Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкортстанда "теләнмәгән оешманы" финанслау турында җинаять эше ачылган

Эшне 2 сентябрьдә Благовар районара мәхкәмәсе теркәгән. Бу хакта "ОВД-Инфо" яза. Гаепләнүченең исеме яшерелгән. Бу — Русиядә "теләнмәгән" дип табылган оешманың эшчәнлеген финанслау яки аңа акча җыю турындагы маддә нигезендә ачылган дүртенче җинаять эш.

Июль башында шушы ук маддә нигезендә Башкортстанда яшәүче Альбина Мәгъдиевага да җинаять эше ачылган булган. Аны нәрсә өчен эзәрлекләүләре әйтелми.

Тулысы белән укыйм дисәгез, 👉 монда басыгыз.
😱3👍2👎1
Украинада сугышчылар халыктан балык тоту ятьмәләрен дә сорый башлаган

Балыкчылар ятьмәлер кирәклеге турында Башкорстанның "Безнекеләр өчен бәйлибез, тегәбез" хәрәкәте үз социаль челтәрләрендә чыгарган.

"Сугышка балыкчылар кулланган ятьмәләр кирәк, бәлки, кемдәдер артык ятьмә бардыр яки сатып алып җибәрә аладыр?» дип мөрәҗәгать иткәннәр. Кытайда җитештерелгән ятьмәләр кирәкми дигәннәр.

▪️Моңа кадәр Башкортстанның Сибай шәһәре хакимият башлыгы Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләргә җибәрү өчен халыктан мылтык җыйган иде.

▪️ Башкортстанның төрле районнарында хатын-кызларны җәлеп итеп сугышчыларга кирәк дип ятьмә үрде, токмач кисте, оекбашлар бәйләүләр оештырылды.

▪️ Русиядә сугышка киткән ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Мобилизация вакытында да алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.

▪️ Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.

▪️ Башкортстан Украинага сугышчыларны җибәрү эшен дәвам иттерә. Республикага ирләр мәетләре дә бер-бератлы кайтарыла. Азатлык исәпләүләренә күрә, кимендә 2800 кеше һәлак булган.

▪️ Бу проектта Азатлык Путин башлаган сугышта Башкортстан белән Татарстаннан һәлак булучыларны ачык чыганаклардан эзләп бәремтекләп җыеп утыра.
🤬3👍2🤮2🙏1
Татарстанда студентларны һәм пенсионерларны эшкә күбрәк ала башлаганнар

2024 елның августы ахырына Татарстанда "Avito" сервисында пенсионерларны эшкә чакырып 14 мең, ә "студентлар өчен" дигән искәрмә белән 23 меңнән артык вакансия чыккан.

2024 елның беренче яртысында Татарстанда тәкъдим ителә торган уртача хезмәт хакының күләме – 66 мең 239 сум. Узган елгы күрсәткечләрдән бу 15 процентка арткан.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤔3👍1
"Гафу итегез, безнең куллар бәйләнгән". Монголия хакимиятенән чыганак Путинны кулга алмауларын аңлаткан

Монголия хакимияте вәкиле Politico белән сөйләшүдә Монголиянең Русиядән энергетик бәйлелектә булуын әйтте, шулай итеп ул Халыкара җинаять мәхкәмәсе ордеры кушканча Владимир Путинны тоткарлый алмауларын аңлатты.

Аның сүзләренчә, Монголия хакимияте барлык дипломатик мөнәсәбәтләрдә даими рәвештә нейтральлек сәясәтенә тугры кала.

Элегрәк Путинны кулга алу өндәмәсе белән Европа берлеге, Украина вәкилләре, шулай ук Human Rights Watch (HRW) белән Amnesty International (AI) оешмалары мөрәҗәгать итте. Путинны тоткарларга сорап петицияне Русиянең сугышка каршы җәмәгать эшлеклеләре дә имзалаган.

@azatliqradiosi
🤡6🤣3🤬2❤1👍1😢1
Татарстан премьер-министры Алексей Песошин баскынлыктагы Луһанскиның Рубежное һәм Лисичански шәһәрләренә барган

Сәфәрне ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы белән башкарган диелә. Русия басып алган чакта җимерелгән бу шәһәрләрне төзекләндерү өчен Татарстан җаваплы.

Миңнехановның Telegram-каналында чыккан хәбәргә күрә, Песошин Рубежноедагы мәктәпне карап чыккан. Аның белән бергә республиканың вице-премьеры Фәнил Әгълиуллин һәм Рубежноега Мәскәү куйган мэр Сергей Хортив та булган.

Русия Украинадан басып алынган җирләргә еш кына төрле төбәкләрне җаваплы итеп билгели.

Бу хакта тулырак укыгыз.

