Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Медиа: Иран Израилгә һөҗүм ясар алдыннан Русиядән һава һөҗүменә каршы системнар сораган

Бу хакта Иранның ике түрәсенә сылтама белән The New York Times яза. Иранның бу мөрәҗәгате турында җирле медиа да хәбәр итте.

Кичә Иранга Русия иминлек шурасы сәркатибе Сергей Шойгу килде һәм Иранның президенты Мәсүд Пезешкиан һәм Иран кораллы көчләре җитәкчесе Мөхәммәд Багери, шулай ук Иран дәүләт иминлеге югары шурасы сәркатибе белән очрашты.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Миңа бу вакыйгалар аша узарга фәкать өмет ярдәм итте" Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашның Русия тоткынлыгыннан азат ителүеннән соң берничә көн узды. Хәзер АКШның Техас штатында аның сәламәтлеген тикшерәләр, берүк вакытта ул гадәти тормышка кайтырга…
"Хәзер мин гадәти әни була алам"

Русия төрмәсеннән азат ителгән Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш беренче интервьюсын бирде. Ул инглиз телендә узды.

Шушы интервьюдан өзек карарга тәкъдим итәбез.

#freeAlsu #Татарстан

@azatliqradiosi
❤12👍2👎2😁1💘1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 август, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Воронежда дрон Березовая Роща урамындагы торак йортка зыян салган. Икенче дрон калдыклары Ленин проспектына килеп төшкән, берничә фатирда тәрәзәләр ватылган, берничә машинага зыян килгән. Бу хакта губернатор Александр Гусев хәбәр итте.

🔸Курскида Украина кораллы көчләр һөҗүменнән зырян күрүчеләр саны 28гә җитте дип ышандырды җирле хастаханә баш табибы Андрей Локтионов. Яраланучылар арасында медицина хезмәткәрләре дә бар ди. Курскида кичәдән бирле бәрелешләр бара. 6 августта өч кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителде.

🔸Белград өлкәсе Шебекино авылына да ике дрон төшкән. Губернатор Вячеслав Гладков белдерүенчә, ике дрон да бер бер фатирга кергән, анда янгын башланган. Зыян күрүче кешеләр юк диелә.

Сугыш барганда Азатлык низаг тарафлары биргән мәгълүматны бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

🔸Бангладешта тәртипсезлекләр туктаганнан соң, вакытлы хөкүмәтне Нобель бүләге лауреаты, 84 яшьлек икътисадчы Мөхәммәт Юныс җитәкли башлады.

🔸Башкортстанда көчле яңгырлардан соңгы су басулар белән бәйле хәл яхшыра. Елгаларда су әкренләп ярларына кайта. МЧС Уфада машина юлын су басу һәм Бөрҗән районында яр ишелү белән бәйле хәлне контрольдә тота.
✍1
Төньяк Осетиядә асаба халыкны Украинадагы сугышка җибәрмәүне таләп итәләр

Җирле 12 оешманың җитәкчесе республика башлыгы Сергей Меняйлога ачык хат язган.

Хатны "Круглый стол Алания" төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Хадзымат Дзанайты чыгарды.

Мөрәҗәгатьтә Украинадагы сугышта Осетия яшьләре үлүен дәвам итә, "Владикавказ зиратлары аларның җәсәдләре белән тулган", "асаба халык кире кайтарып булмаслык дәрәҗәдә кими" диелә.

Хат авторлары төбәк башлыгына "генофондны саклап калу өчен" Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә кушкан.

▪️Русия Украинага һөҗүм башлаганнан соң бераз вакыт узгач, төрле күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиянең аерым төбәк һәм аерым милләт вәкилләренең күп үлүенә игътибар итә башлады. Дагыстаннан үлүчеләрнең күп булуы, бурят һәм калмык кебек халыкларының үлүчеләр арасында еш күренүе игътибарга алынды.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
✍2😢2👍1
Moscow Calling телеграм каналы администраторы Андрей Куршин сугыш турында «фейк» тарату өчен 6,5 ел колониягә хөкем ителде.

Гаепләү ягы 7 ел сораган иде.

Куршинны Кривой Рог янында сусаклагыч дамбасына һәм Запорожье өлкәсендә бала тудыру йортына һөҗүмнәр турындагы постлары өчен эзәрлекләделәр.

«Важные истории» язуынча, Куршин 2014-2015 елларда «Москва» тәхәллүсе белән Донецки өлкәсендә үзбилгеләнгән «ДНР» ягында сугышкан.

