Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия президенты киңәшчесе, моңа кадәр Думада Татарстаннан сайланган депутат булып эшләгән Елена Ямпольская "урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел" дип саный.

Белгечләр аның белдерүе артында Русия хакимиятенең илдәге халыкларга, милли телләргә карата алып барылган сәясәте ярылып ята, ди.

Бу хакта 👉монда укып була.

Сезгә уңайлы булсын дип карточкалар да ясадык.

@azatliqradiosi
👍4🤯1
Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстандагы элмәтакталарда инглиз телен чикләргә тәкъдим итә.

Бу хакта ул бүген Башкортстан парламентының фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты утырышында әйтте, дип җиткерә "РБК".

Ул Русиянең күпчелек төбәкләрендә элмәтакталарда инглиз телен куллануны чикләү турында кануннар кертелде, дип аңлаткан.

"Бездә дә вазгыять шундый - башкорт теле генә түгел, урыс теле дә кысрыклап чыгарыла. Карл Маркс яки Мостай Кәрим урамыннан узганда башка бер илдәге кебек хис кала, андагы язулар гел инглизчә. Бездә башкорт кына түгел, урыс телен дә якларга кирәк, шуңа күрә бәлки башка төбәкләрнең тәҗрибәсен бездә дә кулланыргадыр? Чөнки бу бик үк әйбәт түгел", дигән Баймөхәммәтов.

▪️6 февральдә, Русия думасы икенче һәм өченче укылышта вазифаи затларның һәм ватандашларның урыс әдәби теле нормаларын үтәвен контрольдә тоту турында канун кабул итте.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
💩16👍6🤡3😁1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Озак яшисем килә" ди бу әбекәй һәй Сәйфи Кудашның булса кирәк үзгәртелгән шигырен укый.

(Сүз "Гомер сөрәсем килә" дигән шигыре турында бара.)

Шәп укый бит? Сезгә ошыймы? 😀

#татарлар

@azatliqradiosi
❤29👍6❤‍🔥5😁2🔥1
Җомга иртәсен нинди хәбәрләр белән башлыйбыз?

🔵Русиядә өч көнлек сайлаулар башланды, 21 төбәктә башлыкларны сайлыйлар. Башлыкны сайлау Башкортстанда да башланды, административ көчне куллану турында элегрәк язган идек.

🔵Русия янә дроннар белән Львовка һөҗүм иткән. Җирле хакимият сүзләренчә, дүрт йөк машинасы зыян күргән. Чәршәмбе һөҗүме аркасында 7 кеше һәлак булган иде.

🔵Тула өлкәсендә "Пластик" заводында янгын чыккан, ут 2 мең дүрткел метрга таралган булган. Янгын инде сүндерелгән, зыян күрүчеләр турында хәбәрләр юк.

🔵Казанда юл хәрәкәте тәртибе контроленә ясалма интеллектны җәлеп итмәкчеләр. Ясалма интелектны инде электросамокатта кагыйдә бозучыларны танырга өйрәтә башлаганнар.

🔵Танылган Linkin Park музыкаль төркеме торгызылуы турында игълан итте. Төркем яңа вокалист һәм җырны тәкъдим итте һәм дөнья турына чыгачагын әйтте.

Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2
Башкортстанда республика башлыгын сайлыйлар, Корылтайга өстәмә сайлау һәм җирле шураларга сайлаулар үтә.

Радий Хәбиров икенче мөддәткә барырга җыена. Сәяси күзәтүчеләр быелгы сайлауда көчле агитация кулланылмый, аның урынына хакимият үз кулындагы административ көчне файдалана дип саный.

Быел хакимиятләр сайлау кампанияләренә Украинага каршы сугышкан кешеләрне җәлеп итәргә тырыша. Владимир Путин аларны Русиянең "чын элитасы" дип атаган иде.

Башкортстанда яшәүчеләрне сайлаулар вакытында "диверсия кылырга ярамавы турында" да кисәтәләр.

Сайлау турында тулырак – безнең хәбәрдә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤡3🤣3👍1👎1
✈️ Павел Дуров Франция дәгъваларын "көтелмәгән нәрсә" дип атады

Дуров Франциядә тоткарланганнан соң, үзенең каналында беренче постын чыгарды. Ул булган хәлләрне "шаккаттыргыч" дип атый. Чөнки "Telegram-ның Европа берлегендә рәсми вәкиле бар, ул мөрәҗәгатьләргә җавап бирә", ди Дуров.

Ул Telegram-да җинаятьчеләр белән көрәшү чараларын күрергә вәгъдә иткән.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤣1
Елена Ямпольская. Кемнең сүзен сөйли, артында кем тора?

Соңгы өч елда Елена Ямпольская медиада иң еш телгә алынган шәхесләрнең берсенә әверелде. Ул әле бу, әле теге вакыйгага, күренешкә карата фикерен белдерә.

