Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
26 июльдә Парижда XXXIII Олимпия уеннарының ачылыш тантанасы булды.

Ул беренче тапкыр стадионда түгел, ә шәһәр үзәгендә узды.

Төрле илләр җыелма такымнары Сена елгасы буйлап көймәдә йөзеп узды, аларны 300 меңнән артык кеше сәламләде.

Русиядә ачылыш тантанасын федераль телевидение күрсәтмәде. Ярышларны да күрсәтмәячәк.
👍7❤1🔥1💩1🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Азатлык Радиосы үз эшен дәвам итә. Әлегә булган яңалыклар мондый:

🔹Рязаньга дроннар һөҗүм иткән. Бу хакта өлкә губернаторы хәбәр итте. Аның сүзләренчә, корбаннар һәм зыян күрүрчеләр юк. Шәһәр халкы унлап шартлау тавыш ишеткән.

🔹Приморье хакимиятләре Украинада сугышта булып кайткан сугышчылардан махсус отряд булдырган. Өлкә губернаторы сүзләренчә, 300 кешедән торган бу төркем "читтән килеп" тәртип бозучыларны урыннарына утыртачак.

🔹Сембердә күп катлы торак йортта газ шартлавы нәтиҗәсендә һәлак булганнар саны өчкә җитте, тагын өч кеше төрле җәрәхәтләр алган.

🔹Кыргызстанда БДБ илләренең берсендә теракт оештырырга теләгән террорчы оешма әгъзасы тоткарланган дип белдерә илнең махсус хезмәтләре.

🔹Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга конференциягә килгән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Ислам һәм вакф эшләре идарәсе рәисе Умар Хабтур Деръи һәм Мөхәммәт бин Зәйда һуманитар университеты ректоры Мөбәрәк Әл Захири белән очрашкан.

🔹"Башнефть" кабат ягулыкка бәяне арттырган. Соңгы тапкыр хакларны әле 20 июльдә генә күтәргәннәр иде.

@azatliqradiosi
🔥2✍1👍1
Башкортстан бюджетында калучы салымнар кими башлаган.

Бу хакта Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов "Аспекты" медиасында узган туры эфир вакытында белдерде.

Аның сүзләренә караганда, Башкортстан бюджетын тулыландыру белән проблемнар табыш салымында күренә. Беренчедән, оешмаларның табышы кимегән, чөнки хезмәт хакы артуы һәм коммуналь түләүләр үсүе чыгымнарның артуына китергән. Икенче сәбәп дип Башкортстан хөкүмәтенең начар идарә итүен атый белгеч.

Татарстандагы керемнәр турында хыялланырга гына була, ди ул һәм Башкортстандагы түрәләр җавап тотарга тиеш дип саный.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁4👍3😢1
⚡️Татарстанда Казан һәм Бигеш халыкара һава аланнары вакытлыча ябылган

Бу хакта Росавиация хәбәр итә.

Казанга оча торган очкычлар Самар һәм Сембергә җибәрелә.

@azatliqradiosi
🔥3😁2🤔1😢1
Төркиянең Анталья шәһәрендә яшәүче татарларның "Татарстан мәдәният җәмәгатьчелеге" оешмасы барлыкка килде.

Анталья татарларының инстаграм битендә язуларынча, оешма рәсми теркәлү узган.

Җәмәгатьчелекнең җитәкчесе – музыкант Гөлназ Җиһангирова.

Соңгы берничә айда гына да Анталья татарлары шигырь бәйрәмнәре ясарга, сабантуй оештырырга, балалар өчен корбан бәйрәме уздырырга, халыкара чараларда катнашырга өлгерде.

Тулырак👉 монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

📷Анталья татарлары Инстаграм битеннән.

@azatliqradiosi
❤14👍4🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
26 июльдә Парижда XXXIII Олимпия уеннарының ачылыш тантанасы булды. Ул беренче тапкыр стадионда түгел, ә шәһәр үзәгендә узды. Төрле илләр җыелма такымнары Сена елгасы буйлап көймәдә йөзеп узды, аларны 300 меңнән артык кеше сәламләде. Русиядә ачылыш тантанасын…
Парижда җәйге Олимпия уеннары башланып китте.

Кичә кич узган ачылыш тантанасын якынча 320 мең тамашачы күзәткән.

Спортчылар алар яныннан Сена елгасы буйлап көймәдә йөзеп узды. Ул юл Аустерлицки күпереннән башлап Йенски күпере янында тәмамланып алты чакрымга сузылды.

Ачылыш тантанасыннан күбрәк фотоларны 👉монда күрә аласыз.

@azatliqradiosi
❤6👍2🔥2🤡1
🔶Быел "Милләт җыены" урынына зурлап Дөнья татар яшьләре форумы корылтаен уздырмакчылар.

Бизнес Онлайн басмасы язуынча, чара август уртасында оештырылачак.

▪️Дөнья татар яшьләре форумы 2004 елда Татар конгрессының яшьләр канаты буларак оешты.

Төрле вакытларда форум төрле белдерүләр, мөрәҗәгатьләр, ачык хатлар белән чыгыш ясады.

Соңрак хатлар, мөрәҗәгатьләр сирәгәйде. Бу Русиядәге сәяси вәзгыятькә дә бәйле.

2020 елда Татар яшьләре форумының зур җыены булырга тиеш иде, әмма пандемия аркасында аны 2021 елга күчерделәр. Ул елны да форум узмады, әмма "Милләт җыены" үтте.

