Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Нәкъ дүрт ел элек, 2020 елның 16 августында, Башкортстанның Ишембай районындагы Куштау тавы "Башкорт содасы" ширкәте тырнакларыннан йолынып алынды. Аны халык саклап калды.

2020 елда шушы вакытта меңләгән халык Куштауны яклап чыкты. Кешеләр төннәрен тау итәгендә уздырды, алар кыйналды, активистларга басым ясалды, аларны ваһһабчы дип гаепләделәр. Әмма халык чыгуын дәвам итте. Куштауны яклаучыларга Юрий Шевчук, Максим Галкин кушылды. Вакыйга авазы республика чикләреннән чыкты. Ахыр чиктә Куштауны яклаучылар янына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров килде. Тау исән калды.

Ул вакытта Азатлык чыгарган фотогалерея янә бер карап алыгыз.
@azatliqradiosi
👍8❤4🎉3
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
ТАГЫН 5 КӨН КАЛЫП БАРА!..

21 августта Азатлык Радиосының YouTube-каналында — зур премьера... Истә калдырыгыз, язылыгыз!

#Татарстан #татарлар #премьера

@azatliqradiosi
❤14👍6🎉1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 август, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Кичә ГРЭСтагы авария сәбәпле Владивосток шәһәре һәм бөтен диярлек Приморье өлкәсе электрсыз калды. Рәсмиләр бүген иртәнгә электр тәэминәте торгызылды дип белдерде.

🔸Русия саклану министрлыгы төнлә Белгород өлкәсе күгендә бер дрон бәреп төшерелүен хәбәр итте. Өлкә губернаторы Вячеслав Гладков төнге һөҗүмнәр аркасында бер авылдагы йортта янгын чыккан, икенчесендә газ торбаларына һәм электр чыбыкларына зыян килгән.

🔸Курски өлкәсе башлыгы Алексей Смирнов бүген төбәктә ракет куркынычы сигналы җиде тапкыр яңгырады дип белдерде.

🔸Украинаның Сумы шәһәренә һөҗүмдә бер кеше яраланган. Тәрәзәләр ватылган, берничә машина янган. Һөҗүм урынында хәрәкәт чикләнгән диде шәһәр башлыгы Алексей Дрозденко.

🔸Украинаның ракетка каршы тору системы Русиянең 14 камикадзе дронын бәреп төшергән. Бу хакта Украина кораллы көчләре командованиесе хәбәр итте.

🔸Кырым күперендә чиратта 1,4 меңнән артык машина тора дип хәбәр итә күпернең матбугат хезмәте. Тамань ягыннан - 917 машина, Киречтән - 520.

🔸Татарстанда ялларда төньяк балкышын күрергә мөмкин булачак. Бигрәк тә Лениногорскидан көньяктарак, Азнакай һәм Чаллының төньяк-көнчыгышында, Базарлы Матак авылы тирәсендә. Бу хакта КНИТУ-КХТИның физика кафедрдасы мөдире Кирилл Холинга сылтанып университетның матбугат хезмәте хәбәр итте.
👍5🔥2
Азатлык YouTube: "1552" спектаклен куйдырмау — куркаклык"

Узып баручы атнада Азатлык YouTube-нда Казан ханлыгын алуга багышланган "1552" спектаклен әзерләүдән баш тарту, Татарстанга мигрантларның файдасы һәм зыяны, эчкечелектән мәҗбүри дәвалану, YouTube-ны томалау турында сөйләштеләр.

"1552" спектаклен куймау турында:

"Түрәләрдә ялагайлану, кулдан байлык, хакимлек китүдән курку психологиясе".

"Без һаман да коллар. 1552 елдан бирле кан коела, хокуксыз, телсез мескен халык без! Ни кызганыч, татар үз халәтен хәтта аңламый".

"Үткәннәр белән яшәмик, җәмәгать! Башка милләтләр һәм урыс халкы белән бергәләп, киләчәгебез матур булсын дип яшик!"

Мигрантлар турында:

"Бу мөселман халыклары һәм төркиләр, алар беркемгә дә зыян китермиләр".

"Әгәр намуслы мөселманнар икән, яшәсеннәр һәм эшләсеннәр"

"Алар элекке кебек эшләргә килмәгән бит, безнең урынга яшәргә килгән. Аңлаганнар аңлый".

"Казанга алар үз кануннары белән килмәгән, телләрен өйрәнергә мәҗбүр итми. Безне яшәргә өйрәтми".

"Уңай да карап булмый, әмма дә ләкин тугандаш халыклар булгач тискәре дә карыйсы килми. Безнең ремонт-отделка өлкәсендә эшләүче егетләргә зур конкуренция, эшләрен бик арзан бәялиләр".

Тулырак Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👍11
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкорт атына институт кирәкме? Башкортстанда башкорт аты институты төземәкчеләр. Атчы фермерлар моңа шикләнеп карый, ләкин галим фикеренчә, бу кирәкле эш, чөнки башкорт токымлы ат юкка чыгу чигендә. Бу тормышка ашарлыкмы? Башкорт токымлы ат, гомумән, бармы?…
15-16 августта Башкортстанның Баймак районында өченче тапкыр "Башкорт аты" фестивале узды. Анда төрле ярышлар, тамашалар, фикер алышулар оештырылды. Чарага республика башлыгы Радий Хәбиров та килде.

Башкорт аты темасы ныклап 2021 елда күтәрелә башлады. Дөнья башкорт Корылтае Башкорт атын яклау көнен булдыру тәкъдиме белән чыкты. Корылтай җитәкчесе Галим Якупов башкорт атының үзенә генә хас токым сыйфатлары юкка чыгып бара, аларны саклап калу өчен шундый бер чара кирәк дип белдерде.