Сугышны хуплый. Сугышка каршыларны камчылый. Элекке журналист, депутат сугышны хупламаучы артистларны барлап аларның чыгышларына киртә куярга да өнди, ә хәзер инде туган телләр турында акыл йөртә.

Ямпольскаяның сүзенә каршы дәшәрлек көч табылмау нәрсәгә бәйле? Куркалармы аңардан яки башка сәбәпме? Ни өчен моңа кадәр Татарстаннан Думага сайлаттырылган Елена Ямпольяскаяга Казанның теше үтми?

👉 Бу хакта Азатлыкның көн язмасында укыгыз.
VPN-сыз
сылтама.
💯8👍4
Башкортстан депутатлары элек хөкем ителгән мигрантларны Русиягә кертүне тыярга тәкъдим итә

Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр турында сүз бара.

Депутатлар мондый төзәтмәләрнең кирәклеген мигрантлар арасында җинаятьчелек артуы, шуның аркасында социаль киеренкелек барлыкка килүе белән аңлата.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍4👏1🤬1
Яңа уку елы башланса да, Татарстан мәктәпләренә укытучылар җитми. Август уртасында уку йортларына 2,3 меңгә якын мөгаллим кирәк иде.

Бу хакта җентекле язма әзерләгән идек, аның төп фикерләрен җайлы форматта, рәсемнәрдә укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥4👍1😁1
Татарстан дәүләт биналарына "Бердәм Русия" агитацияләрен ябыштыруда сайлау комиссиясе канун бозу тапмаган

Август аенда Татарстанның Биектау районы Шәпше авылында мәдәният йорты бинасына "Бердәм Русия" баннерлары ябыштырып чыкканнар.

Активист мөрәҗәгатеннән соң территориаль сайлау комиссиясе "Бердәм Русия" фиркасенең "агитация материаллары табылмаган" дип җавап биргән.

"Бердәм Русия әрсез рәвештә канунны боза, мондый баннерларны оятсызларча балалар бакчаларына, хакимият биналарына һәм башка урыннарга элә. Тик тикшерү аларны ачыклый алмый икән!", дип язган Дмитрий Румянцев.


Бу хакта тулырак 👉 монда укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁7🤮3👎1🌚1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда республика башлыгын сайлыйлар, Корылтайга өстәмә сайлау һәм җирле шураларга сайлаулар үтә. Радий Хәбиров икенче мөддәткә барырга җыена. Сәяси күзәтүчеләр быелгы сайлауда көчле агитация кулланылмый, аның урынына хакимият үз кулындагы административ…
Уфадагы сайлау урынына "янгын кисәтүе" игълан итеп ярты сәгать буе күзәтүчене кертми торганнар

Башкортстанның Уфа районындагы 3076нчы сайлау урынында "янгын кисәтүе" игълан иткәннәр.

Нәтиҗәдә үзен-үзе тәкъдим иткән намзәт - Константин Куликовның күзәтүчесен сайлау бинасыннан чыгарганнар һәм ул анда ярты сәгать буе керә алмаган.

Бу хакта "Аспекты" басмасына Борис Надеждинның Уфадагы штабы җитәкчесе Аким Туктаров сөйләгән.

Әлеге вакыт эчендә тартмага күпләп бюллетеньнәр ташлау булганмы - анысын белмибез, кичке беркетмә нәтиҗәләреннән генә карый алачакбыз, дигән ул.

Башкортстанда башлык сайлау кызганнан-кыза бара. Вконтакте һәм Одноклассники сайлуга баручылар фотолары белән тулган. Кайбер оешма вәкилләре "бу мәҗбүри өстән кушылды" дип белдерә, шул ук вакытта әлеге постлар белән кыйммәтле бүләкләр дә отып була.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. VPNсыз ачыла.
💩7
Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты:

🔹Залина Машенкулова - фемактивист

🔹Давид Канкия - сәясәт белгече

🔹Александр Савельев

🔹Аркадий Янковский - либераль сәясәтче, Думаның элекке депутаты

Реестрдан "Данное сообщение" оешмасы чыгарылган
💩4
Казанда Тинчурин театрына яңа янкорма салыначак

Казанның Горький урамында урнашкан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры биләмәсендә яңа дүрт катлы бина салачаклар.

Бу хакта театр мөдире Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренә сылтанып, "Бизнес Online" яза.

Шулай ук ул театрга капиталь төзекләндерү булачак дип сөйләгән ул.

Яңа һәм иске биналарны җир өсте кичүе тоташтырып торачак. Яңа янкорманы хәзерге иске кирпеч янкорма урынына салачаклар, бу бина кулланылышта түгел.

Кәрим Тинчурин театрының хәзерге бинасы XX гасыр театрларының үрнәге булып тора. Ул мәдәни мирас объекты. Экспертиза күрсәткәнчә, бинаның төзелеш корылмалары чикләнгән рәвештә генә эшкә сәләтле дип табылган. Түбәсен, инженерия системнарын алмаштырырга кирәк.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👍7🔥1