Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Google Русиядә YouTube проблемнарына катнашы булмавын белдерде

— Русиядә кайбер кешеләр Youtube-ка керә алмавы турында хәбәрләр безгә билгеле. Бу ниндидер техник проблемнар яки безнең тарафтан гамәллә түгел, — диелә ширкәт белдерүендә.


Моңарчы кайбер Русия элемтә хезмәтләре Youtube эше белән барлыкка килгән проблемнарны техник сәбәпләр һәм Google-ның искергән җиһазлары белән аңлатырга тырышты. Русия рәсмиләре исә сервис эшен максатчан әкеренәйтүен таныды.

📹 Сездә Youtube эшләмәсә, нишләргә?

Белгечләрнең киңәше бер генә: томалауны урап узу юлларын алдан өйрәнергә һәм ышанычлы VPN-хезмәтләрне йөкләп кую кирәк.

Без белгән һәм ышанган VPN-хезмәтләр:

🔸nThlink
🔸Psiphon
🔸Lantern
🔸Orbot
🔸HighLoad

Томалау очрагында файдалы киңәшләр
монда (VPNсыз сылтама).
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
✍4👍4😁1
Ниһаять, иректә! Алсу Кормаш 15 айда беренче мәртәбә гаиләсе белән очраша 💚

Кимендә икенче дөнья сугышыннан бирле иң күләмле тоткын алмашу кысаларында Азатлык журналисты Алсу Кормаш та иреккә чыкты. Атнакич төштән соң башкалар белән бергә Әнкарага китерелгән Алсу, төрек башкаласыннан АКШка юл алган очкычка күчеп утырды. Аны анда гаиләсе — ире, ике кызы каршы алды.

Без әзерләгән җылы язмада бу вакыйгаларны барлыйбыз:

👉 Язманы сайтта укыгыз
👉 VPNсыз сылтама
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥22❤18🥰3❤‍🔥1👎1😁1
Уфа активист, журналист Ольга Комлеваны Коломнаның 6нчы санлы тикшерү изоляторына күчергәннәр.

Ул Мәскәүдә утыра иде. Хәзер исә күчергәннәре ачыкланды.

Комлеваны "экстемистик оешмада катнашу"да гаеплиләр. Аны 6 елга төрмәгә утыртып куя алалар.

Мәхкәмә аны изоляторда тотуны 3 ноябрьгә кадәр озайтты.

Кем ул Ольга Комлева дигән соравыгыз бар икән, 👉 монда басып укырга мөмкин.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢5👍2😁1🙏1
Медиа: тоткыннар алмашында Русиягә кайтартылган ФСБ киллеры – Путинның дусты

Мәскәү тоткыннар алмашына бары тик Вашингтон исемлеккә Красиковны керткәннән соң гына риза булган диелә.

Красиков әле 1990 елларда, Путин Петербур мэриясендә эшләгән чакларда ук аның сакчысы булган, шулай ук 2014 елда Киевтагы Мәйданда инкыйлабта катнашучыларга каршы көрәшкән булырга мөмкин, дип яза The New York Times.

Кремльгә якын чыганак әйтүенчә, Германиядә хөкем ителгән бу үтерүче үзенең җинаять эшен тикшерү барышында серләрне ачмаган һәм Путин өчен Русия дәүләте каршындагы бурычын үтәүче тугъры солдат символына әйләнгән.

Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
💩4🤬3🤡2😁1😈1
💬 Евгений Рощин: "Киләчәк Русия Конституциясе федерализм идеясен яңарта"

Украинадагы сугыш башланганнан соң чит илгә киткән галимнәр һәм журналистлар нигез салган Глобаль төзекләндерү институты яңа Русиянең Конституция өлгесен булдырды. Ул Владимир Путин режимы беткәннән соң кулланып булачак төп канун була ала, дип саный аны язучылар.

Конституция өлгесе нигезендә, Русия Республикалары Берлеге — ул федератив дәүләт. Аңа кергән барлык төбәкләр дә республика статусында йөри. Берлекнең башкаласы — Мәскәү. Дәүләт теле — урыс теле. Республикалар үзләре өстәмә дәүләт телләре кабул итә ала.

Документ милли республика вәкилләрендә зур сораулар уятты. Киләчәктә республикаларны бәйсез күрүче милли лидерлар Татарстан һәм Башкортстан бу Берлеккә керергә тиеш түгел дип саный. Документ авторларының берсе Евгений Рощин фикерләрен тәкъдим итәбез.

👉 Безнең сайтта укыгыз
👉 VPNсыз сылтама

@azatliqradiosi
🖕8🙈5👍2✍1😁1
Ике айда Казанга бер миллион турист килгән

Туристлар иң еш бара торган урыннар элеккечә - Казан Кирмәне, Бауман урамы, Иске Татар бистәсе, Кремль яр буе, Шәһәр панорамасы музее, Ривьера аквапаркы һәм "Урам" экстрим-паркы, диелә.

