Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🔺Көн язмасы. Сугышта үлүчеләр саны 5000нән артты. "Бу сугыш кайчан бетәр?"

Бүген 2024 елның 23 августы, сугышның 912нче көне. Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2305 кешенең, Башкортстаннан кимендә 2705 кешенең һәлак булганы расланган. Ике республикага кимендә 5010 кеше.

▪️Татарстан

Татарстаннан иң күп үлүчеләр — башкала Казан һәм Чаллыдан, аннан соң Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чистай, Балтач, Алабуга, Азнакай, Мамадыш, Кукмара районнары килә.

▪️ Башкортстан

Башкортстан Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Иң күп үлүчеләр башкала Уфа һәм Стәрлетамактан, аннары Белорет, Учалы, Әбҗәлил, Мәләвез, Туймазы, Балтач, Иглин, Ишембай районнары, Салават һәм Нефтекама шәһәрләре килә.

Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләренең кимендә 360 (7.2%) — 2022 елның көзендә мобилизациягә эләгеп китүчеләр.

Социаль челтәрләр бу сугышка карата әйтелгән фикерләр белән тулы. Бу сугыш кайчан бетәр дип уфтанып язучылар көннән-көн арта бара.

Язмабызны 👉 моннан укыгыз. Башкаларга да сөйләгез.

Үлүчеләр исемлеге 👉 монда. Азатлык аны җентекләп ачык чыганаклардан бөртекләп эзли. Бу саннар тагын да зуррак була ала, хакимият үлүчеләр һәм яраланучылар санын әйтми, яшерә.

#татарстан #башкорстан
👍3😭3🤬2
Казанга Оренбур юлыннан кергәндә зур итеп "Казань" дип язганнар. Бу - яңа стела. Ул берәү генә. Урысча гына язылган, татарчасы юк.

Аның биеклеге - 4 метр. Төнлә утлар белән яктыртыла.

Ни өчен шәһәрнең татарча язылышы юк?

Бу хакта "Бизнес Online" медиасына мэриядә татарча да, урысча да шәһәр исеме язылган конструкция калага якынрак җирдә урнашкан дип җавап биргәннәр.

"Бизнес Online" фотосы.

Ничек кабул итәсез сез моны, дуслар!? Икетеллеклек канунын бозумы бу?


Татарлар нигез салган, татарлар да яшәгән шәһәрнең капкасы шундый булырга тиешме?
🤬28🖕6👎4👍1😱1
❗️Чаллы кешесен ФСБ тоткарланган

Бу хәл бүген булган. Тоткарланган кешенең исем-фамилиясе дә, ирме, хатынмы ул, ничә яшь аңа — билгеле түгел. Бары тик Чаллыда яшәүче дип кенә телгә алына таратылган релизда.

Ни өчен тоткарланган?

Имеш, ул Телеграмда язмалар урнаштырган. Ниләр язганы - билгесез. Әмма Чаллы кешесе Русия гаскәрләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә тоткарланган.

Тулырак укыйм дисәгез ➡️ менә сылтама.

#татарстан
👎5🤬4
Быел "Алтын мөнбәр" кинофестивале Казанда 6-11 сентябрьдә узачак.

Ул быел егерменче тапкыр үткәреләчәк. Фестиваль исемен саклап калды, халыкара дәрәҗәсен югалтмады, әмма менә мөселман дигән төшенчәсе юкка чыкты.

Быел фестивальдә катнашкан кинолар "Родина" белән "Мир" кинотеатрларында күрсәтеләчәк.

Фестивальнең ачылышы кайда булачак билгесез, әмма ябылу тантанасы Камал театрында узачак.

#татарстан
❤3👍2
⚡️Волгоград өлкәсендәге 19нчы колония тоткыннары андагы хезмәткәрләрне тотык итеп алган. ФСИНның бер хезмәткәре үтерелгән.

РИА “Новости” язуынча, колония хезмәткәрләренә дисциплинар комиссия вакытында һөҗүм иткәннәр.

ТАСС бер хезмәткәр үтерелгән дип хәбәр итә.
🔥2😢1
Волгоград өлкәсендәне 19нчы колониядә тотык алу турында ниләр мәгълүм:

▪️Тоткыннар ФСИН хезмәткәрләрен дисциплинар комиссия утырышы вакытында тотык итеп алган.

▪️ТАСС бер хезмәткәрнең үлүе турында хәбәр итә. Телеграм каналлар тараткан видеода ФСИН формасында кимендә өч кешенең канга баткан гәүдәләре күренә, алар исән булганга охшамаган. Mash һәм Baza тоткыннар ике хезмәткәрне үтергән дип яза.

▪️Тотык итеп алынучылар арасында колония җитәкчесе Андрей Девятов та бар. Baza мәгълүматынча, ул каты яраланган һәм реанимациядә.

▪️Һөҗүм итүчеләр саны дүрт дип фаразлана. Аларның өчесе наркотик сату, тагын берсе – кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу өчен хөкем ителгән.

▪️Һөҗүм ясаучы тоткыннар үзләрен «Ислам дәүләте» тарафдарлары дип атый.

▪️Тикшерү комитеты тотыклар алу һәм колония эшчәнлегенә зыян салу турында ике җинаять эше ачкан.

▪️«Сапа Кавказ» һәм башка телеграм каналлар белдерүенчә, һөҗүмчеләр 2 млн доллар һәм боралак сорый.

▪️Тоткыннар белән сөйләшергә Волгоград мәчете мулласы чыккан.