Moscow Calling телеграм каналының 87 мең язылучысы бар, ул украин кораллы көчләрен дә, Русия гаскәрләре гаммәләрен дә тәнкыйтьләп яза.
🤬2🤡2
"Казан-Адлер" поезды белән бәрелешкән йөк машинасын йөртүче үлгән

43 яшьлек Асламбек Усматов ике атна авыр хәлдә ятты, аңына килмәде. Поезд белән бәрелешкәннән соң ирне "КАМАЗ"дан чыгарып, очкыч белән Волгоградка хастаханәгә алып киттеләр.

Baza Telegram-каналы йөк машинасын йөртүче поезд каршысына махсус килеп чыккан булырга мөмкин, дип яза.

▪️29 июль көнне Казаннан Адлерга юл тоткан юлчылар поезды Волгоград өлкәсендә казага юлыкты. Поезд рельслардан чыкты.

▪️Поездда 956 кеше булган, шуларның 150ләбе яраланды.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
😢2😱1🎉1
"Без хәзер әтигә якынрак". "Баймак эше" фигуранты Инсаф Исламов тарихы

Инсаф Исламовны Мурмански өлкәсе Апатиты шәһәрендә тоткарлыйлар. Ул хатыны һәм ике баласы белән анда яши һәм йөк машинасы йөртүчесе булып эшли.

Гыйнварда ул Башкортстанга ялга кайткан була һәм Фаил Алсынов мәхкәмәсенә бара. Хатыны Гөлсинә Исламова социаль челтәрләрдә сөйләвенчә, Инсаф 6 февральдә гадәттәгечә эшкә китә, машинасы белән рейска чыга. Юлда аны тоткарлыйлар.

Бераздан ирне Уфага җибәрәләр. Хатыны ике бала белән Башкортстаннан 2,5 мең километр ераклыкта, Төньяк поляр сызыгы аръягында кала, ә Инсафны ярты айлык этап көтә...

Уку елы тәмамлангач, Гөлсинә Исламова балалары белән Башкортстанга кайта.

"Без хәзер әтигә якынрак", дип пышылдады улым миңа. Без Уфага кайтып җиттек. Мәскәү аша өч көн кайттык. Иртәгә иремә әйберләр илтергә телим. Күрешүгә язылырга өметләнәм", диде Гөлсинә.

👉Инсаф Исламов тарихын Азатлыкта укый аласыз.
👉VPNсыз сылтама монда.
💔9
Азат Европа/Азатлык радиосына биргән беренче әңгәмәсендә Алсу Кормаш бу көннәрдә нинди хисләр кичергәне, беренче чиста суга шатлануы һәм үзенең бернинди нәфрәт тә тоймавы турында сөйләде.

Әңгәмәдән цитатларны тәкъдим итәбез.

Аны тулысынча монда укый аласыз.
👍2🥰2🔥1🤔1😢1
Башкортстанда "Көнбатыш йогынтысы" дип атап, таяк атта чабу ярышыннан баш тартканнар

15-16 августта Башкортстанның Баймак районында "Башкорт аты" фестивале үтәчәк. Чара кысаларында хоббихорсинг - бер очына уенчык ат башы кидереп куелган таякка атланып чабу ярышы да үтәргә тиеш иде. Тик аны "Көнбатыш йогынтысы" дип, уздырмаячаклар.

Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең урынбасары, Украинага каршы сугышта булып кайткан Азат Бадранов аңлатуынча, ярышны үткәрүгә фермерлар каршы чыккан.

"Хоббихорсинг - Көнбатыш йогынтысы ул. Күпчелек фермерлар "махсус хәрби операцяне" (Украинага һөҗүмне Русия түрәләре шулай дип атый - ред.) хуплый һәм үзләре дә анда катнаша, шуңа күрә чара програмына хоббихорсингны кертүгә алар шикләнеп карый", дип аңлаткан түрә.

▪️Шул ук вакытта әле Русия Украинага бәреп кергәнче, 2021 елда Татарстанның Мәлләтамак авылында үткән Сабантуйда авыл халкы агач таякка атланып узышкан иде. Моны авылда атлар бетте дип аңлаттылар. Ул чакта бу ярышны Көнбатышның йогынтысы белән бәйләп тәнкыйтьләүче булмады.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤣5🤡2
Париж 2024 көндәлеге. Бәһрәйн спортчысы Гөлнара Сәмитованың 16 ел торган рекордын яңартты

Парижда барган Олимпия уеннарында кичә Бәһрәйн атлеты Уинфред Йави киртә аша 3 чакрымга йөгерүдә (стипль-чез) алтын медаль яулады. Ул Чаллы кызы Гөлнара Сәмитованың 2008 елда Пекинда куйган олимпия рекордын (8:58.81) алты секундка яхшыртты (8:52.76).

