Җомга иртәсен нинди хәбәрләр белән башлыйбыз?
🔵 Русиядә өч көнлек сайлаулар башланды, 21 төбәктә башлыкларны сайлыйлар. Башлыкны сайлау Башкортстанда да башланды, административ көчне куллану турында элегрәк язган идек.
🔵 Русия янә дроннар белән Львовка һөҗүм иткән. Җирле хакимият сүзләренчә, дүрт йөк машинасы зыян күргән. Чәршәмбе һөҗүме аркасында 7 кеше һәлак булган иде.
🔵 Тула өлкәсендә "Пластик" заводында янгын чыккан, ут 2 мең дүрткел метрга таралган булган. Янгын инде сүндерелгән, зыян күрүчеләр турында хәбәрләр юк.
🔵 Казанда юл хәрәкәте тәртибе контроленә ясалма интеллектны җәлеп итмәкчеләр. Ясалма интелектны инде электросамокатта кагыйдә бозучыларны танырга өйрәтә башлаганнар.
🔵 Танылган Linkin Park музыкаль төркеме торгызылуы турында игълан итте. Төркем яңа вокалист һәм җырны тәкъдим итте һәм дөнья турына чыгачагын әйтте.
Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
@azatliqradiosi
Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2
Башкортстанда республика башлыгын сайлыйлар, Корылтайга өстәмә сайлау һәм җирле шураларга сайлаулар үтә.
Радий Хәбиров икенче мөддәткә барырга җыена. Сәяси күзәтүчеләр быелгы сайлауда көчле агитация кулланылмый, аның урынына хакимият үз кулындагы административ көчне файдалана дип саный.
Быел хакимиятләр сайлау кампанияләренә Украинага каршы сугышкан кешеләрне җәлеп итәргә тырыша. Владимир Путин аларны Русиянең "чын элитасы" дип атаган иде.
Башкортстанда яшәүчеләрне сайлаулар вакытында "диверсия кылырга ярамавы турында" да кисәтәләр.
Сайлау турында тулырак – безнең хәбәрдә.
#Башкортстан

🤡3🤣3👍1👎1
Дуров Франциядә тоткарланганнан соң, үзенең каналында беренче постын чыгарды. Ул булган хәлләрне "шаккаттыргыч" дип атый. Чөнки "Telegram-ның Европа берлегендә рәсми вәкиле бар, ул мөрәҗәгатьләргә җавап бирә", ди Дуров.
Ул Telegram-да җинаятьчеләр белән көрәшү чараларын күрергә вәгъдә иткән.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤣1
Елена Ямпольская. Кемнең сүзен сөйли, артында кем тора?
Соңгы өч елда Елена Ямпольская медиада иң еш телгә алынган шәхесләрнең берсенә әверелде. Ул әле бу, әле теге вакыйгага, күренешкә карата фикерен белдерә.
Сугышны хуплый. Сугышка каршыларны камчылый. Элекке журналист, депутат сугышны хупламаучы артистларны барлап аларның чыгышларына киртә куярга да өнди, ә хәзер инде туган телләр турында акыл йөртә.
Ямпольскаяның сүзенә каршы дәшәрлек көч табылмау нәрсәгә бәйле? Куркалармы аңардан яки башка сәбәпме? Ни өчен моңа кадәр Татарстаннан Думага сайлаттырылган Елена Ямпольяскаяга Казанның теше үтми?
👉 Бу хакта Азатлыкның көн язмасында укыгыз.
VPN-сыз сылтама.

Азатлык Радиосы
Елена Ямпольская. Кемнең сүзен сөйли, артында кем тора?
Соңгы өч елда Елена Ямпольская медиада иң еш телгә алынган шәхесләрнең берсенә әверелде. Ул әле бу, әле теге вакыйгага, күренешкә карата фикерен белдерә. Сугышны хуплый. Сугышка каршыларны камчылый. Элекке журналист, депутат сугышны хупламаучы артистларны…
💯8👍4
Башкортстан депутатлары элек хөкем ителгән мигрантларны Русиягә кертүне тыярга тәкъдим итә
Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр турында сүз бара.
Депутатлар мондый төзәтмәләрнең кирәклеген мигрантлар арасында җинаятьчелек артуы, шуның аркасында социаль киеренкелек барлыкка килүе белән аңлата.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👍4👏1🤬1
Яңа уку елы башланса да, Татарстан мәктәпләренә укытучылар җитми. Август уртасында уку йортларына 2,3 меңгә якын мөгаллим кирәк иде.
Бу хакта җентекле язма әзерләгән идек, аның төп фикерләрен җайлы форматта, рәсемнәрдә укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бу хакта җентекле язма әзерләгән идек, аның төп фикерләрен җайлы форматта, рәсемнәрдә укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥4👍1😁1
Татарстан дәүләт биналарына "Бердәм Русия" агитацияләрен ябыштыруда сайлау комиссиясе канун бозу тапмаган
Август аенда Татарстанның Биектау районы Шәпше авылында мәдәният йорты бинасына "Бердәм Русия" баннерлары ябыштырып чыкканнар.
Активист мөрәҗәгатеннән соң территориаль сайлау комиссиясе "Бердәм Русия" фиркасенең "агитация материаллары табылмаган" дип җавап биргән.
Бу хакта тулырак 👉 монда укыгыз.

