Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кичә Казанда "Печән базары" фестивале узды

Анда татар бизәкләре, татар мәдәнияте, кухнясы белән бәйле әйберләр сатылды. Фестивальгә Самар, Чуашстан, Оренбур, Уфа, Түбән Новгород, Мәскәү, Төмән, Екатеринбур, Сочидан дизайнерлар килде. Башкорт дизайнерлары да катнашты.

"Печән базары" Гаилә елына багышланган иде. Биредә татар гаиләләре, гаилә һәм нәсел тарихы, гаиләдә татар телен саклау турында лекторий да булды. Балалар өчен остаханәләр, уеннар әзерләнгән иде.

Кич заманча татар музыкасы концерты узды.

▪️"Печән базары" фестивале 2013 елдан бирле үткәрелә,

Фотоларны күбрәк👉 монда карый аласыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤5🔥3👍1
Cаранскиның Ленин районы мәхкәмәсе адвокат Марат Ашимовны тагын бер айга сак астында калдырган.

IslamNews язуынча, мәхкәмә утырышы 22 август көнне узган.

Элегрәк Ашимовның гаиләсе аны иреккә чыгаруны сорады.

▪️Марат Ашимов акча белән бәйле хәрәмләшү нигезендә 27 мартта тоткарланды.

▪️Тикшерүче як белдерүенчә, Ашимов финанс пирамидасы төзегәне өчен хөкем ителгән А.Астаповка "үз элемтәләре" ярдәмендә вакытыннан алда иреккә чыгару карарына ирешергә вәгъдә иткән. Моның өчен ул Мордовия прокуратурасында эшләүче танышлары өчен 200 мең сум сораган. Тикшерү раслаганча, адвокат акчаны үзләштерергә планлаштырган һәм Астаповка ярдәм итәргә җыенмаган.

▪️Ашимов үзе 200 мең сумны үзенең адвокатлык эшчәнлеге өчен гонорар дип раслый. Аның сүзләренчә, Астапов белән очрашуда ул эшнең шартларын ачыклаган һәм телдән консультация биргән, ә ришвәткә Астапов үзе ишарәли башлаган.

▪️Адвокат үзе куәт оешмалары аның хокук яклау эшчәнлеге өчен үч ала, дип саный.

@azatliqradiosi
🤬15
25 августка каршы төндә Израиль армиясе Лүбнән (Ливан) көньягына һөҗүм иткән.

Израил саклану гаскәре (ЦАХАЛ) хәбәр итүенчә, дөньядагы күпчелек илләрдә террорчы дип табылган "Хизбулла" төркеме Израилгә зур һөҗүм ясарга әзерләнгән. Израил Лүбнәнгә саклану максатыннан һөҗүм итүен әйтә.

Шул ук төндә Лүбнән төркеме Израилгә ракетлар очырган. "Хизбулла" дроннар белән бергә 320 ракет җибәрелүен әйтте.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Фото: Һөҗүмнән соң Лүбнән көньягы

@azatliqradiosi
🤬9🔥1
24 август Украинаның бәйсезлек көне уңаеннан Төркиянең Анталья шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев пикетка чыкты.

"Урыс оккупантлары Украинадан чыгыгыз" дигән шигарь тотып торды.

— Бу көндә Украина халкы үзенең бәйсезлеге, иреге өчен канлы сугыш алып бара, — диде ул. — Мин татар халкы исеменнән тугандаш украин халкына теләктәшлек белдерәм. XXI гасырда дөнья Европа үзәгендә ничек фашистлар Русиясе украин халкына геноцид сәясәте алып баруын карап тора.

Зәкиев Америка кушма штатлары, Британия, Франция, Германия, БМО җитәкчеләреннән бу геноцидны туктатуны сорады.

— Беренчедән, фашист Русиясен БМОдан чыгарырга кирәк. Икенчедән, нефть һәм газны сатып алмаска. Өченчедән, паралель импортны туктатырга. Шулай ук Кытай белән Иран фашистлар Русиясенең ярдәмчеләре. Бу илләргә каршы санкцияләр кертергә кирәк.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍10👎2🤡2👏1
Бу атнада Азатлык Радиосы Татарстан тарихына багышланган яңа проект башлады.

"Татарстан һәм татарлар: Ел артыннан ел" дип аталган сериал 1989 елдан башлап 1990нчы, 2000нче, 2010нчы елларда булган вакыйгалар турында сөйләячәк.