Фотоларда: Уинфред Йави (2024) һәм Гөлнара Сәмитова (2008) Русия һәм Татарстан байраклары белән.

Илләр арасында беренче урынга АКШ җыелмасы чыкты. Икенчедә — Кытай, өченчедә — Австралия такымнары бара.  

🇺🇸АКШ           🥇24 🥈31 🥉31 = 86
🇨🇳Кытай         🥇22 🥈22 🥉16 = 60
🇦🇺Австралия 🥇14 🥈12 🥉10 = 36


#париж2024 #paris2024

@azatliqradiosi
👍7❤2🎉1
Русия блогерлары Украина хәрбиләренең Курски өлкәсендәге берничә авылны яулап алуын җиткерде

▪️"Два майора" каналы язуынча 6 август киченә украин гаскәре Курски өлкәсенең 11 торак пунктына кергән, барлыгы 15 чакрымга алга киткәннәр.

▪️Төнлә Гончаровка белән Олешняда сугышлар барды, дип ышандыра Русия саклану министрлыгына якын булган "Рыбарь" Telegram-каналы. Канал язуынча, Олешняда Русия хәрбиләре тулы чолганышта калган диярлек.

▪️"Рыбарь" мәгълүматынча, Курски өлкәсенә Украинаның 400 хәрбие бәреп кергән, шулай ук ике меңләп хәрби чик буенда тора һәм операциягә булышырга мөмкин.

▪️"Два майора" исә Курски өлкәсенә Украина кораллы көчләре бригадасы үтеп кергән ди, димәк мең кешедән дә ким түгел. Бу хәбәрләр бәйсез чыганаклардан расланмаган.

▪️Русия саклану министрлыгы кичә кич украин хәрбиләре Курскидан кысып чыгарылды, дип хәбәр иткән иде, тик соңрак бу хәбәрне сөртте. Бүген көндез исә министрлык украин гаскәренең тагын да эчкә керүенә юл куелмады, Украин гаскәренең югалтулары күп дип белдерде. Дәлилләр китерелмәде.

▪️Курски өлкәсенә һөҗүм иткәндә украин хәрбиләре Русиянең кимендә ике "срочнигын" әсирлеккә алган. Әсирләр видеосын кичә украин Telegram-каналлары чыгарды. Элегрәк Русия президенты Владимир Путин чик буе районнарыннан мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган солдатларны алып куярга кушкан иде.

Сугыш барганда Азатлык низаг тарафлары биргән мәгълүматны бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍3❤1
Русиядә студентларга дөнья тарихын укытмаска тәкъдим итәләр

Әлеге тәкъдимне Русия тышкы күзләү хезмәте җитәкчесе, Русия тарихи җәмгыяте башлыгы Сергей Нарышкин ясаган.

Аның фикеренчә, тарих фәне белән шөгыльләнми торган белгечлекләргә башка илләрнең тарихын укыту — аларга өстәмә йөкләмә генә булып тора.

"Гомуми тарих материаллары гел үзләштерелми, үзләштерелсә дә — начар үзләштерелә", дигән ул.

Башка илләрнең тарихларын сәясәт белгечләренә, төбәкләр белгечләренә һәм халыкара юристларга гына укытырга кирәк дип саный ул.

Бу тәкъдимен Нарышкин Русия мәгариф министрлыгы каршындагы тарихи белем бирүне үстерү шурасы утырышында ясаган.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤣6🤡4❤1
❗️Башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовның энесен 5,5 елга колониягә хөкем иткәннәр

Бүген, 7 августта Екатеринбурдагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовның энесе Рөстәм Фәрәретдиновка хөкем карарын игълан иткән.

Габбасов "Idel.Реалии"га әйтүенчә, аны биш ел ярымга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткәннәр. Беренче ике ел ярымын ул төрмәдә утырырга тиеш булачак.

Фәрәретдиновны "террорчы эшчәнлеккә булышу"да (Русия Җинаять кодексының 205.1 маддәсе, 1 өлеше) гаепле дип тапканнар.

ФСБның Башкортстандагы идарәсе хезмәткәрләре аны былтыр ноябрьдә тоткарлаган иде.

Рөстәм Фәрәретдинов фотода сулда

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬7😢4👍2