@azatliqradiosi
💩13✍2❤1🤮1
Татарстан дигитал үсеш министры түрәләргә чит ил смартфоннарын куллануны канун белән тыярга тәкъдим итә

"Канун кабул итәргә кирәк: әгәр дәүләт өлкәсендә эшлисең икән, Русия смартфоннарын кулланачаксың!", дип саный Айрат Хәйруллин.

Былтыр мартта Русия президенты хакимиятенең эчке сәясәт блогы хезмәткәрләренә дә март ахырына кадәр iPhone-нарын башка маркадагы һәм башка операция системы урнаштырылган смартфоннарга алыштырырга кирәк булачагы хәбәр ителгән иде.

Мөгаен Кремль үзенең хезмәткәрләренә яңа "имин" смартфоннар сатып алыр, диелде. Түрәләргә айфон кулландырмау янәсе иминлекне кайгыртып эшләнә.

Бу хакта 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
💩5🤣5
Суверенитетны яулаучылар

30 август бәйрәме уңаеннан без 34 ел элек, аңа кадәр булган вакыйгаларны искә алып, Татарстанның барлыкка килүендә кемнәр, ниләр сәбәпче булганын аңлатырга, күрсәтергә тырыштык.

Азатлык Instagram сәхифәсендә бу көрәш эчендә кайнаган төрле шәхесләрнең фотолары чыкты. Бер-ике өлеше генә. Күрдегезме икән?

Күрмәсегез, кереп карагыз. Татар дөньясына танылган да, таныш булмаган да кешеләр бар анда. Кемдер парламентта депутатлар буларак Татарстан мөстәкыйль яшәргә хокуклы дип көрәшкән, кемдер мәйданнан кайтмыйча үз таләпләрен әйтеп басып торган. Кемдер җырлар белән халыкны күтәргән, кемдер мәйданда торучыларга ашарга ризык юнәткән, кемдер репортажлар ясаган.

Суверенитетны яулаучылар төрле, әмма алар барысы да көрәшкә чыгарга кыюлык тапкан ихлас кешеләр. Кемдер инде мәрхүм, кемдер әле исән.

Кыскасы, безнең Instagram битенә дә рәхим итегез!

Рөстәм Мөхәмәтҗанов, Ирек Гарипов архив фотолары
🔥16🥰3👏3👍2❤1🤨1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 4нче сентябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Бүген иртән Русия Украинаның Львов һәм Кривой Рог шәһәрләренә һөҗүм иткән дип белдерә украин ягы. Львовта 3 кеше үтерелгән, 23 кеше яраланган. Кривой Рог шәһәрендә 5 кеше яраланган диелә.

🔹Украинаның тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба вазифасыннан киткән. Ул хакта Югары Рада спикеры Руслан Стефанчук хәбәр итте.

🔹Русиядә ел азагында 130 мең таксистка кытлык булачак дип фаразлый "Яндекс Go" хезмәте. Сәбәбе — миграция кануннарының кырыслануы һәм такси өлкәсендә яңа таләпләр кертелү.

🔹Tele2 кәрәзле элемтә операторы ребрендинг үткәрә, моннан ары ул Т2 дип аталачак.

🔹8 сентябрьдә Татарстанда VII чакырылыш Дәүләт Шурасы депутатларын сайлау узачак. Ул көнне Казан үзәгендә оештырылачак концертта чыгыш ясыйсы җырчылар исемнәре билгеле булды. Алар: Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Иркә, Niletto (Данил Прытков), "Моя Мишель" белән Dabro төркемнәре. Башкортстанда ул көнне республика башлыгын сайлаячаклар.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍1🔥1
Бүген Украинаның Львов шәһәренә булган һөҗүм аркасында һәлак булган кешеләр саны 7гә җиткән. Аларның өчесе — балалар.

38 кеше яраланган диелә.

Украиннар бу һөҗүмдә Русияне гаепли.

@azatliqradiosi
😢4🤣1💔1
⚡️⚡️Куәт оешмалары вәкилләре Казандагы канунсыз пансионаттан 22 пенсионерны алып чыккан, аларның кайберләре богаулап куелган булган.

Тентү үткәргән вакытта картлар йортында бер өлкәннең мәетен тапканнар, ул анда 2-3 тәүлек яткан булырга мөмкин.

Бер ел эшләве дәверендә биредә 20ләп өлкән үлгән. Куәт оешмалары үләр алдыннан аларның милке башкаларга яздырылмаганмы дип тикшерә, бер карчыкның милкен шулай эшләгән булганнар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱11⚡2👍2
Германиянең көньягындагы Бавария җиренең хакимиятләре ислам экстремизмы турында кисәтүче видеоны интернеттан алып ташларга булган.

