Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Ә бит Азатлык Радиосы Tik-Tokта да бар! 😃

👉 Безгә язылыгыз! Бергә булыйк!

@azatliqradiosi
❤12
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәү прокуратурасы рэпер Моргенштернга каршы җинаять эше ачуны таләп итә Уфада туып үскән Алишер Вәлиевны (Моргенштерн) «ят агент» таләпләрен үтәмәүдә гаепләмәкчеләр. Рэперны инде административ маддә нигезендә ике тапкыр штрафка тартканнар. Прокуратура…
❗️Рэпер Моргенштернга каршы җинаять эше ачканнар

Уфада туып үскән Алишер Вәлиевны (Моргенштерн) «ят агент» таләпләрен үтәмәүдә, аерым алганда интернетка чыгарган язмаларын "ят агент" дип тамгаламауда гаеплиләр.

Рэперны инде административ маддә нигезендә ким дигәндә дүрт тапкыр штрафка тартканнар иде. "Ят агент"лар кануны нигезендә елына ике тапкыр административ эш ачылганнан соң җинаять эше кузгатыла ала.

Моргенштерн гаепле дип табылса, аңа ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, хәзер рэперны эзләүгә игълан итмәкчеләр.

▪️2022 елны Моргенштерн "ят агент" дип танылды. Хәзерге вакытта ул Русиядән читтә яши.

@azatliqradiosi
🤣4👍2😢2
Татарстанда парламент сайлавы уза.

Иртән 2760 сайлау бүлгесе ачылды.

Республика халкы 100 депутат өчен тавыш бирә. Депутатларның яртысы (50 мандат) фирка исемлегеннән уза, икенче яртысы — бер мандатлы бүлгеләрдән.

Быелгы сайлауда 397 намзәт теркәлде. Сайлауга биш сәяси фирка үткәрелде. Бу — "Бердәм Русия", КПРФ, ЛДПР, "Гадел Русия" һәм "Яңа кешеләр" ("Новые люди").
Быелгы сайлау алды кампаниясе беренче тапкыр сугыш вакытында узды. Намзәтләр арасында бәхәсләшү дә, зур шигарләр күтәрү дә күренмәде.

Милли мәсьәләләрне дә күтәрүче, бу проблемның барлыгы турында әйтүче дә күренмәде.

Азатлык бу хакта язган иде. Тулырак👉 монда укып була.

@azatliqradiosi
👎6🤮2
7 сентябрь кичендә Газзә сызыгы белән солых урнаштыру һәм ХӘМӘС әсирлегендә булган тотыкларны азат итүне таләп итеп Тел-Авивта зур протест чарасы узды

Чараны оештырган тотыктагыларның гаиләләре форумы мәгълүматынча, чарага якынча 500 мең кеше чыккан. Алар сүзләренчә, бу Тел-Авивта узган иң зур чара. Моннан тыш илнең башка шәһәрләре урамнарына 250 меңләп кеше чыккан.

Протестлар шимбә саен уза. The Times of Israel язуынча, кичә беренче тапкыр бу чара хөкүмәткә каршы демонстрациядә катнашучылар белән берлектә оештырылган.

7 октябрьдән бирле Газзә сызыгында үтерелгән халык саны 40 меңнән артты. Бу Газзә сызыгы сәламәтлек саклау министрлыгы китергән саннар.

@azatliqradiosi
❤3🔥2
7 сентябрь Төркиянең Искешәһәр китап клубының чираттагы очрашуында Коньяда яшәүче татар активисты Рәхмәтулла Куртаранның Себердән килгән татарлар нигез салган Бөгрүделик авылы турындагы яңа китабы тәкъдим ителде.

Китапта татарларның Себердән Анадолуга күчү хәтирәләре, аларның үзләре белән алып килгән мәдәнияте һәм һиҗрәт хакында әңгәмәләр тупланган.

Искешәһәрләр белән очрашу башында Куртаран китапның язылу тарихын сөйләде, соңрак, китап клубындагы гадәт буенча, очрашуга килгәннәр китапның төрле өзекләрен чиратлап укыдылар, үз гаиләләренең һиҗрәт тарихлары белән бүлештеләр.

Чара турында тулырак 👉монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍16
Казан федераль университетында (КФУ) студентларга сайлауда катнашулары турында хәбәр итәргә кушылган

Sota язуынча, КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты профессоры Венера Әминева уку чатларының берсендә Казанда теркәлгән студентлардан сайлауда катнашулары турында хисап сорап язган

Тавыш бирү турында хисап тотарга кирәк булачагын ул инде 6 сентябрьдә үк кисәтеп куйган.

🔺Бүген Татарстанда парламентка сайлау уза.

@azatliqradiosi
💊5🤮3👍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Пенза өлкәсендә урнашкан Урта Әләзән авылы оешканга 343 ел тулды

Авыл 1681 елның 5 сентябрендә Темниковтан күчеп килгән татарлар тарафыннан оеша.

Дөньяда иң зур саналган татар авылында 10 меңләп кеше яши, 11 мәчет бар. Халык хәләл тормыш рәвеше алып бара.

Берничә ел элек Азатлык авылда булып кайткан иде. Авыл белән якынрак танышыйк.

@azatliqradiosi
❤10👍3
Атна вакыйгалары фотоларда

Күбрәк фотоларны➡️ Азатлык сәхифәсендә күрә аласыз.

@azatliqradiosi
😨4👍2🔥1
КВН алып баручы Александр Масляков вафат

Аңа 82 яшь иде.

Масляков ачык рәвештә Русия президенты Владимир Путин сәясәтен яклап килде.