Шул ук вакытта башкорт токымлы ат, гомумән, бармы, дигән бәхәсләр бар. Бу бәхәс Татарстанда "татар аты"на патент алынгач бигрәк тә кызып китте. Башкортстан белгечләре Татарстанны башкорт атларын "татарлаштыруда" гаепләде.

Фото: "Башкорт аты" төркеме, Радий Хәбиров аккаунты, rcntrb.com
👍7🤣2
Башкорт атына институт кирәкме?

"Башкорт аты" темасы ныклап күтәрелә башлагач, Азатлык бу хакта төрле фикерләрне җыеп, мәкалә әзерләгән иде. Шуны искә төшереп китик.

Башкортстанда башкорт аты институты төземәкчеләр. Атчы фермерлар моңа шикләнеп карый, ләкин галим фикеренчә, бу кирәкле эш, чөнки башкорт токымлы ат юкка чыгу чигендә.

Бу тормышка ашарлыкмы? Башкорт токымлы ат, гомумән, бармы? Татар аты токымына патент алганнан соң бик зур бәхәсләр купкан иде, әлеге тема тынамы? Азатлык Башкортстанда токымлы атлар үрчетүдәге проблемнар турында белеште.

Мәкаләне Азатлыкның төп сайтында, яки көзге сылтама аша укырга була.
Телеграмда гына да бар ⬇️
😁8🔥1🤡1
WP: Украинаның Курскига һөҗүме Мәскәү белән Киевның яшерен сөйләшүләрен өзгән

Катар арадашчылыгы ярдәмендә Украина белән Русия арасындагы августта Доха шәһәрендә узарга тиешле яшерен сөйләшүләр, украин кораллы көчләренең Курскига һөҗүм итүе сәбәпле, билгесез вакытка кичектерелгән. Бу хакта сөйләшүләр турында белгән рәсми затларга сылтанып, The Washington Post яза.

Сөйләшүләр вакытында тарафлар делегацияләре энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәрне туктату турында фикер алышырга ниятләгәннәр. Очрашуда катнашырга тиеш булган кешеләр әлеге сөйләшүләр киләчәктә сугышны туктату килешүенә дә китерер дип өметләнгән.

Украина президенты офисында Дохадагы саммит "Якын Көнчыгыштагы вазгыять сәбәпле" кичектерелде дип белдергән The Washington Post-ка. Ул видеоконференция форматында 22 августта узачак дигән.

Кремльдә һәм Ак йортта аңлатма бирүдән баш тартканнар.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🎉5🤔1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
ТАГЫН 4 КӨН КАЛЫП БАРА!..

21 августта Азатлык Радиосының YouTube-каналында — зур премьера... Истә калдырыгыз, язылыгыз!

#Татарстан #татарлар #премьера

@azatliqradiosi
❤12👍5🔥2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 18 август, якшәмбе. Азатлык Радиосы үз эшен дәвам итә. Әлегә булган яңалыклар мондый:

🔸Якшәмбегә каршы төндә Русиянең көньяк төбәкләренә дроннар һөҗүм иткән. Ростов өлкәсенең көньяк-көнчыгышында дизель ягулыгы келәтенә дрон калдыклары төшкән. Губернатор Василий Голубев әйтүенчә, янгын чыккан. Төнлә келәткә ике һөҗүм ясалган. Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, төнлә Белгород, Курски һәм Ростов өлкәләре күгендә биш дрон бәреп төшерелгән.

🔸Курски өлкәсеннән тагын өч мең кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәл министрлыгы хәбәр итә. Барлыгы ничә кешенең күчерелүе турында мәгълүмат юк.

🔸Курскиның Суджа шәһәрендә тапшырулар төшереп кайткан RAI Итальян телерадиоширкәте журналистлары иминлек максатынннан ватаннарына чакыртылган. Элегрәк ФСБ чикне канунсыз узуда гаепләп аларга каршы җинаять эше ачты.

🔸Русиянең Камчатка ярларында 7 дәрәҗәдәге көчле зилзилә булды. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк. Зилзиләдән соң Шивелуч вулканы ата башлаган. Белгечләр цунами куркынычы юк дип белдерде.

🔸Армавир шәһәрендә җитештерелгән "хәләл" тамгалы ит ризыкларына дуңгыз ите табылган. Бу хакта Islamnews яза.

🔸Татарстан 25 мең мигранттан колак кагачак. Элегрәк Русия тикшерү комитеты башлыгы Русиянең берничә төбәгендә мигрантларны эшләтмәү тәкъдиме белән чыккан иде.

🔸Француз актеры Ален Делон вафат. Бу хакта AFP хәбәр итә. Актерга 88 яшь иде.

@azatliqradiosi
🔥3👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Марат Рамазанов
Кичә Уфада Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Марат Рамазанов белән хушлаштылар.

Хушлашу мәрасиме шәһәрнең математика институтында узды.

Рамазановның фәнгә шактый өлеш кертүе, Уфада математика мәктәбенә нигез салучы булуы әйтелде.

Хушлашуга татар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә шактый килгән иде, ләкин Уфадагы татар конгрессы җитәкчелеге һәм Башкортстандагы Татарстан вәкиле күренмәде, дип хәбәр итә җеназада катнашучылар.

Марат Рамазанов Уфадагы татар зиратында җирләнде.

@azatliqradiosi
🙏5❤2👍2