"Бердәм Русия әрсез рәвештә канунны боза, мондый баннерларны оятсызларча балалар бакчаларына, хакимият биналарына һәм башка урыннарга элә. Тик тикшерү аларны ачыклый алмый икән!", дип язган Дмитрий Румянцев.
Бу хакта тулырак 👉 монда укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁7🤮3👎1🌚1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда республика башлыгын сайлыйлар, Корылтайга өстәмә сайлау һәм җирле шураларга сайлаулар үтә. Радий Хәбиров икенче мөддәткә барырга җыена. Сәяси күзәтүчеләр быелгы сайлауда көчле агитация кулланылмый, аның урынына хакимият үз кулындагы административ…
Уфадагы сайлау урынына "янгын кисәтүе" игълан итеп ярты сәгать буе күзәтүчене кертми торганнар
Башкортстанның Уфа районындагы 3076нчы сайлау урынында "янгын кисәтүе" игълан иткәннәр.
Нәтиҗәдә үзен-үзе тәкъдим иткән намзәт - Константин Куликовның күзәтүчесен сайлау бинасыннан чыгарганнар һәм ул анда ярты сәгать буе керә алмаган.
Бу хакта "Аспекты" басмасына Борис Надеждинның Уфадагы штабы җитәкчесе Аким Туктаров сөйләгән.
Әлеге вакыт эчендә тартмага күпләп бюллетеньнәр ташлау булганмы - анысын белмибез, кичке беркетмә нәтиҗәләреннән генә карый алачакбыз, дигән ул.
Башкортстанда башлык сайлау кызганнан-кыза бара. Вконтакте һәм Одноклассники сайлуга баручылар фотолары белән тулган. Кайбер оешма вәкилләре "бу мәҗбүри өстән кушылды" дип белдерә, шул ук вакытта әлеге постлар белән кыйммәтле бүләкләр дә отып була.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. VPNсыз ачыла.

💩7
Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты:
🔹Залина Машенкулова - фемактивист
🔹Давид Канкия - сәясәт белгече
🔹Александр Савельев
🔹Аркадий Янковский - либераль сәясәтче, Думаның элекке депутаты
Реестрдан "Данное сообщение" оешмасы чыгарылган

💩4
Казанда Тинчурин театрына яңа янкорма салыначак
Казанның Горький урамында урнашкан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры биләмәсендә яңа дүрт катлы бина салачаклар.
Бу хакта театр мөдире Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренә сылтанып, "Бизнес Online" яза.
Шулай ук ул театрга капиталь төзекләндерү булачак дип сөйләгән ул.
Яңа һәм иске биналарны җир өсте кичүе тоташтырып торачак. Яңа янкорманы хәзерге иске кирпеч янкорма урынына салачаклар, бу бина кулланылышта түгел.
Кәрим Тинчурин театрының хәзерге бинасы XX гасыр театрларының үрнәге булып тора. Ул мәдәни мирас объекты. Экспертиза күрсәткәнчә, бинаның төзелеш корылмалары чикләнгән рәвештә генә эшкә сәләтле дип табылган. Түбәсен, инженерия системнарын алмаштырырга кирәк.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.

Казан үзәгендә Тинчурин театрына яңа янкорма салыначак
Яңа һәм иске биналарны җир өсте кичүе тоташтырып торачак.
👍7🔥1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Украинадагы сугыштан Татарстан ирләренең мәетләре кайта тора. Август азагында Әлки районы Иске Салман авылында Раил Гыйниятуллинны күмделәр.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Шуннан бирле Татарстаннан әлеге сугышта кимендә 2,5 мең ир һәлак булган...
#Татарстан #татарлар

🤬8🕊4😢3👍1😭1
Азатлык һәм YouTube: "Көздән ни көтәмме? Сугыш бетүен"
Бу атнада Азатлык Радиосының YouTube-каналында баланы туган телгә өйрәтү өчен җаваплыларны эзләделәр, уртача хезмәт хакын тикшерделәр, быелгы көздән ни көтүләрен уртаклаштылар, җырчы Гөлназ Асаева итәгенең озынлыгын үлчәделәр.
Туган телне өйрәтү турында:
"Дәүләт каршы түгел. Сөйләш өйдә татарча. Мәктәптә генә бала тирән итеп сөйләшергә өйрәнә алмый".
"Татарча язарга, укырга, аннары татар шагыйрьләрен танырга мәктәптән башка өйдә өйрәтеп булмый".
Уртача хезмәт хакы турында:
"Эшләп ат баер иде. Урлашканнар байый инде, бигрәк тә безнең илдә. Дөрес яшәгән кеше гомергә дә баемый".
"Эшләсәң бездә б.ктан да акча эшләп була. Халык ялкау, эшләми. Мин айга 500 мең сум тирәсе алам. Көне-төне эштә, мин — фермер".
Быелгы көздән ни көтүләре турында:
"Сугышлар туктаса, шуннан да зуррак бүләк булмас иде. Дары мичкәсендә утырган кебек яшибез".
"Ул сугыш ничек туктасын? Сез, татар-башкортлар, бер туктамый сугышка китәсез. Акча өчен җан бирә торган халык. Сугышны үзегез генә туктата аласыз. Җибәрмәгез ирләрегезне. Иртән улыгызны сугышка җибәрәсез, кичтән намаз укып, сугыш беткәнен телисез".
Башка фикерләрне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.

❤5👍3
Русия армиясе Киевка "Шахед"лар аткан. Югары Рада янында дрон калдыклары табылган
Русия армиясе шимбә иртәсендә Киевка "Шахед" дроннары аткан. Шәһәрдә ике шартлау тавышы ишетелде дип яза Украина медиасы.
Киев администрациясе башлыгы Сергей Полко хәбәр итүенчә, барлык дроннар да бәреп төшерелгән. Җимерелүләр һәм зыян күрүчеләр юк диелә.
Киев шәһәренең хәрби администрациясе белдерүенчә, дрон калдыклары дүрт җирдә табылган. Аның берсе - Югары Рада бинасы янында.
Бинага зыян килмәде дип белдерде Украина парламенты матбугат хезмәте.

👍7🔥1🤬1🙏1