Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Пермь төбәгендәге Киҗел шәһәрендә торак йортта шартлау булган. Төбәк хакимиятләре яраланган кешеләр бар дип хәбәр итә. Киҗел шәһәрендә 15 меңләп кеше яши. @azatliqradiosi
Киҗел шәһәрендәге йортта бүген газ шартлаган. Йортны соңгы тапкыр декабрьдә тикшергән булганнар.
Әлегә 3 кеше яраланган диелә, аларның берсе шактый авыр хәлдә. Коткаручылар җимерелгән фатирларда кала алган кешеләрне эзләүне дәвам итә.
@azatliqradiosi

😢1
Бер ай эчендә Татарстанның дәүләт бурычы 13 млрд сумга арткан.
Бурычларның төп өлешен федераль кредитлар тәшкил итә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бурычларның төп өлешен федераль кредитлар тәшкил итә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬8👍3
Атом энергиясе буенча Халыкара агентлык башлыгы (МАГАТЭ) Рафаэль Гросси киләсе атнада Курски АЭСына килеп китәргә җыена.
Бу хакта ул Financial Times газетына хәбәр итте.
Гросси станциянең җитәкчелеге белән сөйләшергә, электр белән тәэмин итү мәсьәләсен, станциягә илтүче юлларны тикшерергә җыена.
МАГАТЭ башлыгы сүзләренчә, атом станциясенең сугыш барган җирләргә якын булуы "аеруча зур борчу" тудыра, чөнки ике реактор эшләвен дәвам итә.
Украина гаскәре Курски өлкәсе территориясенә 6 августта керде. Шул көннән башлап Русиянең бу төбәгендә сугыш бара.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Бу хакта ул Financial Times газетына хәбәр итте.
Гросси станциянең җитәкчелеге белән сөйләшергә, электр белән тәэмин итү мәсьәләсен, станциягә илтүче юлларны тикшерергә җыена.
МАГАТЭ башлыгы сүзләренчә, атом станциясенең сугыш барган җирләргә якын булуы "аеруча зур борчу" тудыра, чөнки ике реактор эшләвен дәвам итә.
Украина гаскәре Курски өлкәсе территориясенә 6 августта керде. Шул көннән башлап Русиянең бу төбәгендә сугыш бара.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
👍4❤2
Маврикий утравында юкка чыккан турист Зәлия Шәмигулованың мәете табылган.
29-яшьлек туташ Һинд океанындагы бу утрауга июнь башында килә, 1 сентябрьдә кире Русиягә кайтып китәргә тиеш була. Тик 18 августта аның күршесе Зәлия юкка чыкты дип РФ вәкиллегенә хәбәр итә.
Соңгы тапкыр мәрхүмәне исән килеш 17 август иртәсендә күрәләр. Ул ниндидер ир-ат белән машинага утырган була.
Берничә көннән соң полиция, мөгаен, ул үтерелгәндер дигән хәбәр чыгара. Зәлияне үтерүдә Маврикийда яшәүче 29-яшьлек ир-ат гаепләнә.
"Le Mauricien" басмасы алар очрашып йөргән, 17 августта көнләшү аркасында талаша башлаганнар һәм ир-ат Зәлияне чәнчеп үтергән, соңыннан мәетен урманда яшергән дип яза.
Ир-атны тоткарлаганнар.
Азатлык Радиосы, социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга нигезләнеп, Зәлиянең Чиләбедәге югары уку йортларының берсендә укытып йөргәнен ачыклады.

