Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Курски өлкәсеннән эвакуацияләнгәннәрне Украинадан басып алынган Запорожье өлкәсенә һәм Башкортстанга җибәрәләр

Курски өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Алексей Смирнов өлкәнең чик буендагы районнарыннан эвакуацияләнгән кешеләрне Запорожье өлкәсенең баскынлыктагы өлешендә урнашкан вакытлыча яшәү пунктларына күчерәчәкләрен әйтте.

Якында кешеләрне баскынлыктагы Запорожьега илтү өчен беренче рейслар оештырылачак диелә.

Шул ук вакытта Украинаның Запорожье өлкәсе - тулысынча Русия контролендә түгел. Биредә дә хәрби хәрәкәтләр бара.

Шулай ук Курски өлкәсеннән 42 кешене: 34 бала белән, аларны озатып килгән 8 өлкәнне Башкортстан кабул иткән. Бу хакта "Башинформ" җиткерде. Алар кичә, 12 августта килгән. Курски кешеләрен Дүртиле районындагы шифаханә һәм сәламәтләндерү аланына урнаштырылган диелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
💩5👎1🤡1🤣1
Русия фронттагы югалтуларын каплау өчен 2024 ел ахырында яңа мобилизация игълан итәргә мөмкин — Bloomberg

Русия гаскәренә фронттагы югалтуларын каплау өчен хәрбиләр җитми, шуңа күрә хакимиятләр мобилизациянең яңа дулкынын игълан итү юлын карарга мөмкин. Бу хакта Кремльгә һәм Русия саклану министрлыгына якын берничә чыганагына сылтанып Bloomberg хәбәр итә.

Агентлык белән сөйләшкән өч кеше әйтүенчә, хәрбиләр җитмәве белән бәйле мәсьәлә катлаулана башлаган. 2022 елда сугыш башланганнан бирле фронттагы югалтулар иң зур дәрәҗәгә җиткән. Хакимиятләр төрле кызыксындыру чаралары ярдәмендә русияләрне контракт төзергә җәлеп итсә дә, проблемны моның белән генә тулысынча хәл итә алмыйлар диелә.

Bloomberg-ның бер әңгәгәмдәшчесе әйтүенчә, төбәкләрдәге хакимиятләр контрактчыларны җыюга бирелгән квоталарның уртача өчтән береннән артыгын үти алмый.

Шушы хәлләр Русия хакимиятләрен яңа мобилизация турында уйланырга мәҗбүр итәргә мөмкин, диелә.

▪️Июль ахырында гына Кремль сүзчесе Дмитрий Песков "мобилизация турында беркем сөйләшми, сүз бармый", дигән иде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🖕3👾3✍1
Көн язмасы: Татарстан белән Башкортстан икътисады: акрыная һәм тарая

2024 елның ярты елында Татарстан һәм Башкортстанда икътисад үсеше акрынаюы күзәтелә. Республикаларда нефть табышы кимү дәвам итә һәм сугыш башлангач тиз үсеш алган җитештерү дә төшә башлады.

Моның зыянын җитештерүчеләр генә түгел, җирле бюджетлар да күрә. Татарстанда да, Башкортстанда да бюджетның нигезен тәшкил иткән табышка салым кимеде.

Азатлык ярты ел эчендә ике республикада барган икътисади күрсәткечләргә күзәтү ясады һәм кайда күбрәк зыян килүен ачыкларга тырышты.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢2✍1👍1🔥1👏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 август, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия саклану министрлыгы ил күгендә 117 дрон һәм 4 тактик ракет бәреп төшерелде дип белдерде. Министрлык мәгълүматынча, алар Курски, Воронеж, Түбән Новгород, Волгоград, Брянски, Орлов, Ростов өлкәләренә җибәрелгән.

🔸Белгород өлкәсендә төбәк дәрәҗәсендә гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән. Җирле хакимиятләр федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл тәртибе кертү мөрәҗәгате белән чыгачак.

🔸Япония премьер-министры Фумио Кисида сентябрьдә узачак Либераль-демократик фирка башлыгын сайлауда катнашмаячак. Сайлаудан соң ул премьер вазифасыннан китәргә җыена.

