Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
📍Көн язмасы: "Адвокат яллар өчен малны саттык"

Азатлык "Баймак эше" фигурантлары турында сөйләвен дәвам иттерә. Бүген Айнур Кәримов тарихын сөйлибез.

Башкортстанның Гафури районы Красноусол авылында яшәүче 25 яшьлек Айнур Кәримовны 1 февральдә тоткарлыйлар. Әлегәчә ул тикшерү изоляторында утыра. Уфада урын булмаганга аны Дөртөйле изоляторында тоталар.

Айнур тумышы безлән Гафури районы Усман авылыннан. Гаиләсе белән Красноусолда яшиләр. Тоткарлануга кадәр вахта белән йөреп, эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Аның өч кечкенә баласы бар: зурысына 6 яшь, уртанчысына - 3, сабыена - 8 ай. Авылдашлары Айнурны гаиләсен яратучы, ярдәмчел кеше буларак искә ала. Усман авылын төзекләндерүдә дә актив катнашкан.

"Айнур туган ягын бик ярата. Бигрәк тә табигатен. Өлкән улыбыз белән балыкка йөриләр иде. Күршеләр белән дус-тату яши, авыр вакытларда ярдәменнән ташламый. Тоткарлануга кадәр ял саен Усман авылына кайта идек. Балаларны карауда, тәрбияләүдә терәк иде. Улы әтисе белән горурлана, үскәч аның кебек булам ди. Айнурга һәрвакыт таянырга була. Ул гаиләсен туендыру өчен күп эшли, гаиләсе бернинди ихтыяҗ күрмәсен өчен бөтен көчен куя", дип язды аның хатыны Гөлнара.
Айнурның умыртка баганасы чире дә бар. Елына берничә тапкыр дәвалану алырга кирәк, медицина ярдәме булмаганда, аягы йөрми башларга мөмкин ди Гөлнара.

Гөлнара Моталапова иренә адвокат яллау өчен акча җыю оештырды. Адвокатка Уфадан Дүртөйлегә барып йөрергә кирәк булганлыктан, чыгымнары зур булды. Ул иренең атларын сату турында да игълан итте. "Акча җыю әкрен бара, атларны сатарга мәҗбүрбез" диде ул.

Дәвамы безнең сәхифәдә.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә
😢7🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Янгыннар темасын дәвам иттереп... Бу - Стәрлетамак шәһәре. Уфа тракты. Зыян күрүчеләр хакында әлегә хәбәр ителми. Русиянең гадәттәш тыш хәлләр министрлыгы фотолары. @azatliqradiosi
Стәрлетамактагы һәлакәт турында тагын ниләр билгеле?

▪️Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы зыян күрүче өч кешенең хәлләре турында сөйләде.

— Алар барысы да Стәрлетамакның 1 санлы хастанасенең реанимациясендә ята. Ике кешенең хәле авыр, бер кешенең хәле аеруча авыр. Аларга барлык медицина ярдәме күрсәтелә, — диде министрлыкның матбугат хезмәте.

▪️Стәрлемактагы шартлау газның агып чыгуы аркасында булган. Моны Тикшерү комитеты белдерде.

▪️ Алар мәгълүматына күрә, газ узган җирдә ул агып чыккан, аннары янып киткән. Өч кеше төрле дәрәҗәдә пешкән, җәрәхәтләгән. Бу - өч ир. Берсенә - 50 яшь, икенчесенә - 36 яшь, өченчесенә - 44 яшь.

Җинаять эше ачылган.

#башкортстан
🤯3💔2❤1😢1
Татарстанда Муса Җәлил премиясен фән һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлар өчен бирүдән туктарга мөмкиннәр

Бу хакта әлегә коррупциягә каршы экспертизада яткан документка сылтама белән "БИЗНЕС Online" яза.

Татарстан Яшьләр министрлыгының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, фән, мәгариф һәм тәрбия өлкәләре Муса Җәлил премиясенә бүтән карамаячак, чөнки бу өлкәләр Мәгариф һәм фән министрлыгына карый.

— Татарстанда әлеге юнәлешләрнең үз конкурслары һәм премияләре бар. Мәсәлән, "Педагогик эшчәнлектәге казанышлар өчен Татарстан республикасының иң яхшы укытучысы", "Елның иң яхшы яшь укытучысы", "Ел укытучысы" конкурслары һәм башкалар", — дип аңлаталар Яшьләр министрлыгында.

Моннан тыш, Яшьләр министрлыгы яшьләр эшмәкәрлеген һәм цирк сәнгатен дә Муса Җәлил исемендәге премиядән алырга тәкъдим итә, чөнки бу тармакларда инде күп еллар гаризалар килмәгән.