Сәбәбе — җәмәгатьчелек шушы видеоны "расизм чүбе" буларак хөкем итте. Шулай ук, аны наци чорының пропагандасы белән чагыштыра башладылар.

Әлеге видеоны 2 сентябрьдә Х социаль челтәрендә Бавариянең эчке эшләр министрлыгы чыгарган булган. Куркыныч музыка яңгыраучы видеода мультипликацион имам каһкаһәле итеп көлә, яшь хатын-кызны йота, шуннан соң ул хатын-кыз хиҗабка төренгән хатынга әйләнә, күпхатынлы өйдә елый-елый кухня идәнен юа.

Видеоны чыгарган эчке эшләр министрлыгы аның максаты — сәләфичелекнең куркыныч яклары турында кисәтү дип аңлатырга тырышса да, кайбер алман канун белгечләре аны пропагандада һәм мөселманнарга каршы котыртуда гаепләде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥6🤬4👍1
❗️Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба вазифасыннан китү өчен гариза тапшырган.

Башка кайбер украин министрлары һәм вице-премьерлары да вазифаларыннан китү турында гаризаларын тапшырды. Югары Рада бу гаризаларны бүген, 4 сентябрьдә, расларга мөмкин.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😁2
Элек Казан башкарма комитетын җитәкләгән Игорь Сивов акча белән хәрәмләшүдә гаепләнә.

SHOT каналы язганча, полициягә 39-яшьлек Газинур Г. мөрәҗәгать иткән. Янәсе ул акча эшлим дип Сивовка 3 млн сум күчергән, ә аны кире кайтаруны таләп иткәч, Сивов аңа нибары 500 мең генә кайтарган.

Игорь Сивов хәзер үзен психолог, коуч итеп тәкъдим итә. Ул — урыс эстрадасы җырчысы Нюшаның элекке ире, Нюша белән алар быел аерылышканнар.

Казан башкарма комитетын Сивов 2010нчы елларда җитәкләде.

Ул 1980 елда Казанда туган, яшь чагында "Четыре татарина" КВН такымында да чыгыш ясаган,

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡3🤣3
Русия президентының Иван һәм Владимир исемле ике бәләкәй улы бар. Аларның әнисе — элекке гимнастчы Алинә Кабаева.

Һәрхәлдә "Досье" үзәге үзенең тикшеренүендә шулай дип ышандыра.

Путинның беренче улы Иван — 2015 елда, ә Владимир — 2019 елда туган диелә.

Балалар яшерен документлар белән яши, Путин белән бәйле шәхси очкычларда һәм яхталарда хәрәкәт итә, аларны Сак федераль хезмәте саклап йөртә, җәмәгать урыннарына чыкмыйлар һәм президент сарайларында яшиләр, диелә тикшеренүдә.

"Досье"га бу хакта Путин сараенда эшләүче кеше сөйләгән. "Ул дәүләт башлыгының балалары белән көн саен аралашып тормаса да, аларны еш күрә, һәм безгә бу хакта анонимлыкны саклау шарты белән генә сөйләргә риза булды", диелә тикшеренүдә.

▪️Путинның беркайчан да уллары булуын әйткәне булмады. Шул ук вакытта ул гаиләсендә балалар булуын, алар белән аралашуын әйтте. Күптәп түгел гаиләсенең яшь әгъзалары кытай телен өйрәнүе турында да искәртте.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍3🔥2😁2💩2🥴2❤1
Татар һәм башкорт җырчысы Гөлназ Асаеваны сәхнәгә ачык кием белән чыкканы өчен тәнкыйтьлиләр.

Ул ботларын ачып тора торган кыска шортик кигән, изүе тирән итеп ачылган пиджактан булган, мондый киемгә игътибар итми калмаганнар, дип яза Mkset.

Cоциаль челтәрләрдә күп кенә кулланучылар Асаеваны Ольга Бузова белән чагыштыра башлаган. "Менә Гөлназ да чишенә башлады", "Бузова белән Лолитага ошарга тырыша, кызганыч", дип фикер калдырганнар.

Бу Башкортстанда артистларның киемнәрен тәнкыйтьләүнең беренче очрагы гына түгел.

1 июнь көнне, VK Fest музыкаль фестивале кысаларында Уфада урыс эстрадасы җырчысы Ольга Бузова чыгыш ясады. Башкортстанның кайбер депутатлары җырчыны "артык ачык киеме" өчен тәнкыйть утына тота башлады.

▪️Быел 4 июньдә Башкортстан Дәүләт җыены Думага артистларга "оятсыз образлар һәм сүзләр" куллануны тыя торган канун өлгесе керткән иде. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, йолдызлар "начар гадәтләрне һәм түбән әхлакый кыйммәтләрне пропагандалап, аудиторияне юлдан яздыра".

@azatliqradiosi
👍9🤮6✍2❤1😁1