Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанның Белорет районы Исмакай авылында яшәүчеләр үзләре агач күпер салган. Алар хакимияттән ярдәм көтеп арган, чөнки түрәләр бензин бетте дип юлларны төзекләндерә алмый, дип җиткерә Mash Batash Telegram-каналы. Авылда яшәүчеләр әйтүенчә, күптән…
Башкортстан ике ел эчендә баскынлыктагы Луһанскида 66 км юлны төзекләндергән, республика халкы күперне үз акчасына салды
Ике ел эчендә Башкортстанның юл салучылары Русия басып алган Луһански "халык республикасы"ндагы 44 урамдагы юлны һәм районнар арасындагы юлларны төзекләндергән, аларның гомуми озынлыгы - 66 км. Бу хакта рәсми медиа хәбәр итә.
Шул ук вакытта 2024 елда Башкортстанның юл эшчеләре 27 урамда 23,4 км юлны төзекләндерергә ниятли диелә.
Быел яз көне Башкортстан авылларында яшәүчеләрнең күпер-басмасаларны үз акчаларына ясап чыгулары турында хәбәрләр булды. Мәсәлән Азатлык Белорет районы Исмакай авылында яшәүчеләрнең агач күперне үзләре салырга мәҗбүр булуы турында язды.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

💩5😐3🤔1
Түбән Камада яшәүче иргә Telegram-да язган фикерләре өчен гаскәрне "кимсетү"дә гаепләп штраф салганнар
Татарстанның Түбән Кама шәһәре мәхкәмәсе гаскәрне "дискредитацияләү"дә гаепләп, шунда яшәүче иргә 30 мең сум штраф салган. (Азатлыкка ирнең исеме билгеле, иминлек максатларында редакция аның исемен күрсәтми).
Административ эш материаларыннан күренгәнчә, 2022 елның сентябреннән 2023 елның декабренә кадәр, төрле Telegram-чатларда ир Украинадагы сугышта үлгән Русия хәрбиләре турындагы хәбәрләр астына фикерләрен язып торган. Мәхкәмә карарында нинди фикерләр турында сүз баруы әйтелми, әмма мәхкәмә фикеренчә, ирнең сүзләре "Украинада "махсус хәрби операция" үткәргән чакта, Русия мәнфәгатьләрен һәм аның ватандашларын яклау өчен Русия гаскәрен куллануны дискредитацияләгән".
Ир гаебен таныган.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi

🤬6💩5
⚡️Зеленский Украина яңа баллистик ракетын сынап карады дип белдерде
Бу хакта Украина президенты бүген матбугат очрашуында әйтте. Владимир Зеленский Украина яңа баллистик ракетын сынап карады, ул уңышлы узды, дип белдерде. Тулырак мәгълүмат бирмәде, нечкәлекләрен ача алмавын әйтте. Трансляцияне Youtube-та каналында "Настоящее время" каналы алып бара.
Украина президенты бу ракетны илдә беренчесе булды диде. Сынап караулар турындагы мәгълүматны хәбәр итәргәме дигән шикләр дә булды, диде. "Моның турында сөйләргә иртәрәк әле дип уйладым. Әмма хәрби сәнәгать оешмаларында тәүлек әйләнәсе эшләүче кешеләргә җәмәгатьчелек тә бәя бирүен теләдем", диде ул.

👍9🤡2❤1😈1
Татарстанда көмәнле хатын-кызларның 64 процентын аборт ясамаска күндерә алганнар — Сәламәтлек саклау министрлыгы
2023 ел башыннан Татарстанда йөклелекләре иртә чорында булган хатын-кызларның 64 процентын аборт ясамаска күндерә алганнар. Бу хакта журналистларга Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин әйтте.
Аның сүзләренчә, федераль нормативларга ярашлы, аборт ясатырга килгән йөкле хатын-кызларның 30 проценты бу фикереннән кире кайтырга тиеш. 2022 елда Татарстан бу күрсәткечләрне үти алмаган.
Министр әйтүенчә, 2023 ел ахырында Татарстанда Кризислы йөклелек республика үзәге ачылган, аларның районнарда филиаллары да бар. Биредә көмәнле хатын-кызлар белән акушер-гинекологлар һәм психологлар эшли, аларны аборт ясамаска үгетли диелә.
Кризислы йөклелек үзәге аша узганнан соң бала тапкан хатын-кызларга бала бишекләре, коляскалар, памперслар бирелә, хәтта балаларын өч яшьләрендә балалар бакчасына да билгелиләр диелә.

