Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Марат Рамазанов
Кичә Уфада Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Марат Рамазанов белән хушлаштылар.

Хушлашу мәрасиме шәһәрнең математика институтында узды.

Рамазановның фәнгә шактый өлеш кертүе, Уфада математика мәктәбенә нигез салучы булуы әйтелде.

Хушлашуга татар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә шактый килгән иде, ләкин Уфадагы татар конгрессы җитәкчелеге һәм Башкортстандагы Татарстан вәкиле күренмәде, дип хәбәр итә җеназада катнашучылар.

Марат Рамазанов Уфадагы татар зиратында җирләнде.

@azatliqradiosi
🙏5❤2👍2
Тула өлкәсенең Веневский районында намаз уку бүлмәсе булдырганы өчен кафе хуҗабикәсен биш мең сум штрафка тартканнар.

Тумышы белән Дагыстаннан булган 47 яшьлек ханым биш ел элек Карники авылындагы "Дельфин" кафесында намаз бүлмәсе ача. Бинага "Намаз" дигән элмә такта урнаштыра.

Гыйбадәт кылу бүлмәсен M-4 Дон трассасында йөргән мөселманнар куллана.

Элегрәк Русиянең федераль трассаларындагы намаз бүлмәләре ябыла башлавы хакында хәбәрләр булды.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬11😱5🤯3
Унөч елга хөкем ителгән кырымтатар Сервер Зекирьяев колониядәге шартларга һәм басымга зарлана

Ул Тула өлкәсенең 1нче санлы колониясендә утыра.

Ир сәламәтлеге күзгә күренеп начарлануын әйтә. Ашаудан һәм физик күнекмәләрдән соң күбекләп косудан, баш әйләнүләрдән интегүен әйтә.

Аны даими ШИЗОда яки ПКТда тоталар. Шул сәбәпле гаиләсе белән күрешергә рөхсәт ителми.

Колониягә килү белән аннан дини китапларны, шул исәптән Корьәнне дә тартып алганнар, ә ШИЗОга утыртканнан соң туганнары җибәргән 18 мең сумлык ашамлыкларын һәм әйберләрен алып буш сумкасын гына кайтарганнар.

Зекиряевны башка колониягә күчерү мөрәҗәгате кире кагыла. Тоткынның бүлмәсендә берничә тапкыр тентү уздырыла, ул вакытта колония хезмәткәрләре “Эт вальсы”н кабыза.

▪️Зекирьяевның 13 баласы бар. Эзәрлекләүләргә кадәр ул физкультура укытучысы булып эшләгән һәм чәчәк үстерү белән шөгөльләнгән,

▪️Зекирьяев «Хизб ут-Тахрир»нең икенче Бакчасарай эше нигезендә унөч елга хөкем ителде.

@azatliqradiosi
🤬7👍3🙏3
Украина кораллы көчләре Курски өлкәсендәге тагын бер күперне җимергән.

Бу хакта генерал-лейтенант Николай Олещук хәбәр итте.

Русия һәм Украина телеграм каналлары мәгълүматларына караганда, бу Глушковский районының Званное авылындагы Сейм елгасы аша салынган күпер. Ул Русия армиясен кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен кулланыла.

Олещук постында әйтелгәнчә, Украина кораллы көчләре Русия армиясен "төгәл һава һөҗүмнәре" белән "логистик мөмкинлекләрдән" мәхрүм итә.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🎉7❤1🤬1
Көн язмасы: "Безне татар итеп милли ризык һәм тел саклый"

Төркиянең Бөгрүделик авылы турында яңа китап дөнья күрде. Ул "Татарларның Себердән Коньяга гамь тулы хиҗрәте" ("Sibiryadan Konyaya tatarların gam yüklü hicreti") дип атала. Аны авылда яшәүче активист Рәхмәтулла Куртаран язган.

Китапта авылның бер гасыр эчендә ничек үзгәргәне, югалган йолалар һәм сакланган кайбер гореф-гадәтләр турында укырга мөмкин. Азатлык Рәхмәтулла әфәнде белән авылның үткәне һәм бүгенгесе, милли йолаларның юкка чыгуы турында сөйләште.