Республиканың суверенитеты турындагы Декларация ничек кабул ителгән? Мәскәү белән Казан арасындагы вәкаләтләр ничек бүленгән? Татар милли хәрәкәте Русиянең сәяси процессларында нинди роль уйнаган? Милли мәгариф 1990нчы елларда нинди шартларда үсеш алган һәм 2000нче еллардан соң Мәскәү басымы аркасында нинди шартларда сүрелә башлаган? 1980нче еллар азагы, 1990нчы, 2000нче, 2010нчы елларда татарлар нинди җырлар иҗат иткән һәм тыңлаган?

Яңа проектта сүз сәясәт турында да, мәдәният хакында да барачак, сериал шушы чорны күз алдына китерергә мөмкинлек бирәчәк.

Проектның беренче сериясе 1989 елда булган вакыйгаларны тасвирлый.

@azatliqradiosi
👍10❤2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бу атнада Азатлык Радиосы Татарстан тарихына багышланган яңа проект башлады. "Татарстан һәм татарлар: Ел артыннан ел" дип аталган сериал 1989 елдан башлап 1990нчы, 2000нче, 2010нчы елларда булган вакыйгалар турында сөйләячәк. Республиканың суверенитеты…
Бу атнада Азатлык Радиосы тагын ниләр язды?

Исегезгә төшерәбез.

🖋"Адвокат яллар өчен малны саттык". "Баймак эше" фигуранты Айнур Кәримов тарихы

🖋"Бу канун беренче чиратта татарга суга, Русиядә милли оешмаларның иң күбе татарга туры килә". Русия думасы депутаты Михаил Матвеев "Милли-мәдәни мохтариятләр турында" канунга төзәтмәләр тәкъдим итте. Канунга нинди үзгәрешләр тәкъдим ителүен, активистлар һәм экспертларның бу хакта ни уйлавын белештек.

🖋"Безнең максат — оккупация түгел". Курскида Украина гамәлләре турында Михаил Подоляк сөйли

🖋Сугышта үлүчеләр саны 5000нән артты. "Бу сугыш кайчан бетәр?"дип социаль челтәрләрдә уфтанып язучылар көннән-көн арта бара.

🖋Азатлык YouTube-нда узган атнада "Татарстан һәм татарлар. 1989" фильмы, Татарстанда укытучылар җитмәү, Уфада Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Марат Рамазанов вафаты турында сөйләштеләр.

👆Укымый һәм карамый калмагыз.

@azatliqradiosi
❤3👍2✍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстан суверенитеты турындагы
Декларациянең кайсы өлеше синең күңелеңә аеруча
якын?


Моннан 4 ел элек (2020 елда) Азатлык
Радиосы Казанда татар яшьләренә әнә шундый
сорау биргән иде.

Дүрт ел элек төшерелгән видеоны яңадан карап
китәргә тәкъдим итәбез.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍9❤5✍1
Яңа атнаны башлыйбыз, дуслар! Ә бу - җәйнең соңгы атнасы. Аннары көзне сәламлибез. Хәерле иртә һәм менә сезгә соңгы яңалыклар.

🔸 Русиянең Сарытау өлкәсенә дроннар һөҗүме аркасында дүрт кеше зыян күргән, дип белдерде өлкә Сәламәтлек министрлыгы. Видеоларга караганда, дроннар Сарытау белән Энгельс шәһәрләрендәге йортларның югары катларына эләккән. Русия саклану министрлыгы җиде өлкәдә 20 дрон бәреп төшерелде, диде.

🔸 Украинаның Полтава җирендә биш кеше яралаган. Сәбәбе - Русия ягыннан һөҗүм, диде Украина хакимияте.

🔸 Шимбә көнне Краматорскига һөҗүм аркасында Reuters агентлыгы журналисты һәлак булган. Аның җәсаде хәрәбәләр астыннан чыгарылган, тагын ике журналист яраланган. Барлыгы атыш аркасында җиде кеше зыян күргән.

🔸 Киев Беларусиядән Гомель өлкәсеннән гаскәрләрен алуны сорады. Киев фикеренчә, укулар дигән сылтау белән Беларусия чиктә гаскәрләрен туплый.

🔸 Telegram администрациясе Павел Дуровны Франциядә тоткарлануы турында фикерен белдерде. Платформа башлыгын тоткарлау - мәгънәсез эш диелгән белдерүдә. Бүген Франция хакимияте рәсми белдерү ясар дип көтелә. Дуровның тоткарлануы тагын 48 сәгатькә озайтылган.

🔸 Аннексияләгән Кырымда, Кефе (Феодосия) ягында урамннар яна, ут 15 һектарга таралган. 100 кеше эвакуацияләнгән.

🔸 Казанда КФУның физика факультеты урнашкан күпкатлы бинага ремонт ясалачак. Әлегә КФУның төп бинасы реставрацияләнә, ул - 1826 елда салынган бина.