2023 елның декабрендә форум рәисе булып Райнур Хәсәнов сайланды. Ул килгәч форум эшчәнлеге бераз җанланып киткән төсле булды.

▪️2020 елны Дөнья татар конгрессының Милли шурасы "Милләт җыены" чарасын оештырды. Ул татар халкының үсеш стратегиясен кабул итте. Документ галимнәр, милли җәмәгатьчелек тарафыннан тәнкыйтьләп каршы алынды, шау-шу куптарды, өстән төшерелгән стратегия буларак кабул ителде.

@azatliqradiosi
👍3👎3🔥3✍1
Башкортстанда көчле яңгырдан соң берничә авылны су баскан

Республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, барлыгы сигез район һәм шәһәргә зыян килгән.

"Осторожно новости" телеграм каналы Учалы районындагы Мулдаш авылыннан видео чыгарды. Соңгы атнада анда айлык явым-төшем нормасының 210% яуган.

"Шул ук вакытта районда гадәттән тыш хәл кертелмәгән һәм хакимиятләр эвакуация башлау турында хәбәр итми", дип яза канал.

@azatliqradiosi
😢4🐳2👍1
Казанда Идел буе районы базарында документларны тикшерүдән соң 15 мигрант тоткарланган.

Бу хакта Inkazan телеграм каналы яза.

Тоткарланучыларның алтысы полиция бүлегенә ябылган. Аларның киләчәге мәхкәмә хәл итәчәк.

Хәзер Русия эшче мигрантларны илдән китә башласыннар өчен Украинадагы сугышка җибәрә. Бу - яңа шундый "ысул".

"Беләсезме, без шундый бер әйбер таптык, бу мигрантларның әкренләп Русиядән китә башлавына китерде. Без Конституция нигезләмәләрен һәм безнең кануннарны тормышка ашыра башладык — ватандашлык алган затлар хәрби исәпкә басарга һәм кирәк булса "махсус хәрби операциядә катнашырга тиеш. Ватандашлык алган, тик хәрби исәпкә басарга теләмәүче шундый 30 меңнән артык кешене тоттык, исәпкә куйдык", дигән иде Петербур халыкара юридик форумында Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин.

@azatliqradiosi
😱2✍1👏1
"Азатлык сүзлеге"ндә бүген "иминият" сүзе

Иминият фонды, мәҗбүри иминият дигән төшечәләрне ишеткәнегез бардыр.

"Былтыр суыткычымны яшен сукты, быел йорт-кураны иминиятләштердем", дип сөйләде Башкортстанда яшәүче бер ханым.

▪️"Азатлык сүзлегенең" хәзер аерым сәхифәсе бар: 👉 монда керегез, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.


#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
👍8❤1
‼️ Израилгә һөҗүм ясалган

Ракет Израилнең төньягындагы җирлеккә төшкән. Кимендә 11 кеше һәлак булган.

Израил "Хизбулла"ны гаепли, "Хизбулла" катнашлыгын кире кага.
👍9😢5🔥3🤬3😱2👀2🤮1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 28 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Алжир чигеннән ерак түгел Мали төньягында туарег ыруы сугышчылары кораллы хәрбиләр колоннасына һөҗүм иткән. Reuters әлеге колонна "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланучылардан торган дип фаразлый. Агентлык мәгълүматынча, кимендә 20 хәрби һәлак булган.

🔸Израилгә 27 июльдә футбол басуына һөҗүм корбаннары 12гә җиткән. Аларның барысы да балалар һәм үсмерләр. Израил һөҗүмдә "Хизбулланы" гаепли.

🔸Израил армиясе (ЦАХАЛ) төнлә Лүбнәннең берничә торак пунктына һөҗүм ясавы турында белдерде.

🔸Бүген төнлә Курски өлкәсенә дрон һөҗүме булган, нефть базасында янгын башланган. Рәсмиләр сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк.

🔸Башкортстанның кайбер районнарын су баса. Әбҗәлил, Баймак, Бөрҗән, Белорецки, Учалы, Салават һәм Мәләвез районнарында юллар юылган, йортларга сү керә. Әлеге районнар МЧС контролендә.
🔥2✍1👍1
Азатлык һәм YouTube: "Иртән икедә кояш кыздыра, бу дөрес хәлме?"

Соңгы атнада Азатлык Радиосының YouTube-каналында журналист Алсу Кормашевага бирелгән хөкем карары, Радий Хәбировның Башкортстан башлыгы вазифасыннан китү таләбе, Пермьдә мәчет төзүгә каршы чыгучылар, Казан вакытын үзгәртү турында сөйләштеләр.

"Татарстанга башка вакыт зонасына күчәргә кирәкме?" дигән сорау узган атнаның иң популяр сораштыруы булды.

"Иртән икедә кояш кыздыра, ә Мәскәүдә әле таң атып килә, бу хәл дөресме инде?! Самар белән безнең бер вакыт булырга тиеш".

"Үзгәртергә кирәк. Бер сәгатькә булса да. Казанга ярый, ә әле бит Актаныш, Мөслим, Азнакай яклары бар. Без язып кына хәл ителсә иде дә, булмас шул. Сәгатьне үзгәртү турында кечкенә вакытта ук хыяллана идем — инде 80гә җиттем, кымшынган кеше юк. Түрәләргә барыбер".

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз ачылучы сылтама.
✍1👍1🔥1