"Суверенитет — халык таләбе булды". Мәйданда торучылар 1990 ел вакыйгаларын искә ала
30 август Татарстанда ял көне. Аны республика көне дип билгелиләр, әмма 34 ел элек мәйдан тоткан кешеләр аны гадәти бәйрәмгә әверелдерү белән килешми. Азатлык Суверенитет турында Декларацияне кабул итү вакыйгалары уртасында булган шәхесләрнең – Ирек Гариф һәм Сәгыйть Хәйри – истәлекләрен бүлешә.
Истәлекләрне тулысынча безнең 👉 көн язмасында укыгыз.
VPNсыз сылтама 👉 монда.
@azatliqradiosi

— 30 август салкын, яңгыр сибәләп тора иде дип истә калган. Әмма аңа игътибар итүче булмады. Депутатлар бик соңга калгач, бүген була дип сизү бар иде. Нәкъ шулай булды да. Фәндәс Сафиуллин Декларация текстын укыды. Аннары без байракны күтәрдек.
Халык гү килде, шатланалар, кочаклашалар, алкышлыйлар. Кемне алма, мәйданда иде. Мәрхүм Рөстәм Вәлиев гармун уйнады. Вафирә Гыйззәтуллина, Гөлзада Сафиуллина бар иде, алар җырлады. Кешеләр таралмады, хис ташкан чак бит. Артисты, язучысы да шунда, эшчеләр дә шунда. Бергәләп "Туган тел"не дә җырладык дип истә калган.
Истәлекләрне тулысынча безнең 👉 көн язмасында укыгыз.
VPNсыз сылтама 👉 монда.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
"Суверенитет — халык таләбе булды". Мәйданда торучылар 1990 ел вакыйгаларын искә ала
30 август Татарстанда ял көне. Аны республика көне дип билгелиләр, әмма 34 ел элек мәйдан тоткан кешеләр аны гадәти бәйрәмгә әверелдерү белән килешми. Азатлык Суверенитет турында Декларацияне кабул итү вакыйгалары уртасында булган шәхесләрнең истәлекләре…
❤13❤🔥6🔥2
🔕 Мәскәүдә Беренче сентябрь линейкаларын "балаларның иминлеге өчен" мәктәп эчендә үткәрәчәкләр
Шулай ук чараларда ата-аналар катнашмаячак диелә. Baza мәгълүматынча, Мәскәүнең кайбер мәктәпләрендә һәм Русиянең кайбер төбәкләрендә линейкалар бөтенләй үтмәячәк.
Сугыш сәбәпле Башкортстанның кайбер район үзәкләрендә шәһәр көннәрен үткәрүдән дә баш тарттылар. Бу бәйрәмнәр август азагы – сентябрь башында үтәргә тиеш.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👍4
Республика көнендә Казанда бәйрәмгә килүчеләрне Украинадагы сугышка җибәрү эше дә алып барыла
Мәсәлән, бүген "Казан" гаилә үзәге янында "Җиңү гаскәренә кушыл!" дигән патриотик чара уздырыла. Чараның програмында кораллар күргәзмәсе, тактик гаскәр көрәше чыгышлары, Украинадагы сугыштан кайткан "каһарман белән очрашу" бар.
Янәшәдә генә хәрби хезмәткә контракт белән кабул итү пункты да урнаштырганнар.
Быел бөтен республикада бәйрәм хәрби рухта узачак: Украинага һөҗүмдә катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәм балаларына "аерым игътибар биреләчәк" дип искәртелә.
Бүгенгә Татарстанга алып кайтып күмелгәннәрнең саны 2400гә җитте. Бу әле Азатлык Радиосы ачыклый алган саннар гына, чынлыкта алар күбрәк тә була ала.

