Киров өлкәсендәге пенсионер хатын-кызны көчләгән һәм үтергән өчен хөкем ителгән вагнерчы кабат сугышка киткән
Ул 23 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган, әмма быел аны азат иткәннәр һәм сугышка җибәргәннәр.
Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора. Мәсәлән, моңарчы Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәде табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны шикләнәләр.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi

🤬4🖕3🤯2😨2👍1🌚1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Телеграм мессенджерына нигез салучы Павел Дуров Париж һава аланында тоткарланган. Бу хакта LCI. француз телеканалы хәбәр итә. Дуров кичке сәгать 8дә Ле Бурже һава аланында үзенең шәхси очкычыннан төшкәндә тоткарланган диелә. 39 яшьлек бизнесмен янында…
Эммануэль Макрон Франциядә Павел Дуровның тоткарлануын раслады һәм аның эшен гадел мәхкәмә хәл итәчәк дип белдерде
Макрон Дуровны тоткарлаганнан соң Франция турында күп ялган мәгълүмат чыгуын әйтте һәм Франциянең һәрвакыт фикер белдерү ирегенә тугъры калуын искәртте.
"Франция җирендә Telegram башлыгын тоткарлау озак дәвам иткән мәхкәмә тикшеренүе кысаларына башкарылды. Бу һич тә сәяси карар түгел. Карарны хөкемдарлар хәл итәргә тиеш", дип язды Франция президенты X социаль челтәрендә.
Макрон Дуровны тоткарлаганнан соң Франция турында күп ялган мәгълүмат чыгуын әйтте һәм Франциянең һәрвакыт фикер белдерү ирегенә тугъры калуын искәртте.
🤬6👍3👏2👎1🙏1
🚃 Уфада шәһәрнең 450 еллыгына багышланган трамвай йөри башлый
"Өфө шиғриәт трамвайы" дип аталган җәмәгать транспортында махсус бизәлештән тыш төрле артистлар, шагыйрьләр чыгышлары каралган, дип яза Юлдаш радиосы.
Трамвай 1 сентябрьдән йөри башлар дип көтелә.
Берничә ел элек Татарстан метросында туган телләргә багышланган поезд җибәргәннәр иде. Проект казаннарны һәм башкала кунакларын туган телне белергә, төрле телләрне өйрәнергә өндәү максатыннан башкарылган иде.
#Башкортстан

👍2🥰2
Уфада гинеколог бүлмәсенә видеокамера куюга зарланалар. Җитәкчелек моны "террорчылыкка каршы чара" дип аңлата
Уфаның 21нче хастаханәсендә дәваланучы хатын-кыз социаль челтәрләрдә гинеколог бүлмәсеннән видео чыгарган. Ул хатын-кызлар табибка күренү өчен утыра торган кәнәфигә таба видеокамера юнәлтелгән дип күрсәтә.
Видео авторы әйтүенчә, табиб янына керер алдыннан, хастаханә хезмәткәрләре аңа башта видеога төшерүгә ризалык бирүе турында документ имзаларга тәкъдим иткән. Тик аңа камералар коридорда гына бар дип әйткән булганнар.
Хастаханәнең баш табибы Радик Надирголов әйтүенчә, камераларны иминлек өчен куйганнар, алар хөкүмәтнең "Сәламәтлекне саклау министрлыгы объектларын террорчылыкка каршы саклау таләпләрен раслау турындагы" карарына ярашлы итеп куелган.
Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә тулырак укый аласыз.

😁13🤣5🤮4🤬2🌚2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бу көнне Татарстан нәрсә бәйрәм итә соң? Берничә ел элек сезнең өчен видеоаңлату әзерләгән идек. Аны яңадан карарга тәкъдим итәбез.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤🔥16💔6❤2👍1🔥1😢1😨1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 27 август, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия икенче төн рәттән Украина җирләрен утка тота. Бүген төнлә Кривой Рогка ракетлар һөҗүмендә ике кеше һәлак булган, биш кеше яраланган дип хәбәр итә рәсмиләр. Кибетлргә, йортларга, машиналарга зыян килгән.
🔸Запорожьеда төнге һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, ике кеше яраланган диде өлкә хакимияте башлыгы Иван Федоров. Шулай ук йортларга да зыян килгән.
🔸Француз тикшерүчеләре Парижда тоткарланган Павел Дуровның тән сакчысы һәм ассистентыннан сорау алган. Бу хакта үз чыгаганагына сылтанып Le Figaro яза. Телеграмга нигез салучы Дуров Бакудан очып килгәндә тоткарланды, аның белән тән сакчысы һәм бер хатын бар иде.
🔸SpaceX Polaris Dawn миссиясе ракетын очыртуны 28 августка күчергән. Әлеге миссия кысаларында ачык галәмгә тарихта беренче булып профессионал булмаган астронавтлар чыгарга тиеш.