😱12😢7🤬1🤮1
⚡Казаннан Шанһайга рейс кыш көне дә башкарылачак.
Моңарчы бу рейс фәкать октябрь аенда гына (БРИКС илләре җыены уңаеннан) булыр дип фаразланган иде. Әмма China Eastern һава ширкәте әлеге рейсларны кимендә мартка кадәр башкарырга булган.
Бу — Татарстаннан Көнчыгыш Азиягә очучы бердәнбер даими рейс булачак. Шанһай аша Казаннан Кытай, Япония, АКШ, Австралия, Яңа Зеландия һәм башка илләргә очарга мөмкин.
Казан-Шанһайрейслары октябрьдә башлана.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Моңарчы бу рейс фәкать октябрь аенда гына (БРИКС илләре җыены уңаеннан) булыр дип фаразланган иде. Әмма China Eastern һава ширкәте әлеге рейсларны кимендә мартка кадәр башкарырга булган.
Бу — Татарстаннан Көнчыгыш Азиягә очучы бердәнбер даими рейс булачак. Шанһай аша Казаннан Кытай, Япония, АКШ, Австралия, Яңа Зеландия һәм башка илләргә очарга мөмкин.
Казан-Шанһай
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍3✍1
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин татар авылларында Эндаумент-фонд ысулын кулланырга чакырды.
Хәзерге вакытта аның хәләл өлгесе эшләнгән.
Эндаумент-фонд — ул хәйрия максатында кулланылучы һәм даими керем китерүче капитал. Бу фондта бер тапкыр бирелгән акчалар сакланып кала, алардан алынган табыш яки инвестиция керемнәре фондның үз максатына ярашлы тотыла.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар

🤡7👍4🤔2✍1
Сак астында тотылучы мөселман адвокаты Марат Ашимовның гаиләсе аны иреккә чыгаруны сорады
Марат Ашимовның хатыны Наилә ханым әйтүенчә, дүрт бала атасын инде биш ай ирегеннән мәхрүм итеп тоталар.
Мәхкәмә карары нигезендә Ашимов 26 августка кадәр сак астында калачак.
Видеода Марат Ашимовның улы да мөрәҗәгать итә.
💬Минем әти беркемне үтермәгән, бернинди көчләү гамәле кылмаган, — диде ул. — Ул үрнәк гаилә әгъзасы, үрнәк ир һәм әти. Мәхкәмә карары чыкканчыга кадәр аны төрмәдә тотуга бернинди нигез юк. Мин битараф булмаган барлык Русия ватандашларын бу чакыруны хуплауны сорыйм. Әтине өйгә кайтырыгыз.
Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Telegram
IslamNews
Обращение к гражданам семьи арестованного адвоката Марата Ашимова. #СвободуМаратуАшимову
😭13💔5🙏4
Югары мәхкәмә Новосибирскидагы 67 яшьлек татар ире Таһир Арслановка социаль челтәрләрдә сугышка каршы язган ике фикере өчен чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.
Арсланов өч елга хөкем ителгән иде, соңрак апелляция мәхкәмәсе аны ике айга кыскартты.
"Тикшерү вакытында минем янда дөнья кадәр кеше йөрде – полиция хезмәткәрләре, тикшерүчеләр. Бу барысы да интернеттагы ике юллык язу аркасында. Шуның аркасында мәхкәмә узмаган килеш үк картамны томаладылар һәм мин пенсия акчамны ала алмадым. Кемдер миллионлаган халкы булган шәһәрләрне басып ала һәм аңа берни булмый. Кемдер ике юллык фикер яза һәм аны өч елга утырталар. Минем фикерләремне бары берничә кеше генә укыды һәм алар беркемгә дә зыян салмады. Владимир Владимирович исән-имин, мин генә зыян күрдем. Фикерем һәм хәрби операциягә каршы протестым өчен хөкем иттеләр", дип китерә Арсланов фикерен SOTAvision.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Югары мәхкәмә Новосибирскидан 67 яшьлек Таһир Арслановка чыгарган карарны үз көчендә калдырды
Ул социаль челтәрләрдә сугышка каршы язган фикере өчен хөкем ителгән иде.
🤬14👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Югары мәхкәмә Новосибирскидагы 67 яшьлек татар ире Таһир Арслановка социаль челтәрләрдә сугышка каршы язган ике фикере өчен чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. Арсланов өч елга хөкем ителгән иде, соңрак апелляция мәхкәмәсе аны ике айга кыскартты.…
Азатлык Радиосы элегрәк Таһир Арслановның төрмәгә эләгү тарихын сөйләгән иде.
▪️Таһир Арсланов (67) Новосибирскида туган, шунда үскән, гомер буе шунда яшәгән. Һөнәре белән инженер. Новосибирскиның саклану ширкәтләрендә эшләгән. 50 ел хезмәт стажы бар. Төрле мактау һәм рәхмәт кәгазьләренә лаек булган. Волейболга гашыйк, өлкә такымында уйнаган, җиңүләр яулаган. Ике кызы бар. Алар инде башлы-күзле.
Тулырак 👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

