Forwarded from Әйдә! Online – Изучаем татарский
Встречайте новый формат нашего Әйдә Подкаст! 🎧
Теперь изучаем татарский через новости, мемы, песни и многое другое. Слушайте первый выпуск нового варианта, надеемся вам понравится 🤞
Слушайте наши подкасты в Яндекс.Музыке, Spotify, на нашем сайте, в Ютубе и в Телеграме:

👍12🔥8
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 1 сентябрь, көзнең беренче көне. Азатлык үз эшен дәвам итә.
Якшәмбегә каршы төндә Русиянең һава һөҗүменнән саклану системы (ПВО) 158 дронны бәреп төшергән.
Илнең саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, Курски өлкәсе күгендә - 46, Брянски өлкәсендә - 34, Воронежда - 28, Белгородта - 14, Рязань өлкәсендә - 8, Мәскәү шәһәрендә - ике, Мәскәү өлкәсендә - җиде, Калугада - биш, Липецкида - дүрт, Тула өлкәсендә - өч, икешәр дрон Тамбов һәм Смоленски өлкәләрендә, Орел, Тверь һәм Иваново өлкәләрендә берешәр дрон юк ителгән.
Мәскәү өлкәсендә дроннар Кашир район электр станциясенә һөҗүм итәргә тырышкан. Мәскәү шәһәрендә пилотсыз очкычның нефть эшкәртү заводының бер бинасына эләгүеннән соң янгын чыккан.
@azatliqradiosi

🔥4👍1🤣1
Беслан фаҗигасенә 20 ел
2004 елның 1 сентябрендә чечен сугышчылары Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге мәктәптә 1100ләп укытучыны, укучыны һәм аларның туганнарын тотык итеп алды.
Чечня бәйсезлеге өчен сугышучылар тотыкларны азат итү өчен Чечнядән Русия хәрбиләрен чыгаруны таләп итте. Әмма Русия хакимиятләре бернигә карамастан мәктәпкә һөҗүм башлады, нәтиҗәдә 330дан артык тотык, шул исәптән 186 бала һәлак булды.
Русия тарихында корбаннар саны буенча бу теракт иң зурысы булып кала бирә.
Бәйсез тикшерүчеләр бик начар башкарылган коткару операциясенә тәнкыйть белдерде.

😭17❤2👎1💔1
Русия Федерация шурасында Татарстан хөкүмәтеннән билгеләнгән сенатор Александр Терентьев Русияне эчтән җимерергә телиләр дип саный.
Бу хакта ул 29 августта Казанда узучы Бөтенрусия милли мәгълүмат чаралары форумында белдерде.
Хәзер халыкларның "ялган милләтче структуралар булдырыла", дип белдерә ул. Аныңча, бу хәрәкәтне Русиядән күптән чит илгә киткән вәкилләр тәкъдим итә. Сенатор сүзләренчә, Русиягә каршы мәгълүмати сугыш шулай алып барыла.
▪️Александр Терентьев — Русия Федерация шурасында Татарстан хөкүмәтеннән билгеләнгән сенатор. 2013-2022 елларда Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләде, 2006-2022 елларда президент идарәсендә Татарстандагы эчке сәясәт өчен җавап бирде.
▪️Терентьев президент идарәсендә Татарстандагы эчке сәясәт өчен җаваплы булганда татар теленә һөҗүм башланды, ләкин телне яклап бернинди чаралар күрелмәде. Бары Терентьев киткәч кенә, узган елны "Татар теле укытучылары берләшмәсе" оешты. Гәрчә бу хакта сүз 10 ел дәвамында барды, хәтта аның низамнамәсе дә төзелгән иде, ләкин Татарстан президенты хакимиятенең эчке эшләр идарәсе аңа ризалыгын бирмәде.
▪️2022 елда Дөнья татар конгрессының Украина сугышын хуплап язган резолюциясе Терентьев җитәкчелегендә әзерләнгән, дип белдергән иде Азатлыкның берничә чыганагы.
▪️Соңгы дистә елда Татарстандагы милли һәм дини мәсьәләләр, матбугат Терентьев җитәкчелегендә контрольдә тотылды дип саныйлар.
▪️Русия Украинага һөҗүм иткәннән бирле, Русия Федерациясенә кергән республикалар һәм өлкәләр — аннан аерылып чыгып — үзләренең мөстәкыйль, бәйсез дәүләтләрен булдырырга яки торгызырга тиеш дигән фикерләр ишетелә башлады.

