Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Сәлам, дуслар! 29 август, пәнҗешәмбене нинди хәбәрләр белән башлыйбыз?

🟠Төнлә Киевка дроннар һөҗүме булган, дип хәбәр итә җирле хакимиятләр. Корбаннар юк, шәһәрнең ике районында биналар зыян күргән.

🟠Дроннар Брянск өлкәсе һәм Кырымда да бәреп төшерелгән, ди Русия рәсмиләре. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр турында шулай ук хәбәрләр юк.

🟠КФУ тулай торагында бюджетта укучылар өчен яшәү 3 тапкырга арттырга мөмкин. Элек студентлар аена 600 сум түләгән булса, хәзер бу бәя 1,7 мең сумга җитә ала.

🟠Башкортстан елгаларында су дәрәҗәсе үзгәрүе күзәтелә, бу Уфадагы Агыйдел елгасына да кагыла. Су дәрәҗәсе үзгәрүен белгечләр күзәтә диелә.

🟠Узган кич Парижда Паралимпия уеннарын ачу тантанасы узды. 8 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк ярышларда 22 спорт төрендә 500ләп бүләк уйнатылачак. Ярышта Русиядән 88 спортчы катнаша, алар нейтраль статуста чыгыш ясый.

🟠Росстат Русиядә нефть продуктларын җитештерү турында мәгълүмат чыгармый башлады. Бу карарны хөкүмәт иминлек сәбәпле кабул итте, дип яза The Moscow Times. Моңарчы Омск өлкәсендә иң эре нефть җитештерү корылмасында шартлау булды.

Башка җирдә татарча укый алмаган хәбәрләрне Азатлыкта укыгыз, безнең белән булыгыз, дусларыгызга да безнең турында сөйләгез!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍8✍1
🇮🇳 Һиндстанның 90нан артык ватандашын ялган белән Украинадагы сугышка җибәргәннәр, кимендә сигезе үлгән

Һиндстан ватандашларын эш бирәбез дип Русиягә чакыралар, ә аннары тәрҗемәче бирмичә генә саклану министрлыгы белән контракт имзаларга мәҗбүр итәләр. Күп очракта кешеләр бары тик урынга килеп җиткәч кенә фронтка эләгүен аңлый.

Бу хакта "Дождь" телеканалына Һиндстан парламенты депутаты Викрамджит Сингх Сахнейб сөйләгән. Депутат әйтүенчә, һәлак булучыларның җәсәдләрен әлегә ватаннарына кайтара алмыйлар.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬2✍1👍1😱1😢1🤣1
👁‍🗨 Заманча технология яисә күзләү куркынычымы? Казан метросында "йөз белән түләү" кертелә

Татарстан суверенитеты көнендә Казан метрополитенында FacePay дип аталган систем эшли башлый. Ул кешеләрнең биометрия мәгълүматын кулланачак, юл хакын "йөз белән түләп" булачак.

Биометрияне куллану Русия куәт оешмаларына репрессияләрне арттыруда ярдәм итмәсме? Бу башлангыч халыкны тагын да күбрәк контрольдә тоту өчен кулланылмасмы? Бу хакта белгечләр фикерләрен тәкъдим итәбез.

— Русия чынбарлыгында бу систем кешеләрне күзәтү һәм контрольдә тоту өчен тагын бер көчле корал булачак, — дип фаразлый хокук белгече.


Көн язмасын 👉 безнең сайтта 👈 укыгыз.
Ачылмаса, монда басыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬7👍2😢1
🏅Париждагы Паралимпия уеннарында Русиядән 88 спортчы катнаша

Алар нейтраль статуста ярыша. Паралимпиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарында исә аларга тамашачы буларак кына катнашу рөхсәт ителгән.

Кичә Парижда 2024 елгы Паралимпия уеннары ачылды. Алар 8 сентябрьгә кадәр барачак. Спортның 22 төрендә 549 бүләк уйнатыла.

Тулырак хәбәр 👉 монда.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2✍1
Уфа студенты татар телен өйрәнү кушымтасын әзерләгән

Уфа фән һәм технологияләр университеты шәкерте Ләйсән Йосыпова (Катиева) бу проекты белән "Студент стартапы" бәйгесендә катнашкан һәм 1 миллион сумлык грант откан.

"Сәлам" дип аталган кушымта татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнүгә юнәлгән, ул уен форматында 36 тематик төркемнән тора диелә.

Кушымтаны Русиянең RuStore платформасында йөкләп алып була, аның PlayMarket яки AppleStore кибетләренә чыгу-чыкмавы билгесез.
❤10🔥6✍1
Уфадагы Көрәш сарае төзелешендә балигъ булмаганнарны 12шәр сәгать эшләтәләр

Бу хакта Mash Batash Telegram-каналы яза, аның журналистлары Уфадагы Нуреев урамында бара торган Көрәш сарае төзелешендә булып кайткан һәм анда каска кигән балаларның күп булуына хәйран калган.

Канал чыгарган видеода ике малай үзләренә 14-15 яшь булуын әйтә, төзелештә 12-14 сәгать эшлибез, ди. Шушы хезмәтләре өчен балаларга ике мең сумлап кына акча бирәләр.

Канунга ярашлы 16 яше тулмаганнарга көненә биш сәгать кенә эшләргә ярый.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😱3🤬3🤣1
Соңгы елда Русиядәге баланы мәктәпкә әзерләү чыгымнары 24%-ка арткан.

Хәзер уртача сумма күпме? Җавапны рәсемдә күрә аласыз ☝🏻

ВЦИОМ сораштыруына күрә, иң нык мәктәп формасы һәм аяк киемнәре кыйммәтләнгән (2023 елда 20,4 мең сум булган, быел исә - 24,9 мең сум).

Тулырак 👉 хәбәрдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢2👍1
Уфада үсмерләр тимер юл станциясендәге платформга ут төрткән. Полиция аларны Telegram аша тапкан

26 август кичендә балалар "Дим-Жуково" станцияләре арасындагы Авдон тимер юл платформына ут төрткән. Аларның әти-әниләренә "балигъ булмаучыларны тәрбияләүдәге бурычларны тиешенчә үтәмәү" турында административ беркетмә төзегәннәр.

Полиция хезмәткәрләре үсмерләрнең бу гамәлләрен Telegram-ны күзәтеп барган чакта ачыклаган – мессенджерда тукталышка ут төртүнең видеосын чыгарганнар. Полиция ике баланың кем булуын ачыклаган.

Бу хакта 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2😢2
Мәскәүдә урыс теле һәм Русия халыклары телләренә ярдәм итү шурасы төзелә. Аннан нәрсә көтәргә?

Бу хакта зур язманы безнең сайтыбызда укый аласыз (VPNсыз сылтама). Кайбер мөһим фикерләрне уңайлы форматта, рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬8✍1