💬1908 елда Истанбулга килгәннән соң татарларны Коньяга җибәргәннәр. Башта кырымтатар авылларына юллаганнар, әмма анда күнмәгәннәр. 20ләп кешене Акшәһәргә, 30лабын Коньяга җибәргәннәр. Безнең татарлар сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән, аларга үзләренә аерым җир кирәк булган. Менә алар хәзерге авыл җирен ошаткан, чөнки сала уртасыннан чишмә чыккан. Монда алар атларына су эчерткән, җим әзерләгән, үзләре ял иткән. Аннары хакимият татарларга биредә йорт салып биргән. Акшәһәргә җибәрелгән татарлар да кире авылга кайткан, ди Рәхмәтулла әфәнде.

👉Азатлык сәхтфәсендә
👉Көзге сәхифәдә

@azatliqradiosi
❤6👍2🔥1
Русиядән Әрмәнстанга күченгән сәяси активистлар сәяси тоткын математик Азат Мифтаховны яклап акция уздырды

"Left-wing Comunity in Yerevan" берләшмәсе оештырган акция Ереванда Русия илчелегеннән ерак түгел урнашкан Русия мәйданында узды.

"Апелляциягә кадәр хөкем карарының йомшаруына яки аның кире каралуына өмет шәүләсе бар иде", ди пикетта катнашучылареың берсе, Русиядәге "Сулчыларның социалистик хәрәкәте" активисты Никита Аркин.

Аның сүзләренчә, апелляция мәхкәмәсенең элекке хөкем карарын үзгәрешсез калдыруы билгеле булгач, алар моңа каршы протестка чыккан.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥5👏2❤1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
ТАГЫН 3 КӨН КАЛЫП БАРА!..

21 августта Азатлык Радиосының YouTube-каналында — зур премьера... Истә калдырыгыз, язылыгыз!

#Татарстан #татарлар #премьера

@azatliqradiosi
🔥15🤔1
Хәерле иртә, дуслар! Яңа атнаны башлыйбыз, кыскача яңалыклар мондый:

🔸Курски өлкәсендә Русиянең ике хәрбие мародерлыкта гаепләнде. Аларның Глушково бистәсендәге телефоннар сата торган салонга керүләре видеокамераларга эләккән. Курски түрәләре аларны "ике чечен" дип әйтте һәм алар үз гамәлләре өчен җавап бирә диде.

🔸 Украина төнлә сигез өлкәдә Русия җибәргән 11 дрон бәреп төшерелде дип хисап торты, Русия саклану министры Белгород белән Курски өлкәләрендә 4 дрон бәреп юк ителде, диде.

🔸 ЛДПР фиркасе мигрантларга Русиягә гаиләләрен алып килергә тыярга тәкъдим итә.

🔸 Илон Маск Рамзан Кадыйровка Cybertrack пикап бирмәдем, диде. Моңа кадәр Кадыйров видео чыгарды, анда ул пулемет урнаштырылган автомобильдә йөрүен күрсәтә һәм аның өчен Илон Маскка рәхмәт укый.

🔸 Русиядәге кулланучылар янә Telegram начар эшләвенә зарланды. Сәбәбе - билгесез, хәзер сервис эшли.

🔸 Камчаткада 5 баллы җир тетрәве булган. Аннан соң тагын 250 афтершоклар булуы теркәлгән. Зыян күрүче кешеләр юк.

🔸 Русиядә Татарстан юл һәлакәтләре саны белән рейтингның 39нчы урынына чыккан. Республикада 100 мең транспорт берәмлегенә 97 авария туры килә.

🔸 Башкортстанның Хәйбулла районында танылган курайчы, башкорт фольклор белгече Йомабай Исянбаевка һәйкәл ачыклган.

Әлегә шушындый хәбәрләр. Матур көн, атна телибез!
👍5❤1🔥1
Төркиядә 247 урында урман яна

Әмма түрәләр ышандыруынча, янгыннар зур куркыныч тудырмый. 247 янгыннан 241е контроль ителә дип әйтте Төркиянең урман хуҗалыгы министры.

Измир, Маниса, Ушак, Мугла шәһәрләре тирәләрендә урманнар кешеләр яшәгән урыннарга да күчә башлаган иде, хәзер исә бу урыннарда вазгыять ул кадәр куркыныч түгел дип әйтә түрәләр.