👎8🤡5🤮4
Mash: Алсу Кормашеваны сак астында калдырган Югары мәхкәмә хөкемдарын вазифасыннан җибәрергә тиешләр
Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдарының балалары АКШ ватандашлары булуы ачыкланган.
Гаилә моны җентекле яшергән. Хәзер Ризван Йосыповны шуның өчен вазифасыннан мәхрүм итәргә тиешләр, дип яза Mash.
Басма мәгълүматынча, Ризван һәм Эльвира Йосыповлар балаларын Америкага барып тудырулары турындагы мәгълүматны яшергән, Казанда, өйдә тудылар дип алдаган. Ә балаларының ватандашлык алу эшләрен яшерен генә АКШ консуллыгы аша эшләгәннәр диелә.
Ризван Йосыпов тикшерүчеләр белән аралашудан баш тарта һәм вазифасыннан җибәрүләрен көтә. Хатыны Эльвирага һәм 19 яшьлек уллары Гаязга башка дәүләт паспорты булуы турындагы мәгълүматны яшергән өчен җинаять эше ачылган, дип җиткерә Mash. Аларның өлкән кызлары Наилә Нидерландта яши дип искәртелә.
🟠 18 июньдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны тикшерү изоляторында калдырган иде. Алсу Кормашева чикләү чарасын "йорт сагына булса да" үзгәртергә теләде. Әмма Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары Ризван Йосыпов Казанның Совет районы мәхкәмәсе чыгарган карарны үз көчендә калдырды.
Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдарының балалары АКШ ватандашлары булуы ачыкланган.
Гаилә моны җентекле яшергән. Хәзер Ризван Йосыповны шуның өчен вазифасыннан мәхрүм итәргә тиешләр, дип яза Mash.
Басма мәгълүматынча, Ризван һәм Эльвира Йосыповлар балаларын Америкага барып тудырулары турындагы мәгълүматны яшергән, Казанда, өйдә тудылар дип алдаган. Ә балаларының ватандашлык алу эшләрен яшерен генә АКШ консуллыгы аша эшләгәннәр диелә.
Ризван Йосыпов тикшерүчеләр белән аралашудан баш тарта һәм вазифасыннан җибәрүләрен көтә. Хатыны Эльвирага һәм 19 яшьлек уллары Гаязга башка дәүләт паспорты булуы турындагы мәгълүматны яшергән өчен җинаять эше ачылган, дип җиткерә Mash. Аларның өлкән кызлары Наилә Нидерландта яши дип искәртелә.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
Mash: Алсу Кормашеваны сак астында калдырган Югары мәхкәмә хөкемдарын вазифасыннан җибәрергә тиешләр
Ризван Йосыпов балаларының АКШ ватандашлары булуы ачыкланган.
🤡7🤯5🤬4🤣3❤2
Алтай журналистын гаскәр турында "фейк" таратуда гаепләп, сигез елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр
Ул Русия солдатларының Украинадагы Буча шәһәрендә тыныч халыкны үтерүе һәм сивил объектларны җимерүе турындагы язмалар өчен гаепләнгән.
Сергей Михайлов гаебен танымаган.
Бу эш хакында 👉 безнең сайтта укып була.

😢3🙏2❤1👍1
30 август – Татарстан суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн
Мөстәкыйльлек елларының иң мөһим нәтиҗәсе – шул елларда тәрбияләнгән яшьләр. Алар 90нчы елларда үсте, белем алды.
Шушы буын суверенитет еллары турында ни уйлый, ул елларның нәтиҗәсен нәрсәдә күрә? Нинди
казанышлар һәм хаталар булган дип саный? Татарстанның киләчәген ничек күзаллый?
2018 елда Азатлык Радиосы "Суверенитет балалары" дигән видеопроект тәкъдим иткән иде. Бүген 6 ел элек чыккан шушы видеоны яңадан карарга тәкъдим итәбез.
#Татарстан

YouTube
"Суверенитет балалары"
30 август – Татарстан суверенитеты көне уңеннан Азатлык "Суверенитет балалары" дигән видеопроект тәкъдим итә
Originally published at - https://www.azatliq.org/a/29459897.html

