Сездә YouTube ачыламы?
Anonymous Poll
47%
Әйе
20%
Юк
11%
Көчкә йөкләнә, ачуны китерә
9%
VPN белән ачыла
13%
Мин Русиядә яшәмим
Ә Курскида ниләр булып ята?
Русиянең Курски өлкәсендә өченче көн рәттән сугышлар дәвам итә.
▪️Американың сугышны өйрәнү институты (ISW) көндәлек күзәтүендә әйтүенчә, украин хәрбиләре Курски өлкәсенең эченә таба ун чакрым алга киткән булырга мөмкин.
▪️8 август иртәсендә төбәк башлыгы вазифаларын үтәүче Алексей Смирнов һава һөҗүменә каршы чаралар өлкә күгендә җиде ракет һәм алты пилотсыз очкыч бәреп төшерде, дип белдерде. Төн эчендә берничә тапкыр ракет куркынычы тәртибе игълан ителгән.
▪️Русия саклану министрлыгына якын "Рыбарь" Telegram-каналы язуынча, украин хәрбиләре Суджаның көнбатыш өлешен яулап алган һәм хәзер бәрелешләр сызыгы Суджа дигән кечкенә генә елга ага торган дамба тирәсеннән уза. Русия ягыннан бу урынны нигездә "җирле ополчение отрядлары" саклый.
▪️Русиянең саклану министрлыгына тәнкыйди карашта торучы "Два майора" Telegram-каналы исә "вазгыять катлаулы", украин хәрбиләре "элегрәк бәяләнгәннән зуррак көчләрне" эшкә җигәчәк, дип искәртә.
▪️ "Два майора" белешмәләренә күрә, Украина кораллы көчләре Коренево бистәсенә килеп җиткән. Аларны анда "сугышып туктатканнар". Моны башка каналлар да хәбәр итә.
▪️Җирле хакимият мәгълүматына караганда, Курскида сивил кешеләр арасыннан 5 кеше һәлак булган, 31 кешегә зыян килгән.
Вазгыять турында тулысынча мәгълүмат 👉 монда.

🔥3👍2
🔺Тынычлык турында сүзләр өчен җинаять эше ачылган
"Теләсә нинди сугыш үлемнәрне, икътисади кризисны барлыкка китерә, шуңа күрә мин канкоешны туктату, тынычлык яклы. Кешенең иң зур кыйммәте — аның гомере, аны сакларга кирәк. Мин Русиягә ышанам, ул чираттагы мәртәбә яктылыкка чыга алыр".
Бу сүзләрне укыдыгызмы? Моны пенсионер хатын, 63 яшьлек казанлы Ирина Никольская "Вконтакте"га язган. Һәм моның өчен аны җәзага тарттырырга җыеналар.
Ирина Никольскаяга тентү белән 6 август иртәсендә килгәннәр. Тикшерү эшләрен Русия гаскәрен кабат "дискредитацияләү" турындагы җинаять эше кысаларында (Җинаять кодексының 280.3 маддәсе) уздырганнар. Никольскаяның ике телефонын һәм компьютерын тартып алганнар.
Элегрәк, 2022 елның сентябрендә Ирина Никольскаяны гаскәрне "кимсетү"дә гаепләп, 30 мең сум штраф салган булганнар. Штрафны пенсиясеннән тотып калганнар.
Никольская һәм аның кебек активистлар турында мәгълүмат монда бар.
#Татартстан
@azatliqradiosi

👍3👎2🤯2
Юлия Навальная тоткыннар алмашу уңаеннан видео чыгарды
Юлия Навальная Русиянең 16 сәяси тоткынны, шул исәптән сәясәтчеләр Илья Яшин белән Владимир Кара-Мурза, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева, Азатлык журналисты Алсу Кормашның азат ителүе уңаеннан видео чыгарды.
Ләкин...
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

"Әнкара, аннан Кельнга очкан очкычта минем ирем дә булырга тиеш иде. Без сезгә бу хакта ярты ел элек, аны Харп колониясендә үтерүләреннән соң сөйләгән идек. Германиядә гомерлеккә утыртылган ФСБ киллеры [Вадим] Красиковны нәкъ менә аңа алмашырга тиешләр иде..."
Ләкин...
"Навальный иреккә чыгар дигән уй гына да Путин өчен шул кадәр куркыныч булган ки, ул аны үтерде", ди ул.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
@azatliqradiosi
YouTube
Обмен. Историческое событие и надежда на будущее
Из лап путинского режима удалось вырвать 16 человек. Теперь они на свободе.
В их числе должен был быть Алексей Навальный. Но одна мысль о том, что Алексей оказался бы на свободе, была для Путина так страшна, что он его убил.
Каждому из тысяч российских…

