Белгород өлкәсендәге йортка дрон килеп төшкән.
Шартлау нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак дип хәбәр итә өлкә хакимиятләре.
Исегезгә төшерәбез: Белгород өлкәсе Украина белән чиктәш. 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Бүген — шушы сугышның 893нче көне.
@azatliqradiosi

🤯4👍2🤬2
Узып баручы атна дәвамында Азатлыкның YouTube-каналында Русия төрмәсеннән иреккә чыккан журналист Алсу Кормаш, эш базарында татар телен белү соралган вакансияләр, Татарстанда булган гарасат, Украина сугышына һәм ислам диненә бәйле төрле хәбәрләргә карата шактый фикерләр яуды.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#халыкфикере
@azatliqradiosi
"Ак Йортның Овал офисында Алсу Кормаш кызларының "Сәлам, Әни, Әни!" дип (әйтүләрен) ишеткәч, мин еладым, телебезне ишеткәч."
"Минем иң ачу чыгара торган кеше категориясе ул — барысын да аңлый торган, әмма урыс телендә җавап бирә торган. Ник бөтесен дә аңлагач татар телендә җавап бирә алмыйлар икән соң алар?!?!"
"Дөньяда чегән дигән халык бар. Аларның илләре дә, әлифбалары да юк. Шуңа карамастан барысы да үз телләрендә сөйләшә. Сәбәбе — аларда урыс каны юк. "Тән тартмаса да кан тарта" — ул безгә карый, хәзер тән дә тарта."
"Һава торышы тиз үзгәрә, чөнки Җир планетасында урманнар әз калды. Калган иң зур Себер һәм Амазон урманнарын аяусыз рәвештә кистеләр һәм кисеп бетереп баралар. Урманнар күп дымны тота. Икенче сәбәп — Җирдә бик күп кешеләр, аларның машиналары һәм заводлары. Планетаның җылынуы тагы да күбрәк дымны атмосферага, һавага күчерә."
"Татарлар, сезгә мөрәҗәгать итәм. Бу безнең сугыш түгел. Җибәрмәгез туганнарыгызны бу фикерсез сугышка!!!"
"Халыкара рус телендә барысы да нәсыйхәт аңлый, Дин-Исламга файдалы бит! Мәчетләрдә түләүсез татар теле курсларына җыелмадылар."
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#халыкфикере
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Азатлык һәм YouTube: “Ак Йортта Алсу кызларының "Сәлам, Әни” дип әйтүләрен ишеткәч, мин еладым”
Атна дәвамында Азатлыкның YouTube-каналында Русия төрмәсеннән иреккә чыккан журналист Алсу Кормаш, эш базарында татар телен белү соралган вакансияләр, Татарстанда булган гарасат, Украина сугышына һәм ислам диненә бәйле төрле хәбәрләргә карата шактый фикерләр…
👍9❤3😁2✍1
Русия Үзәк банкы Чаллының 400-еллыгына багышлап көмеш тәңкәләр сугачак.
Тик шунысы бар: Чаллыга 400 ел элек нигез салынган дигән фикер тарихчыларда бәхәсләр уятып килә. ☝🏻 Ак калага 400 генә ел түгел бит инде диләр...
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