❤10👍1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Mash: Алсу Кормашеваны сак астында калдырган Югары мәхкәмә хөкемдарын вазифасыннан җибәрергә тиешләр Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдарының балалары АКШ ватандашлары булуы ачыкланган. Гаилә моны җентекле яшергән. Хәзер Ризван Йосыповны шуның өчен вазифасыннан…
Хөкемдар Ризван Йосыпов балаларының АКШ ватандашлыгы булуын раслаган, әмма бу хакта Русия хакимиятләренә белдерелде дигән.
Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары Ризван Йосыпов сүзләренчә, аның хатыны Эльвира һәм 19 яшьлек улы Гаязга АКШ ватандашлыгы турында белгертмәү турында җинаять эше ачылган. Әмма алар хакимиятләргә икенче ватандашлык турында белдерелде дигән.
▪️Ризван Йосыпов – Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваны СИЗОда калдыручы хөкемдар. 18 июньдә Татарстан Югары мәхкәсендә узган утырышта Кормашева чикләү чарасын "йорт сагына булса да" үзгәртергә теләде. Әмма хөкемңар Йосыпов Казанның Совет районы мәхкәмәсе чыгарган карарны үз көчендә калдырды.

“Әйе, андый эш бар. Әмма сез ватандашлык турында канунны ачып карасагыз, анда бернинди җинаять тә булмавын аңлар идегез. Илчелеккә балаларның АКШ ватандашлыгы барлыгы әйтелде. Алар Нью-Йоркта туган иде, туу турында таныклыклары бар, алар урыс теленә тәрҗемә ителеп, апостиль куелды һәм консуллыкка тапшырылды. Моның белән хатыным шөгыльләнде”, дигән Йосыпов “Регнум”га.
▪️Ризван Йосыпов – Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваны СИЗОда калдыручы хөкемдар. 18 июньдә Татарстан Югары мәхкәсендә узган утырышта Кормашева чикләү чарасын "йорт сагына булса да" үзгәртергә теләде. Әмма хөкемңар Йосыпов Казанның Совет районы мәхкәмәсе чыгарган карарны үз көчендә калдырды.
😁5⚡1👍1🤣1
Русия Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты:
🔹Галина Тимченко - "Медуза" сайтына нигез салучы.
🔹Елена Лукьянова - юрист.
🔹"Гражданская инициатива против экологической преступности" оешмасы
🔹"Коалиция Новосибирск 2020" төркеме.

😱2
Bloomberg: Монголия Халыкара мәхкәмә ордеры нигезендә Путинны тоткарламаячак
3 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Монголиягә барачак. Аны илнең президенты Ухнаагийн Хурэлсух Халхин-Гол елгасында совет һәм монгол гаскәрләренең япон кораллы көчләрен бергәләп җиңүенә 85 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашу өчен чакырган.
Кануннарга ярашлы, Монголия Путинны кулга ала ала. Былтыр Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Монголия исә - Һаагадагы Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Рим статутын имзалаган илләрнең берсе.
Әмма Монголия Русия президентын кулга алмаячакбыз дип ышандырган. Путин сүзчесе Дмитрий Песков та Кремльдә Путинның Монголиягә сәфәре өчен борчылмыйлар, дип белдерде.
Халыкара җинаять мәхкәмәсе кулга алу турында карар чыгарганнан бирле Путин Рим статутын имзалаган илгә беренче тапкыр бара.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

👎6👨💻4❤1👍1🤣1
Русия Киевка һөҗүм итте, Харьковта 7 кеше һәлак булган, Белгородта үлүчеләр саны 5кә җиткән
🔸Русия кораллы көчләре бүген төнлә Киевка дроннар җибәргән. Һава тревогасы 4 сәгать дәвам иткән. Бөтен дроннар да бәреп төшерелде, җимерелүләр юк дип белдерелде.
🔸Харьковка кичәге һөҗүмдә кимендә 7 кеше һәлак булган. 97 кеше яраланган, аларның 22се балалар. Русия ракеты торак йортка һәм балалар мәйданына төшкән.
🔸Русиянең Белгород шәһәре хакимиятләре атышта 5 кешенең һәлак булуын белдерде. 37 кеше яраланган. Шәһәр янындагы авылларга да эләккән.
Азатылк низаг тарафлары биргән мәгълүматны бәйсез рәвештә раслый алмый.