Азатлык Радиосы
Татарстаннан билгеләнгән сенатор: Русияне эчтән җимерергә телиләр
Ул Русияне какшатуда чит илдәге милли хәрәкәтләрне гаепләде.
🤣8🤡5✍2🎉2❤1👍1🤮1
Азатлык YouTube: "ТНВ һәм БСТ пропагандага әйләнеп бетте"
Узган атнада Азатлык YouTube-нда Татарстан көне, ТНВ һәм БСТ телеканаллары контенты, АКШта президент сайлау намзәтләре турында сөйләштеләр.
Кешеләрдә бәйрәм хисе дә бар, дәүләтчелек югалуга үкенеч тә, җитәкчеләрне гаепләүләр дә сизелә.
"Азатлык юк. Кая карама сатлык. Ялган байлар, Миңнеханов, сатлык депутатлар, артистлар, маңкортлар" дип язган бер укучы.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

👍8💯7🔥3
🖋Бу атнада Азатлык Радиосы тагын ниләр язды?
Исегезгә төшерәбез.
➡️"Башта тырышып тараттылар, хәзер мәктәпкә укытучылар эзлиләр"
➡️"Татар теленә басым дәвам итәчәк, Татарстанның төбәкләргә йогынтысы кимиячәк"
➡️Дуров тоткарлануыннан соң Telegram-га нидер яныймы? Төп сорауларга белгечләр фикере
➡️Заманча технология яисә күзләү куркынычымы? Казан метросында "йөз белән түләү" кертелә
➡️"Суверенитет — халык таләбе булды". Мәйданда торучылар 1990 ел вакыйгаларын искә ала

🔥3
Якшәмбе көнне Украина чиге буенда урнашкан Белгородка ракет һөҗүме ясалган.
Җирле җитәкчеләр хәбәр итүенчә, җәрәхәтләнүчеләр бар. Бу соңгы өч көндә инде икенче һөҗүм.
Белгородта һава кисәтүе Русия хәрбиләренең Харьковка һөҗүм итүеннән соң бер сәгать узгач башланган. Якшәмбе көнне Украинаның Харьковка һөҗүме нәтиҗәсендә 30дан артык кеше җәрәхәтләнде.
Белгород губернаторы Вячеслав Гладков сүзләренчә, өлкәдә барлыгы сигез кеше яраланган. Шуларның икесе - балалар. Baza телеграм каналы 12 кеше яралануын яза.

🔥4😨2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
1 сентябрь - Белем көне
Азатлык элегрәк Татарстанда (һәм, гомумән, Русиядә) туган телдә белем алуда тигезсезлек турында кызыклы видео әзерләгән иде.
Тагын бер искә төшерик.

👍6🔥2😢1😭1
Кичә Сан-Францискодагы AyDea татар кафесында Татарстан суверенитеты көненә багышланган квиз узган
Квизның инглиз телендәге өлеше Татарстан турындагы сорауларга багышланган, татар телендәге уенда катншучылар исә татар җырларын белүдә дә ярышканнар. Барысы утыз кеше килде, ди оештыручылар. Социаль челтәрләрдә уртаклашкан фото-видеоларда бәйрәм бәлешләрен, гөбәдия һәм чәкчәкләрне дә күрергә була.
▪️Сан-Францисконың Алтынчы һәм Брайант-стрит урамнары почмагында AyDea татар кафесы ел башында ачылды.
▪️ Кафеның ирле-хатынлы хуҗалары – пешекче Кристофер Дюмеснил белән татар кызы Лилия. Кафеның исеме аларның ике кызы – Айлә һәм Деаның исемнәрен кушып ясалган.