💔8👍1🔥1
Краснодар төбәгендә “Кавказ” портына һөҗүм булган
Бу хакта җирле оператив штаб хәбәр итә. Русия хакимиятләре һөҗүмдә украин хәрбиләрен гаепли. Постта язуларынча, һөҗүмдә “ягулык цистерналары булган тимер юл паромы”на зыян килгән.
Һөҗүм нәтиҗәсендә янгын чыккан. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк. Кырым күпере хәрәкәт өчен ябылган.

Оперативный штаб - Краснодарский край
Очередную попытку теракта на территории Краснодарского края совершил киевский режим - атакован железнодорожный паром с топливными цистернами в порту «Кавказ». На месте работают экстренные и специальные службы.
Площадь пожара и информация о пострадавших уточняется.

🔥4🎉2🤬1
Хәерле җомга иртәләре! Дөньяда ниләр бар - кыскача:
🔸 Русия үз гаскәрләрен Укринадан чыгарырга җыенмый. Бу хакта Bloomberg яза. Медиа язуынча, Русия Украина гаскәрләрен Курсикидан этеп чыгарыр өчен "срочник"ларны кулланырга җыена.
🔸 Белгород өлкәсендә дүрт, Курски өлкәсендә өч дрон бәреп төшерелгән диде Русия Саклану минитрлыгы. Корбаннар турында мәгълүмат әйтелми. Украинаның Сум өлкәсендә дроннар һөҗүме аркасында ике кеше һәлак булган.
🔸 CNN үз журналистларының Суджага барып репортаж ясаулары халыкара хокукларны бозу түгел дип белдерде. Медиа ике якның да фикерен бирде диде. Моңа кадәр ФСБ CNN медиасының хәбәрчеләрен чикне канунсыз узуда гаепләде.
🔸 Associated Press язуынча, бүген АКШ Украинага яңа ярдәм турында игълан итәчәк. 125 млн долларлык ярдәмгә HIMARS өчен ракетлар, танкларга каршы торучы Javelin ракетлары һәм башкалар кергән.
🔸 Орел өлкәсе губернаторының ярдәмчесе караклыкта гаепләнеп кулга алынган иде. Ул Украинага сугышка китәм дигән.
🔸 Русия хакимияте Мәскәү белән Петербурда криптобиржалар ачарга җыена, дип яза "Коммерсант". Аның белән Русиянең эре компанияләре куллана алачак. Быел җәй санкцияләр аркасында биржаларда евро һәм доллар белән сәүдә итү тукталды.
🔸 Париж прокуратурасы актер Жерар Депардьега ачылган җинаять эшен мәхкәмәгә тапшыруны таләп итә. Ул 2018 елда хатын-кызны көчләүдә гаепләнә.
🔸 Киләсе атнада Казандагы "Мәрҗани" мәчетендә ремонт эшләре бетәчәк. Анда әлегәчә реставрация эшләре барды.
🔸 Башкортстанның Гафури районында бүреләр сарыклар көтүенә һөҗүм иткән.
Җомга иртәсендә менә шундыйрак хәбәрләр. Бергә булыйк, безне укыганыгыз өчен рәхмәт!

👍5
Shaman Оренбурда концерты өчен 16 млн сум акча алган. Ул 30 август чыгыш ясарга тиеш.
Шул ук вакытта Оренбурда язгы ташу аркасында зыян күрүчеләргә унышар мең түләделәр, ә кемдер ул акчаны һаман ала алмаган.
Җырчының гонорары кешеләрнең ачуын кабарткан. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Нина Останинаның Оренбурның губернаторы Денис Паслерга язган хатында бар.
"Украинада махсус операция барганда, өлкәдә губернаторны сайлау кампаниясе алдыннан шәһәр бюджетыннан мондый чараларны финанслау шикле һәм оятсыз кабул ителә", дип язган ул.
Губернатор администрациясендә бу чыгымнар алдан уйланылган, күптән "дәүләт сату"ларында башкарылды дип әйткән. Концерттан баш тартылган очракта да ул акчаны кире кайтарып булмый дигәннәр.
The Insider ачыклавынча, "дәүләт сатулары"да җырчының концертына акча түләүләр 1 июльдә башкарылган, ә Оренбурдагы су һәлакәте яз ук булды.
Җырчы Shaman Магниторгорскида да, Ставрополь краенда да чыгыш ясаганга 15 млн сум акча алган.