🤔5👍2🔥2✍1😁1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Украинага тапшырылган беренче F-16 очкычлары инде оча да башлаган.
Илнең президенты Володимир Зеленский бу вакыйганы болай тасвирлады:
Украинага биреләсе 79 F-16 очкычның әлегә нибары 10ы гына тапшырылган, дип яза The Economist.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Шуннан бирле украиннар үз дәүләтләрен Русия басымыннан якларга тырыша, Көнбатышның күп кенә илләре Украинага теләктәшлек белдерә, хәрби техника белән ярдәм итә.
Шул ук вакытта Русия сүзләренә дә колак салырга кирәк диючеләр бар. Мәсәлән, Маҗарстан президенты Виктор Орбан июль башында солых сөйләшүләре максатлары белән хәтта Мәскәүгә дә барган. Аның сүзләренчә, Русия белән Украина арасындагы яңа солых сөйләшүләре быел ел азагында булырга мөмкин.
@azatliqradiosi
Илнең президенты Володимир Зеленский бу вакыйганы болай тасвирлады:
"Бу мөмкин түгел, булмас бу!" дигән сүзләрне еш ишеттек... ...Әмма хәзер бу — чынбарлык."
Украинага биреләсе 79 F-16 очкычның әлегә нибары 10ы гына тапшырылган, дип яза The Economist.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Шуннан бирле украиннар үз дәүләтләрен Русия басымыннан якларга тырыша, Көнбатышның күп кенә илләре Украинага теләктәшлек белдерә, хәрби техника белән ярдәм итә.
Шул ук вакытта Русия сүзләренә дә колак салырга кирәк диючеләр бар. Мәсәлән, Маҗарстан президенты Виктор Орбан июль башында солых сөйләшүләре максатлары белән хәтта Мәскәүгә дә барган. Аның сүзләренчә, Русия белән Украина арасындагы яңа солых сөйләшүләре быел ел азагында булырга мөмкин.
@azatliqradiosi
❤7👍2😢2
Казанда көн дә Салават концертлары бара.
1 августта узган беренче тамашада Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты ярым-шаяру белән төрле мәсьәләләргә үз фикерләрен уртаклашты.
Катнаш никах мәсьәләсендә Салават татар егетләре башка милләт кызына өйләнсә, алар “ачлы-туклы йөриячәк” диде.
64-яшьлек Фәтхетдинов төрле мәзәкләр дә сөйләде.
Концерт азагында Салават Татарстанны “ил” дип атады һәм шул илгә хезмәт итүен әйтте.
диде ул һәм “Мин яратам сине, Татарстан” җырын башкарды. Халык аны басып тыңлады.
#Татарстан #татарлар

"Татар егете татар кызын ала икән, аңа бәхет елмайды, супер: тамагы тук, өсте бөтен, кием юылган, өйдә җылы, бала да каралган. Киресенчә, татар егете башка милләт кызын ала икән, бетте: ачлы-туклы йөри, “доставка”дан ашап, мәңгелек уразада булачак."
64-яшьлек Фәтхетдинов төрле мәзәкләр дә сөйләде.
Концерт азагында Салават Татарстанны “ил” дип атады һәм шул илгә хезмәт итүен әйтте.
"Без Татарстан илендә яшибез. Мин ил дип атыйм аны. Җәмәгать, мин бу илгә эшлим. Бу ил дип җырлыйм, бу илгә мин ышанам һәм яратам сине, Татарстан"
диде ул һәм “Мин яратам сине, Татарстан” җырын башкарды. Халык аны басып тыңлады.
Фото: "Бизнес-online"#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
👍15🤡7✍1❤1🔥1
27 июльдә АКШның Сан-Франциско шәһәрендә Сабан туе узды.
Бәйрәмдә Америкада туып үскән татарлар да (иске мөһаҗирлек вәкилләре), илгә соңгы берничә елда килеп урнашканнар да катнашты. 28 июльдә бәйрәм шәһәрнең Татар бинасында дәвам итте: анда җырчы Рамилә Галәветдинованың татар җырларыннан төзелгән концерты булды. Ул Резеда Ахъярова, Луиза Батыр-Болгари, Эльмир Низамов җырларын башкарды.
Сабан туенда 2012 елгы Олимпия уеннарында көмеш медаль яулаган спортчы, хәзер Калифорниядә яшәүче татар активисты Камилә Гафурҗанова да катнашты.
Видеоны 👉 моннан карагыз, ә монда 👉 фотолар да бар.
#татарлар

