Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кичә кич Израил Бәйрутка һөҗүм иткән.

Төрле медиа хәбәрләрендә әйтелгәнчә, бу һөҗүмнең һәдәфе — "Хезболла"ның хәрби җитәкчесе Фоад Шөкр булган (ул Хаҗ Мөһсин буларак та билгеле).

Ул һөҗүмдә үлгәнме-юкмы — әлегә билгеле түгел.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3👏2✍1
Инде хәбәр иткәнебезчә Тәһранда ХӘМӘС лидеры Исмәгыйль Хәния үтерелгән.

"Әл-Хәдәс" телеканалы чыганаклары әйтүенчә, Хәния Тәһран вакыты белән төнге сәгать икедә, "үз ятагында булган вакытта", өенә ракет төшүдән үлгән.

АКШ һәм Европа берлеге илләре ХӘМӘСне террорчы оешма дип саный.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤯6👍5🔥3👏3👎2🎉1
⚡️Русиянең асаба халыклары вәкилләре 55 оешманы "Русиягә каршы сепаратист хәрәкәт"кә кертүләре аркасында БМОга мөрәҗәгать иткән.

"Русия хөкүмәте асаба халыкларның хокукларын боза һәм бу хокук бозулар белән көрәшә торган оешмаларны, шәхси затларны экстремизмда гаепли", диелә мөрәҗәгатьтә.

Исегезгә төшерәбез: узган атнада РФ юстиция министрлыгы экстремист оешмалар исемлегенә Русиядә яши торган халыкларның үзбилгеләнүе мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган берьюлы 55 оешманы кертте. Хәзер экстремист исемлеккә кертелгән оешмалар арасында

✔️"Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте,
✔️Башкорт милли сәяси үзәге,
✔️чит илләрдәге татар активистлары төзегән "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте",
✔️чит илләрдәге Башкорт милли хәрәкәте комитеты,
✔️Мукшы милли комитеты,
✔️"Азат милләтләр лигасы",
✔️"Абориген Форус",
✔️"Бурят халкы конгрессы",
✔️"Азат Русия" фонды һәм башка оешмалар бар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
👍6🔥3✍1
⚡️ Татарстанда ике ир-атны яшен суккан.

Казан янындагы Столбище авылы тирәсендә яңгыр астында атлап барган ике ир-атны яшен суккан. Берсенә — 39 яшь, икенчесенә — 52 яшь.

Ирләрнең берсе хәзер — реанимациядә. Аның тәненең 30%ы пешкән. Икенче ир-ат аякларым авырта ди, ул да хастаханәдә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱5😢2🤯1
Русиянең кимендә 9 төбәгендә танышларын сугышка китәргә күндергәннәргә акча бирә башлаганнар.

Иң әзен Мордовия белән Калуга өлкәсендә бирәләр — танышыңны сугышка барырга үгетли алсаң бишәр мең сум түлиләр.

Кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башлаган иң беренче төбәк Татарстан булды. Монда андыйларга 100 мең сум бирәләр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬10💩4🌚2👍1
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аннексияләнгән Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов белән очрашкан.

Аксенов Миңнехановка "Кырымның Русия белән берләшүенә 10 ел тулу уңаеннан — 2014-2024" медален тапшырган. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте җиткерә.

"Татарстан — Кырымның күп өлкәләрдә иң мөһим партнеры. Безнең төбәкләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр "Кырым язы"ннан бирле урнашты һәм шушы вакыт эчендә уртак эшләрдә әле дә чагыла"

дигән Аксенов.

Аның әйтүенчә, авыр чорында ярымутрауга үсәргә ярдәм иткән өчен, кырымнар тугандаш халыкка рәхмәтле.

Үз чиратында Миңнеханов
"Татарстан белән Кырым халыклары арасында тугандаш мөнәсәбәтләр елдан-ел ныгый бара"

дигән.

Шулай ук ул аннексияләнгән Кырым белән Акъярны "Русия суверенитетын яклауга һәм ил үсешенә зур өлеш кертә", дип тә искәрткән.

Русия Кырымны Украинадан 2014 елда аннексияләде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Кырым #Татарстан

@azatliqradiosi
💩18
❗️Сарытау өлкәсендәге Үкәк шәһәрчегендә Алтын Урда чорыннан өч һәйкәл табылган.