🤬11💩7🤮2🤡2😱1
Язгы ташу аркасында Орск, Оренбур һәм өлкәдәге татар авыллары быел нык иза чикте.
Орск тоташ су астында калды. Шәһәрнең тарихи җире - татар җире, андагы иске борынгы биналар, бердәнбер мәчет тә татарныкы. Алар барысы да су эчендә калды.
Язгы ташу аркасында килгән зыян күләме 21 млрд сумны тәшкил итте. Бу — тулаем Оренбур өлкәсе буенча санап чыгарылган чыгым.
Орски гына түгел, Оренбурның башка җирләрендә Сакмар һәм башка елгалар ярларыннан ташты. Шактый авыллар су эчендә калды. Мәсәлән, Биктимер, Кабан авыллары. Алардан кешеләр эвакуацияләнде. Каргалы саласына да курккыныч янады, Сакмар елгасына якын өйләргә су керде, кешеләр малларын имин җиргә күчерде, әмма хәлләр һәлакәткә җитмәде.
Менә бу кешеләр дә су киткәч, ләм астында калган йортларын, куралтыларын ничек чистартканнарын, өйләрен ничек киптергәнен һәм дәүләт ничек ярдәм иткәннәрен сөйләгән иде.
— Акча күчте, алар төзелеш материалга керде дә бетте. Ә ремонтны кем ясарга тиеш соң аны? Аңа акча бүленмәгән. Үземә кала, — дип сөйли ир. — Йорт юеш, менә июль уртасы, һаман кибеп бетмәде. Кибәр иде дә ул, әмма җәй буена яңгыр яуды. Бу йортны нишләтәсе булыр — белмим. Торырлык булмаса, фатир юнәтәсе булыр, ә монысын "дача" итәсе булырмы...
Бу хакта 👉 моннан укыгыз.

😢4👍2🐳1
🔺Көн язмасы. Сугышта үлүчеләр саны 5000нән артты. "Бу сугыш кайчан бетәр?"
Бүген 2024 елның 23 августы, сугышның 912нче көне. Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2305 кешенең, Башкортстаннан кимендә 2705 кешенең һәлак булганы расланган. Ике республикага кимендә 5010 кеше.
▪️Татарстан
Татарстаннан иң күп үлүчеләр — башкала Казан һәм Чаллыдан, аннан соң Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чистай, Балтач, Алабуга, Азнакай, Мамадыш, Кукмара районнары килә.
▪️ Башкортстан
Башкортстан Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Иң күп үлүчеләр башкала Уфа һәм Стәрлетамактан, аннары Белорет, Учалы, Әбҗәлил, Мәләвез, Туймазы, Балтач, Иглин, Ишембай районнары, Салават һәм Нефтекама шәһәрләре килә.
Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләренең кимендә 360 (7.2%) — 2022 елның көзендә мобилизациягә эләгеп китүчеләр.
Социаль челтәрләр бу сугышка карата әйтелгән фикерләр белән тулы. Бу сугыш кайчан бетәр дип уфтанып язучылар көннән-көн арта бара.
Язмабызны 👉 моннан укыгыз. Башкаларга да сөйләгез.
Үлүчеләр исемлеге 👉 монда. Азатлык аны җентекләп ачык чыганаклардан бөртекләп эзли. Бу саннар тагын да зуррак була ала, хакимият үлүчеләр һәм яраланучылар санын әйтми, яшерә.
#татарстан #башкорстан