YouTube
Сан-Францискода Сабантуй узды (2024)
Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте. РФ кануннарына күрә, бу видеоны уртаклашкан, аңа лайк куйган яки фикер белдергән очракта сезне моның өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Шул ук…
🔥7👍4❤1
Яңа атнаны башлыйбыз, дуслар! Хәерле иртә!
🔸Мали хакимияте Украина белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзүен белдерде. Бу белдерү Киевның Малидагы баш күтәрүчеләр яклы булуыннан соң яңгырады. Июль азагында Малида "Вагнер"чылар, Мали гаскәрләренең бер өлеше тар-мар ителгән иде. Укриана баш күтәрүчеләргә теләктәшлек белдергән иде.
🔸Британиядә бу ялларда берничә шәһәрдә чуалышлар булды. Ливерпульдә бер кеше һөҗүм итүе аркасында өч бала һәлак булган. Шуннан соң мигрантларга каршы тәртипсезлекләр башка шәһәрләрдә дә башланган. 150ләп кеше кулга алынган. Британиядә хөкүмәтнең гадәттән тыш утырышы булачак.
🔸Ираннан Тәһрандагы ХӘМӘС башлыгын үтерүгә каты җавап бирмәскә үтенгәннәр. The Wall Street Journal язуынча, моны АКШ, берничә гарәп дәүләте сораган, әмма Иран баш тарткан. The Times of Israel медиасы үз чиратында Иран һөҗүм итсә, Израил дә җавапсыз калмаячагы хакында яза.
🔸 Ростов өлкәсенең Азак ягындагы сәнәгать зонасында төне буена янгын сүндеререргә тырышканнар. Ут 5 мең дүрткел метрга таралган. Иртәнгә янгын сүндерелгән.
🔸 Олимпиада Русиядән теннисчылар көмеш медальләр яулаган. Украина исә бер көн эчендә җиңел атлетикада өч алтын медальле булган.
🔸 "Әкият" курчак театры режиссеры Людмила Дьяченко 80 яшендә вафат булган. Ул театрда 50 елдан артык эшләгән.
🔸Башкортстан мәгариф министры Илдар Мәүлетбердин республикада Белем көне 1 сентябрь түгел, ә 2 сентябрь булачак диде. 1 сентябрь якшәмбегә туры килә.
Имин һәм сөенечле хәбәрле булсын бу атна!

👍4🥰3✍1
🔺 Луһанскида бер кызны үтергәне өчен хөкем ителгән Мамадыштан Ирек Мәгасүмовны хәтерлисезме?
Ул төрмәдә озак утырмаган, янә Украинага сугышка киткән.
Ул элек үзе хезмәт иткән хәрби бүлекчәгә батальон җитәкчесе булып кайткан. Бу хакта "Бизнес" Online" хәбәр итә.
Шул ук вакытта кичә, 4 августта "Бешеные псы" Telegram-каналында әсир төшкән украин хәрбиеннән сорау алуның видеосы чыкты. Бу видеода сорау алучы — Ирек Мәгасүмов, дип язды басма. Моны "Бизнес" Online"га Татарстан хәрбиенең хатыны Анна Мәгасүмова да раслаган.
Бу хәлнең нечкәлекләрен 👉 монда яздык.