2018 һәм 2024 елларны Русиядә президент сайлауда Путинның ышанычлы вәкиле булды. 2014 елны ул Русия басып алган Кырымга барды.

Украинага каршы эшчәнлек алып баруда шикләнелүче кешеләр турында мәгълүмат туплаучы сайт буларак танылган "Миротворец" сәхифәсе 2017 елны Масляковны үзенең исемлегенә кертте.

▪️Русия хакимияте Масляковка Мәскәү үзәгендә үзенең концерт залын төзүдә булыша, чит илләрдә КВН бәйгеләрен уздыруны финанслый, ә Масляков үзе Путиннан III дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орденын ала.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укый аласыз.

@azatliqradiosi
🥱5👏4😢4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 9 сентябрь, дүшәмбе. Азатлык эшен дәвам итә. Әлегә булган кыскача хәбәрләр мондый.

🔸Русия дроны беренче тапкыр Латвия җирлегенә төште. Ул Беларус ягыннан очып килгән. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк. Латвия саклану министры әлеге хәлгә бәйле беректәшләре белән сөйләшүләр башлавын әйтте.

🔸Израилнең Сүриягә һава һөҗүмендә ким дигәндә биш кеше һәлак булган. Бу хакта Сүриянең Sana дәүләт агентлыгы хәбәр итә. Һөҗүмнәр хәрби корылмаларга ясалган.

🔸"Ят агент" канунын үтәмәү өчен җинаять эше ачылган рэпер Моргенштернның телеграм каналыннан барлык язулар юкка чыккан. Аның мессенджерына 660 мең кеше язылган. Соңгы постны ул шимбә көнне язган.

🔸Илон Маск ике ел эчендә Starship галәм корабын Марска җибәрергә сүз бирде. Әгәр дә сәяхәт шома үтсә, тагын ике елдан анда кешеләрне төшерергә мөмкин булачак, дип саный ул.

🔸Казакъстанда Дөнья күчмә халыклары уеннары ачылды. Анда Кыргызстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан президентлары белән бергә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Уеннарның тантаналы ачылышына кадәр Миңнеханов Казакъстан президенты белән очрашты. Дөнья күчмә халыклары уены ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән.

🔸Американың Apple ширкәте бүген яңа айфоннарны тәкъдим итәчәк. Тәкъдим итү чарасы Калифорниядә узачак.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз. Безнең Instagram, Tik-Tok, YouTube-ка да кереп видеолар карап чыгыгыз.


@azatliqradiosi
🔥5
Русиядә бердәм сайлау көне узды: төбәкләрдәге барлык парламент сайлауларында "Бердәм Русия", күпчелек төбәкләрдә гамәлдәге башлыклар җиңде

Башкортстан башлыгын сайлауда рәсми рәвештә Радий Хәбиров җиңеп килә. Беренчел мәгълүматларга күрә, ул 80,21 процент тавыш җыйган.

Татарстанның Дәүләт шурасына депутатларны сайладылар. Иртәнге 7:19 сәгатькә барлык бюллетеньнәрнең 99,24 проценты эшкәртелгән. Күпчелек тавышны "Бердәм Русия" (76,79 процент) казанган.

▪️Күпчелек хокук яклаучылар һәм бәйсез белгечләр Русиядәге сайлауларда көндәшлек булмады ди: беркайда да диярлек оппозиция намзәтләре дә, бәйсез күзәтүчеләр дә үткәрелмәде.

▪️Сайлауларны күзәтеп торган белгечләр һәм активистлар сайлау бүлгеләрендә канун бозулар булырга мөмкинлеген җиткерде.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2🤡1
Көн язмасы: Юлия Навальнаяның Русия деколонизациясе турында белдерүе. Ә халыклар нинди фикердә?

Узган атнаны мәрхүм сәясәтче Алексей Навальныйның тол калган хатыны Юлия Навальная Словениянең Блед шәһәрендә Стратегик форумда чыгыш ясады. Русия киләчәктә ничек корылырга тиеш, Европага Русиягә карата нинди стратегия белән эш итәргә тиешлеге турында сөйләде.

💬Ашыгыч рәвештә Русияне деколонизацияләргә кирәк дип сөйләүчеләрне дә табачакбыз. Имеш, безнең артык зур булып тоелган Русияне дистәләгән кечкенә һәм куркынычсыз дәүләтләргә бүлгәләргә кирәк. Әмма ни өчен уртак тарихи һәм мәдәни бэкграунды булган кешеләрне ясалма килеш аерырга кирәклеген деколонизаторлар аңлата алмый. Бу ничек башкарылырга тиеш — моны да аңлатучы юк" диде Навальная.

Азат милләтләр Лигасының вәкиле, башкорт активисты Айгөл Лайон сүзләренчә, деколонизаторларны эзләргә кирәкми.

💬Оешкан, ачыктан-ачык эш итүче оешмалар бар. Без күз өстендә кашбыз дигәндәй, менә без, сөйләшергә әзербез — фикеребез кирәк икән, аңлатабыз. Моңа кадәр безне ишетмиләр, күрмиләр дип уйлый идем, әгәр дә мөнбәрдән деколонизаторлар турында сүз катканнар икән, димәк, безнең көчебез бар, куркыныч барлыгын күрәләр, эшебезне тоялар", ди ул.

Чыгышы белән Татарстаннан булган, хәзер Нью-Йоркта яшәүче IT-белгеч, активист Ренат Хәйруллин фикеренчә, хәзерге оппозиция Путин хакимиятенең империячел карашын дәвам иттерә. Төбәкләрнең, аеруча республикаларның аерым яшисе киләме, Русия эчендәме — моны сәясәтчеләр түгел, ә халыклар хәл итәргә тиеш, дип саный ул.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬9💩5🤔2