Лилия Чанышева азат ителгәннән соң беренче тапкыр ире Алмаз Гатин белән очрашты
Очрашу Европа һава аланнарының берсендә узды диелә.
Чанышева 1 август көнне Русия белән Көнбатыш илләр арасында алмашта катнашкан. Русиядә Уфадагы Навальный штабының элекке башлыгы "экстремистик җәмгыять" оештыру гаебе белән 9,5 ел колониягә хөкем ителгән иде.
Чанышева белән Гатинның танышу һәм мәхәббәт тарихы турында, Гатинның төрмәдәге хатыны өчен көрәшүе турында элегрәк язган идек.

Telegram
RusNews ⭕️
Лилия Чанышева* впервые встретилась с мужем после освобождения
Лилия Чанышева и Алмаз Гатин встретились в европейском аэропорту. