АКШның Демократик фиркасе рәсми рәвештә Камала Һаррисны президентка намзәт булып раслады
Бу раслау Чикагода узучы АКШ Демократик фиркасенең корылтаенда булды. Үзе Һаррис бу вакытта корылтайда булмаган, ул Висконсинда вице-президентка намзәт Тим Уолц белән сайлау алды кампаниясен алып бара.
Корылтай делегатларына видеомөрәҗәгатьтә ул бу номинацияне символик рәвештә кабул итте.
Корылтайда АКШның элекке президенты Барак Обама чыгыш ясап, Һарриска теләктәшлек белдерде.
👉 Безнең хәбәрдән күбрәк укып була.
@azatliqradiosi

👍6🤡3
Русиядә Astra басмасы сайты томаланган 🚫
Журналистлар бу сайтны 2 ай элек кенә башлап җибәргән иделәр. "Роскомсвобода" язуынча, ул хәрби цензура аркасында томаланган булырга мөмкин.
Моннан тыш Reformation беларус басмасы сайты томаланган. Шулай ук Навальный үлеме һәм Юлия Навальная чыгышы турында мәкаләләргә сылтамалар да хәзер Русиядән ачылмый, бу хәбәрләр Молдовада теркәлгән сайтларда урнаштырылган булган.
Безнең томалауны урап узу турында язмабызны 👉 хәтерләтәбез.

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢3🤮2🤡1
— Русия адекват сөйләшүләр өстәленә утырсын өчен буйсындыру коралы кулланырга кирәк. Шуный берсе - хәрби юл, аны Курски өлкәсендә күрәбез <...> Икенчесе - икътисади яктан буйсындру, ягъни Русия өчен сугыш бәясе артырга тиеш. Өченчесе — дипломатик басым.
"Буфер зонасы" ни өчен кирәк һәм аны ничек төзиләр, Украинаның Курски өлкәсенә карата тагын нинди максатлары бар, анда яшәүче гади халыкны нишләтергә җыеналар, әсирләр һәм Русия армиясендәге срочникларның язмышы нинди — бу хакта Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк сөйләде.
Аның белән әңгәмәдән иң мөһим фикерләрне җыйдык.
VPN-сыз сылтама монда.
Азатлык Радиосы
"Безнең максат — оккупация түгел". Курскида Украина гамәлләре турында Михаил Подоляк сөйли
"Буфер зонасы" ни өчен кирәк һәм аны ничек төзиләр, Украинаның Курски өлкәсенә карата тагын нинди максатлары бар, анда яшәүче гади халыкны нишләтергә җыеналар, әсирләр һәм Русия армиясендәге срочникларның язмышы нинди — бу хакта Украина президенты офисы башлыгы…
🤡2💯2👍1
🚇 Казан метросын Фучик урамыннан Тынычлык бистәсенә кадәр озайтырга телиләр
Казан метросының икенче сызыгын киләчәктә көньякка таба озайтмакчылар. Ул Универсиада авылы, Республикан клиник хастаханә аша Тынычлык бистәсенә кадәр сузылырга мөмкин.
Төгәл карар якынча ярты елдан кабул ителәчәк.
Хәзерге вакытта Казан метросының икенче сызыгы төзелеше бара. 2027 елда аның дүрт станциясе ачылыр дип көтелә.
Бу хакта тулырак 👉 монда укыгыз.
#Татарстан

👍7😁3✍1
Иминлек максатыннан Уфада бәйрәм чараларыннан баш тарталар
Уфада Русиякүләм уенчыклар һәм уеннар фестивален үткәрмәү карары кабул ителде. Фестиваль оештыручылары сәбәп булып "җәмәгать иминлеген тәэмин итү"не атадылар.
Сугыш сәбәпле Башкортстанның кайбер район үзәкләрендә шәһәр көннәрен үткәрүдән дә баш тарттылар. Шәһәр көннәренең үтмәячәген инде Стәрлетамак, Күмертау һәм Нефтекамск идарәләре хәбәр итте.
Шул ук сәбәпләр белән быел Башкортстанда сабантуйлар үткәрмәү очраклары да булды.
📝 Бу хакта безнең хәбәрдә тулырак укый аласыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Уфада Русиякүләм уенчыклар һәм уеннар фестивален үткәрмәү карары кабул ителде. Фестиваль оештыручылары сәбәп булып "җәмәгать иминлеген тәэмин итү"не атадылар.
Сугыш сәбәпле Башкортстанның кайбер район үзәкләрендә шәһәр көннәрен үткәрүдән дә баш тарттылар. Шәһәр көннәренең үтмәячәген инде Стәрлетамак, Күмертау һәм Нефтекамск идарәләре хәбәр итте.
Шул ук сәбәпләр белән быел Башкортстанда сабантуйлар үткәрмәү очраклары да булды.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬4😁2✍1👍1🤪1
Татарстан мәктәпләре биш көнлек укуга күчә аламы?
Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин туры эфирда бу хакта фикерен белдереп, биш көнлек укуга каршы чыкты.
— Күпчелек алты көнлекне хуп күрә. Беренчедән, балаларга йөк бик зур. Икенчедән, Татарстанның үзенчәлеге — бездә телләр дә сакланырга тиеш. Монда бернинди сер юк. — диде ул.
Татарстан мәктәпләрен биш көнлек укытуга күчерү турында сүзләр 2019 елдан бирле бара. Милли мәгариф белгечләре фикеренчә, биш көнлек уку атнасын кертү уку програмнарыннан туган тел дәресләрен тагын да киметү, бәлки, бөтенләй юкка чыгаруга китерергә мөмкин.
Тулырак 👉 безнең сайтта укып була.

❤8👍3😁2👎1🔥1🤔1
Бу вакыйгаларның кайсысы 1989 елда була?
Anonymous Quiz
25%
Германиядә Берлин дивары җимерелә
15%
Бөтентатар иҗтимагый үзәге оеша
7%
Казанда иң беренче Хәтер көне уза
1%
Татарстан телевидениесендә "Мырау-батыр" мюзиклы күрсәтелә
2%
Башкортстанда татар җырчысы Ришат Төхвәтуллин туа
50%
Бөтенесе дә дөрес
❤2🫡2
"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән Руслан Сөнгатовны колониядән төрмәгә күчергәннәр.
Сөнгатов 22 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#татарлар
@azatliqradiosi
Сөнгатов 22 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#татарлар
@azatliqradiosi
😢7🤬2
☝🏼БРИКС саммиты аркасында Казан студентларын өч атнага "дистант"ка күчерәләр.
7 октябрьдән башлап 27сенә кадәр Казандагы көллият, техникум һәм югары уку йортлары укуның дистанцион форматына күчәчәк: сәбәбе — 22-24 октябрьдә Татарстан башкаласында узачак БРИКС саммиты.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
7 октябрьдән башлап 27сенә кадәр Казандагы көллият, техникум һәм югары уку йортлары укуның дистанцион форматына күчәчәк: сәбәбе — 22-24 октябрьдә Татарстан башкаласында узачак БРИКС саммиты.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁6🤬3👍2🤣2
⚡️Камал театры яңа бинага октябрь ае азагында күчәргә җыена.
Бу хакта бүген театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.
Аның сүзләренчә, быелгы 119нчы сезон хәзерге бинада соңгысы булачак.
— Республикабызның рәисе аның вакытын әйтте, яңа бинага октябрь азагында күчәргә тиешбез. Бу чын сүз дип уйлыйм, — диде ул.
Бикчәнтәев сүзләренчә, яңа бинада спектакльләр саны артачак. Тамашалар 4 мәйданда куелачак. Шулай ук театрның хезмәткәрләре, шул исәптән актёрлар саны күбәер дип көтелә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бу хакта бүген театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.
Аның сүзләренчә, быелгы 119нчы сезон хәзерге бинада соңгысы булачак.
— Республикабызның рәисе аның вакытын әйтте, яңа бинага октябрь азагында күчәргә тиешбез. Бу чын сүз дип уйлыйм, — диде ул.
Бикчәнтәев сүзләренчә, яңа бинада спектакльләр саны артачак. Тамашалар 4 мәйданда куелачак. Шулай ук театрның хезмәткәрләре, шул исәптән актёрлар саны күбәер дип көтелә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤣9✍2❤2🔥1😁1
☝️Русия, санкцияләр һәм сәүдә эмбаргосына карамастан, өченче ил һәм ширкәтләр аркылы америка микросхемаларын сатып алуын дәвам итә.
Бу микросхемалар ракет һәм пилотсыз очкычлар навигациясе, интернеттагы контентны фильтрлау, кеше йөзләрен таный торган җиһазлар өчен үтә дә мөһим.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Бу микросхемалар ракет һәм пилотсыз очкычлар навигациясе, интернеттагы контентны фильтрлау, кеше йөзләрен таный торган җиһазлар өчен үтә дә мөһим.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤬7❤1🤡1🤣1
📣Хөрмәтле тамашачыларыбыз!
Кайнар тәмле чәйләр әзерләп, экраннарыгыз янында җайлырак утырыгыз.
Без сезне 1989 елга сәяхәт кылырга чакырабыз.
"Татарстан һәм татарлар: ел артыннан ел" проектының беренче сериясе нәкъ менә хәзер Азатлык Радиосының YouTube-каналында башлана.
Рәхим итеп карагыз! 😊
#Татарстан #татарлар #премьера

YouTube
Татарстан һәм татарлар: 1989 ел
Азатлык Радиосының тарихи-документаль проекты. 1нче серия 1989 ел вакыйгалары турында сөйли. Эчтәлек:
00:00:00 — Интро (кереш)
00:02:29 — 1989 елгы Казан
00:07:36 — 1989 елда татар җәмгыяте
00:09:13 — 1989 елгы җанисәп
00:15:40 — Совет-Әфган сугышы…
00:00:00 — Интро (кереш)
00:02:29 — 1989 елгы Казан
00:07:36 — 1989 елда татар җәмгыяте
00:09:13 — 1989 елгы җанисәп
00:15:40 — Совет-Әфган сугышы…
👍16❤7🤝2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 22нче август. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Русиянең Брянски өлкәсе губернаторы Александр Богомаз Климовский районына украин диверсион төркеме бәреп керергә тырышкан, ул төркемне РФ территориясенә кертмәгәннәр дип хәбәр итте. Азатлык Радиосы бу хәбәрнең ни дәрәҗәдә дөрес икәнен оператив рәвештә тикшерә алмый.
🔹Атом энергиясе буенча Халыкара агентлык башлыгы Рафаэль Гросси киләсе атнада Курски АЭСына килеп китәргә мөмкин. Аның сүзләренчә, станциягә зур зыян килә алу мөмкинлегенә ул шактый җитди карый.
🔹Ростов өлкәсенең көнбатыш өлешендә биш пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән ди өлкәнең губернаторы Василий Голубев. Зыян күрүчеләр юк дип хәбәр ителә.
🔹Июньдә Русия белән Европа берлеге арасындагы тауар әйләнеше нибары €4,9 млрд тәшкил иткән. Бу — 1999 елның сентябреннән бирле иң кечкенә сумма: ул вакытта тауар әйләнеше €4,6 млрд тәшкил иткән иде.
🔹АКШның Чикаго шәһәрендә Демократлар фиркасенең җыены дәвам итә. Әлеге җыенда Миннесота штаты губернаторы Тим Уолз президент булырга дәгъва кылучы Камала Һаррисның вице-президенты булырга ризалашкан.
🔹Азатлык Радиосының YouTube-каналында "Татарстан һәм татарлар: Ел артыннан ел" проектының премьерасы узды. 1989 ел вакыйгаларына багышланган беренче серияне монда карарга мөмкин.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍6✍3
Волгоград янындагы хәрби аэродром дрон һөҗүме нәтиҗәсендә яна башлаган.
NASA фотоларына күрә, 22 августка каршы төндә Мариновка аэродромы территориясендә берничә янгын килеп чыккан. 19 августта ясалган фотоларда авиабазада 30га якын хәрби очкыч һәм 8 йөк машинасы күренә.
Wikimapia мәгълүматларына күрә, пилотсыз очкычлар аэродром территориясендәге ракетларны да юк итә алган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
NASA фотоларына күрә, 22 августка каршы төндә Мариновка аэродромы территориясендә берничә янгын килеп чыккан. 19 августта ясалган фотоларда авиабазада 30га якын хәрби очкыч һәм 8 йөк машинасы күренә.
Wikimapia мәгълүматларына күрә, пилотсыз очкычлар аэродром территориясендәге ракетларны да юк итә алган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
😢3🔥2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
❗️Пермь төбәгендәге Киҗел шәһәрендә торак йортта шартлау булган.
Төбәк хакимиятләре яраланган кешеләр бар дип хәбәр итә.
Киҗел шәһәрендә 15 меңләп кеше яши.
@azatliqradiosi
Төбәк хакимиятләре яраланган кешеләр бар дип хәбәр итә.
Киҗел шәһәрендә 15 меңләп кеше яши.
@azatliqradiosi
😢2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Пермь төбәгендәге Киҗел шәһәрендә торак йортта шартлау булган. Төбәк хакимиятләре яраланган кешеләр бар дип хәбәр итә. Киҗел шәһәрендә 15 меңләп кеше яши. @azatliqradiosi
Киҗел шәһәрендәге йортта бүген газ шартлаган. Йортны соңгы тапкыр декабрьдә тикшергән булганнар.
Әлегә 3 кеше яраланган диелә, аларның берсе шактый авыр хәлдә. Коткаручылар җимерелгән фатирларда кала алган кешеләрне эзләүне дәвам итә.

😢1
Бер ай эчендә Татарстанның дәүләт бурычы 13 млрд сумга арткан.
Бурычларның төп өлешен федераль кредитлар тәшкил итә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бурычларның төп өлешен федераль кредитлар тәшкил итә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬8👍3
Атом энергиясе буенча Халыкара агентлык башлыгы (МАГАТЭ) Рафаэль Гросси киләсе атнада Курски АЭСына килеп китәргә җыена.
Бу хакта ул Financial Times газетына хәбәр итте.
Гросси станциянең җитәкчелеге белән сөйләшергә, электр белән тәэмин итү мәсьәләсен, станциягә илтүче юлларны тикшерергә җыена.
МАГАТЭ башлыгы сүзләренчә, атом станциясенең сугыш барган җирләргә якын булуы "аеруча зур борчу" тудыра, чөнки ике реактор эшләвен дәвам итә.
Украина гаскәре Курски өлкәсе территориясенә 6 августта керде. Шул көннән башлап Русиянең бу төбәгендә сугыш бара.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Бу хакта ул Financial Times газетына хәбәр итте.
Гросси станциянең җитәкчелеге белән сөйләшергә, электр белән тәэмин итү мәсьәләсен, станциягә илтүче юлларны тикшерергә җыена.
МАГАТЭ башлыгы сүзләренчә, атом станциясенең сугыш барган җирләргә якын булуы "аеруча зур борчу" тудыра, чөнки ике реактор эшләвен дәвам итә.
Украина гаскәре Курски өлкәсе территориясенә 6 августта керде. Шул көннән башлап Русиянең бу төбәгендә сугыш бара.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
👍4❤2
Маврикий утравында юкка чыккан турист Зәлия Шәмигулованың мәете табылган.
29-яшьлек туташ Һинд океанындагы бу утрауга июнь башында килә, 1 сентябрьдә кире Русиягә кайтып китәргә тиеш була. Тик 18 августта аның күршесе Зәлия юкка чыкты дип РФ вәкиллегенә хәбәр итә.
Соңгы тапкыр мәрхүмәне исән килеш 17 август иртәсендә күрәләр. Ул ниндидер ир-ат белән машинага утырган була.
Берничә көннән соң полиция, мөгаен, ул үтерелгәндер дигән хәбәр чыгара. Зәлияне үтерүдә Маврикийда яшәүче 29-яшьлек ир-ат гаепләнә.
"Le Mauricien" басмасы алар очрашып йөргән, 17 августта көнләшү аркасында талаша башлаганнар һәм ир-ат Зәлияне чәнчеп үтергән, соңыннан мәетен урманда яшергән дип яза.
Ир-атны тоткарлаганнар.
Азатлык Радиосы, социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга нигезләнеп, Зәлиянең Чиләбедәге югары уку йортларының берсендә укытып йөргәнен ачыклады.

😱12😢7🤬1🤮1
⚡Казаннан Шанһайга рейс кыш көне дә башкарылачак.
Моңарчы бу рейс фәкать октябрь аенда гына (БРИКС илләре җыены уңаеннан) булыр дип фаразланган иде. Әмма China Eastern һава ширкәте әлеге рейсларны кимендә мартка кадәр башкарырга булган.
Бу — Татарстаннан Көнчыгыш Азиягә очучы бердәнбер даими рейс булачак. Шанһай аша Казаннан Кытай, Япония, АКШ, Австралия, Яңа Зеландия һәм башка илләргә очарга мөмкин.
Казан-Шанһайрейслары октябрьдә башлана.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Моңарчы бу рейс фәкать октябрь аенда гына (БРИКС илләре җыены уңаеннан) булыр дип фаразланган иде. Әмма China Eastern һава ширкәте әлеге рейсларны кимендә мартка кадәр башкарырга булган.
Бу — Татарстаннан Көнчыгыш Азиягә очучы бердәнбер даими рейс булачак. Шанһай аша Казаннан Кытай, Япония, АКШ, Австралия, Яңа Зеландия һәм башка илләргә очарга мөмкин.
Казан-Шанһай
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍3✍1