🔸Татарстан Югары мәхкәмәсе башлыгы итеп 44 яшьлек Азат Гыйльметдинов билгеләнгән. Соңгы 5 елда ул Яшел Үзән шәһәр мәхкәмәсен җитәкләде. Татарстанның Югары мәхкәмәсе башлыгы кәнәфие 14 ай бушап торды.

🔸Башкортстан елгаларында су күтәрелүен дәвам итә. Басутамак һәм Ассы авыллары янында Инзер елгасы, Ишембай һәм Салават янында Агыйдел елгасы ярларыннан чыккан.
🔥2
Лилия Чанышева: "Кешеләр ярдәме белән үземне бер мизгел дә ялгыз хис итмәдем"

Иректә биргән беренче әңгәмәсендә Лилия Чанышева Баймак хәлләрендә Хәбировның гаепле булуын һәм анда тоткарланган кешеләр белән соклануын сөйләде.

Ул шулай ук иректәге шатлыгын, ире һәм башка кешеләр теләктәшлеге, Русиядән китәргә теләмәве турында фикерләрен әйтте.

"Мин Алмаз белән очрашуыбызны көтәм, аның белән барысын да тыныч кына сөйләшергә телим. Аның әнисе нык авырый. Ул аңа да ярдәм итә. Мин Русиядә булганда, ул әнисе янында була алды, шул ук вакытта, миңа да ярдәм итә алды. Хәзер исә моны эшләү шактый кыен булачак. Минем Русиядән китәргә теләмәү сәбәпләренең берсе безнең ата-аналар иде. Мин нык алар янында булырга телим. Аларны күптән кочакламадым, безнең пыяла аша кыска очрашулар гына булды. Мин гаиләле кеше, гаилә минем өчен бик кадерле һәм мөһим. Шуңа аерылу минем өчен зур фаҗига", - диде ул.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз көзге сылтама.
👍7❤5💩2🤔1
Татарстанда 2,3 мең укытучы җитми

Татарстан мәгариф министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге мөдире Гүзәл Гатауллина сүзләренчә, иң зур ихтыяҗ башлангыч сыйныфлар, математика, урыс теле, физика, химия, чит телләр укытучыларына килеп туган.

Казанда, Чаллыда, шулай ук Яшел Үзән, Лаеш һәм Түбән Кама райоаннарында хәлләр аеруча катлаулы.

▪️Русия мәгариф министрлыгы белешмәләренә күрә, 2023 елда мәктәпләрдән 193,5 мең укытучы эштән киткән. Бу - 2017 елдан бирле иң зур күрсәткеч. 2017 елда 141,8 мең укытучы эшеннән киткән булган. Димәк, җиде ел эчендә эштән киткән укытучылар саны өчтән бергә арткан.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😱5😁3👏1🤡1👻1
WSJ: Русия Украинадагы гаскәренең бер өлешен Курски өлкәсенә күчерә

Шул ук вакытта Америка аналитиклары Русиягә күпме хәрби бүлек күчерлүен һәм бу Украина җирлегендәге сугышка никадәр йогынты ясый алуын әйтә алмый. Бу хакта Wall Street Journal яза.

Украина кораллы көчләренең даими хәрби бүлекчәләре Курски өлкәсенең Суджа районына 6 августта үтеп керде. Русия блогерлары Украина хәрбиләренең Курски өлкәсендә берничә авылны яулап алуын җиткерде.

Төбәктә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл игълан ителде, кешеләрне эвакуациялиләр.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😁2✍1👍1🔥1
Башкортстанда Тайрук елгасы ярларыннан чыккан, тугыз йортка су кергән

Башкортстанның Ишембай районы Байгуҗа авылында Тайрук елгасы ярларыннан чыккан һәм тугыз хуҗалыкны баскан. Бу хакта Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Су 13 августта көчле яңгырлардан соң күтәрелә башлаган. Авылга коткаручылар килгән. Алар халыкка кирәкле ярдәм күрсәткән, эвакуациядән кешеләр баш тарткан диелә.