🔥5❤2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Моннан 34 ел элек ТАССР (Татария)
Татарстанга әйләнә: Казанда республиканың дәүләт
суверенитеты турында Декларация кабул ителә.
2020 елда Азатлык Радиосы үтенече белән шушы
декларациянең текстын татар яшьләре укыган иде.
Дүрт ел элек төшерелгән видеоны яңадан карап
китәргә тәкъдим итәбез.
Бәйрәм котлы булсын, хөрмәтле укучыларыбыз! 😀👍

❤🔥18❤1
Быел Татарстан Республикасы көненә уздырылган бәйрәм чараларында кешеләр әзрәк катнашкан.
Кичә бәйрәмгә бөтен республикада 500 меңләп кеше чыккан. Бу былтыргы белән чагыштырганда, 20% әзрәк.
Казанда бәйрәм итүчеләр саны 12% кимрәк булган. 2023 елда 330 мең кеше катнашкан булса, быел - 290 мең кеше.
Бәйрәмдә нинди кызыклы чаралар булды соң? Азатлык фотогалереясендә карагыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.

🤔5🔥2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Кешеләр гадәти булмаганны ярата". Амстердамдагы Казан кызлары дөньяга татар моңын таныта "Әйдә, безгә уйнарга кирәк, биредә татар музыкасын җәелдереп карыйк", дидем ди Амстердамда дусты Юлия Гобәйдуллина белән иҗат итүче Алия Исхакова. Казан кызлары Нидерландта…
Duo Mong татар дуэтының беренче альбомын яздыру өчен халык ярдәме белән 6 мең евродан артык акча җыелган
Нидерландта яшәп иҗап итүче Duo Mong дуэтының беренче альбомын яздыру өчен караудфандинг ярдәме белән 6 мең евродан артык акча җыелган
"Альбомда иң абруйлы татар композиторларының музыкасы, үткәндәге һәм хәзерге татар классик музыкасының асылы тәкъдим ителәчәк", ди музыкантлар. Җыентыкны чыгаруга барлыгы 10 мең евро кирәк булачак.
Яңа альбомны тәкъдим итү концертлары ноябрьгә планлаштырылган.
👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Дуэт кызлары белән әңгәмә биредә.

Альбомда иң абруйлы татар композиторларының музыкасы, үткәндәге һәм хәзерге татар классик музыкасының асылы тәкъдим ителәчәк, ди музыкантлар.
❤11👍1
Урыс җырчысы Полина Гагаринага Башкортстанның халык артисты исеме бирелгән
Гагарина Уфаның 450 еллыгына җырлау өчен Башкортстанга килгән иде.
Республика башлыгы Радий Хәбиров җырчыга әлеге мактаулы исем бирү турында фәрман имзалаган.
Бүген Уфада бәйрәм концертларында Гагаринадан тыш, Олег Газманов, Андрей Воробъев, "Пицца" төркеме, Алсу җырлаячак. Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин, Элвин Грей, Зәйнетдин төркеме һәм башка артистлар чыгышлары көтелә.
"Коммерсантъ" язуынча, артистларны чакыру өчен генә дә 71 млн сум чамасы акча түгелгән.
Гагарина һәм Элвин Грей гонорарның бер өлешен Русиянең Украина алып барган сугышына бирәбез дип белдерде.

💩18🤮8❤1👍1
Forwarded from Әйдә! Online – Изучаем татарский
Встречайте новый формат нашего Әйдә Подкаст! 🎧
Теперь изучаем татарский через новости, мемы, песни и многое другое. Слушайте первый выпуск нового варианта, надеемся вам понравится 🤞
Слушайте наши подкасты в Яндекс.Музыке, Spotify, на нашем сайте, в Ютубе и в Телеграме:

👍12🔥8