💩5🥰3🔥2👍1🤔1
Ростислав Морзаголовка "ят агент" хисабын тапшырмаган өчен чираттагы беркетмә төзелгән
Башкортстан Җәмәгать пулатының элекке рәисе, Украинада сугыш башлангач Русиядән киткән һәм соңрак "ят агент" дип табылган Ростислав Морзаголовка "ят агент" эшчәнлеге тәртибен бозу маддәсе нигезендә беркетмә төзегәннәр (Административ хокук бозулар кодексының 19.34 маддәсе, 2 өлеше).
Административ эш турындагы мәгълүмат Уфаның Киров районы мәхкәмәсе сайтында чыккан. Моңа "ОВД-Инфо" игътибар иткән.
▪️Канунга ярашлы "ят агент"лар юстиция министрлыгына үзләренең эшчәнлеге турында даими хисап биреп торырга тиеш. Әлеге таләпләрне үтәмәүчеләр башта административ, аннары җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.
▪️Быел май аенда Морзаголовка каршы ике җинаять эше ачылган иде. Аны Русия гаскәре турында "ялган мәгълүмат" таратуда һәм ят агент статусы тамгасын куймауда гаеплиләр.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
#Башкортстан

Азатлык Радиосы
Ростислав Морзаголовка "ят агент" хисабын тапшырмаган өчен чираттагы беркетмә төзелгән
Канунга ярашлы "ят агент"лар юстиция министрлыгына үзләренең эшчәнлекләре турында даими хисап биреп торырга тиеш.
🤡1
⚡️Мәскәү мәхкәмәсе фашизм һәм нацизмнан зыян күрүчеләргә ярдәм итүче хәйрия фондын гамәлдән чыгарды
Ханс Вальц исемендәге "Бергәләп фашизмга каршы" (“Вместе против фашизма”) фонды 2016 елдан башлап элеккеге концлагерь тоткыннарына ярдәм итү белән шөгыльләнде, концлагерь аша узганнарның тормыш тарихын сөйләде, Русиядә һәм Европа илләрендә тематик күргәзмәләр уздырды.
Фонд башлыгы Александр Забара сүзләренчә, аларга чит илдән финанслану аркасында элек дә басым ясалган булган. Быел июнь аенда фонд башлыгына йә ул Юстиция министрлыгына фонд эшчәнлеге турында өстәмә документлар китерә, йә оешма мәхкәмә аша ябылачак дип кисәткәннәр. Забара документларны тапшырудан баш тарткан һәм Юстиция министрлыгы тиздән Тимирязев мәхкәмәсенә фондны юкка чыгару таләбе белән мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә SOTA телеграм-каналы.
Мәхкәмә фашизм һәм нацизмнан зыян күрүчеләргә ярдәм итүче "Бергәләп фашизмга каршы" исемле хәйрия фондын гамәлдән чыгарырга һәм юридик затлар исемлегеннән алып ташларга дигән карар чыгарды.

