белгород өлкәсенә чик буен сакларга күчергәннәр.

Русиягә чыгарылгач ул хезмәт хакларының нык кимүен сөйли. 285 мең сум урынына аена 40 мең сум алабыз, ә кайберәүләр хәтта 15 мең сум ала, ди.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤔3💩2🍾2
Франциядә диверсияләр аркасында тимер юл хәрәкәте бозылган.

Зыян салучы гамәлләрне — аерым алганда ут төртүләрне — тимер юл хәрәкәтен туктату өчен эшләгәннәр, диелә хәбәрдә. Хакимиятләр бу һөҗүмнәр махсус эшләнгән ди. Әлегә тоткарлаулар, шикләнелүчеләр турында җиткермәделәр.

Бүген Парижда XXXIII җәйге Олимпия уеннары башлана. Ачылыш тантанасында дөньяның 206 иленнән 10 меңләп спортчы катнашачак. Ачылыш тантанасы гадәттәгечә стадионда түгел, ә Сена елгасында узачак. Спортчылар елга буйлап көймәләрдә йөзеп яр буенда урнашкан тамашачыларны сәламләргә җыена. Ярышларның күбесенә керү бушлай булачак.

Парижда Олимпиада 11 августка кадәр үтәчәк. Уеннарда Русиянең — 15, Беларусның — 16 спортчысы нейтраль статуста катнашачак. Русия спортчыларына Олимпиадада катнашу өчен 54 квота бирелде. Катнашырга рөхсәт ителсә дә, 21 спортчы моннан баш тартты. Алар арасында көрәшчеләр һәм дзюдочылар бар иде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Paris2024

@azatliqradiosi
👍7❤1🤬1
❗️2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда 710 млрд сум салым тупланган.

Шуларның 69 проценты — федераль үзәккә киткән, 31 проценты гына — республикада калган.

Узган елның шушы чорына караганда, Татарстан үзендә җыелган керемнәрне Мәскәү файдасына күбрәк күчерә башлаган. Былтыр республика салымнарының 63 проценты гына Мәскәүгә юлланган булган. Нәтиҗәдә, Татарстанда 244,5 млрд сум калган.

Бу хакта бүген Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬10
Татар халкының үзенчәлеген саклау програмының быелгы бюджетын 10 млн сумга арттырганнар.

Моңа кадәр татар телендә белем бирүче укытучыларга ярдәм грантының күләме ике тапкырга киметелгән иде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🙏7👍3🤡1
Русия Үзәк банкы төп ставканы 18%ка җиткерде

2023 елның декабреннән ул 16% иде.

Үзәк банк аналитиклары мәгълүматынча, инфляция Банк фаразлаганнан ике тапкырга күбрәк булган – 8,6%. Эшсезлек иң түбән дәрәҗәдә – 2,6%, бу да инфляция артуына китерә. Кадрлар дефициты аркасында хезмәт хаклары арта, бу инфляциянең дә артуына сәбәп була. Моннан тыш, ставкалар югары булуга карамастан, кредит алу арта.

РБК сораштырган белгечләр 2024 ел ахырына кадәр төп ставканың 20%ка җитүен көтә.
😢1🎉1
Русия саклану министрының элекке урынбасары, генерал Булгаковны кулга алганнар

Булгаков 2008 елдан 2022 елга кадәр саклану министрының урынбасары вазифасында иде, ул тыл мәсьәләләре һәм Кораллы көчләрне мадди-техник тәэмин итү белән шөгыльләнде. Мобилизация игълан ителгәч, 2022 елның сентябрендә аны вазифасыннан алдылар.

Булгаковны нинди маддәдә гаепләүләре әйтелми, тикшерү комитеты белән ФСБда бары тик коррупция белән бәйле җинаять турында сүз баруын гына искәртәләр.

▪️Булгаков - соңгы айларда җинаять эзәрлекләвенә эләккән югары дәрәҗәле хәрбиләрнең берсе булды.

▪️Моңарчы зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнеп (Җинаять кодексының 290 маддәсе, 6 өлеше) Русия саклану министры урынбасары Тимур Иванов һәм Русия саклану министрлыгының кадрлар баш идарәсе җитәкчесе, генерал Юрий Кузнецов кулга алынды.

▪️Май ахырында Русия кораллы көчләренең баш элемтә идарәсе җитәкчесе һәм Баш штаб җитәкчесенең урынбасары, генерал-лейтенант Вадим Шамарин тоткарланган иде.

Тулырак Азатлыкта укыгыз: https://smarturl.click/M17JV
✍1
Башкортстанда көчле яңгырлар аркасында берничә районны су баскан

Көчле яңгырлар һәм Чиләбе дамбасыннан су ташып чыгуы аркасында Башкортстанда күп районнар су астында калган. Бу транспорт хәрәкәтендә өзеклекләр чыгарган, торак йортларны су баскан. Яңгырлар дәвам итә, шул сәбәпле коткару хезмәтләренең эше авырлаша.

🔻Туймазыда көчле яңгырларда соң Туймазы елгасы ярларыннан чыккан. Елга суы ишек алларына, гаражларга, берничә йортка тулган.

🔻Ярмәкәй районында Карамалы елгасы күтәрелгән һәм Түбән Карамалы авылындагы күперне агызып алып киткән. Авылдагы 15 йортны су баскан.