Азатлык тоткыннар һөҗүме һәм зыян күрүчеләрнең санын бәйсез рәвештә раслый алмый.
🔥4😈2👍1😭1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Волгоград өлкәсендәне 19нчы колониядә тотык алу турында ниләр мәгълүм: ▪️Тоткыннар ФСИН хезмәткәрләрен дисциплинар комиссия утырышы вакытында тотык итеп алган. ▪️ТАСС бер хезмәткәрнең үлүе турында хәбәр итә. Телеграм каналлар тараткан видеода ФСИН формасында…
Волгоград өлкәсендә 19ные колонияне штурмлау башланган.

Бу хакта Mash, Shot һәм Baza телеграм каналлары яза. Җирле халык атышлар тавышы ишетелә ди. Mash мәгълүматынча, һөҗүм итүче ике тоткын яраланган. Baza бер тотык - ФСИН хезмәткәре азат ителгән дип яза.
🤬2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Волгоград өлкәсендә 19ные колонияне штурмлау башланган. Бу хакта Mash, Shot һәм Baza телеграм каналлары яза. Җирле халык атышлар тавышы ишетелә ди. Mash мәгълүматынча, һөҗүм итүче ике тоткын яраланган. Baza бер тотык - ФСИН хезмәткәре азат ителгән дип яза.
Baza, Mash һәм Shot Волгоградтагы колонияне штурмлау тәмамланган, тотыклар азат ителгән дип яза.

Телеграм каналлары мәгълүматынча, штурм ярты сәгать барган, тотыклар азат ителгән. Росгвардия дүрт һөҗүмче дә үтерелде дип белдерде.
🤬4
Медиа: Курски өлкәсендә Башкортстаннан 11 "срочник" югалган

"Важные истории" Русия армиясенә мәҗбүри хезмәткә алынып, Курски тирәсендә югалган солдатлар исемлеген туплаган. Анда барлыгы 100дән артык кеше: 45е әсирлеккә эләккән, 84е хәбәрсез югалган.

Аларның күпчеле Брянски өлкәсендә урнашкан 488нче мотоукчылар полкының 17 һәм 18нче батальоннар солдатлары диелә. Шулай ук Воронеждан 252нче мотоукчылар полкы солдатлары да бар.

Исемлектә 19 "срочник" Комидан, 11е - Башкортстаннан, 9ы - Төмән өлкәсеннән, 8е - Ямал-Ненец автоном бүлгесеннән, 8е - Кабарда-Балкардан, 7се - Дагыстаннан, 6сы Мәскәүдән. Шулай ук Себер, Урал төбәкләреннән, аннексияләнгән Кырымнан, Үзәк Русия өлкәләреннән, Татарстаннан да бар диелә.

Кимендә өч "срочник" һәлак булган дип яза басма, әмма Курксида үлгән "срочниклар" турында расланмаган мәгълүматлар күбрәк диелә.

▪️Украина кораллы көчләренең даими хәрби бүлекчәләре Курски өлкәсенең Суджа районына 6 августта үтеп керде.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👍3❤1🤩1😭1
Азатлык хисабына күрә, 2024 елның 23 августына Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2305 кеше һәлак булган.

Татарстаннан иң күп үлүчеләр — башкала Казан һәм Чаллыдан, аннан соң Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чистай, Балтач, Алабуга, Азнакай, Мамадыш, Кукмара районнары килә.

Үлүчеләр исемлеге 👉 монда. Азатлык аны җентекләп ачык чыганаклардан бөртекләп эзли. Бу саннар тагын да зуррак була ала, хакимият үлүчеләр һәм яраланучылар санын әйтми, яшерә.
😢7👍3🎃1
Азатлык YouTube: "1989 елда татарлар күтәрелә алган бит"

Азатлык YouTube-нда узган атнада "Татарстан һәм татарлар. 1989" фильмы, Татарстанда укытучылар җитмәү, Уфада Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Марат Рамазанов вафаты турында сөйләштеләр.

"Татарстан һәм татарлар. 1989" фильмы турында:

"Нинди чор булган бит ә! Хәзер моңа ышанып та булмый. Татарның трагедиясе дә, Русиянең татарга мөнәсәбәте дә күренеп тора. Ә шул ук вакытта бүген татарны сугышка җибәрәләр, Татарстан урыс колына әверелгәннән-әверелә. Ышанып булмый!"

"Татар күтәрелә алган бит. Анда да шул ук Русия булган бит инде. Татарга ни булды?"

Татарстанда 2,3 мең укытучы җитмәве турында:

"Укытучыларның дәрәжәсен төшерделәр маңкасы да кипмәгән балаларын яклап. Татар теле укытучыларын хөкүмәт тә, халык та якламады".

"Кадере юк бу эшнең. Элек укытучыларны хөрмәт итәләр иде, хәзер балалар да, кануннар да башка. Мин, үземнең сыйныф укытучысы кебек указка белән башларына бәрер идем яки чиратлап сыйныф бүлмәсен юарга кушар идем. Ә бүген моның өчен "яжемать"лар мәхкәмәләргә йөртәчәк.

Башка фикерләрне Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сайтта.
👍7🔥3
Кичә, 23 августта Башкортстанның Илеш районы Шәммәт авылында шагыйрь Роберт Миңнуллинга бюст һәм аңа багышланган музей ачылды.

Чарада Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова , Башкортостанның Язучылар берлеге җитәкчесе Айгиз Бикмөхәммәтов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да катнашты.

Роберт Миңнуллин 2020 елның 27 мартында каты авырудан соң вафат булды. Быел аңа 76 яшь тулган булыр иде.
👍11🤮2😢1