Археологлар тарихи җирлектә шәхси хуҗалыклар булу сәбәпле казу эшләре өчен буш урын табуның кыенлашуын белдергән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍8❤3
Русия төрмәсендә утырган америкалы Пол Уилан адвокаты аның кайда икәнен белми

Адвокат Ольга Карлова мәгълүмат агентлыкларына белдергәнчә, ул колониягә язган, ләкин аңа җавап бирелмәгән. Адвокат колониягә үзе барып, Уиланның анда булу-булмавын ачыкларга тели.

Владимир Кара-Мурзаны да Омскидагы колониядән билгесез урынга алып киткәннәр.

Соңгы көннәрдә Русия төрмәләрендә утыручы берничә оппозиция вәкиле "юкка чыкты". Алар арасында сәясәтче Ильи Яшин, Уфадагы һәм Томскидагы Навальный штабларының элекке җитәкчеләре - Лилия Чанышева белән Ксения Фадеева һәм башкалар.

Интернетта сәяси тоткыннарының кайда булуы турындагы мәгълүматны ачуны таләп иткән 👉 петиция дә чыкты. Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4
Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2220, Башкортстаннан кимендә 2605, ике республикадан кимендә 4825 кеше һәлак булган.

Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

Соңгы ике атнада Азатлык сугышта һәлак булган 200дән артык хәрби турында мәгълүматны таба алган.

Безнең хисапта теркәлгән үлүчеләрнең иң зур саны — 35-44 яшь арасында (23.59%). 25-34 яшь арасында үлүчеләр саны 19.73% тәшкил итә, 13.31%-ка 45 яшьтән күбрәк. Ике республикадан 18-24 яшь арасындагы 353 хәрби һәлак булган (7.32%).

Тулырак 👉 монда укыгыз. Азатлык хисабын 👉 безнең сайтта карап була.

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢5🔥2🤬2💔2👍1
☝🏻Ярты елда “Татнефть”нең табышы 7,5 процентка төшкән. 👇🏻

Моннан Татарстан бюджеты зыян күрә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥6👏4😢2🤷‍♂1💔1
Русия медиалары төрмә-колонияләрдән югалган сәяси тоткыннарны Көнбатыш илләрдәге төрмәләрендәге Русия ватандашларына алмаштыру ихтималы турында яза

Бу сәгатькә ниләр билгеле?

🟠Словениянең N1 каналы якын сәгатьләрдә Русия, Беларус, АКШ һәм Германия арасында тоткыннар алмашы булачак дип яза. Алар арасында Словениядә тоткарланган һәм шымчылыкта гаепләнгән Русиянең ике ватандашы, Артем һәм Анна Дульцевалар булачак диелә.

🟠Соңгы көннәрдә Русия төрмәләрендә утыручы сәяси тоткыннар югалган, аларны утырган җирләрдән билгесез тарафка алып киткәннәр. "Агентство" язуынча, җомга көненнән башлап бу тоткыннар утырган төбәкләрдән Мәскәүгә 8 махсус очкыч очкан.

🟠АКШ төрмәләр базасыннан 4 Русия ватандашы турында мәгълүмат юкка чыккан. Аерым алганда, Александр Винник, Владислав Клюшин турында мәгълүмат югалды.

Элегрәк тоткыннар алмашы ихтималы турында АКШ медиалары да хәбәр иткән иде, ләкин бу хакта рәсми белдерүләр булмады.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🙏5🤔1
Сәлам, дуслар! 1 август иртәсенә дөньяда ниләр булып ята?

🟠The Wall Street Journal журналисты Эван Гершкович тоткыннар алмашы кысаларында АКШка инде бүген үк кайта ала, дип хәбәр итте американ Fox News каналы. Үз чиратында The Moscow Times Русиянең 20-30 сәяси тоткынны алмаштырырга җыенуын хәбәр итте.

🟠Владимир Путин сишәмбе көнне 7 яшерен карар имзалады, аларның эчтәлеге билгесез. "Важные истории" язуынча, бу сәяси тоткыннарны ярлыкау карарлары булырга мөмкин.

🟠Украинага Көнбатыш илләрдән беренче F-16 һөҗүм очкычлары китерелде. Нидерландтан 6 очкыч килде, дип хәбәр итә җирле медиа чаралары, әмма рәсмиләр бу мәгълүматны әлегә расламады.