Тулырак 👉 монда.
🥰4❤2👎2👍1😁1
Дуслар, кичә безнең журналист Алсу Кормаш, ниһаять, иреккә чыкты һәм бүген иртән озын юл узып гаиләсе белән очрашты.

Моннан тыш тагын 15 сәяси тоткын Русия төрмәләреннән чыга алды. Алар арасында без даими язып торган Лилия Чанышева да бар. Аларның гаиләләре, без дә, сез дә шатлык, сөенеч хисләрен кичерде. Бу вакыйганы безнең белән Telegram, Instagram, YouTube платформаларында күзәтеп бардыгыз. Рәхмәт!

Әмма, ни кызганыч, Русиядә төрмәләрендә әле шактый башкорт, татар утыруын дәвам итә.

Сәяси тоткыннарның иреккә чыгуы - атнаның иң мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйгасы. Шуның белән эш атнасын тәмамлыйбыз һәм сезгә бу кичне Алсу Кормашны гаиләсе, АКШ президенты Джо Байден, вице-президент Камала Һаррис ничек каршы алган мизгелләрне карарга тәкъдим итәбез.

"Әйдә.Online" проекты хисле фоторәсемне дә туплады, бер уңайдан татарча да өйрәтергә онытмады.

Карагыз! Кулланыгыз! Башкаларга да күрсәтегез. Азатлык эшен иртәгә дә дәвам иттерәчәк.
❤37👍4🤡3🙏2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 3нче август. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Төнлә Русиянең Ростов һәм Белгород өлкәләрендәге нефть базларына дроннар һөҗүм иткән, нефтебазаларда янгын чыккан. Ә Орёл өлкәсендә дрон торак йортка эләккән.

🔹 Мәскәүдә Тула өлкәсеннән сенатор Дмитрий Савельев 2 октябрьгә кадәр кулга алынган. Аны кеше үтерүгә әзерлек алып баруда гаеплиләр.

🔹Могадишо дәүләте башкаласы Сомали шәһәренең пляжында зур шартлау булган. 20-30 кеше һәлак булган дип хәбәр итә төрле медиалар.

🔹Татар җырчысы Сәидә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстан телевидениесендә баручы "Ovoz" ("Аваз") конкурсының ярымфиналында чыгыш ясаячак. Ул финалга узамы-юкмы — моны тамашачылар тавыш биреп хәл итәчәк. Ярымфинал бүген Мәскәү вакыты белән кичке сәгать 7дә турыдан-туры эфирда башлана.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍5✍3😁1🎅1
Русия белән көнбатыш илләр арасындагы тоткыннар алмаштыру нәтиҗәсендә иреккә чыккан сәясәтче Илья Яшин алмаштырудан баш тартып гариза язган булган.

Бу хакта ул Бонн шәһәрендә Deutsche Welle редакциясендә узган матбугат очрашуында сөйләде.

Яшин соңгы көннәрдәге вакыйгаларны алмаштыру буларак түгел, "аның ихтыярыннан тыш Русиядән канунсыз чыгару" дип атады.

— Ничек бар шулай әйтәм: хәзер иң зур теләгем — кайту. Беренче теләк булып һава аланына барып, билет алу һәм Русиягә кайту иде. Ләкин миңа шулай аңлаттылар: минем кайтуым киләчәктә [илләр арасында] барлык алмашыну мөмкинлекләрен юкка чыгарачак, — дип белдерде ул.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
❤10🤡8👍3🕊2
😱Уфада татар дин галиме Зыя Камали йортын җимергәннәр.

Бу хакта Русия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Башкортстан бүлеге рәисе, активист Эльза Мәүлимшина язып чыкты. Әлеге хәл 1 август кичендә булган.

Мәүлимшина 1 августта бу объектны үзе сатып алырга һәм реставрация ясарга теләвен төзүчеләргә җиткергән булган. Аныңча, ул ризалык алган. Ләкин төнлә экскаваторлар белән йортны җимерә башлаганнар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан #татарлар

@azatliqradiosi
🤬20😢11😈2👍1
☝🏻Русия Думасына илдән киткән русияләрне эзәрлекләргә мөмкинлек бирүче канун өлгесе кертелде.

Җинаять эзәрлекләвенә эләккән русияләрне эзләү өчен Баш прокуратура чит дәүләтләрнең куәт оешмаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬9
Биробиджан СИЗОсында Украинадагы сугышка каршы чыккан пианист Павел Кушнир үлгән.

Кушнирга 39 яшь булган. Ул YouTubeтагы каналында Русиянең Украинада башлаган сугышына каршы видеолар чыгарган. Май аенда аны кулга алалар, шуннан соң ул СИЗОда утырган чакта ачлык игълан итә, судан баш тарта.