🔥25👍3❤2🥰1
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз! 2 сентябрь, дүшәмбе китергән хәбәрләрне барлый башлыйбыз. Гадәттәгечә, башта иртәнге вакыйгалар:
🟠 Төнлә Киевка көчле һөҗүм ясалды, җирле шәһәр идарәсендә уннан артык канатлы ракет һәм унга якын баллистик ракет бәреп төшерелгән диелде. Ракет өлешләре шәһәрнең дүрт районына төшкән, ике кеше зыян күргән.
🟠 Белгород өлкәсе губернаторы да төнлә һөҗүм турында белдерде. Социаль һәм табышлы биналар зыян күргән, ди ул.
🟠 Владимир Путин Русиядә медиа ирекле дип белдерде. Бу хакта ул "Оноодор" монгол газетына сөйләде. Медиага бердәнбер таләп булып ул "кануннар үтәлешен" атады. Матбугат иреге исемлегендә 180 урыннан Русия 162нче урында урнаша.
🟠 Мәскәүдән Екатеринбурга очкан очкыч ашыгыч рәвештә Казанда утырган. Бер юлчыга начар булган, әмма ул ашыгыч ярдәм килеп өлгергәнче үлгән диелә.
🟠 Азәрбайҗанда парламент сайлавында президент Илһам Алиев җитәкләгән фирка җиңә. Әлегә ахыргы булмаган мәгълүматка күрә, "Ени Азәрбайҗан" фиркасе 125 урыннан 68 урын алачак.
Көн дәвамында Азатлык белән булыгыз, сезгә татарча хәбәрләр бирүне дәвам итәбез!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3
Израилдә күп кенә оешмаларда эш ташлау игълан ителде: тотыкларны азат итү турында ХӘМӘС белән килешү таләп ителә
Эш ташлау кысаларында Бен Гурион халыкара һава аланы эшләмәячәк, өлешчә университетлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, хөкүмәт оешмалары һәм муниципаль оешмалар, сәнәгать оешмалары, кайбер сәүдә үзәкләре ябык булачак.
Чарада катнашучылар хакимиятләрдән ХӘМӘС тотып тора торган тотыкларны кичекмәстән азат иттерүгә ирешүне таләп итә.
Бу хакта тулырак 👉 монда укыгыз.

👍7🤣1
"ОВД-Инфо": сугыш башыннан бирле Русиядә сугышка каршы булган мөгалимнәрне кимендә 148 тапкыр эзәрлекләгәннәр
51 очракта укытучыларны әләкләгәннәр. Бу әләкләрне нигездә укучылар үзләре яки аларның әти-әниләре язган.
Эзәрлекләүгә дучар ителгән укытучыларның күпчелеген (59%-ын) ахыр чиктә эштән куганнар.
Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

😢5🤬4
Беренче мәктәпләре мөһаҗирлектә: "Бала мәктәптән рәхәт таба"
Яңа уку елы башланып китте. Татарларның бер өлеше аны мөһаҗирлектә — чит илдә бөтенләй башка шартларда каршы ала. Ата-аналар балаларын беренче сыйныфка озата, белем йортына тәүге адымын ясаган укучылар исә башка тел мохитенә, яңа укыту програмына, яңа дуслар янына килеп эләгә.
Мөһаҗирлектә мәктәпкә тәүге адымын ясаучы балаларның ата-аналары нинди хисләр кичерә, яңа мәгариф системыннан нәрсә көтә һәм бу шартларда татар телен ничек саклап калырга җыена? Азатлык Германия, Канада, Словакиядә яшәүче ата-аналар белән сөйләште.
👉 Көн язмасын безнең сайтта укыгыз.
👉 VPN-сыз сылтама.

— Үземнең балаларымнан карап әйтә алам, өч балам да монда мәктәпкә бик теләп бара һәм укудан кызык таба. Укыту процессы уен формасында оештырыла, аларда яңа ачышларга кызыксыну уяталар. Кызым Татарстандагы мәктәптә интегеп, яратмыйча, теләмичә йөрдем, кич буе күз яшенә батып өй эше эшли идем идем ди. Монда рәхәтләнеп укырга йөри, дәресләрдән соң "продленка"га теләп кала, — ди мөһаҗирлектәге Раушан Вәлиуллин.
Мөһаҗирлектә мәктәпкә тәүге адымын ясаучы балаларның ата-аналары нинди хисләр кичерә, яңа мәгариф системыннан нәрсә көтә һәм бу шартларда татар телен ничек саклап калырга җыена? Азатлык Германия, Канада, Словакиядә яшәүче ата-аналар белән сөйләште.
👉 Көн язмасын безнең сайтта укыгыз.
👉 VPN-сыз сылтама.
Азатлык Радиосы
Беренче мәктәпләре мөһаҗирлектә: "Бала мәктәптән рәхәт таба"
Беренче сыйныфка киткән татар мөһаҗир балаларының ата-аналары яңа илдә белем алу, яңа шартларда туган телне ничек саклаулары турында Азатлыкка сөйләде.
❤8🤣3👍1