#төркия
😭5😱3❤2🔥1😢1
Янгыннар темасын дәвам иттереп...

Бу - Стәрлетамак шәһәре. Уфа тракты. Зыян күрүчеләр хакында әлегә хәбәр ителми.

Русиянең гадәттәш тыш хәлләр министрлыгы фотолары.

@azatliqradiosi
👍1😱1
Казан метросында үзгәрешләр көтелә. Нинди?

Казан метрополитенында 30 август көнне, Татарстан суверенитеты көнендә FacePay дип аталган систем эшли башлаячак. Ул кешеләрнең биометрия мәгълүматын кулланачак. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып "БИЗНЕС Online"хәбәр итә.

Татарстан башкаласы Русия транспорт министрлыгының "Юлчының яшел дигитальләшкән юлы" дип аталган проектында беренче сынау шәһәре булачак.

Русия түрәләре моны җайлылык белән аңлата. Имеш, поездга утырганда биометрияне куллану чиратларны кыскартырга булышачак, поездда эшләүчеләр кеше турында белешмәләрне кулдан кертү өчен вакыт әрәм итмәячәк.

Нәрсә белән куркыныч бу?

▪️Бу башлангыч Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендәге хәлләргә дә охшаш. Көнбатыш басмалары Синҗан автоном төбәгендә халык өстеннән даими контрольне арттыру өчен заманча технологияләр кулланылуы турында тикшерүләр уздырып аны бәян иткән иде.

▪️ Кытай хакимияте заманча техниканы куллануны арттыру җәмгыять иминлеге өчен кирәк дип аңлата. Төп максаты – мөселманнарны өркетү хакында ләм-мим.

Казанда FacePay нәрсәгә китерә ала? Бу хакта тулырак 👉 моннан укыгыз.
🤬7👍1👎1🤔1🕊1
📍Көн язмасы: "Адвокат яллар өчен малны саттык"

Азатлык "Баймак эше" фигурантлары турында сөйләвен дәвам иттерә. Бүген Айнур Кәримов тарихын сөйлибез.

Башкортстанның Гафури районы Красноусол авылында яшәүче 25 яшьлек Айнур Кәримовны 1 февральдә тоткарлыйлар. Әлегәчә ул тикшерү изоляторында утыра. Уфада урын булмаганга аны Дөртөйле изоляторында тоталар.

Айнур тумышы безлән Гафури районы Усман авылыннан. Гаиләсе белән Красноусолда яшиләр. Тоткарлануга кадәр вахта белән йөреп, эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Аның өч кечкенә баласы бар: зурысына 6 яшь, уртанчысына - 3, сабыена - 8 ай. Авылдашлары Айнурны гаиләсен яратучы, ярдәмчел кеше буларак искә ала. Усман авылын төзекләндерүдә дә актив катнашкан.

"Айнур туган ягын бик ярата. Бигрәк тә табигатен. Өлкән улыбыз белән балыкка йөриләр иде. Күршеләр белән дус-тату яши, авыр вакытларда ярдәменнән ташламый. Тоткарлануга кадәр ял саен Усман авылына кайта идек. Балаларны карауда, тәрбияләүдә терәк иде. Улы әтисе белән горурлана, үскәч аның кебек булам ди. Айнурга һәрвакыт таянырга була. Ул гаиләсен туендыру өчен күп эшли, гаиләсе бернинди ихтыяҗ күрмәсен өчен бөтен көчен куя", дип язды аның хатыны Гөлнара.
Айнурның умыртка баганасы чире дә бар. Елына берничә тапкыр дәвалану алырга кирәк, медицина ярдәме булмаганда, аягы йөрми башларга мөмкин ди Гөлнара.

Гөлнара Моталапова иренә адвокат яллау өчен акча җыю оештырды. Адвокатка Уфадан Дүртөйлегә барып йөрергә кирәк булганлыктан, чыгымнары зур булды. Ул иренең атларын сату турында да игълан итте. "Акча җыю әкрен бара, атларны сатарга мәҗбүрбез" диде ул.

Дәвамы безнең сәхифәдә.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә
😢7🙏1