🔻Сибайда берничә бакчачылыкны су баскан. 1941 елгы бер ирне "3нче күмәк бакчалар" бакчачылык ширкәтеннән эвакуацияләргә туры килгән.

🔻Бу яңгырлардан аеруча Әбҗәлил районы зыян күргән. Күлле авылында 76 йортны су баскан. Аларда 195 кеше яши, җәрәхәтләнүчеләр булмаган. Җирле халыкка Әбҗәлил авылында вакытлыча яшәү урыны оештырганнар.
😢2🐳1
❗️Юстиция министрлыгы "Bild на русском" басмасына һәм сәясәт белгече Илья Матвеевны "ят агентлар" исемлегенә керткән.
👎1🤬1
❗️РФ юстиция министрлыгы экстремист оешмалар исемлегенә чит илдәге татар активистлары төзегән "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте"н керткән.

Хәзер экстремист дип табылган оешмалар арасында

✔️"Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте,
✔️Башкорт милли сәяси үзәге,
✔️чит илләрдәге татар активистлары төзегән "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте",
✔️чит илләрдәге Башкорт милли хәрәкәте комитеты,
✔️Мукшы милли комитеты,
✔️"Азат милләтләр лигасы",
✔️"Абориген Форус",
✔️"Бурят халкы конгрессы",
✔️"Азат Русия"

һәм башка оешмалар да бар (барлыгы 160лап оешма).

Министрлык аларның барысын да "Русиягә каршы сепаратист хәрәкәт"нең структур бүлекчәләре дип атаган. Тик мондый хәрәкәт юк.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬11😁3👍1
Европа берлеге Украинага Русия керемнәреннән 1,5 млрд евро күчергән

Бу акчаның 90 проценты Украинага кирәкле корал сатып алуга, ә 10 проценты - аны сугыштан соң төзекләндерүгә тотылачак.

▪️Май аенда Европа берлеге илләре Русиянең Euroclear Бельгия депозитариенда туңдырылган мөлкәтеннән керемнәрне куллану схемы турында килеште. Маҗарстан бу акчаның 100 проценты да коралга бирелүенә каршы чыкты, шуңа күрә 90:10 компромиссына килделәр.

▪️Русиянең акчалары элеккечә туңдырылган килеш кала бирә. Украинага алардан килгән керемнәрне генә бирәләр. Бу елына берничә миллиард евро. Русия хакимиятләре Европа берлеге илләренең бу керемнәрне таратырга хакы юк дип саный һәм моңа җавап чаралары күреләчәк дип кисәтә.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👍6❤1🤬1
“Кемдер бу мәсьәләне куерта”. Татарстанда шигыйлык хәрәкәте көчәяме?

Соңгы вакытта Мәскәү Татарстанда шигыйлыкны алга сөрә башлаган, дигән хәбәрләр таралды. Аны башлыча аноним Telegram-каналлар таратты. Янәсе, республикада бер мәчетне шигыйларга бирергә телиләр. Моның өчен Казанда шигыйлар мәхәлләсе корылган инде.

Янәсе, Русия хакимияте шул рәвешле "радикаль ислам" белән көрәшәчәк диелде.

Бу чынлап та шулаймы?

Азатлык әлеге мәсьәләне тикшерде. Спойлер: белгечләр Татарстанда аерым көчләр чираттагы тапкыр дини мәсьәләне куертырга тырыша дип саный.

👉Төп сайтта укыгыз.
👉VPN-сыз сылтама монда.
🥴6👎4✍1🤣1
Чиләбе өлкәсендә дамба җимерелүе турында ниләр билгеле:

🔺Киалим сусаклагычы плотинасын су 26 июль көндез баса башлый. Көчле яңгырлар сәбәпле сулыклар тулып ташый.

🔺Су дамбаның 100 метрын агызып алып китә.

🔺Киалим, Мөхәммәт, Карасево, Байдаш, Сактай авылларына су килә. Бу авылларда барлыгы 200ләп кеше яши, 2002 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, аларның күпчеле - башкортлар.

🔺35 кеше эвакуацияләнгән.

🔺Карабаш шәһәренең ике мәктәбендә эвакуацияләнгән кешеләргә вакытлыча тору урыннары әзерләнгән.

🔺Миасс-Карабаш-Кыштым машина юлының 35 километрыннан 38 километрына кадәрге өлеше су астында калган. Юл ябык.

🔺Карабаш районында гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән.

▪️Киалим сусаклагычы Карабаш һәм Миасс шәһәр бүлгеләре чигендә урнашкан. 1979 елда Индишта елгасының Зур Киалим елгасына койган урында төзелгән.
😢3🐳2❤1👍1
26 июльдә Парижда XXXIII Олимпия уеннарының ачылыш тантанасы булды.

Ул беренче тапкыр стадионда түгел, ә шәһәр үзәгендә узды.

Төрле илләр җыелма такымнары Сена елгасы буйлап көймәдә йөзеп узды, аларны 300 меңнән артык кеше сәламләде.

Русиядә ачылыш тантанасын федераль телевидение күрсәтмәде. Ярышларны да күрсәтмәячәк.
👍7❤1🔥1💩1🤡1