Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан, Башкорстан, Кырым — һәр җирдә сәяси тоткыннар бар. Азатлык алар турында даими язып тора. Әгәр тоткыннар белән алмашу кабат була калса, бу исемлектә кемнәр булырга тиеш?

Без бу хакта зур материал язган идек. Менә бу 👉сылтама аша тулырак укый аласыз. Ә монда аның каймагы.
💔11👍3🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар музыкантлары яман шешкә каршы көрәшүче Зөлфия Камаловага акча җыю өчен хисап ачкан. Хәзергә 300 мең сум тупланган. Кичә, 8 августта, җырчының яман шешкә каршы көрәшүе билгеле булды. Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. #татарлар @azatliqradiosi
Җырчы Зөлфия Камалова: "Терелергә өметләнәм"

Австралиядә яшәүче татар җырчысы атнакич туган көнендә авыруы турында язып күпләрне шаккатырды һәм өнсез калдырды. Ул ярдәм сораган иде. Бүген ул рәхмәтләр язган һәм терелерергә өмет барлыкка килде дигән.

"Кадерле дуслар, миңа күрсәткән теләктәшлегегез, сузган ярдәм кулларыгыз, мәхәббәт белдерүегез - боларның барысыныннан да күңелем тулды. Миндә терелергә өмет туды.

Рәхмәт! Рәхмәт! Рәхмәт!

Алда мине ни көтә - билгесез. Әлегә тиз генә химиятерапияне уза алмасмын кебек. Әмма юллаган ярдәмегез миңа хастаханәдә дәваланырга мөмкинлек бирәчәк. Медицинада яман шешнең 4нче дәрәҗәсендә кешегә паллиатив ярдәм генә күрсәтелү каралган. Әмма төрле дәвалануларны кулланып кешеләрнең терелүе турында әллә нинди тарихлары бар бит.

Терелермен дип ышанам. Сезнең яратуыгыз миңа кыюлык, тәвәккәллек өстәде.

Мин тәмамларга тиешле берничә проект бар, мин уйнарлык шоулар да бар.

Гаҗәпләнерлек юмартлык күрсәттегез, рәхмәт! Барыгызны да яратам!"

@azatliqradiosi
🙏16💔6❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍Париж-2024 уеннарында кайсы спортчылар татар исемен танытты? Якшәмбе язмасы сезнең өчен кызыклы һәм файдалы булыр дип өметләнәбез. Бүген Париждагы Олимпиада тәмамлана. Чарада Русия белән Беларусия такымнары катнашмады, аерым спортчылар гына килде. Аларга…
Олимпиаданың башка нәтиҗәләре

✹ АКШ Олимпиаданың соңгы көнендә алтын медальләр яулауда Кытай белән тигезләште. Нәтиҗәдә ике илнең дә кырыгышар алтын медале бар. Әмма АКШ барыбер алда, чөнки аның көмеш медальләре саны күбрәк. Шул рәвешле яуланган медальләр буенча беренче урында АКШ, аннары Кытай, өченче урында исә Япония.

✹ Нейтраль статуста катнашкан русиялеләр арасында бер генә көмеш медаль бар. Мирра Андреева белән Диана Шнайдер парлы тенниста икенче урынны яулады.

✹ Украина бу Олимпиадада 12 медальгә ия булды. Аларда өч алтын, биш көмеш, дүрт бронз медаль. Соңгы 12 елда бу - иң яхшы күрсәткеч.

✹ Советлар Берлегенә кайчандыр кергән дәүләтләр арасында иң яхшы күрсәткечкә Үзбәкстан ия булды. 13 медальнең сигезе - алтын.


@azatliqradiosi
🏆5👎2👏2✍1🔥1
Бу атнаны Азатлык ниләр язды?

Күрми, ишетми калмадык димәгез. Бик фәһемле, мөһим материалларыбыз булды. Мәсәлән…

🔸Сандормох. Анда ничә татар атып үтерелгән?

Тоташ зиратка әйләнгән Сандармох урманында Бакый Урманче энесе атып үтерелгән. Шушында ук ТАССРда татарлыкны алга сөргән җитәкче Кәшшаф Мохтар гәүдәсе ята. Белә идегезме?

🔸 "Миңа бу вакыйгалар аша узарга фәкать өмет ярдәм итте". 

Азатлык журналисты Алсу Кормашның иректә беренче әңгәмәсендә ул азат ителгәннән соң ниләр кичергәнен, алга таба нишләргә җыенганын сөйләде. Ялгыз гына урамда, беркемнең күзәтүсез йөрү алу да бәхет икән дип сөйләвенә игътибар итегез.

