Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
БҮГЕН, 19:00!

Азатлык Радиосының YouTube-каналында — зур премьера... Истә калдырыгыз, язылыгыз!

Казан вакыты белән 19:00дә башлана.

#Татарстан #татарлар #премьера

@azatliqradiosi
❤10👏1
Сәлам, дуслар! 21 август, чәршәмбе көн иртәсенә төп хәбәрләрне барлыйбыз:

🟠Русия саклану министрлыгы төнлә 45 дронны бәреп төшерүе турында белдерде. Аларның арасында 11 дрон Мәскәү өлкәсе өстендә бәреп төшерелгән диелә.

🟠Сәясәтче Илья Яшин Германиядә сәяси сыену алудан баш тарткан, ул илдә башка төрле яшәү рөхсәтен алмакчы - Bloomberg. Аның сүзләренчә, сәяси сыену алу аңа Русиягә кайту мөмкинлеген бирмәс.

🟠Израил Газзә сызыгыннан гаскәрне чыгарырга ризалашкан, бу ХӘМӘС белән килешү шартларының берсе булачак. Бу хакта АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен белдерде.

🟠Курск өлкәсендә ракет һөҗүме турында смс-кисәтүләрдән баш тарттылар. Сәбәбе - смсларның вакытында килмәве.

🟠The New York Times: АКШ президенты Джо Байден илнең атом иминлеге стратегиясен үзгәрткән. Хәзер ул Русия, Кытай һәм КНДР тарафыннан бердәм һөҗүм куркынычын исәпкә ала диелә.

🟠Татарстанда ике мәктәп уку елына әзер түгел, Әлмәт районындагы мәктәп бинасы начар хәлдә, Балык бистәсендәге гимназиядә исә тычканнар табылган.

Матур, хәерле һәм имин көн булсын, көн дәвамында безне укып барыгыз!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
✍4👍4
АКШның Демократик фиркасе рәсми рәвештә Камала Һаррисны президентка намзәт булып раслады

Бу раслау Чикагода узучы АКШ Демократик фиркасенең корылтаенда булды. Үзе Һаррис бу вакытта корылтайда булмаган, ул Висконсинда вице-президентка намзәт Тим Уолц белән сайлау алды кампаниясен алып бара.

Корылтай делегатларына видеомөрәҗәгатьтә ул бу номинацияне символик рәвештә кабул итте.

Корылтайда АКШның элекке президенты Барак Обама чыгыш ясап, Һарриска теләктәшлек белдерде.

👉 Безнең хәбәрдән күбрәк укып була.

@azatliqradiosi
👍6🤡3
Русиядә Astra басмасы сайты томаланган 🚫

Журналистлар бу сайтны 2 ай элек кенә башлап җибәргән иделәр. "Роскомсвобода" язуынча, ул хәрби цензура аркасында томаланган булырга мөмкин.

Моннан тыш Reformation беларус басмасы сайты томаланган. Шулай ук Навальный үлеме һәм Юлия Навальная чыгышы турында мәкаләләргә сылтамалар да хәзер Русиядән ачылмый, бу хәбәрләр Молдовада теркәлгән сайтларда урнаштырылган булган.

Безнең томалауны урап узу турында язмабызны 👉 хәтерләтәбез.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢3🤮2🤡1
— Русия адекват сөйләшүләр өстәленә утырсын өчен буйсындыру коралы кулланырга кирәк. Шуный берсе - хәрби юл, аны Курски өлкәсендә күрәбез <...> Икенчесе - икътисади яктан буйсындру, ягъни Русия өчен сугыш бәясе артырга тиеш. Өченчесе — дипломатик басым.


"Буфер зонасы" ни өчен кирәк һәм аны ничек төзиләр, Украинаның Курски өлкәсенә карата тагын нинди максатлары бар, анда яшәүче гади халыкны нишләтергә җыеналар, әсирләр һәм Русия армиясендәге срочникларның язмышы нинди — бу хакта Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк сөйләде.

Аның белән әңгәмәдән иң мөһим фикерләрне җыйдык.
VPN-сыз сылтама монда.
🤡2💯2👍1
🚇 Казан метросын Фучик урамыннан Тынычлык бистәсенә кадәр озайтырга телиләр

Казан метросының икенче сызыгын киләчәктә көньякка таба озайтмакчылар. Ул Универсиада авылы, Республикан клиник хастаханә аша Тынычлык бистәсенә кадәр сузылырга мөмкин.

Төгәл карар якынча ярты елдан кабул ителәчәк.

Хәзерге вакытта Казан метросының икенче сызыгы төзелеше бара. 2027 елда аның дүрт станциясе ачылыр дип көтелә.

Бу хакта тулырак 👉 монда укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍7😁3✍1
Иминлек максатыннан Уфада бәйрәм чараларыннан баш тарталар

Уфада Русиякүләм уенчыклар һәм уеннар фестивален үткәрмәү карары кабул ителде. Фестиваль оештыручылары сәбәп булып "җәмәгать иминлеген тәэмин итү"не атадылар.

Сугыш сәбәпле Башкортстанның кайбер район үзәкләрендә шәһәр көннәрен үткәрүдән дә баш тарттылар. Шәһәр көннәренең үтмәячәген инде Стәрлетамак, Күмертау һәм Нефтекамск идарәләре хәбәр итте.

Шул ук сәбәпләр белән быел Башкортстанда сабантуйлар үткәрмәү очраклары да булды.

📝 Бу хакта безнең хәбәрдә тулырак укый аласыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬4😁2✍1👍1🤪1
Татарстан мәктәпләре биш көнлек укуга күчә аламы?

Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин туры эфирда бу хакта фикерен белдереп, биш көнлек укуга каршы чыкты.

— Күпчелек алты көнлекне хуп күрә. Беренчедән, балаларга йөк бик зур. Икенчедән, Татарстанның үзенчәлеге — бездә телләр дә сакланырга тиеш. Монда бернинди сер юк. — диде ул.

Татарстан мәктәпләрен биш көнлек укытуга күчерү турында сүзләр 2019 елдан бирле бара. Милли мәгариф белгечләре фикеренчә, биш көнлек уку атнасын кертү уку програмнарыннан туган тел дәресләрен тагын да киметү, бәлки, бөтенләй юкка чыгаруга китерергә мөмкин.

Тулырак 👉 безнең сайтта укып була.

@azatliqradiosi
❤8👍3😁2👎1🔥1🤔1
"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән Руслан Сөнгатовны колониядән төрмәгә күчергәннәр.

Сөнгатов 22 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
😢7🤬2
☝🏼БРИКС саммиты аркасында Казан студентларын өч атнага "дистант"ка күчерәләр.

7 октябрьдән башлап 27сенә кадәр Казандагы көллият, техникум һәм югары уку йортлары укуның дистанцион форматына күчәчәк: сәбәбе — 22-24 октябрьдә Татарстан башкаласында узачак БРИКС саммиты.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁6🤬3👍2🤣2
⚡️Камал театры яңа бинага октябрь ае азагында күчәргә җыена.

Бу хакта бүген театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, быелгы 119нчы сезон хәзерге бинада соңгысы булачак.

— Республикабызның рәисе аның вакытын әйтте, яңа бинага октябрь азагында күчәргә тиешбез. Бу чын сүз дип уйлыйм, — диде ул.

Бикчәнтәев сүзләренчә, яңа бинада спектакльләр саны артачак. Тамашалар 4 мәйданда куелачак. Шулай ук театрның хезмәткәрләре, шул исәптән актёрлар саны күбәер дип көтелә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤣9✍2❤2🔥1😁1
☝️Русия, санкцияләр һәм сәүдә эмбаргосына карамастан, өченче ил һәм ширкәтләр аркылы америка микросхемаларын сатып алуын дәвам итә.