Сугышта үлүчеләр саны 5000нән артты. "Бу сугыш кайчан бетәр?"
Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2305, Башкортстаннан кимендә 2705, ике республикага кимендә 5010 кеше һәлак булган.
👍3😭3🤬2
Казанга Оренбур юлыннан кергәндә зур итеп "Казань" дип язганнар. Бу - яңа стела. Ул берәү генә. Урысча гына язылган, татарчасы юк.
Аның биеклеге - 4 метр. Төнлә утлар белән яктыртыла.
Ни өчен шәһәрнең татарча язылышы юк?
Бу хакта "Бизнес Online" медиасына мэриядә татарча да, урысча да шәһәр исеме язылган конструкция калага якынрак җирдә урнашкан дип җавап биргәннәр.
"Бизнес Online" фотосы.
Ничек кабул итәсез сез моны, дуслар!? Икетеллеклек канунын бозумы бу?
Татарлар нигез салган, татарлар да яшәгән шәһәрнең капкасы шундый булырга тиешме?

🤬28🖕6👎4👍1😱1
❗️Чаллы кешесен ФСБ тоткарланган
Бу хәл бүген булган. Тоткарланган кешенең исем-фамилиясе дә, ирме, хатынмы ул, ничә яшь аңа — билгеле түгел. Бары тик Чаллыда яшәүче дип кенә телгә алына таратылган релизда.
Ни өчен тоткарланган?
Имеш, ул Телеграмда язмалар урнаштырган. Ниләр язганы - билгесез. Әмма Чаллы кешесе Русия гаскәрләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә тоткарланган.
Тулырак укыйм дисәгез ➡️ менә сылтама.
#татарстан

👎5🤬4
Быел "Алтын мөнбәр" кинофестивале Казанда 6-11 сентябрьдә узачак.
Ул быел егерменче тапкыр үткәреләчәк. Фестиваль исемен саклап калды, халыкара дәрәҗәсен югалтмады, әмма менә мөселман дигән төшенчәсе юкка чыкты.
Быел фестивальдә катнашкан кинолар "Родина" белән "Мир" кинотеатрларында күрсәтеләчәк.
Фестивальнең ачылышы кайда булачак билгесез, әмма ябылу тантанасы Камал театрында узачак.

❤3👍2
⚡️Волгоград өлкәсендәге 19нчы колония тоткыннары андагы хезмәткәрләрне тотык итеп алган. ФСИНның бер хезмәткәре үтерелгән.
РИА “Новости” язуынча, колония хезмәткәрләренә дисциплинар комиссия вакытында һөҗүм иткәннәр.
ТАСС бер хезмәткәр үтерелгән дип хәбәр итә.

🔥2😢1
Волгоград өлкәсендәне 19нчы колониядә тотык алу турында ниләр мәгълүм:
▪️Тоткыннар ФСИН хезмәткәрләрен дисциплинар комиссия утырышы вакытында тотык итеп алган.
▪️ТАСС бер хезмәткәрнең үлүе турында хәбәр итә. Телеграм каналлар тараткан видеода ФСИН формасында кимендә өч кешенең канга баткан гәүдәләре күренә, алар исән булганга охшамаган. Mash һәм Baza тоткыннар ике хезмәткәрне үтергән дип яза.
▪️Тотык итеп алынучылар арасында колония җитәкчесе Андрей Девятов та бар. Baza мәгълүматынча, ул каты яраланган һәм реанимациядә.
▪️Һөҗүм итүчеләр саны дүрт дип фаразлана. Аларның өчесе наркотик сату, тагын берсе – кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу өчен хөкем ителгән.
▪️Һөҗүм ясаучы тоткыннар үзләрен «Ислам дәүләте» тарафдарлары дип атый.
▪️Тикшерү комитеты тотыклар алу һәм колония эшчәнлегенә зыян салу турында ике җинаять эше ачкан.
▪️«Сапа Кавказ» һәм башка телеграм каналлар белдерүенчә, һөҗүмчеләр 2 млн доллар һәм боралак сорый.
▪️Тоткыннар белән сөйләшергә Волгоград мәчете мулласы чыккан.
Азатлык тоткыннар һөҗүме һәм зыян күрүчеләрнең санын бәйсез рәвештә раслый алмый.

🔥4😈2👍1😭1