🔸 "Без хәзер әтигә якынрак"

"Баймак эше" фигуранты Инсаф Исламов тарихын сөйләдек.  Ул Уфадагы тикшерү изоляторында утыра. 17 сентябрьгә кадәр Инсаф — сак астында.  Ул хатыны, ике баласы белән Мурманскида яшәгән. Шунда тоткарлаганнар. Инсафның хатыны ике баласын ияртеп Башкортстанга кайтты.

🔸 "Большевиклардан күп җәфа күреп үлде".

Башкорт милли лидер, галим, тарихчы Әхмәтзәки Вәлидинең әтисе Әхмәтша Вәлидовның тормышы һәм үткәне нинди булган? Ничек аны да, Вәлидинең туганнарын да изалап, мыскыллаганнары турында бу мәкалә.

🔸 Татарстан шәһәрләрендә татар теленең хәле: татарларның чиреге канәгать түгел

Татарстан социологлары республиканың сәнәгать шәһәрләре — Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәндә татар теленең торышы өйрәнгән. Галимнәр фикеренчә, бу дүрт калада да миллилек югары дәрәҗәдә саклана. Әмма тел ничек һәм кайда кулланыла?Татарлар, урыслар белән чагыштырганда, татар теленә нинди мөнәсәбәттә? Азатлык социологик тикшеренүне өйрәнде.

🔸 Ә бу безнең YouTube каналда чыккан соңгы видеоязма. Путинның Русиядә тәхеттә утыруына 25 ел ук булып киткән. Ниләр вәгъдә итте, ниләр сөйләде, ничек ышандырды... Шулар хакта видео чыгардык.

Атна азагында хисләребезне дә белдерәбез. Чынында укучыларыбыз белән горурланабыз. Башкалар язмаган җитди, кайчак кабул итәргә авыр булган, башны да эшләтергә кирәк булган, йөрәкне кызганмыйча да укырга, карарга туры килгән темаларны карап барасыз, кызыксынасыз. Әле туган телдә укыйсыз! Афәрин! Бергә булыйк, авыр заманнарның да уза торган гадәте бар ул.
👍7✍4🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 12нче август. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Парижда Олимпия уеннары тәмамланды. Медальләр саны белән беренче урында — АКШ (126 медаль). Икенче урында — Кытай (91 медаль), өченче урында — Япония.

🔹Украин хәрбиләренең Русиянең Курски өлкәсенә һөҗүм итүеннән соң 200 сивил зат юкка чыккан, дип хәбәр итте "Лиза Алерт" проекты.

🔹Русиянең Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков өлкәнең Краснояружский районы халкын эвакуацияли башлаулары турында хәбәр итте. Сәбәбе — районда Украина хәрбиләренең активлашуы ди ул. Әлеге район Украина белән чиктәш.

🔹Бүген Казанда һәм Татарстанда — яңгыр, урыны белән бозлы яңгыр яварга мөмкин. Җилнең көчәюе дә көтелә. Һава температурасы 17 дәрәҗәдән артмас дип фаразлана.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍4❤1
Русия контролендәге Запорожье атом электр станциясендә зур янгын чыккан.

Янгынның видеосын Украина президенты Владимир Зеленский чыгарды. Ул янгында Русия гаскәрен гаепләде, ә Мәскәү исә — Украинаны.

Ике тараф та радиация фоны нормада, дип искәртте.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2👎1
❗️Казандагы мәхкәмә сәясәт белгече Руслан Айсинны читтән торып ике айга кулга алган.

Күптән түгел Русия эчке эшләр министрлыгы аны эзләүгә биргән иде.

Хәзерге вакытта Айсин Төркиядә яши.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🤯7🤬4😁2👍1🤣1
🇹🇷Төркия хакимиятләре Telegram мессенджерына томалау белән янады.

Хакимиятләр Telegramнан наркотиклар сату, балаларга җенси көч куллану, фахишәлек, комарлы уеннар белән бәйле каналларны алып баручылар һәм анда утыручылар турындагы мәгълүматны ачуны таләп итә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Төркия

@azatliqradiosi
🤡8👍2✍1
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов Русия төзелеш министры урынбасары булачак.

Хөсәенов Вадим Васильев урынына киләчәк, Васильев Русия төбәк үсеше департаменты мөдире булып эшләргә китә диелә.

Шулай итеп, 36 яшьлек Алмаз Хөсәенов Русия төзелеш минстры Ирек Фәйзуллин такымына күчә, дип яза "Бизнес-online". Ирек Фәйзуллин да — Татарстаннан, татар. ☝🏻

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😐6🎃3💩2🤷‍♂1❤1👎1🖕1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
⚡️⚡️Иярченнән төшерелгән фотоларда "Суджа" газ үлчәү станциясенең җимерелгәне күренә.

