Татарстан суверенитеты көнендә Казан метрополитенында FacePay дип аталган систем эшли башлый. Ул кешеләрнең биометрия мәгълүматын кулланачак, юл хакын "йөз белән түләп" булачак.
Биометрияне куллану Русия куәт оешмаларына репрессияләрне арттыруда ярдәм итмәсме? Бу башлангыч халыкны тагын да күбрәк контрольдә тоту өчен кулланылмасмы? Бу хакта белгечләр фикерләрен тәкъдим итәбез.
— Русия чынбарлыгында бу систем кешеләрне күзәтү һәм контрольдә тоту өчен тагын бер көчле корал булачак, — дип фаразлый хокук белгече.
Көн язмасын 👉 безнең сайтта 👈 укыгыз.
Ачылмаса, монда басыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
Заманча технология яисә күзләү куркынычымы? Казан метросында "йөз белән түләү" кертелә
Казан метросында юл хакын биометрия ярдәмендә түләү кертелә. Белгечләр кисәтә: биометрик системнар кеше хокуклары мәсьәләсендә куркынычлар тудыра ала.
🤬7👍2😢1
Алар нейтраль статуста ярыша. Паралимпиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарында исә аларга тамашачы буларак кына катнашу рөхсәт ителгән.
Кичә Парижда 2024 елгы Паралимпия уеннары ачылды. Алар 8 сентябрьгә кадәр барачак. Спортның 22 төрендә 549 бүләк уйнатыла.
Тулырак хәбәр 👉 монда.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2✍1
Уфа студенты татар телен өйрәнү кушымтасын әзерләгән
Уфа фән һәм технологияләр университеты шәкерте Ләйсән Йосыпова (Катиева) бу проекты белән "Студент стартапы" бәйгесендә катнашкан һәм 1 миллион сумлык грант откан.
"Сәлам" дип аталган кушымта татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнүгә юнәлгән, ул уен форматында 36 тематик төркемнән тора диелә.
Кушымтаны Русиянең RuStore платформасында йөкләп алып була, аның PlayMarket яки AppleStore кибетләренә чыгу-чыкмавы билгесез.

❤10🔥6✍1
Уфадагы Көрәш сарае төзелешендә балигъ булмаганнарны 12шәр сәгать эшләтәләр
Бу хакта Mash Batash Telegram-каналы яза, аның журналистлары Уфадагы Нуреев урамында бара торган Көрәш сарае төзелешендә булып кайткан һәм анда каска кигән балаларның күп булуына хәйран калган.
Канал чыгарган видеода ике малай үзләренә 14-15 яшь булуын әйтә, төзелештә 12-14 сәгать эшлибез, ди. Шушы хезмәтләре өчен балаларга ике мең сумлап кына акча бирәләр.
Канунга ярашлы 16 яше тулмаганнарга көненә биш сәгать кенә эшләргә ярый.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

😱3🤬3🤣1
Соңгы елда Русиядәге баланы мәктәпкә әзерләү чыгымнары 24%-ка арткан.
Хәзер уртача сумма күпме? Җавапны рәсемдә күрә аласыз ☝🏻
ВЦИОМ сораштыруына күрә, иң нык мәктәп формасы һәм аяк киемнәре кыйммәтләнгән (2023 елда 20,4 мең сум булган, быел исә - 24,9 мең сум).
Тулырак 👉 хәбәрдә укый аласыз.

😢2👍1
Уфада үсмерләр тимер юл станциясендәге платформга ут төрткән. Полиция аларны Telegram аша тапкан
26 август кичендә балалар "Дим-Жуково" станцияләре арасындагы Авдон тимер юл платформына ут төрткән. Аларның әти-әниләренә "балигъ булмаучыларны тәрбияләүдәге бурычларны тиешенчә үтәмәү" турында административ беркетмә төзегәннәр.
Полиция хезмәткәрләре үсмерләрнең бу гамәлләрен Telegram-ны күзәтеп барган чакта ачыклаган – мессенджерда тукталышка ут төртүнең видеосын чыгарганнар. Полиция ике баланың кем булуын ачыклаган.
Бу хакта 👉 монда укыгыз.

🔥2😢2
Мәскәүдә урыс теле һәм Русия халыклары телләренә ярдәм итү шурасы төзелә. Аннан нәрсә көтәргә?
Бу хакта зур язманы безнең сайтыбызда укый аласыз (VPNсыз сылтама). Кайбер мөһим фикерләрне уңайлы форматта, рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
#Татарстан

🤬8✍1
Русия тикшерү комитеты саклану министрының элекке урынбасары, гаскәр генералы Павел Поповка җинаять эше ачкан.
Аны акча белән хәрәмләшүдә шикләнәләр.
Мәхкәмә Поповны ике айга сак астына алды.
Тикшерү фаразынча, Попов саклану министрлыгында эшләгәндә, 2021-2024 елларда "Патриот" паркын үстерү, эшләтү һәм аңа хезмәт күрсәтү өчен җаваплы булган. Бу оешма ярдәмендә ул үз кесәсенә дә акча эшләгән диелә.
▪️Моңарчы зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнеп (Җинаять кодексының 290 маддәсе, 6 өлеше) Русия саклану министры урынбасары Тимур Иванов һәм Русия саклану министрлыгының кадрлар баш идарәсе җитәкчесе, генерал Юрий Кузнецов кулга алынды.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Русия саклану министрының элекке урынбасары урлашуларда шикләнеп тоткарланган
Тикшерү фаразынча, Павел Попов саклану министрлыгында эшләгәндә, 2021-2024 елларда "Патриот" паркын үстерү, эшләтү һәм аңа хезмәт күрсәтү өчен җаваплы булган. Бу оешма ярдәмендә ул үз кесәсенә дә акча эшләгән диелә.
✍1
Бакчасарайда Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) «Хизб ут-Тахрир» эше нигезендә 16 елга колониягә хөкем ителгән журналист Сейран Салиевның әнисеннән сорау алган
ОВД-Инфо хәбәр итүенчә, Зодие Салиеваның мобил телефонын алганнар һәм мәгълүматны таратмау турында кәгазь имзалатканнар.
“Без ФСБга иртәнге сәгать 8.00дә килдек һәм сәгать 14.45тә чыктык. Сөйләштеләр. Кем белән аралашуымны һәм кем белән элемтәдә торуымны тикшерделәр. Миңа 70 яшь, әлбәттә танышларым күп”, ди Салиева.
2017 елның октябрендә Русия куәт оешмалары Бакчасарайда кырым татарлары йортларында тентү уздырып Сейран Салиев, Тимур Ибрагимов, Марлен Асанов, Мемет Белялов, Сервер Зекирьяев һәм Эрнес Аметовларны тоткарлады. Алар Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда гаепләнеп 19 елдан 13 елга кадәр колониягә хөкем ителде.

Telegram
ОВД-Инфо LIVE
Зодие Салиеву отпустили из ФСБ, силовики взяли с нее подписку о неразглашении и изъяли мобильный телефон.
«Мы приехали в ФСБ в 8 утра и в 14.45 я вышла оттуда. Провели со мной беседу. Посмотрели мои контакты и с кем я общаюсь. Мне 70 лет, конечно у меня…

🤬3👍2👎1