Республикада яңгырлар август башыннан бирле туктамый. Туфракның чамадан тыш дымлануы аркасында гадәттән тыш хәл кертелү ихтималы турында да әйтелде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢3👍1🐳1
Татарстанда ипотека килешүләре саны кискен кимегән

Татарстанда июль аенда ипотека алучылар саны һәм ипотека күләме кискен кимегән. Июнь белән чагыштырганда күрсәткечләр 65% һәм 74% кимегән. Моны Берләштерелгән кредит бюросы статистикасы күрсәтә.

Русиядә 1 июльдән 8%лы ташламалы ипотека програмы гамәлдән чыгарылды.

Моннан тыш, фатир бәяләре артуын дәвам итә. Мәсәлән, Казанның күчемсез милек базарында да бер дүрткел метры уртача 100 мең сумнан очсызрак торучы фатирлар калмаган. "ЦИАН" күчемсез милек агентлыгында әйтүләренчә, хәзерге вакытта Татарстан башкаласында әлеге бәя уртача 176 мең сум.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍5❤1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төркиянең Анталья шәһәрендә яшәүче татарларның "Татарстан мәдәният җәмәгатьчелеге" оешмасы барлыкка килде. Анталья татарларының инстаграм битендә язуларынча, оешма рәсми теркәлү узган. Җәмәгатьчелекнең җитәкчесе – музыкант Гөлназ Җиһангирова. Соңгы берничә…
Кичә Антальяда күптән түгел оешкан "Татарстан мәдәният җәмәгатьчелеге" оешмасы танылган музыкант, мультиинструменталист, "Алпар" төркеме җитәкчәсе Алмаз Әсхәдуллин белән очрашу уздырган.

“Курай, думбырада уйнау, җырлар җырлау, тәмле чәй һәм күңел ачу булды. Аралаштык, татар музыкасы, уен кораллары һәм аларның тарихы турында сөйләштек», дип яза Анталия татарлары телеграм каналы.

@azatliqradiosi
❤9👍2🔥1🤔1
"Медиазона": 2022 елдан башлап, сугышка каршы язулар өчен 10 мең беркетмә төзелгән

Басма Русия армиясен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә район мәхкәмәләренә кергән беркетмәләргә нигезләнә.

Әлеге маддә 2022 елның март башында Русиянең Украинага һөҗүменнән соң кертелде. Ким дигәндә бер ай эчендә Русиядә мең беркетмә төзелде. 2022 ел ахырына аларның саны 5614екә һәм бер елдан соң – 8590кә җитте.

"Ун меңенче беркетмә мәхкәмәгә августның беренче атнасында тапшырылган", дип яза “Медиазона”.

▪️Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсен бозган өчен физик затлар өчен 30-50 мең сум штраф каралган. 2023 ел ахырына салынган штрафларның гомуми күләме 227 миллион сумнан артты.

▪️Бер ел эчендә кабат беркетмә төзелгән очракта инде Җинаять кодексының 280.3 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатыла.

@azatliqradiosi
🤬4🤮2
2024 ел башыннн Татарстанда алкоһол һәм спиртлы эчемлекләр белән 341 кеше агуланган.

Бу былтыргыдан 5%ка күбрәк.

Үлемнәр саны исә 164 кешегә җиткән. Бу узган елның шушы чорыннан 1,3 тапкырга күбрәк.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍1😢1🍾1💊1
Русия рәсми рәвештә Милли азчылыкларны яклаучы Европа конвенциясеннән чыкты.

Әлеге карар инде 1 август көнне үк гамәлгә кергән, әмма ул бүген генә басылып чыкты.

Бу Русиядә яшәүче халыклар өчен нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

“Конвенциядән баш тарту белән Русиядә милли азчылыкларны системлы төстә изә башларлар дип уйламыйм. Дөресрәге, бу инде болай да юридик нормаларга күз йомып эшләнә иде. Конвенциядән чыгу үзе генә сәясәттә җитди үзгәрешләр башланыр өчен җитәрлек нигез түгел. Аның мәгънәсе башкада — бу Русиянең гомумевропа хокукый кырыннан символик рәвештә чыгуын күрсәтә, ул 1990нчы елларның икенче яртысыннан бирле анда иде», дигән иде элек Калмыкстан юристы Даавр Дорҗин.

Тулырак👉 монда укыгыз, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatiqradiosi
🤬8😢3👎2😈1