🟠Русия саклану министрлыгы өчен контрактлар ярдәмендә урлауда гаепләнеп, "Военторг" башлыгы тоткарланган. Аның исеме аталмый, ләкин 2012 елдан бу вазифаны Владимир Павлов башкара иде.

🟠Казан шәһәр думасы "ят агентларга" депутат булып эшләүне тыймакчы була. Бу хакта үзгәреш шәһәр уставына тәкъдим ителде.

🟠Русиянең төрле шәһәрләреннән, шул исәптән Уфа белән Казаннан, YouTube эше начараюына зарланалар. Русия пропагандисты Маргарита Симоньян "Ютуб капут" дип язып чыкты.

Без илдә һәм дөньядагы вакыйгаларны күзәтүен дәвам итәбез, Азатлык белән калыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥2✍1🤔1🙏1
Русия буйлап Youtube начар эшли дип зарланалар. Сездә ничек?
Anonymous Poll
41%
Youtube яхшы эшли
20%
Видеолар әкерен йөкләнә
9%
Бөтенләй ачылмый
30%
Нәтиҗәләрне карарга телим
✍2👎1
Медиа: Украина Нидерландтан алты F-16 хәрби очкычы алган

Бу очкычлар һавадагы һәдәфләрне тотып алу өчен дә, җирдәге объектларга һөҗүм ясау өчен дә кулланыла.

Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк Украинага F-16 кайтуы турындагы мәгълүматны "рәсми расламаячакбыз" диде. Киев өчен бу "исән калу факторы", дип тә искәртте.

Украина хакимиятләре Русия бәреп кергәннән бирле үзләренә Көнбатышта җитештерелгән һөҗүм очкычлары бирүне сорап килде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
👍3🤡2🔥1👨‍💻1
❗️Түбән Тагилда торак йортта шартлау булган

Газ баллоны шартлау аркасында тулы бер подъезд җимерелгән. Кимендә 5 кеше зыян күргән, алар арасында балалар бар.

Каза урынында коткаручылар эшли. Җимерекләр астында кешеләр калуы ихтимал. Казада үлүчеләр юк, дип хәбәр иттеләр коткару хезмәтендә.

"Между строк" фотосы.
😢3🔥2
2024-2026 елларда Татарстанга чит илләрдән 900 ватандаш кире кайтырга мөмкин

Татарстан хезмәт министрлыгы моның өчен махсус програм әзерләгән.

Моннан алдагы өч елда Татарстанга өч меңнән артык кеше әйләнеп кайткан. Аеруча 2021 елда күп булган - 1433 кеше. 2022 елда - 1034, 2023 елда - 582 кеше чит илдән республикага кайтып урнашкан.

Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍6🤔2🥱2✍1
Надеждин штабының ике намзәте Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына уздырылмады

Намзәтләр өчен хуплап куелган имзаларның гамәлгә яраксызлары күп булуы белән аңлатканнар.

Татарстанда Дәүләт шурасы депутатларын сайлау быел 8 сентябрьдә үтәчәк.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁5🥱3😢2👍1🤬1
Уфадагы мәхкәмә социаль челтәрдә трансгендерлар байрагы белән фото чыгарган кызга штраф салган

Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе Ника Одинокованы экстремист символиканы күрсәтүдә гаепле дип тапкан һәм аңа мең сум штраф салган.

Кыз "Вконтакте"да фотосын чыгарган булган, ул анда зәңгәр, ал һәм ак сызыклы байракка фотошоп белән үзенең йөзен куйган булган.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤯6🤬1🙏1😨1
📍Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты Стивен Капус нахакка хөкем ителгән сәяси тоткыннар, аеруча Алсу һәм Эван кебек журналистлар өйләренә кайтарылыр дигән өмет белдерде.

— Журналистика җинаять түгел, — диде Капус. — Азатлык Радиосының өч журналисты тоткын буларак гаделсез рәшәткә артында утыра. Икесе Беларустә, берсе Кырымда. Азатлык Радиосы сезне онытмады. Азатлык Радиосы сезне азат итәр өчен, якыннарыгыз белән кавышуыгыз өчен үз көченнән килгәнен барысын да эшлиячәк, диелә Капусның белдерүендә.

@azatliqradiosi
👍14❤3🙏2😁1