▪️Муса Җәлил исемендәге премия ике елга бер мәртәбә дүрт кешегә йә төркемгә бирелә (акчалата күләме 200 мең сум).

👉 Тулырак монда, ачылмаса монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👎9👍3🤡3👻2
Башкортстанда 120 мең һектар җирдә ашлык үлгән, бер млрд сумлык зыян килгән

Башкортстанда иртә җылыну, су басу һәм яңгырлар аркасында 120 мең һектардан артык җирдә авыл хуҗалыгы культуралары үлгән, килгән зыян 1,06 млрд сум дип бәяләнә, дип белдерде Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов.

Республиканың барлык 54 районында 11 сентябрьгә кадәр гадәттән тыш хәл режимын кертергә җыеналар.

Үлгән уңышның зур өлеше (112,3 мең га) — бөртекле һәм кузаклы культуралар, шулай ук 6 мең гектардан артык шикәр чөгендере үлгән.

Министр сүзләренчә, уҗымның өчтән бере җыеп алынган, өчтән бере үлгән, тагын өчтән берен җыеп алырга тырышалар.

👉 Тулырак монда, ачылмаса монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢7👍2❤1🤯1
Татарстан Русиядәге югары уку йортлары арасында иң күп бюджет урыннары алган

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматына күрә, Татарстан иң күп бюджет урыннары алган — 23 083.

Икенче урында — Свердловски өлкәсе (19 728 урын), өченчедә — Ростов өлкәсе (18 352 урын). Русия тарафыннан басып алынган төбәкләр университетларына 29 304 урын бүлеп биргәннәр.

▪️Быел барлыгы 621 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән, шуларның 73%ы Русия төбәкләренә каралган.

▪️Иң күп бюджет квоталары мәгариф һәм педагогика фәннәре (4 849), информатика һәм исәпләү техникасы (1 437), шулай ук авыл, урман һәм балык хуҗалыгы (1 293) юнәлешләренә бүленгән.

👉 Тулырак монда, ачылмаса монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥5❤1👎1
Русиянең "традицион кыйммәтләрен" үз итүчеләргә Русиягә күченүне җиңеләйтәчәкләр

Русия президенты Владимир Путин дүшәмбе көнне "Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен үз иткән затларга һуманитар ярдәм күрсәтү турында" фәрман имзалады. Документта әйтелгәнчә, "деструктив неолибераль идеологияне" үз итмәгән чит ил кешеләренә Русиягә күченү гадиләштереләчәк.

Әлеге документ нигезендә, мондый чит ил кешеләре Русиядә яшәү хокукын хөкүмәт билгеләгән квоталардан тыш ала алачак. Аларга шулай ук урыс телен һәм тарихын белүне дә раслау кирәк булмаячак.

Үз кешеләренә "деструктив неолибераль идеологик кыйммәтләр" тагучы илләр исемлеген Тышкы эшләр министрлыгына якын арада әзерләргә кушылган.

▪️"Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгытуда дәүләт сәясәте нигезләре турында" фәрманны Русия президенты 2022 елның ноябрендә имзалады.

▪️Анда кыйммәтләр арасында патриотизм, ныклы гаилә, рухи тормышның матди тормыштан өстенлеге, тарихи хәтер һәм башкалар саналган.

👉 Тулырак монда, ачылмаса монда басыгыз.

@azatliqradiosi
💩8👍2❤1😁1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Башкортстан заводында бүген шартлау булган

Стәрлетамактагы бу хәл нәтиҗәсендә кимендә өч кеше зыян күргән диелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аңлатуынча, газ торбасында герметизация бозылган. Нәтиҗәдә сыекландырылган газ яна башлаган һәм шартлау булган.

Зыян күрүчеләрнең берсе — заводта эшләүче диелә.

👉 Тулырак монда, ачылмаса монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥3👻1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
ТАГЫН 2 КӨН КАЛЫП БАРА!..

21 августта Азатлык Радиосының YouTube-каналында — зур премьера... Истә калдырыгыз, язылыгыз!

#Татарстан #татарлар #премьера

@azatliqradiosi
🔥11👍3❤2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 20 август, сишәмбе. Азатлык Радиосы үз эшен дәвам итә. Әлегә булган яңалыклар мондый:

🔸Сишәмбегә каршы төндә һәм иртән Украинаның берничә шәһәренә дроннар һөҗүм иткән. Киевка дроннардан соң канатлы ракетлар очып килгән. Хәрби җитәкчелек аларның барысы да бәреп төшерелде һәм җитди зыян салынмады дип белдерә. Украина көнбатышындагы Тернопольдә шартлаулар һәм көчле янгын турында хәбәр ителә.