Фотолардан күренгәнчә, станциянең бер өлеше — 9-10 августта, ә бер өлеше 10-11 августта җимерелгән. 11 августта төшерелгән фотода административ биналарының берсенең тулысынча диярлек җимерелгәне күренә. Шулай ук, газ үлчәүче җиһаз урнаштырылган мәйданчыкка да зыян килгәне күренә.

Исегезгә төшерәбез: бүген иртән "Газпром" "Суджа" газ үлчәү станциясе аша Европага газ гадәти рәвештә тапшырыла дип белдергән иде.

Украина гаскәре Русиянең Курски өлкәсенә 6 августта бәреп керә башлады. РФ медиасы ул хакта сак кына яза. Берничә мең дистә кешенең эвакуацияләнгәне турында хәбәрләр килә. РФ саклану министрлыгы бар да тәртиптә ди.

@azatliqradiosi
🎉7🔥1👏1
Болгариянең тикшеренүче журналисты Христо Грозев Көнбатыштагы хәбәр оешмаларына мөрәҗәгать итте һәм аларны Русиядә эшләүче бөтен хәбәрчеләрен чакыртып кайтарырга чакырды.

Хәбәрчеләргә Русиядә кулга алыну яный, Кремль киләчәктә аларны тоткыннар белән алмашуларда кулланырга мөмкин, дип саный ул.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
✍3👍3🤡1
Алматыда татар йортын тартып алырга телиләр. Бүгенге көн язмасы бу хакта

Казакъстанның Алматы шәһәрендә урнашкан "Идел" татар-башкорт мәдәният үзәге бинасыз калырга мөмкин. Хәзерге вакытта ике катлы бина тирәсендә бәхәсләр кызганнан кыза бара.

Бер якта — прокуратура. Алар әлеге бина үз вакытында канунсыз төстә сатылган дип саный. Икенче якта — бу "канунсыз" килешүгә катнашы булмаган хәзерге бинаның хуҗасы — татар эшмәкәре. Ул — милексез, татарлар — йортсыз һәм җирсез калырга мөмкин. Инде ике мәхкәмәне оттырганнар. Бинаның язмышы ярты ел эчендә Югары мәхкәмәдә хәл ителәчәк.

Азатлык Алматы татарлары белән сөйләште.
(VPN булмаса, монда басыгыз)
😱4🤬4👍1😁1
Башкортстан Курски өлкәсеннән эвакуацияләнгәннәрне үзендә кабул итәргә әзер булуын белдерде

Бу хакта бүген хөкүмәт киңәшмәсендә республика башлыгы Радий Хәбиров әйтте. Быел апрельдә ул Башкортстанның Белгород өлкәсеннән 500 баланы кабул итәчәген дә әйткән иде.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 11 августка биргән мәгълүматына күрә, Курски өлкәсеннән 84 мең кеше эвакуацияләнгән.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👎5🤣5💩4👍2🥱1🖕1
Курски өлкәсе губернаторы: төбәкнең 28 торак җире Украина хәрбиләре контролендә

Төбәктән 120 меңнән артык кеше киткән, тагын 180 мең кешене эвакуацияләү кирәк, ди җирле хакимият.

Владимир Путин чикне үтеп кереп Украина "киләчәктә тынычлык турындагы сөйләшүләрдә үз урынын яхшыртырга тели, тик аның белән сөйләшүләр алып бару турында сүз дә була алмый", диде.

Русия хакимияте тынычлык турындагы килешү өчен шартлар арасында тулысынча Русия таләпләренә ризалашуны таләп итә.

Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.
🎉6👍2❤1✍1👎1
Сездә YouTube ачыламы, видеоларны карап буламы?

Тагын бер кат ышанычлы VPN-хезмәтләр турында хәтерләтәбез:

🔸nThlink
🔸Psiphon
🔸Lantern
🔸Orbot
🔸HighLoad

Томалау очрагында файдалы киңәшләр
монда (VPNсыз сылтама)

@azatliqradiosi
❤5👍2🤗1
Башкортстанның Чишмә районында Алтын Урда чорына караган җирлек өйрәнелә.

Казу эшләрен Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенә караган Тарих, тел һәм әдәбият институты алып бара. Казу барышында ачыкланган табылдыкларны җирле археологлар башкорт тарихы белән бәйләп аңлатырга тырыша. ☝🏼

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😁8👍4✍2🤡2