🤬6👍3✍2👎2
⚡️Татарстан фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты 2021 елда Русиядә узган халык санын алуның сыйфаты турында тикшеренү үткәргән.
Бу хакта институт хәбәр итә.
Фәнни мәкаләне социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова, Барселона университетының Социолингвистика һәм коммуникацияләр тикшеренү үзәге белгече Эктор Алос-и-Фонт әзерләгән.
Анда әйтелгәнчә, 2021 елда узган җанисәпнең милләтләрне һәм телләрне исәпкә алу нәтиҗәләрендә "төгәлсезлек" һәм "каршылыклар" ачыкланган. ☝🏻🤔
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#татарлар
@azatliqradiosi
Бу хакта институт хәбәр итә.
Фәнни мәкаләне социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова, Барселона университетының Социолингвистика һәм коммуникацияләр тикшеренү үзәге белгече Эктор Алос-и-Фонт әзерләгән.
Анда әйтелгәнчә, 2021 елда узган җанисәпнең милләтләрне һәм телләрне исәпкә алу нәтиҗәләрендә "төгәлсезлек" һәм "каршылыклар" ачыкланган. ☝🏻🤔
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#татарлар
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Татарстанда тикшеренү: Русиядәге соңгы җанисәп нәтиҗәләренә сак карарга кирәк
Халык санын алу саннарында “төгәлсезлек” һәм “каршылыклар” ачыкланган.
🔥3✍1👍1
Сандармох фаҗигасе. Карелия урманнарында ничә татар атып үтерелгән?
Олы террор чорында Сандормохта 5130 кеше атып үтерелә. 1937 елның көзендә Сандормох урманына өстәп Соловки төрмәсендә дә утыртылган кешеләр китерелә. Болар да үлем җәзасы белән тамгаланган бичара кешеләр. Соловкидан 1111 кеше китерелеп биредә атып үтерелә һәм җәсәдләр ятучы чокырларга этеп төшерелә, җир белән тигезләнә.
Сандормохта табылган каберлекләрдә барлыгы 6 241 кешенең исемнәре ачыклана. Алар арасында татарлар да бар. Сандомохта яткан 53 татар арасында 21 яшьлекләр дә, урта яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә бар. Кемдер студент, кемдер журналист, кемдер эшче… Сандармох җирлегендәге каберлекләрдә бүгенге Татарстан, Башкортстан җирендә туучылар да, Пенза, Сембер, Сарытау, Касыйм, Мордовия татарлары да бар.
Сандормох урманында сынчы, рәссам Бакый Урманченың бердәнбер энесе Һади Урманче җәсәде дә ята… Абыйсы Соловки лагерендә утырып исән кала, ә энесе атып үтерелә.
Сандормохтагы кешеләрне ни өчен, ничек атып үтерелүе хакында мәгълүмат дәүләт сере булып озак еллар буе сакланды. Мәрхүмнәрнең туганнарына аларның үлемгә хөкем ителүе турында хәбәр итү кирәк дип табылмый. Бернинди дә мәгълүмат юк. Ләм-мим. Кеше бар иде — кеше юк…
Залимнәрнең максаты — атып үтерелгән кешеләр турында тарихны сөртеп ташлау. Әмма кырын эш йөз елдан соң да калкып чыга дигәндәй, НКВДның Сандармохта кылынган җинаяте еллар узу белән фаш ителде.
Бүген Сандормохта атып үтерелгән 6241 кеше искә алына, аларның рухына дога кылына.
Тоташ зиратка әйләнгән Сандормох урманындагы каберлекләрдә кемнәр ята? Нәрсә өчен үтерелгәннәр алар? Бу хакта язмабызны укырга тәкъдим итәбез.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Сандормох. Анда ничә татар атып үтерелгән?
Карелиянең Сандормох урманнарында күмәк каберлекләрдә меңләгән кешеләрнең җәсәдләре ята. Биредә 56 төр милләт кешеләре атып үтерелгән. Әлегә ачыкланган корбаннар арасында 53 татар, кырымтатар исеме бар. Кемнәр алар? Кайдан, ни өчен үлем җәзасына хөкем ителгәннәр?
💔7😢4🤬2
🌧 Килә ява, килә ява…
Башкортстанда яңгыр артыннан яңгыр. Моның аркасында республикада гадәттән тыш хәл режимы кертелергә мөмкин.
Бөрҗән, Салават, Баймак, Көергәзе, Кыйгы районнарында авыл кешеләренең печән әзерли алмавына борчу белдерәләр. Кышка печән әзерли алмагач, авыл кешесе терлеген бетерергә мәҗбүр булачак ,
Башкортстан хакимияте ниләр эшләргә тәкъдим итә? Бу 👉 сылтамага басыгыз.
#башкортстан

🐳4😢2
1 июльдән Татарстанда коммуналь түләүләр 10,8 процентка арткан
Бу хакта Татарстанның тарифлар дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев әйтте, дип яза"Бизнес Online".
"Шул ук вакытта оешмалар 37,1 процентка күтәрүне сораган иде. Оешмалар сораганнан 3,5 тапкырга кимрәк итә алдык. Татарстанның кайбер районнарында гына түләүләр 15,7 процентка артачак", дигән ул.
Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса — монда.