🔸Украина президенты Владимир Зеленский Украина кораллы көчләренең Русиядәге 92 торак пунктны контрольдә тотуын әйтте. Президент сүзләренчә, әсирлеккә алынганнарны Киев сугыш украин әсирләренә алыштырырга исәпли.

🔸Бурятиядә 7 дәрәҗәдәге зилзилә булган. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк.

🔸Украина журналисты Суджа хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә барудан баш тарткан өчен эзләүгә бирелгән Русия егетләренең шәхси эшләрен табып яндырган.

🔸Татарстанга Курски өлкәсе кешеләре эвакуацияләнгән. Аларны Лениногорски һәм Нурлат районнары интернатларына урнаштырганнар.

🔸Русия белән Кытай арасында Газпромның "Себер көче-2" ("Сила Сибири-2") газүткәргеченең икенче чиратын төзү кичектерелгән. Ул Монголия аша узарга тиеш иде. The South China Morning Post хәбәр итүенчә, Монголия хакимиятләре аны 2028 елга кадәр каралган дәүләт үсеше планына кертмәгән.

🔸“Мемориал” 10,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән 24 яшьлек кырымтатар Февзи Саганджины сәяси тоткын дип таныды. Саганджи Номан Челебиджихан исемендәге кырымтатар батальонында катнашуда гаепләнде. Әлеге төркем Русиядә тыелган.

@azatliqradiosi
❤2👍1
"Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын алты кеше - Динар Акбалин, Даян Вәлиев, Әхәт Гыйбадуллин, Дим Даүләткилдин, Галим Заманов һәм Илнур Хаҗиев мәхкәмә каршына басачак.

Кичә аларның эшләре Оренбурның үзәк район мәхкәмәсенә кергән. Бу хакта "Аспекты" яза.  

Утырыш көне әле билгеле түгел. 

Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды. Туганнары мәгълүматынча, ОМОН хезмәткәрләре, гаебен тануны таләп итеп, Дәүләткилдинны кыйнаган, аннары авыр хәлдә Уфа хастаханәләренең берсенә китергән. Тикшерүнең нәрсә белән төгәлләнүе билгеле түгел. 

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4😢2
2024 елның яртыеллыгында Башкортстанда федераль илкүләм проектларны тормышка ашырганда 13 җинаять эше ачылган.

Барлыгы меңнән артык канун бозу ачыкланган.

Күпчелек канун бозулар дәүләт ихтыяҗы өчен сатып-алулар вакытында, төзелешнең сыйфатлы һәм вакытында башкарылмавында ачыкланган, диелә.

Салават шәһәре һәм Аскын районында хезмәт базарында киеренкелекне киметү өчен бүленгән бюджет акчаларын үзләштерүдә гаепләп җинаять эше ачылган.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
КПРФ депутаты Михаил Матвеев милли-мәдәни мохтариятләр турындагы канунның яңа өлгесен әзерләгән.

Ул мохтарият сүзен берләшмәләр дип үзгәртергә, чит илләрдән финанслауны тыюны һәм башка төзәтмәләр тәкъдим итә.

"Бу канун өлгесе беренче чиратта татарга кагыла, чөнки Русиядә милли оешмаларның иң күбе татарга туры килә. Татарлар төрки дәүләтләр белән эш итә, төрле сабантуйларда Төркия, Казакъстан байраклары күтәрелергә мөмкин. Монда кызыл байрак куеп, татарның эшчәнлеген сәяси яктан кисү омтылышы бар. Миңа калса, бу канун өлгесе кабул ителмәсә дә, компромисс дигән сылтау белән йомшак варианты булуы ихтимал.

Милли телләрне тыю, республикаларның сәяси һәм икътисади статусын бетерү һәм аларны кимсетү бер парадигмада бара. Бер милләт, бер дәүләт, бер тел стратегиясе башка халыкларның хокукы юклыгын күрсәтә", ди сәясәт белгече Руслан Айсин.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6❤2
Стәрлетамакта шәһәр көнен бәйрәм итмәячәкләр

Бу турыда шәһәр мэры Рөстәм Газизов хәбәр итте.

Чара 1 сентябрьгә билгеләнгән иде.

Рөстәм Газизов сүзләренчә, шәһәр көненә дигән барлык акчалар Украина сугышында катнашучыларга ярдәм итү өчен тотылачак.

