Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татар телен белү кайсы тармакта кирәк?

Азатлык хезмәт базарында татар телле вакансияләрне өйрәнде.

Язмадан иң кызыклы фикерләрне шушы рәсемнәрдә китердек.

Язманы тулысынча Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса — монда.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍7🥰3🤔1😢1
⚡️Стәрлетамакта "Авангард" заводында булган шартлауда өч кеше һәлак булган

Бу хакта РБК һәм Башинформ хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл "Рустех"подряд оешмасы хезмәткәрләре эшләгән цехларның берсендә торба үткәргечне утсыз кисү ярдәмендә (су һәм ком кулланып) сүткәндә килеп чыккан. Өч кешедән торган бригада эшчеләре барысы да һәлак булган. Алар бинаны сүтүгә әзерләгән булган. Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләрен ачыклау бара.

▪️"Авангард" ширкәте Русия саклану министрлыгына эшли, реактив системнарга өлешләр җитештерә. Сугыш башлангач ширкәткә заказлар артты, заводны яңарту ихтыяҗы туды.

▪️2024 ел башында "Авангард" ширкәте Европа берлегенең санкцияләр исемлегенә кертелде.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍3🔥3😱2⚡1😢1
⚡️Париж 2024 көндәлеге. Швед атлеты Арман Дюплантис колга белән сикерүдә дөнья рекорды куйды

Франция башкаласында барган Олимпия уеннарында бүген швед атлеты Арман Дюплантис колга белән 6 метр 25 сантиметр биеклеккә сикереп үзенең дөнья рекордын яңартты.

Илләр арасындагы бәйгедә әлегә беренче урында Кытай җыелмасы бара. Кытай спортчылары бүгенгә 21 алтын, 17 көмеш, 14 бронз медал яулады.

Икенче урында американнар (19 алтын, 29 көмеш, 27 бронз), өченчедә — Австралия (13 алтын, 11 көмеш, 8 бронз).

1 🇨🇳Кытай 🥇21 🥈17 🥉14 = 52
2 🇺🇸АКШ 🥇19 🥈29 🥉27 = 75
3 🇦🇺Австралия🥇13 🥈11 🥉 8 = 32


#париж2024 #paris2024

@azatliqradiosi
👍6✍3🔥1😁1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 6нчы август. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Узган елны нахакка тоткарланган, Казан төрмәсендә 288 көн үткәргән һәм 1 августта азат ителгән Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш беренче интервьюсын бирде. "Беркемгә карата да нәфрәт хисләрем юк... ...Хәзер гаиләм белән буласым килә, бер-беребезне кочаклап туя алмыйбыз. Бер-беребездән башка узган шушы бер елны безгә беркем дә кайтармас... Беркемгә карата да нәфрәт хисләрем юк, бәлки, кызгану гына бардыр" диде ул.

🔹Русиянең Курски өлкәсендә төнлә 26 дрон бәреп төшерелгән. Суджа шәһәренә булган атыш нәтиҗәсендә 5 кеше, шул исәптән 3 бала да яраланган, дип хәбәр итә өлкә хакимиятләре. Курски өлкәсе Украина белән чиктәш.

🔹Колга белән сикерүче швед спортчысы Арман Дүплантис Париждагы Олимпия уеннарында дөнья рекордын куйган: ул 6,25 метрга сикергән.

🔹АКШтагы мәхкәмә Google корпорациясен монополист дип таныган. Федераль хөкемдар чыгарган карар нигезенә күрә, Google эзләү системнары базарында канунсыз монополия урнаштырыр өчен эксклюзив килешүләр төзегән, шушы максатларда миллиардларча доллар тоткан.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥6👍2✍1
Карачай-Чиркәс мөфтие Исмаил Бердиев вафат.

Медиа язуынча, мөфтинең үлем сәбәбе коронавирус белән авырганнан соң сәламәтлеге какшап калуы белән аңлатыла.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🫡4😢1🙏1
Русиядә YouTube начаррак эшли башлаган.

Моны төрле медиалар да, Азатлык укучылары да раслый. Бу — Азатлык Радиосының YouTube-каналында үткәрелгән сораштыру.

Ә сездә YouTube хәзер ничек эшли?
Элеккечә яхшы эшләсә — бу постка 👍 куегыз.
Начаррак эшләсә — бу постка 👎 куегыз.

@azatliqradiosi
👍12👎10🤬1
Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутатын зур күләмдә акчалар белән хәрәмләшкән өчен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Рифат Ганибаевны прокурор биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итүне сораган булган.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤯3✍1👍1
⚡️Лилия Чанышева иреккә чыкканнан соң беренче тапкыр Telegram-каналында язылучыларына мөрәҗәгать чыгарды.

Ул үзенә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдергән. Шулай ук Чанышева Русия төрмәләрендә әле дә йөзләгән сәяси тоткын калуын искәрткән.

"Бу ике ел һәм тугыз ай эчендә сез мине якладыгыз, азат ителүем өчен көрәштегез, миңа ачылган җинаять эшен яктыртып бардыгыз, миңа хатлар яздыгыз, посылкалар салдыгыз, кирәк-яраклар тапшырдыгыз. Кыскасы, борчылдыгыз һәм ничек булдыра алдыгыз — шулай ярдәм иттегез. Барыгызга да болар өчен һәм янымда булуыгыз өчен чиксез рәхмәтлемен"

дигән ул.