👍2👏2🤬1😢1
Казанда БРИКС җыены көннәрендә бюджет оешмаларында эшләүчеләр ял итәчәк
БРИКС җыены сәбәпле 22-24 октябрь көннәрендә Казанда дәүләт оешмаларында эшләүчеләрне ял иттерәчәкләр, аларның хезмәт хаклары сакланып калачак. Хосусый оешмаларда эшләүчеләргә дә ял бирергә киңәш ителгән.
Республиканың юстиция министрлыгы президент Рөстәм Миңнехановка имзалату өчен шундый фәрман өлгесе әзерләгән.
Моны БРИКС дәүләте башлыкларының очрашуын үткәргән чорда Казандагы "иҗтимагый тәртипне саклауны көчәйтү", "иҗтимагый иминлекне тәэмин итү" өчен кирәк дигәннәр.
Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса — монда.
#Татарстан
@azatliqradiosi
БРИКС җыены сәбәпле 22-24 октябрь көннәрендә Казанда дәүләт оешмаларында эшләүчеләрне ял иттерәчәкләр, аларның хезмәт хаклары сакланып калачак. Хосусый оешмаларда эшләүчеләргә дә ял бирергә киңәш ителгән.
Республиканың юстиция министрлыгы президент Рөстәм Миңнехановка имзалату өчен шундый фәрман өлгесе әзерләгән.
Моны БРИКС дәүләте башлыкларының очрашуын үткәргән чорда Казандагы "иҗтимагый тәртипне саклауны көчәйтү", "иҗтимагый иминлекне тәэмин итү" өчен кирәк дигәннәр.
Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса — монда.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡6✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сандармох фаҗигасе. Карелия урманнарында ничә татар атып үтерелгән? Олы террор чорында Сандормохта 5130 кеше атып үтерелә. 1937 елның көзендә Сандормох урманына өстәп Соловки төрмәсендә дә утыртылган кешеләр китерелә. Болар да үлем җәзасы белән тамгаланган…
❗️Сандармохта атып үтерелгәннәрне искә алу чарасына битлекле кешеләр килеп чараны уздыруга комачау иткән
Бүген, 5 августта Олы террор корбаннарын искә алу көнендә Карелиядәге Сандармох зиратына хәрби киемнәрдән һәм балаклавалардан кешеләр килгән. Алар атып үтерелгәннәрне искә алучыларга комачау иткән, дип яза From Karelia with freedom һәм "Мемориал" оешмасмы.
Иртән бирегә автобус белән казаклар, "Яшь гвардия" активистлары һәм хакимият яклы башка хәрәкәтләрнең вәкилләре килгән. Күбесе хәрби киемнән, битлектән булган. Алар үзләре белән "куәтле динамиклар" алып килгән. Бу колонкалардан Җиңү көне җырлары акыртып куйганнар һәм НКВД вәкилләре кулыннан үлгәннәрнең исемнәрен укыган вакытта, исемнәр ишетелеп бетмәгән диелә.
"Мемориал" искәртүенчә, яһүд һәйкәле янында хакимият яклы активистлар "Яһүдләр Һитлерны иганә иткән", дип кычкырган.
▪️Ел саен 5 августта Сандармох урманына Русиядә эшләүче Польша, Германия, Финляндия, Франция, Израил һәм башка илләрнең дипломатлары, хокук яклаучылар һәм битараф булмаучылар җыела.
▪️Сандормох урманнарында күмәк каберлекләрдә меңләгән кешеләрнең җәсәдләре ята. Биредә 56 төр милләт кешеләре атып үтерелгән. Әлегә ачыкланган корбаннар арасында 53 татар, кырымтатар исеме бар.
Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса — монда. Сандормох фаҗигасе турында язманы монда укый аласыз.