Беренче булып Кумертау мэры Олег Астахов шәһәр көнен бәйрәм итүдән баш тартачакларын әйтте. Соңрак, Уфа хакимияте 31 августка билгеләнгән шәһәрнең 450 еллыгы концертына Русия эстрада йолдызларын чакыру ниятеннән кире кайтуларын белдерде. Нефтекамски шулай ук ​​шәһәр көне бәйрәме програмын үзгәртте һәм кичке концертны төшереп калдырды.

@azatliqradiosi
😢2👍1🤡1
Израил саклану көчләре Газзә сызыгыннан 7 октябрьдәге һөҗүм вакытында кулга алынган 34-80 яшьлек алты тоткынның мәетен кайтарды.

Армия биш тоткын 2024 елның башында үтерелгән дип саный. Аларның үлеме турында инде игълан ителгән иде. Корбаннарның берсенең үлеме турында элек әйтелмәде.

7 октябрьдән бирле Газзә сызыгында үтерелгән халык саны 40 меңнән артты. 100 меңгә якын кеше яраланды. Бу Газзә сызыгы сәламәтлек саклау министрлыгы китергән саннар.

7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 35,3 меңнән артып китте, аларның 14 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. Көньяк Африка Республикасы Израилне геноцидта гаепләп аны Халыкара җинаять мәхкәмәсенә дә бирде.


@azatliqradiosi
😱2🤬1
19-25 августта Казанда «Күзлек» балалар театр лабораториясе эшли.

Кичә «Апуш»лар анда «Авыл эте Акбай» мюзиклын куйды.

Мәскәүдә исә балалар өчен "Алиш" театр түгәрәге ачыла

Аны тел белгече Дилә Сөләйманова ача. Әлеге түгәрәк 6 яшьтән 12 яшькәчә балаларга исәпләнгән. Түгәрәкнең максаты – сәхнәдә уйнарга өйрәтүдән бигрәк, балаларны татарча сөйләшергә этәрү. Белгеч фикеренчә, классик тел дәресеннән аермалы буларак, театр уйнау формасы балаларның барысына да кызык.

Сөләйманов Мәскәү дәүләт лингвистика университетында һәм Мәскәү дәүләт университетында югары белем алган. Хәзер, татар һәм рус телләреннән тыш, инглизчә һәм алманча белә, әлеге телләрне укыту методикасын өйрәнә. Бу алымнар татар телен укытканда да отышлы дип саный.

Театраль түгәрәк Мәскәү татарлары тупланып яши торган Бутово районындагы "Бунинские луга" торак комплексында оештырылачак.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍5🔥1
Русиядә VPN-лы роутерларга ихтыяҗ никадәр арткан?

Җавап рәсемдә 👆

"Известия" басмасы июль белән августта ихтыяҗны чагыштырган. Алдан VPN урнаштырылган интернет-роутерларын ешрак сатып ала башлаганнар диелә.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍5✍1🔥1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Украинадагы сугыштан Татарстан вә Башкортстан ирләренең мәетләре кайта тора.

Соңгы берничә көндә дә ике республикада да берничә ир-ат белән хушлаштылар.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Шуннан бирле Татарстаннан әлеге сугышта — 2228, ә Башкортстаннан кимендә 2648 ир-ат һәлак булган...

#Татарстан #Башкортстан #сугыш

@azatliqradiosi
😢3🎉2🤬1😭1
Дәүләт думасында British Council һәм Deutsche Welle эшчәнлеген Русиядә тыярга тәкъдим иттеләр

Депутат Василий Пискарев "Британ шурасы" оешмасын "һуманитар проектлар" белән яшеренеп, Русиядә "күзләү эшләнчелеген" алып баруда гаепләде.

Германиянең Deutsche Welle медиасын исә ул "мәгълүмати диверсантларны тудыруда" һәм "төрле Русиягә каршы медиа акцияләрен оештыруда" гаепләп чыкты.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
💩6🤡2👍1
Татарстан мәктәпләрендә Һарри Поттер урынына - "гаилә белеме" курсы 🙌

7 сыйныф әдәбият дәресләреннән инглиз язучысы Джоан Роулингның Һарри Поттер турында фэнтези әсәрләре чыгарылган. Татарстан мәгариф министры урынбасары Рәмис Мөҗипов матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, әдәбияттан мәктәп програмы зур үзгәрешләр кичергән, бер төркем авторлар юкка чыгарылган, кайбер авторлар, киресенчә, өстәлгән.

Шул ук вакытта, "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресләре кысаларында "гаилә белеме" дигән курс өстәләчәк, ди министр урынбасары.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
😁6👏2🌚1🤣1