👍3😢1
"Татар теленә басым дәвам итәчәк, Татарстанның төбәкләргә йогынтысы кимиячәк"
Мәскәүдә урыс теле һәм Русия халыклары телләренә ярдәм итү шурасы төзелә. Аннан нәрсә көтәргә?
📝Урыс булмаган телләргә нинди урын бирелгән?
Яңа президент шурасы нигездә урыс теле мәнфәгатьләрен кайгырту өчен корылган. Гәрчә, анда "Русия халыклары телләре" дигән төшенчә еш кулланылса да, милли телләргә бәйле төгәл бурычлар билгеләнмәгән.
📝Кем ул Ямпольская һәм Җамалетдиновтан нәрсә көтәргә?
Шура белән җитәкчелек итәчәк Елена Ямпольская Татарстан җәмәгатьчелегенә таныш зат. Моңа кадәр ул Русия Дәүләт думасында Татарстаннан сайланган депутат булып эшләде. Аны Татарстан мәнфәгатьләре артык борчымады. Татарстан президенты институтын юк итүче канунны яклап тавыш биргән депутатларның берсе булды.
Шурада Татарстан вәкиле Рәдиф Җамалетдинов та бар. КФУның филология институты җитәкчесе соңгы дистә елда Мәскәүнең урыслаштыруга бәйле эшендә даими җәлеп ителә. Ул 2014 елда оешкан Русия президенты каршындагы урыс теле шурасының да әгъзасы булып торды. Җамалетдинов 2015 елда Русия мәктәпләрендә урыс телен һәм әдәбиятын укыту концепциясен әзерләүдә дә катнашкан иде.
📝Татарга нәрсә көтәргә?
Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, урыслаштыру Русия эчендә дә, элекке союздаш республикаларда алып барылачак. Татарстанның исә, чит төбәкләргә йогынтысы кимиячәк, ди ул.
Мәкаләне тулысынача Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.

Азатлык Радиосы
"Татар теленә басым дәвам итәчәк, Татарстанның төбәкләргә йогынтысы кимиячәк"
Мәскәүдә урыс теле һәм Русия халыклары телләренә ярдәм итү шурасы төзелә. Аннан нәрсә көтәргә?
🤬9🔥1😁1
Казанда Каюм Насыйри музеен төзекләндерәчәкләр
Париж Коммунасы урамындагы бу йортта хәзер аның музее урнашкан.
Хәзерге вакытта аның диварлары каза хәлендә дип бәяләнә. Агач корылмаларны ныгытырга, идәннәрне, су агызу торбаларын алыштырырга тәкъдим ителә.
Каюм Насыйри яшәгән агач йорт XIX гасырның икенче яртысында төзелгән. Башта ул Галиев мәчете мөәзине М. Хөсәеновныкы булган. Хәзерге вакытта бина Татарстан милке булып тора һәм аның белән республиканың Милли музее идарә итә.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

❤11👍5👏1
Башкортстан башлыгын тәнкыйтьләгән журналист үзенә янауларына зарлана
Башкортстан журналисты, Әбҗәлил районының "Оскон" газетында элек мөхәррир булып эшләгән Гадел Ишморатов үзенең GadelIshmur дигән Telegram-каналын алып барган. Бу каналның тасвирламасына "Радий Хәбиров һәм Башкортстан республикасындагы вакыйгалар турындагы бөтен дөреслек", дип язылган.
Август аенда журналист үзенең каналында постлар чыгарудан туктаган, чөнки аңа янаулар килә башлаган.
"Whatsapp-тан яздылар, республиканың гамәлдәге башлыгын хупларга киңәш итәбез, юкса сезне дә Фаил язмышы көтәчәк дигәнрәк эчтәлектә иде", дип сөйләгән ул "Аспекты"га.
▪️Башкорт активисты Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем иттеләр. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.
Ишморатов башка урынга күчеп китсә дә, аның ишек төбенә үлгәннәрнең каберенә куела торган тәкыя куеп киткәннәр.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.