🔸 Башкортстанда 324 килограммлык 11 мең кысла тоткан ирне тоткарлаганнар. Кыслаларның күп өлеше - бәби кыслалар булып чыккан, ә аларны тотарга ярамый. 1,5 млн зыян салынган дип бара тикшерүчеләр.

Көнегез күңелле, нәтиҗәле һәм имин булсын!
👍1🔥1
📍Сибайның артистлары дрон сатып алган

Моннан тыш дроннардан саклану чарасына да акча туплаган. Аны Украина сугышына җибәрергә ниятлиләр. Бу хакта Сибайның концерт-театраль берләшмәсенең Тelegram каналына сылтанып Башинформ хәбәр итә.

Беренче чиратта бу чаралар Башкортстаннан килешү төзеп сугышка китүче артистларга биреләчәк, дип аңлаткан берләшмә җитәкчесе Юнир Кәлимуллин. Аны кыска ялга кайткан сугышчы артыннан җибәрергә телиләр.

Бу хакта тулырак укыр өчен 👉 монда басыгыз.

▪️2022 елны Владимир Путин "өлешчә мобилизация" игълан иткәч, Сибай башкорт филармониясеннән һәм Сибайның концерт-театраль берләшмәсеннән дистәләгән ир сугышка озатылды.

▪️ Озак та үтмәде Сибайга 23 яшьлек биюче, Илнар Хәтмуллинның җәсаде кайтарылды. Ул да мобилизациягә эләгеп китүче егет иде.

▪️ Сибайның концерт-театраль берләшмәсеннән әлеге вакытта сугышта артист Фларит Биргалин бар. Ул быел сугышчылар алдында җырчы Чичерина белән чыгыш ясаганы билгеле булды.

▪️ Сугышка барыр өчен Башкортстан хакимияте тырышып эшли. Килешү төзеп китүчеләргә бер тапкыр түли торган акча бәясе дә артты. Федераль түләүләр белән санаганда сугышка китүчеләргә бер тапкыр 1 млн 205 мең сум түләнәчәк.

▪️ Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2305, Башкортстаннан кимендә 2705, ике республикага кимендә 5010 кеше һәлак булган.

#башкорстан
🤮5😨5👍4👎1🤯1🤡1
Грузиядә "Золотая корона" түләү системы аша акча күчерүләрдә проблемнар барлыкка килгән.

Бу турында илнең иң зур банкларның берсе — Bank of Georgia "техника мәсьәләләр" хасил булуын раслаган.

▪️Украина сугышы сәбәпле Русия банкларына кырыс санкцияләр кертелде. Илне SWIFT-тан (дөньякүләм банкара финанс элемтәләр системы) өзделәр, Visa, MasterCard кебек түләү системнарыннан аердылар, PayPal, American Express, Western Union кебек системнар Русиядә эшчәнлекне туктаттылар. Шуннан соң "Золотая корона" системы илләр аша акча күчерүнең төп юлларның берсенә әверелде.

Аның аша Грузия, Төркия һәм башка илләргә тиз арада акча җибәрү мөмкин иде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз

@azatliqradiosi
😁2👍1🤬1🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстан заводында бүген шартлау булган Стәрлетамактагы бу хәл нәтиҗәсендә кимендә өч кеше зыян күргән диелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аңлатуынча, газ торбасында герметизация бозылган. Нәтиҗәдә сыекландырылган газ яна башлаган һәм шартлау булган.…
Узган атнаны Стәрлетамакта газ шартлаганын хәтерлисезме?

Өч кеше пешкән иде дип хәбәр ителде, алар реанимациядә дип әйтелде. Бүген бу өч кешенең берсе вафат булган. Бу хакта Башкорстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

— Бер кеше вафат булды. Икенче кеше реанимациядә авыр хәлдә ята. Өченче кеше уртача җәрәхәтләр алучылар бүлегендә ята,
— диде түрәләр.

Стәрлетамакның нефтехимия заводында шартлау 19 августта булды. Һәлакәттә өч ир төрле дәрәҗәдә яраланды, пеште. Аларның берсенә 36 яшь, икенчесенә 44 яшь, өченчесенә 50 яшь иде.

Бу очрак нигезендә сәнәгать иминлеге таләпләрен бозу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган иде.

#башкорстан
😢9❤1
Курьерларны һәм такси йөртүчеләрнең эшен тыярга телиләр

Курьер яки таксичы булып эшләүче танышларыгыз бармы? Яки, бәлки, үзегез бу эш белән кәсеп итәсездер. Димәк бу хәбәр сезгә кызыклы була ала.