🤡5👍3🤔2😁1
Сырский: Украина Курски өлкәсендә 100 торак пунктны контрольдә тота, Русиянең 594 хәрбие әсир төште
Украина кораллы көчләре баш хәрби җитәкчесе Александр Сырский Русиянең Курски өлкәсендәге 100 торак пункты һәм 1294 дүрткел метр җире украин гаскәре контролендә, дип белдерде. Шулай ук, аның сүзләренчә, Русиянең 594 хәрбиен әсирлеккә алганнар.
Cырский Курски юнәлешендәге операция дәвам итә диде. Аның бурычларыннан берсе — Русия хәрбиләрен башка юнәлешләрдән, шул исәптән Покровски һәм Кураховски юнәлешләреннән читкә җәлеп итү булган.
Хәзерге вакытта Курски юнәлешенә Русиянең 30 мең хәрбие китерелгән, ди Сырский. Шул ук вакытта Русия Покровски юнәлешендәге гаскәрләрен күчерми, киресенчә, төп көчләрен шунда җыйган. Анда Русиянең иң сәләтле хәрби бүлекчәләре тупланган, диде ул.

❤7🤡2👍1🔥1
Аннексияләнгән Кырымда Украинага каршы сугышкан кешеләргә кайдан булуларына карамастан бушлай җир кишәрлеге биреләчәк
Бу хакта бүген Мәскәүдән билгеләнгән Кырым хөкүмәте рәисе урынбасары Анна Анюхина хәбәр итте.
Элегрәк бушлай кишәрлекләр Украинага каршы сугышкан Кырым кешеләренә генә бирелә иде.
Азатлык бу турыда монда язган иде. Ачылмаса монда басыгыз.

🤮9🍌2✍1🤡1
Җиргәндә Дәрдмәндкә һәйкәл ачылган
Бүген Башкортстанның Мәләвез районы Җиргән авылы мәдәният йорты янында татар шагыйре, химаяче һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиевкә (Дәрдмәнд) һәйкәл ачылган.
Ачылу тантанасында сынның авторы скульптор Илдус Закиров "Мондый проектлар татар мәдәниятен саклау өчен бик мөһим, бигрәк тә Татарстаннан читтә. Бу һәйкәл әдәбиятыбызда тирән эз калдырган шагыйрь мирасына хөрмәт билгесе булып тора" дигән.
▪️Мәшһүр шагыйрь Дәрдмәнд 1859 елның 23 ноябрендә ул чактагы Оренбур губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстанның Мәләвез районы) Җиргән авылында туган.
#Башкортстан

🔥11👍6❤3
Татарстанда җыелучы табыш салымы 12,5 процентка кимегән
2024 елның җиде аенда Татарстан бюджетының төп керемен тәшкил итүче табыш салымы 90,2 млрд сум тәшкил иткән. Бу узган елның шушы чорыннан 12,9 млрд сумга, яки 12,5 процентка азрак. Әлеге саннарны бүген Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.
Аныңча, салым табышының кимүе нефть һәм нефть-химия җитештерүенә бәйле.
— 12 млрд сумга кимегән салымның 6 млрды "Татнефть" оешмасына туры килә. Бу бәягә (нефть бәясе), курс аермасына (рубльнең долларга карата бәясе үзгәрүе), углеводород чималына өстәлгән керем салымынының үзенчәлегенә бәйле, — диде ул.

✍3👍3🤬1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
1990 елның 30 августында син нишләр идең?
Моннан 4 ел элек (2020 елда) Азатлык Радиосы
Казанда татар яшьләренә — Татарстан
суверенитеты турындагы Декларациянең 30-еллыгы
уңаеннан — әнә шундый сорау биргән иде .
Дүрт ел элек төшерелгән видеоны яңадан карап
китәргә тәкъдим итәбез.

🔥8✍2👍2❤1
⚡️Казан халыкара һава аланы вакытлыча эшен туктаткан.
Сәгать 7.00дән аэропорт очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Әлеге карарны "очышлар иминлеге" белән аңлаталар.
Росавиация хәбәр итүенчә, Казанда төшәсе очкычлар Самарга җибәрелә.