🤬10👍2🔥1
❗️Русия баш прокуратурасы халыкара EF Education First ширкәтен Русиядә "теләнмәгән оешма" дип тамгалады
2010нчы елларда Татарстан хөкүмәте инглиз теленә өйрәтүче EF Education First ширкәте белән берлектә татар теленә өйрәтүче "Ана теле" проектын башкарган иде.
"Теләнмәгән оешмалар" дип шулай ук:
🔸Германиядәге Конрад Аденауэр фонды
🔸Франциядәге "Кавказ халыклары ассамблеясе"
🔸Польшадагы "ОСТМОСТ" фонды танылды.

🤬7🤡1
Башкортстанда сугышка җибәрергә кеше табучыларга 50 мең сум түләргә вәгъдә итәләр
Бу хакта ДОСААФның Башкортстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Игорь Нурмөхәммәтов әйтте, дип җиткерә "Коммерсантъ". Бу акчаларны 1 августтан башлап бирә башлаганнар.
Сугышка җибәрүчеләр — әти-әниләре дә, туганнары да, хәрби хезмәттәшләре, танышлары да, башка затлар да булырга мөмкин, иң мөһиме — кимендә 18 яштә булырга тиешләр.
Шул ук вакытта сугышка баручы да, аны табып китергән кеше дә Башкортстан гына түгел, башка төбәктән булса да ярый.
▪️Кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башлаган иң беренче төбәк Татарстан булды. Монда андыйларга 100 мең сум бирәләр.
Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса — монда.
#Башкортстан

🤡7🤮2
Уфада Зыя Камали яшәгән йортны җимергәннәр (видео)
Бу хакта Русия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Башкортстан бүлеге рәисе, активист Эльза Мәүлимшина язып чыкты. Әлеге хәл 1 август кичендә булган.
Мәүлимшина 1 августта бу объектны үзе сатып алырга һәм реставрация ясарга теләвен төзүчеләргә җиткергән булган. Аныңча, ул ризалык алган. Ләкин төнлә экскаваторлар белән йортны җимерә башлаганнар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

Уфада Зыя Камали яшәгән йортны җимергәннәр
Уфада татар дин галиме Зыя Камали йортын җимергәннәр. Бу хакта Русия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Башкортстан бүлеге рәисе, активист Эльза Мәүлимшина язып чыкты. Әлеге хәл 1 август кичендә булган.
Мәүлимшина 1 августта бу объектны үзе…
Мәүлимшина 1 августта бу объектны үзе…
🤬14👍2🙏1🙈1
Тиздән Русиядә Google, Google Android һәм IOS-ны томалаячаклар — Русия думасы депутаты
Бу хакта Русия думасы депутаты Алексей Диденко әйтте. Бу "безнең тәкъдим белән эшләнми" дип тә искәртте ул.
"Тиздән Google томаланачак, аның белән беррәттән Google Android та. Шулай ук IOS та томаланачак һәм бу безнең тәкъдим белән эшләнми. Бизнес вәкилләренә һәм галимнәргә башка платформнарга күчәргә тәкъдим итәбез", дигән Диденко runews24 басмасына.
Аның әйтүенчә, дәүләт хезмәткәрләренә һәм түрәләргә бу платформаларны куллану күптән тыелган. Аеруча яшерен мәгълүмат белән эшләүчеләргә.
Депутат сериал-фильмнар тупланган Netflix сервисын өзеп куюны мисалга китергән. Бернинди дә "фаҗига" булмады бит, дигән ул.
"Әлбәттә, кемдер канәгатьсезлек белдерде, тел шартлаткан булды, тик вакыт узгач тынычландылар", дип сөйләгән Диденко.

🤬8🤡3👍2💊1
Татар телен белү кайсы тармакта кирәк?
Азатлык хезмәт базарында татар телле вакансияләрне өйрәнде.
Язмадан иң кызыклы фикерләрне шушы рәсемнәрдә китердек.
Язманы тулысынча Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса — монда.

👍7🥰3🤔1😢1