Русиядә курьерлар белән таксичыларны хәрби заводларга җибәрергә тәкъдим итәләр.

"Юк инде, иптәшләр, вазгыять шундый: кибеткә җәяү йөрергә туры киләчәк. Аерым бер эшчәнлекләрне тыярга. Яки безнең заводларда эшләргә кеше булмаячак һәм хезмәт күрсәтүләр белән генә шөгыльләнәчәкбез. Яки телибезме юкмы беренче чиратта хезмәт җитештерүе белән шөгыльләнергә туры киләчәк" дигән Русия сәүдә-сәнәгать пулаты вице-президенты Елена Дыбова НТВ каналы эфирында.

▪️ Русия хакимиятләре хәрби заводларга курьерлар белән таксичыларны җибәрергә кирәк дип моңарчы да әйткән иде. Былтыр яз көне Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко шушындый ук тәкъдим белән чыкты.

Хәбәрне тулысы белән ➡️ моннан укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮7💊3😁2🤬1🌚1
Казанда хәрби прокуратура бинасына ут төртүдә шикләнелгән хатын-кызны кулга алганнар

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Чистайда яшәгән 50 яшьлек хатын-кызны сак астына утырткан. Аны Украина кораллы көчләренең мәгълүмати-психологик операцияләр бүлекчәләре кушканны үтәп, хәрби прокуратура бинасына ут төртүдә шикләнәләр.

Тикшерү фаразынча, бу ханым Украинадагы сугышка каршы булган һәм мессенджер аша Украина кораллы көчләренең мәгълүмати-психологик операцияләр бүлекчәләре үзәге хезмәткәре белән языша башлаган. Русиядә халыкны куркыту өчен шартлатулар, ут төртүләр белән шугыльләнергә ризалашкан диелә.

Тулырак хәбәр.

▪️ Хәрби прокуратура бинасында янгын шимбә, 24 август кичендә чыккан иде. Бу хатын-кыздан тыш, урында аның 13 яшьлек улын да тоткарладылар. Янгында җәрәхәтләнүчеләр булмады, бинаның ашау бүлмәсе янды.

#татарстан
💔3😁2😢2👍1👎1🔥1
🎓 Русиянең кайбер төбәкләрендә 10нчы сыйныфка баручы укучыларны мәктәпкә кабул итмәгәннәр

Бу хәл яңа дәүләт белем бирү стандарты аркасында барлыкка килгән. Яңа стандартка ярашлы, мәктәпләр өлкән сыйныфларга укучыларны үз критерийлары белән сайлап ала ала.

"Родители Москвы" иҗтимагый хәрәкәте рәисе Илона Менькова "безгә генә дә 50ләп кеше мөрәҗәгать итте" дигән. Мәктәпләр мөдирләре 10нчы сыйныфка укырга алынмаган балаларның әти-әниләрен "балаларыгызны көллиятләргә бирегез" дип кыстаган.

"Тик мондый очракта, бала бюджетка керә алмаса, ата-аналарга баласының укуына түләргә кирәк булачак", дип искәрткән Менькова.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😱3🤬3👍1😁1🤮1🤣1
"Башта тырышып тараттылар, хәзер мәктәпкә укытучылар эзлиләр"

Бер атнадан Татарстан мәктәпләрендә уку елы башлана. Әлегә мәктәпләргә 2 меңгә якын мөгаллим җитми. Хакимият проблемны таный, әмма аклана, бу юнәлешне "приоритетлы" дип атый. Укытучылар үзләре исә кечкенә хезмәт хакы, зур эш күләме һәм кәгазь эшенең артык күп булуына зарлана.

— Хезмәт хаклары түбән, яшь кеше башка эшләрдә эшләп, күпкә күбрәк акча эшли ала. Хәзер курьер булып эшләп тә 70-80 мең сум акча алып була бит. Мәктәптә өстәмә ставкалар алып, 30-40 мең, күп дигәндә 50 мең сум алып була, ләкин моның өчен көне-төне эшләргә кирәк, сулыш алырга да вакыт юк, — ди бер укытучы.


Бу темага көн язмасын 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
VPN булмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍4😢4😁2💯2🙏1
Киров өлкәсендәге пенсионер хатын-кызны көчләгән һәм үтергән өчен хөкем ителгән вагнерчы кабат сугышка киткән

Ул 23 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган, әмма быел аны азат иткәннәр һәм сугышка җибәргәннәр.

Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора. Мәсәлән, моңарчы Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәде табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны шикләнәләр.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4🖕3🤯2😨2👍1🌚1