👍3🎉2🤬1
28 август, чәршәмбе көн китергән башка хәбәрләр кыскача мондый:
🔸Украина кораллы көчләре һөҗүменнән соң, Ростов өлкәсендәге нефть базасында көчле янгын башланган.
🔸Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, чәршәмбегә каршы төндә 12 дрон бәреп төшерелгән. Аның сигезе - Воронеж, 4се Ростов өлкәсендә. Воронеж өлкәсендә дрон калдыклары Кече Меженка авылындагы кораллар келәте янына төшкән. Өлкә губернаторы хәбәр итүенчә, калдыклар төшүдән соң шартлаткыч корылмалар янында ут чыккан. Якындагы ике авыл халкын вакытлыча эвакуациялиләр.
🔸Павел Дуров 2014 елны Русиядән киткәннән соң, илгә 50 тапкыр кайтып килгән, шул исәптән Кремльнең Telegram-га белдерелгән дәгъваларыннан баш тарту көннәрендә дә Дуров Русиядә булган дип хәбәр итә «Важные истории».
🔸Иранның югары лидеры Али Хаменеи илдә интернет контролен көчәйтергә чакырды. Аятулла моны Павел Дуровны тоткарлаган Франция мисалы белән аңлатты. Шул ук вакытта, ислам республикасында Telegram Facebook һәм YouTube-тан соң 2018 елда ук томаланды.
🔸Алдау юлы белән зур күләмдә акча үзлзштерүдә гаепләнгән Русиянең элеккеге мәдәният министры Александр Кибовский Украинадагы сугышка җибәрмәүләренә зарланды. Ул сугышка китүне сорап узган айда кулга алынгач ук мөрәҗәгать иткән, ләкин, "Коммерсант" язуынча, җавап булмаган.
🔸"Победа" авиаширкәте пилотлары җитәкчелекнең ягулыкны экономияләргә кушуына канәгатьсезлек белдерә, дип яза "Авиаторщина" телеграмма каналы. Исемнәре аталмаган пилотлар җитәкчелекнең гамәлләре аларга түләнәсе премияләрне сакларга мөмкинлек бирә, ләкин очыш вакытындагы иминлекне киметә дип борчыла. Ширкәт бу гаепләүләрне кире кага.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

👍6❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Казан халыкара һава аланы вакытлыча эшен туктаткан. Сәгать 7.00дән аэропорт очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Әлеге карарны "очышлар иминлеге" белән аңлаталар. Росавиация хәбәр итүенчә, Казанда төшәсе очкычлар Самарга җибәрелә. @azatliqradiosi
❗️Казан халыкара һава аланыннан соң Чаллы белән Түбән Кама арасында урнашкан Бигеш һава аланы да эшләми башлаган.
Сәгать 9.00дан очкычлар кабул ителми һәм җибәрелми, дип хәбәр итә Росавиация.
@azatliqradiosi
Сәгать 9.00дан очкычлар кабул ителми һәм җибәрелми, дип хәбәр итә Росавиация.
@azatliqradiosi
👍2🎉2😱1🤬1
❗️Дроннар һөҗүме куркынычы бар дип Казандагы берничә ширкәт хезмәткәрләре эвакуацияләнгән.
Казан авиация һәм боралак заводы хезмәткәрләре саклану урыннарына төшкән, дип хәбәр итә InKazan телеграм каналы.
Түбән Кама заводлары хезмәткәрләре шулай ук эвакуацияләнгән.
Бигеш һава аланына төшәргә тиешле очкычлар Ижау, Уфа һәм Самарга җибәрелә.

👍2🤬2🎉2😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанга Оренбур юлыннан кергәндә зур итеп "Казань" дип язганнар. Бу - яңа стела. Ул берәү генә. Урысча гына язылган, татарчасы юк. Аның биеклеге - 4 метр. Төнлә утлар белән яктыртыла. Ни өчен шәһәрнең татарча язылышы юк? Бу хакта "Бизнес Online" медиасына…
Узган атнада Казанга керү юлларының берсендә, Оренбур трактында, дүрт метр биеклектә урысча гына "Казань" дип язылган тамга куелуын хәбәр иткән идек бит.
Дөнья татар яшьләре форумы яңа стела уңаеннан ачык хат чыгарды.
"Башкалабызның кунакларына беренче булып күренәчәк һәм аларны сәламләячәк сәнгать объектының бер телле генә булуы Казан шәһәренең образын чикли. Бу – татар телен хөрмәт итмәү, Казанның татар телле яшәүчеләрен һәм кунакларын санга сукмау, Татарстан башкаласына бер дә килешми торган күренеш", ди яшьләр.
Мөрәҗәгать Казан мэры Илсур Метшинга язылган
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Дөнья татар яшьләре форумы Казанга керү юлына куелган яңа стела уңаеннан ачык хат чыгарды
Стела бары урыс телендә генә.
🔥15✍2👍2
❗️Бүген дроннар Татарстан аша очып Киров өлкәсе Котельнич шәһәрендәге нефть саклагычы корылмаларына эләккән
Котельнич шәһәренә дроннар һөҗүм итүен төбәк губернаторы Александр Соколов раслады.
Дрон эләккән шәһәр Казаннан 280 чакрым ераклыкта гына урнашкан. Зыян күрүчеләр юк диелә.
▪️Котельнич Украина белән чиктән якынча 1,5 мең чакрым ераклыкта урнашкан. Моңарчы Киров өлкәсенә дроннар һөҗүме турында хәбәр ителмәгән иде.
▪️Бүген иртәдән үк Казан һәм Бигеш һава аланнары эшләмәде. Шулай ук Казан авиация һәм боралак заводы хезмәткәрләре саклану урыннарына төшкән дип хәбәр ителде.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