🤡4🤬3👍2
Русия тышкы күзләү башлыгы Нарышкин алмашу нәтиҗәсендә илгә кайткан шымчылар "ял итеп алгач, эшләрен дәвам итәчәк" диде
1 августта булган тоткыннар алмашында АКШ, Германия, Польша, Словения һәм Норвегия Русиягә сигез Русия ватандашын тапшырды. Алар арасында ФСБ хезмәткәре, кеше үтерүдә гаепләнгән Вадим Красиков, ирле-хатынлы шымчылар Артем һәм Анна Дульцевлар, ГРУ агентлары Павел Рубцов һәм Михаил Микушин, ФСБ хезмәткәре Вадим Конощенок һәм акча урлауда гаепләнгән ике хакер — Владислав Клюшин һәм Роман Селезнев бар иде.
Һава аланында аларны президент Владимир Путин каршы алды һәм дәүләт бүләкләре тапшырачагын әйтте.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
@azatliqradiosi
"Хезмәттәшләребезне каршы алдык, алар туган җирләрендә. Аларга бераз ял итеп алырга һәм эшләрен дәвам итәргә кирәк булачак", диде ул.
1 августта булган тоткыннар алмашында АКШ, Германия, Польша, Словения һәм Норвегия Русиягә сигез Русия ватандашын тапшырды. Алар арасында ФСБ хезмәткәре, кеше үтерүдә гаепләнгән Вадим Красиков, ирле-хатынлы шымчылар Артем һәм Анна Дульцевлар, ГРУ агентлары Павел Рубцов һәм Михаил Микушин, ФСБ хезмәткәре Вадим Конощенок һәм акча урлауда гаепләнгән ике хакер — Владислав Клюшин һәм Роман Селезнев бар иде.
Һава аланында аларны президент Владимир Путин каршы алды һәм дәүләт бүләкләре тапшырачагын әйтте.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Русия тышкы күзләү башлыгы Нарышкин алмашу нәтиҗәсендә илгә кайткан шымчылар "ял итеп алгач, эшләрен дәвам итәчәк" диде
1 августта тоткыннар белән алмашуда АКШ, Германия, Польша, Словения һәм Норвегия Русиягә сигез Русия ватандашын тапшырды.
🤡3👍2💩1😈1
Татарстан медиасының җинаять эшендә гаепләнгән һәм сугышка киткән элекке мөхәррире кулсыз калган
Татарстанның "Реальное время" басмасының элекке баш мөхәррире һәм җинаять эшендә гаепләнүче Сергей Кощеев Украинадагы сугышта кулсыз калган. Бу хакта басма үзе хәбәр итте.
Кощеевның кулы өзелгән һәм тәне ярчыклар белән җәрәхәтләнгән диелә. Хәзерге вакытта аның аңында булуы, Ростов өлкәсендәге һоспиталдә ятуы әйтелә.
Кощеев Русия саклану министрлыгы белән контрактын 28 июньдә генә имзалаган иде. Ул җинаять эшендә гаепләнде, мәхкәмә карар чыгарырга җитешкәнче Украинага каршы сугышырга китеп барды.
Кощеевның гаепләүләре "Проверенный бизнес" интернет-порталы белән бәйле. Бу порталны Татарстан прокуратурасы һәм республиканың икътисад министрлыгы ясаган иде. Сайтта эшмәкәрләр күзәтүче оешмалардан киңәшләр таба алыр дип фаразланды. Сайтның баш мөхәррире итеп Кощеевны куйдылар.
Кощеевны шушы проект эшчәнлегенә бүлеп бирелгән федераль акчаларны урлауда гаеплиләр. Тикшерү фаразынча, 2019 елда ул Татарстан эшкуарлыгына бушлай киңәшләр биргән кыяфәт ясап 6,9 млн сум урлаган. Ә 2020 елда үзенең иптәше - эшмәкәр Әнвәр Айнетдинов белән "җинаятьчел сүз куешып" тагын 7,3 млн сум үзләштергән.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан

🎉7👍3
Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зөлфия Камалова яман шешкә каршы көрәшәм дип белдерде
Зөлфия үзенең иҗатын яратучылардан медицина чыгымнарын капларга ярдәм дә сораган.
#татарлар
@azatliqradiosi
"Гафу итегез, хәбәрләр начар, бик өметләндерерлек түгел" дип яза ул соцчелтәрләрендә.
Зөлфия үзенең иҗатын яратучылардан медицина чыгымнарын капларга ярдәм дә сораган.
#татарлар
@azatliqradiosi
YouTube
Җырчы Зөлфия Камалова яман шеш белән көрәшә
Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зөлфия Камалова яман шешкә каршы көрәшәм дип белдерде. "Гафу итегез, хәбәрләр начар, бик өметләндерерлек түгел" дип яза ул соцчелтәрләрендә. Зөлфия үзенең иҗатын яратучылардан медицина чыгымнарын капларга ярдәм дә сораган:…
🙏11💔6
Көн язмасы: Татарстан шәһәрләрендә татар теле ни хәлдә?
Мәрҗани исемендәге Тарих институты белгечләре Татарстанның сәнәгать шәһәрләре — Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәндә татар теленең торышын өйрәнгән.
Бу дүрт калада да миллилек югары дәрәҗәдә саклана, ди белгечләр. Аеруча Казан белән чагыштырганда шундый нәтиҗәгә килгәннәр.
Татарларда милли хис, урысларга караганда, бер ярым тапкырга югарырак. Шул ук вакытта татарларның 25-30% телнең кулланылышы җитәрлек дәрәҗәдә түгел дип уйлый.
Кайсы өлкәләрдә татар теле ничек кулланыла? Татарлар, урыслар белән чагыштырганда, татар теленә нинди мөнәсәбәттә? Азатлык шушы тикшеренү нәтиҗәләрен өйрәнде.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Мәрҗани исемендәге Тарих институты белгечләре Татарстанның сәнәгать шәһәрләре — Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәндә татар теленең торышын өйрәнгән.
Бу дүрт калада да миллилек югары дәрәҗәдә саклана, ди белгечләр. Аеруча Казан белән чагыштырганда шундый нәтиҗәгә килгәннәр.
Татарларда милли хис, урысларга караганда, бер ярым тапкырга югарырак. Шул ук вакытта татарларның 25-30% телнең кулланылышы җитәрлек дәрәҗәдә түгел дип уйлый.
Кайсы өлкәләрдә татар теле ничек кулланыла? Татарлар, урыслар белән чагыштырганда, татар теленә нинди мөнәсәбәттә? Азатлык шушы тикшеренү нәтиҗәләрен өйрәнде.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Татарстан шәһәрләрендә татар теленең хәле: татарларның чиреге канәгать түгел
Татар телен хастаханә һәм хакимият оешмаларында ешрак кулланалар, иң азы — мәктәпләрдә, уку йортларында кулланыла. Иң күбе — сабантуйда.
🔥4❤3😢3
Париж 2024 көндәлеге. 13нче көн нәтиҗәләре
Хатын-кызлар арасында 400 метрга киртәләр аша йөгерүдә җиңүне американ атлеты Сидни Маклафлин-Леврон яулады (фотода). Финалда ул дөнья рекордын да яңартты (50.37). Бу Сиднинең инде өченче олимпия алтыны.
Ирләр арасында сөңге атуда җиңүне Пакстаннан Аршад Надим яулады (фотода). Бер уңайдан ул олимпия рекордын да куйды (92.97 м).
Илләр ярышында беренче урында АКШ җыелмасы бара, икенчедә — Кытай, өченчедә — Австралия такымы.
🇺🇸АКШ 🥇30 🥈38 🥉35 = 103
🇨🇳Кытай 🥇29 🥈25 🥉19 = 73
🇦🇺Австралия 🥇18 🥈14 🥉13 = 45
Париждагы Олимпия уеннары 11 август якшәмбе тәмамлана.
#париж2024 #paris2024

👍2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 9нчы август. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Русиянең Липецки өлкәсендәге хәрби аэродромда янгын чыккан. Сәбәбе — аэродромга дроннар һөҗүме. Өлкә хакимиятләре төнлә өлкәгә пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән дип белдерә. 9 кеше яраланган.
🔹Белгород өлкәсендә исә 29 дрон бәреп төшерелгән: Иске Оскол шәһәрендә ике торак йортка зыян килгән. Брянски өлкәсендә — 4 дрон, Курски өлкәсендә — 4 ракет һәм 4 дрон, аннексияләнгән Кырымның Акъяр шәһәрендә 3 дрон һәм 5 экипажсыз катер юк ителгән дип белдерә РФ хакимиятләре.
🔹Украина АКШтан ерак араларга һөҗүм итә торган ATACMS ракетлары белән Русия аэродромнарына атуны рөхсәт итүне сораган. Ул хакта The Washington Post хәбәр итә. Вашингтон моны рөхсәт итсә, бу Украинага Русия белән сөйләшүләрне Киев өчен отышлырак шартларда алып барырга мөмкинлек бирәчәк диелә.
🔹Нефтькә бай Татарстанда бензин кыйммәтләнә. Бер атнада АИ-92 маркасының бәясе — 72 тиенгә, ә АИ-95 маркасы 71 тиенгә арткан. Хәзер АИ-92нең бер литры — 51,1 сум, АИ-95 — 55,34 сум, ә АИ-98 72,31 сум тора.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

❤3
Русиянең Липецки өлкәсендә дроннар һөҗүменнән соң хәрби һава аланы яна, хакимиятләр якындагы торак пунктлардан кешеләрне эвакуацияли.
Липецки муниципаль бүлгесендә гадәттән тыш хәл кертелгән, транспорт хәрәкәте туктатылган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