🔥3❤1🤬1
Казанда республика хастаханәсе янында 1 мең кеше сыйдырышлы мәчет төзелә
Мәчет Бертуган Батталовлар урамында, республика клиник хастаханәсе (РКБ) артында, "Порт" сәүдә үзәгеннән ерак түгел урнашачак.
Аны "Изге йөрәкләр" ("Благородные сердца") хәйрия фонды төзи.
Бина бер меңгә кадәр кеше сыйдыра алачак. Киләчәктә аның янында мәдрәсә төзү дә ниятләнә дип яза "Бизнес Онлайн".
Былтыр Балалар республика хастаханәсе янында "Тыныч бакча" комплексы төзи башлаганнар иде. Анда Әбуглаисина исемендәге мәчет һәм проваслау чиркәү урнашачак.
Фото: "Благородные сердца" фонды.

👍12❤5👎2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанның Белорет районы Исмакай авылында яшәүчеләр үзләре агач күпер салган. Алар хакимияттән ярдәм көтеп арган, чөнки түрәләр бензин бетте дип юлларны төзекләндерә алмый, дип җиткерә Mash Batash Telegram-каналы. Авылда яшәүчеләр әйтүенчә, күптән…
Башкортстан ике ел эчендә баскынлыктагы Луһанскида 66 км юлны төзекләндергән, республика халкы күперне үз акчасына салды
Ике ел эчендә Башкортстанның юл салучылары Русия басып алган Луһански "халык республикасы"ндагы 44 урамдагы юлны һәм районнар арасындагы юлларны төзекләндергән, аларның гомуми озынлыгы - 66 км. Бу хакта рәсми медиа хәбәр итә.
Шул ук вакытта 2024 елда Башкортстанның юл эшчеләре 27 урамда 23,4 км юлны төзекләндерергә ниятли диелә.
Быел яз көне Башкортстан авылларында яшәүчеләрнең күпер-басмасаларны үз акчаларына ясап чыгулары турында хәбәрләр булды. Мәсәлән Азатлык Белорет районы Исмакай авылында яшәүчеләрнең агач күперне үзләре салырга мәҗбүр булуы турында язды.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

💩5😐3🤔1
Түбән Камада яшәүче иргә Telegram-да язган фикерләре өчен гаскәрне "кимсетү"дә гаепләп штраф салганнар
Татарстанның Түбән Кама шәһәре мәхкәмәсе гаскәрне "дискредитацияләү"дә гаепләп, шунда яшәүче иргә 30 мең сум штраф салган. (Азатлыкка ирнең исеме билгеле, иминлек максатларында редакция аның исемен күрсәтми).
Административ эш материаларыннан күренгәнчә, 2022 елның сентябреннән 2023 елның декабренә кадәр, төрле Telegram-чатларда ир Украинадагы сугышта үлгән Русия хәрбиләре турындагы хәбәрләр астына фикерләрен язып торган. Мәхкәмә карарында нинди фикерләр турында сүз баруы әйтелми, әмма мәхкәмә фикеренчә, ирнең сүзләре "Украинада "махсус хәрби операция" үткәргән чакта, Русия мәнфәгатьләрен һәм аның ватандашларын яклау өчен Русия гаскәрен куллануны дискредитацияләгән".
Ир гаебен таныган.

🤬6💩5
⚡️Зеленский Украина яңа баллистик ракетын сынап карады дип белдерде
Бу хакта Украина президенты бүген матбугат очрашуында әйтте. Владимир Зеленский Украина яңа баллистик ракетын сынап карады, ул уңышлы узды, дип белдерде. Тулырак мәгълүмат бирмәде, нечкәлекләрен ача алмавын әйтте. Трансляцияне Youtube-та каналында "Настоящее время" каналы алып бара.
Украина президенты бу ракетны илдә беренчесе булды диде. Сынап караулар турындагы мәгълүматны хәбәр итәргәме дигән шикләр дә булды, диде. "Моның турында сөйләргә иртәрәк әле дип уйладым. Әмма хәрби сәнәгать оешмаларында тәүлек әйләнәсе эшләүче кешеләргә җәмәгатьчелек тә бәя бирүен теләдем", диде ул.

👍9🤡2❤1😈1
Татарстанда көмәнле хатын-кызларның 64 процентын аборт ясамаска күндерә алганнар — Сәламәтлек саклау министрлыгы
2023 ел башыннан Татарстанда йөклелекләре иртә чорында булган хатын-кызларның 64 процентын аборт ясамаска күндерә алганнар. Бу хакта журналистларга Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин әйтте.
Аның сүзләренчә, федераль нормативларга ярашлы, аборт ясатырга килгән йөкле хатын-кызларның 30 проценты бу фикереннән кире кайтырга тиеш. 2022 елда Татарстан бу күрсәткечләрне үти алмаган.
Министр әйтүенчә, 2023 ел ахырында Татарстанда Кризислы йөклелек республика үзәге ачылган, аларның районнарда филиаллары да бар. Биредә көмәнле хатын-кызлар белән акушер-гинекологлар һәм психологлар эшли, аларны аборт ясамаска үгетли диелә.
Кризислы йөклелек үзәге аша узганнан соң бала тапкан хатын-кызларга бала бишекләре, коляскалар, памперслар бирелә, хәтта балаларын өч яшьләрендә балалар бакчасына да билгелиләр диелә.