Дроннар куркынычы аркасында Татарстанда ике һава аланы эшләми тора, Казандагы берничә оешманың хезмәткәрләре эвакуацияләнгән
Соңрак билгеле булганча, пилотсыз очкыч Татарстан яныннан үтеп китеп, күршедәге Киров өлкәсендәге объектларга һөҗүм иткән
🎉3👍2😁1🤬1
Август аенда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең банклары Русиянең Кытайдан алган тауарлары өчен түләгән акчаларын томалый башлаган.
"Коммерсантъ" басмасы язуынча, беренче чиратта бу электроник җиһазлар өчен түләүләргә кагыла. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре банклары АКШ тарафыннан икенчел (ягъни гамәлдәге санкцияләрне бозган өчен кертелә торган) чикләүләр кертелергә мөмкин дип сагая диелә.
Шул ук вакытта электрон җиһазлар җитештерә торган "Бештау" оешмасы баш мөдире Олег Осипов әлеге томалаулар Кытай тәкъдиме белән башкарыла, дип сөйләгән. Янәсе Кытай банклары Дубай оешмаларыннан килгән акчалар турында белешмәләр һәм таможня декларацияләре сорый башлаган.
▪️Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Көнбатыш илләр Русиягә карата чикләүләр кертте. Бу сурәттә Русия түрәләре икътисадны Азия илләренә, беренче чиратта, Кытайга борды. Сәяси яктан Мәскәү Кытайны якын беректәше дип атый.

👍5👏3🎉2😁1🤬1
⚡️Казан һәм Бигеш һава аланы янә эшли башлады.
Сәгать 12.30дан барлык чикләүләр бетерелгән.
▪️Казан һава аланы бүген сәгать 7.00дән, Бигеш һава аланы сәгать 9.00дан эшләмәде.

😁5❤1👏1😱1
Бүген "Ватаным Татарстан" газетына баш мөхәррир итеп Илназ Фазуллин билгеләнде
Татмедиа язуынча, аны газет хезмәткәрләренә тәкъдим иткәннәр.
Моңа кадәр Фазуллин "Ялкын" журналын һәм "Intertat" электрон газетын җитәкләгән иде.
Гөлнара Сабированың "Ватаным Татарстан"нан китүе турында кичә билгеле булды.

Telegram
ТАТМЕДИА | Новости Казани и Татарстана
👔📰Редакции газеты «Ватаным Татарстан» представлен новый руководитель - Ильназ Фазуллин
Коллективу издания нового главного редактора представил руководитель Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям Айдар Салимгараев.
До этого Ильназ…

✍4👍1
Буа театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриевның чикләү чарасын ноябрьгә кадәр озайтканнар
Аңа театрга барырга, әлеге эшкә бәйле шаһитләр белән сөйләшергә, төнлә өеннән чыгарга рөхсәт ителми.
Чикләү чарасы икенче тапкыр озайтылды.
Раил Садриев быел 20 майда тоткарланды. Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, 2023 елда Татарстан районнарында "Дәрвиш"не куеп йөргән чакта, кимендә өч тапкырында билетлардан килгән акчаны Буа драма театры түгел, ә Садриевның хатыны — Эльвира Садриева исеменә рәсмиләштерелгән индивидуаль эшмәкәрлек (ИП) алып барган. Шул рәвешле 450 мең сум үзләштергәннәр, дип фаразлана.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.👉 Ачылмаса, монда басыгыз.

🤬9👍2🤔2🤯1
Быел Башкортстанның Бөре шәһәрендә Шәһәр көнен үткәрмәячәкләр.
Бөре районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янга калган акчаларны Украинага каршы сугышта катнашучыларга ярдәмгә җибәрәчәкләр.
Элегрәк Башкортстанда Шәһәр көнен башкачарак үткәрү ягын карый башлаулары билгеле булды. Беренче булып Кумертау мэры Олег Астахов шәһәр көнен бәйрәм итүдән баш тартачакларын әйтте. Нефтекама, Ишембай, Салават һәм Октябрь шәһәрләрендә күңел ачулар урынына патриотик һәм хәйрия чаралары үткәрәчәкләр.
Стәрлетамакта да Шәһәр көнен бәйрәм итмәячәкләр. Бу турыда шәһәр мэры Рөстәм Газизов хәбәр итте.
▪️Сугыш аркасында быел Башкортстанда сабантуйлар үткәрмәү очраклары да булды. Моны "махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны хакимиятләр шулай дип йөртә) барган чакта бәйрәм чараларыннан баш тартырга кирәк дип санаучы кешеләрнең фикерләрен исәпкә алып эшлиләр дип аңлатылды.

🖕3😢2🤡2👍1