39-яшьлек пианист "ачлык аркасында һәм изолятордагы шартларга түзә алмыйча үлгән" ди аның эше белән танышкан "Русь сидящая" проекты җитәкчесе Ольга Романова.

Кушнир каналына 5 кеше язылган булган.

@azatliqradiosi
😢22👍2🤬2
Мәтин Өмәр: “Румыниядә татарлар дәүләттән басым күрми, ләкин катнаш гаиләләр саны арта”

Бүгенге көн язмасы Добруҗа җирлегендә яшәүче кырымтатарларның яшәеше, проблемнары, телне югалта барулары турында. Бу хакта без Румыния татары, тарихчы Мәтин Өмәр белән сөйләштек.

— Төп проблем — телнең югалып баруы. Мәктәп булмаганга күрә, тел бетеп бара. Кырымтатарча бары өйдә сөйләшәләр. Балалар телне ата-аналардан, әби-бабаларыннан тагы да начаррак белә, — ди ул.


Әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.
VPN булмаса, 👉 монда басыгыз.
😢11❤5😁1
"Санта-Барбара" сериалын хәтерлисезме?

30 июльдә бу сериалның чыга башлавына 40 ел тулды. АКШта ул — 1984-1993 елларда, ә Русия телевидениесендә 1992-2002 елларда күрсәтелде.

Юбилее уңаеннан кичә Лос-Андҗелес шәһәрендә бу сериалда уйнаган актерлар сериалны яратып караган җанатарлар белән очрашу үткәрде. Күп кенә тамашачыларның мәхәббәтен яулаган Иден белән Круз янә бергә "кавышты". Сюжет буенча сериалның төп пары булып саналган Иден һәм Круз бергә калмаган иде (Иден акылыннан язып, гаиләсен ташлап Санта-Барбарадан качып киткән иде). Ә кичә бу геройларны уйнаган актерлар Марси Уокер һәм Әй Мартинез янә "кавышты". Марсига хәзер — 62, ә Әйга 75 яшь.

Фото белән видеоны соцчелтәрләрдән алдык.

Ә сез "Санта-Барбара"ны карадыгызмы? Хәтерлисезме?

@azatliqradiosi
❤12👍9😁3🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 4нче август. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Бурятия һәм Байкал аръягында су басуы аркасында 200ләп кешене эвакуацияләгәннәр. Сахалинның Невельский районында көчле яңгырлар яву сәбәпле гадәттән тыш хәл кертелгән.

🔹Истанбулда ХӘМӘСнең сәяси бюро башлыгы Исмәгыйль Хәниянең истәлегенә багышланган митингка берничә мең кеше чыккан. Кешеләр Фәләстинне Израил оккупациясеннән азат итүне таләп иткән. Хәния 31 июльгә каршы төндә Израил үткәргән операция нәтиҗәсендә Тәһранда юк ителде. АКШ һәм Европа берлеге илләре ХӘМӘСне террорчы оешма дип саный. Хәнияне яклаучылар ул, киресенчә, тынычлык өчен көрәшкән ди, шәһитләрчә һәлак булган дип уйлаучылар да бар. Төркия президенты Эрдоган да Хәниянең Израил көчләре тарафыннан үтерелүен хөкем итте, "сионистларның вәхшилеге бу" диде, Төркия алга таба да Фәләстингә ярдәм итеп торачак дип белдерде.

🔹Төнлә Лүбнән Израилнең төньягына берничә дистә ракет аткан. Лүбнәннең "Хезболла" хәрәкәте моңарчы үтерелгән командирлары Фәуд Шөкр өчен израилләр җавап бирәчәк дип белдерде.

🔹Иран да якындагы көннәрдә Израилгә һөҗүм итәргә җыена дип яза төрле медиалар. Кемдер һөҗүм — 10-12 августта, кемдер иртәгә үк булырга мөмкин дип фаразлый.

🔹Үзбәкстан телевидениесендәге "Ovoz" ("Аваз") конкурсында катнашучы татар җырчысы Сәидә Мөхәммәтҗанова финалга уза алмады. Аның көндәше Шөһримирза Ганиев 48,9% тавыш җыйды, Сәидә җыйган тавышлар исә нибары 3 процентка азрак — 45,6% булды.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍7✍2
Ел башыннан Татарстанда табигый кимү — 45 процентка, Башкортстанда — 37 процентка арткан.

Башкортстанда, Татарстанга караганда, демографик упкын көчлерәк бара. ☝🏼

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
😢5👍2🤷‍♀1
Белгород өлкәсендәге йортка дрон килеп төшкән.

Шартлау нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак дип хәбәр итә өлкә хакимиятләре.

Исегезгә төшерәбез: Белгород өлкәсе Украина белән чиктәш. 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Бүген — шушы сугышның 893нче көне.

@azatliqradiosi
🤯4👍2🤬2