Бу микросхемалар ракет һәм пилотсыз очкычлар навигациясе, интернеттагы контентны фильтрлау, кеше йөзләрен таный торган җиһазлар өчен үтә дә мөһим.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬7❤1🤡1🤣1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 22нче август. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Русиянең Брянски өлкәсе губернаторы Александр Богомаз Климовский районына украин диверсион төркеме бәреп керергә тырышкан, ул төркемне РФ территориясенә кертмәгәннәр дип хәбәр итте. Азатлык Радиосы бу хәбәрнең ни дәрәҗәдә дөрес икәнен оператив рәвештә тикшерә алмый.

🔹Атом энергиясе буенча Халыкара агентлык башлыгы Рафаэль Гросси киләсе атнада Курски АЭСына килеп китәргә мөмкин. Аның сүзләренчә, станциягә зур зыян килә алу мөмкинлегенә ул шактый җитди карый.

🔹Ростов өлкәсенең көнбатыш өлешендә биш пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән ди өлкәнең губернаторы Василий Голубев. Зыян күрүчеләр юк дип хәбәр ителә.

🔹Июньдә Русия белән Европа берлеге арасындагы тауар әйләнеше нибары €4,9 млрд тәшкил иткән. Бу — 1999 елның сентябреннән бирле иң кечкенә сумма: ул вакытта тауар әйләнеше €4,6 млрд тәшкил иткән иде.

🔹АКШның Чикаго шәһәрендә Демократлар фиркасенең җыены дәвам итә. Әлеге җыенда Миннесота штаты губернаторы Тим Уолз президент булырга дәгъва кылучы Камала Һаррисның вице-президенты булырга ризалашкан.

🔹Азатлык Радиосының YouTube-каналында "Татарстан һәм татарлар: Ел артыннан ел" проектының премьерасы узды. 1989 ел вакыйгаларына багышланган беренче серияне монда карарга мөмкин.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍6✍3
Волгоград янындагы хәрби аэродром дрон һөҗүме нәтиҗәсендә яна башлаган.

NASA фотоларына күрә, 22 августка каршы төндә Мариновка аэродромы территориясендә берничә янгын килеп чыккан. 19 августта ясалган фотоларда авиабазада 30га якын хәрби очкыч һәм 8 йөк машинасы күренә.

Wikimapia мәгълүматларына күрә, пилотсыз очкычлар аэродром территориясендәге ракетларны да юк итә алган.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😢3🔥2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
❗️Пермь төбәгендәге Киҗел шәһәрендә торак йортта шартлау булган.

Төбәк хакимиятләре яраланган кешеләр бар дип хәбәр итә.

Киҗел шәһәрендә 15 меңләп кеше яши.

@azatliqradiosi
😢2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Пермь төбәгендәге Киҗел шәһәрендә торак йортта шартлау булган. Төбәк хакимиятләре яраланган кешеләр бар дип хәбәр итә. Киҗел шәһәрендә 15 меңләп кеше яши. @azatliqradiosi
Киҗел шәһәрендәге йортта бүген газ шартлаган. Йортны соңгы тапкыр декабрьдә тикшергән булганнар.

Әлегә 3 кеше яраланган диелә, аларның берсе шактый авыр хәлдә. Коткаручылар җимерелгән фатирларда кала алган кешеләрне эзләүне дәвам итә.

@azatliqradiosi
😢1
Бер ай эчендә Татарстанның дәүләт бурычы 13 млрд сумга арткан.

Бурычларның төп өлешен федераль кредитлар тәшкил итә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬8👍3
Атом энергиясе буенча Халыкара агентлык башлыгы (МАГАТЭ) Рафаэль Гросси киләсе атнада Курски АЭСына килеп китәргә җыена.

Бу хакта ул Financial Times газетына хәбәр итте.

Гросси станциянең җитәкчелеге белән сөйләшергә, электр белән тәэмин итү мәсьәләсен, станциягә илтүче юлларны тикшерергә җыена.

МАГАТЭ башлыгы сүзләренчә, атом станциясенең сугыш барган җирләргә якын булуы "аеруча зур борчу" тудыра, чөнки ике реактор эшләвен дәвам итә.

Украина гаскәре Курски өлкәсе территориясенә 6 августта керде. Шул көннән башлап Русиянең бу төбәгендә сугыш бара.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍4❤2