🤡5👍3🤔2😁1
Сырский: Украина Курски өлкәсендә 100 торак пунктны контрольдә тота, Русиянең 594 хәрбие әсир төште
Украина кораллы көчләре баш хәрби җитәкчесе Александр Сырский Русиянең Курски өлкәсендәге 100 торак пункты һәм 1294 дүрткел метр җире украин гаскәре контролендә, дип белдерде. Шулай ук, аның сүзләренчә, Русиянең 594 хәрбиен әсирлеккә алганнар.
Cырский Курски юнәлешендәге операция дәвам итә диде. Аның бурычларыннан берсе — Русия хәрбиләрен башка юнәлешләрдән, шул исәптән Покровски һәм Кураховски юнәлешләреннән читкә җәлеп итү булган.
Хәзерге вакытта Курски юнәлешенә Русиянең 30 мең хәрбие китерелгән, ди Сырский. Шул ук вакытта Русия Покровски юнәлешендәге гаскәрләрен күчерми, киресенчә, төп көчләрен шунда җыйган. Анда Русиянең иң сәләтле хәрби бүлекчәләре тупланган, диде ул.

❤7🤡2👍1🔥1
Аннексияләнгән Кырымда Украинага каршы сугышкан кешеләргә кайдан булуларына карамастан бушлай җир кишәрлеге биреләчәк
Бу хакта бүген Мәскәүдән билгеләнгән Кырым хөкүмәте рәисе урынбасары Анна Анюхина хәбәр итте.
Элегрәк бушлай кишәрлекләр Украинага каршы сугышкан Кырым кешеләренә генә бирелә иде.
Азатлык бу турыда монда язган иде. Ачылмаса монда басыгыз.

🤮9🍌2✍1🤡1
Җиргәндә Дәрдмәндкә һәйкәл ачылган
Бүген Башкортстанның Мәләвез районы Җиргән авылы мәдәният йорты янында татар шагыйре, химаяче һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиевкә (Дәрдмәнд) һәйкәл ачылган.
Ачылу тантанасында сынның авторы скульптор Илдус Закиров "Мондый проектлар татар мәдәниятен саклау өчен бик мөһим, бигрәк тә Татарстаннан читтә. Бу һәйкәл әдәбиятыбызда тирән эз калдырган шагыйрь мирасына хөрмәт билгесе булып тора" дигән.
▪️Мәшһүр шагыйрь Дәрдмәнд 1859 елның 23 ноябрендә ул чактагы Оренбур губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстанның Мәләвез районы) Җиргән авылында туган.

🔥11👍6❤3
Татарстанда җыелучы табыш салымы 12,5 процентка кимегән
2024 елның җиде аенда Татарстан бюджетының төп керемен тәшкил итүче табыш салымы 90,2 млрд сум тәшкил иткән. Бу узган елның шушы чорыннан 12,9 млрд сумга, яки 12,5 процентка азрак. Әлеге саннарны бүген Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.
Аныңча, салым табышының кимүе нефть һәм нефть-химия җитештерүенә бәйле.
— 12 млрд сумга кимегән салымның 6 млрды "Татнефть" оешмасына туры килә. Бу бәягә (нефть бәясе), курс аермасына (рубльнең долларга карата бәясе үзгәрүе), углеводород чималына өстәлгән керем салымынының үзенчәлегенә бәйле, — диде ул.

✍3👍3🤬1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
1990 елның 30 августында син нишләр идең?
Моннан 4 ел элек (2020 елда) Азатлык Радиосы
Казанда татар яшьләренә — Татарстан
суверенитеты турындагы Декларациянең 30-еллыгы
уңаеннан — әнә шундый сорау биргән иде .
Дүрт ел элек төшерелгән видеоны яңадан карап
китәргә тәкъдим итәбез.

🔥8✍2👍2❤1
⚡️Казан халыкара һава аланы вакытлыча эшен туктаткан.
Сәгать 7.00дән аэропорт очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Әлеге карарны "очышлар иминлеге" белән аңлаталар.
Росавиация хәбәр итүенчә, Казанда төшәсе очкычлар Самарга җибәрелә.

👍3🎉2🤬1