Шулай ук Чанышева Русия төрмәләрендә әле дә йөзләгән сәяси тоткын калуын искәрткән, халык аларның бөтенесен дә белми, дигән.

"Төрмәдә утырып чыксам да, үз фикерләремнән һәм карашларымнан баш тартмыйм. Русияне яратам һәм бергәләшеп аның киләчәген матур итәрбез"

дип язган ул.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤12👍2😁1🤔1😢1🤮1💘1
"Миңа бу вакыйгалар аша узарга фәкать өмет ярдәм итте"

Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашның Русия тоткынлыгыннан азат ителүеннән соң берничә көн узды. Хәзер АКШның Техас штатында аның сәламәтлеген тикшерәләр, берүк вакытта ул гадәти тормышка кайтырга да өйрәнә.

— Хәзерге хисләрем арасында ничектер аеруча билгеләнгән ачу хисе юк. Мин ачулы түгел. Минем беркемгә дә нәфрәтем юк. Мин кызганам — эшләргә тиешле эшне башкаручыларны кызганам: хөкемдарлар, тикшерүчеләр, сакчылар...

Хәзер миңа дөньяны куып җитәргә кирәк. Әйе, бу вакыт миннән тартып алынды һәм беркем дә бу елны миңа һәм гаиләмә кайтармаячак. Без моны кичердек һәм бу мине, минем гаиләмне көчлерәк итте. Әйе, миндә ачу да юк, нәфрәт дә сизмим, — ди ул.


Ире Павел Буторин белән Алсу Азат Европа/Азатлык радиосына соңгы вакыйгалар һәм кичергәннәре турында сөйләде.

Әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.
VPNсыз сылтама 👉 монда.
❤19❤‍🔥1👍1🤔1🥱1
Башкортстанда яшәүче ирне социаль челтәрләрдә калдырган алты фикере өчен өч елга колониягә хөкем иткәннәр.

Нефтекама шәһәрендә яшәүче Марат Зариповны террорчылыкка чакыруда гаепле дип тапканнар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬12😱2😢2👎1
🇺🇸 Демократлар Камала Һаррисны рәсми рәвештә АКШ президентына намзәт булып тәкъдим итте

Онлайн узган тавыш бирүдә ул 4567 делегатның 99% тавышын алган дип хәбәр ителә.

CNN үзенең дүрт чыганагына сылтанып, Һаррис вице-президентка намзәт булып Миннесота губернаторы Тим Уольцны сайлаган дип яза. Әлегә бу рәсми расланмады.
🔥4🎉3🌚3👎1
Татарстанда Арбузов бүләген доллардан сумга күчергәннәр.

Бу бүләкне фосфор химиясе үсешенә зур өлеш керткән галимнәргә ике елга бер бирәләр. Элек биш мең доллар иде, хәзер 500 мең сум булачак. ☝🏻

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤣7✍1👍1
Башкорт галиме: Ирекле Башкортстанда татарлар белән килешергә кирәк булачак

Бу хакта Казакъстанның Гумилев исемендәге Евразия милли университы фәнни хезмәткәре, этнология кафедрасы докторанты, башкорт галиме Азамат Рыскилдин белдерде.

— Әгәр дә без үзебезне Башкортстан халкы буларак хис итсәк, киләчәктә башкорт халкы турында гына түгел, башкалар — Башкортстан урыслары, Башкортстан татарлары хакында да уйларга, кайгыртырга тиеш булабыз. Без аерым килешүгә киләчәк бердәм конституцион җәмгыять булырбыз дип өмет итәм, — диде ул.


Галим фикерләрен тулырак 👉 монда укый аласыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍16👏1🤔1🤮1
Башкортстанның түрәсе Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләргә җибәрү өчен халыктан мылтык җыя башлаган 😱

Башкортстанның Сибай шәһәре хакимият башлыгы Азамат Юлдашбаев әйтүенчә, шома көпшәле мылтыклар пилотсыз очкычларга каршы көрәшергә әйбәт.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤣8🤡2👏1
Медиа: Иран Израилгә һөҗүм ясар алдыннан Русиядән һава һөҗүменә каршы системнар сораган

Бу хакта Иранның ике түрәсенә сылтама белән The New York Times яза. Иранның бу мөрәҗәгате турында җирле медиа да хәбәр итте.

Кичә Иранга Русия иминлек шурасы сәркатибе Сергей Шойгу килде һәм Иранның президенты Мәсүд Пезешкиан һәм Иран кораллы көчләре җитәкчесе Мөхәммәд Багери, шулай ук Иран дәүләт иминлеге югары шурасы сәркатибе белән очрашты.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Миңа бу вакыйгалар аша узарга фәкать өмет ярдәм итте" Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашның Русия тоткынлыгыннан азат ителүеннән соң берничә көн узды. Хәзер АКШның Техас штатында аның сәламәтлеген тикшерәләр, берүк вакытта ул гадәти тормышка кайтырга…
"Хәзер мин гадәти әни була алам"

Русия төрмәсеннән азат ителгән Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш беренче интервьюсын бирде. Ул инглиз телендә узды.

Шушы интервьюдан өзек карарга тәкъдим итәбез.

#freeAlsu #Татарстан

@azatliqradiosi
❤12👍2👎2😁1💘1