🔥4🤯1
Путин бер көн эчендә дистәдән артык "тыючы" канун имзалады.
Аерым алганда, сугыштагы хәрбиләргә кесә телефоны куллану тыела, балигъ булмаучыларга энергетиклар сатарга ярамый.
Әдәби әсәрләрдә наркотиклар "пропагандалауны" тыю да кертелде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Аерым алганда, сугыштагы хәрбиләргә кесә телефоны куллану тыела, балигъ булмаучыларга энергетиклар сатарга ярамый.
Әдәби әсәрләрдә наркотиклар "пропагандалауны" тыю да кертелде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
💩3🤯2🤡2🤣1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ә Курскида ниләр булып ята? Русиянең Курски өлкәсендә өченче көн рәттән сугышлар дәвам итә. ▪️Американың сугышны өйрәнү институты (ISW) көндәлек күзәтүендә әйтүенчә, украин хәрбиләре Курски өлкәсенең эченә таба ун чакрым алга киткән булырга мөмкин. ▪️8…
❗️Курски өлкәсендәге вазгыять Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл дип бәяләнде.
РФ кануннарына күрә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл зыян күргән кешеләр 500дән артып китсә яисә матди зыян 500 млн сумнан артып киткән очракта игълан ителә.
Исегезгә төшерәбез: Русиянең Курски өлкәсенә украин хәрбиләре бәреп кергән, алар өлкә эченә таба 10 км алга киткән булырга мөмкин дигән хәбәрләр булды. Русия медиасы ул хакта сак кына яза. Азатлык Радиосы андагы вазгыятьне күзәтә һәм соңгы тәрәкъкыятьне җиткереп торачак.

👍3🎉2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Курски өлкәсендәге вазгыять Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл дип бәяләнде. РФ кануннарына күрә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл зыян күргән кешеләр 500дән артып китсә яисә матди зыян 500 млн сумнан…
Русиянең Курски өлкәсенә украин хәрбиләре бәреп кергән — җирле халык эвакуацияләнергә мәҗбүр. Шушы минутка ниләр билгеле?
▪️6 августта йөзләгән украин хәрбие Русиянең Курски өлкәсенә бәреп керде. Украиннарда бронетехника һәм башка төрле авыр техника да бар. Украинага каршы сугышны яклаучы Русия блогерлары хәбәр иткәнчә, украиннар РФ территориясенең 600 дүрткел километрын басып алган, ике дистәдән артык торак пунктны буйсындырган.
▪️Шул ук вакытта Украина президенты Володимир Зеленскийның киңәшчесе "The Washington Post" басмасына украиннар Курски өлкәсенең 100 дүрткел километрын яулап алган дип җиткерде.
▪️Русиянең "хәрби хәбәрчеләре" хәзер сугыш Курчатов шәһәреннән 30 км ераклыкта бара ди. Курчатовта атом электр станциясе урнашкан.
▪️"The Insider" басмасы украиннар Курски өлкәсенең 11 торак пунктын яулап алган дип яза.
▪️Русия саклану министрлыгы "без Курски өлкәсендәге вазгыятьне контрольдә тотабыз" дип тәкърарлый. Тик җирле халык моны ялган ди: Курскидагы Telegram-каналларда бернинди ярдәм юк, халыкка эвакуацияләнергә дә булышмыйлар дип язалар.
▪️ 8 августта Путин Курски өлкәсендә яшәгән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган кешеләргә 10ар мең сум түләнәчәк дип белдерде.
▪️Кичә Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко 6-8 августта Курски өлкәсендә 66 кеше, шул исәптән 9 бала яраланган дип хәбәр итте.
▪️Курски өлкәсе Украина белән чиктәш. Украинага каршы сугышын Русия 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 898нче көне.

🎉4👍2❤1🔥1🥰1
❗️Татарстанда миграция үсеше 45,5 процентка төшкән.
Республикага килүче чит ил мигрантлары саны кими, ә менә Русиянең башка төбәкләреннән күченүчеләр арта. ☝🏻
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Республикага килүче чит ил мигрантлары саны кими, ә менә Русиянең башка төбәкләреннән күченүчеләр арта. ☝🏻
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😢8👍4
Татар музыкантлары яман шешкә каршы көрәшүче Зөлфия Камаловага акча җыю өчен хисап ачкан.
Хәзергә 300 мең сум тупланган.
Кичә, 8 августта, җырчының яман шешкә каршы көрәшүе билгеле булды.

❤6🥰4🔥2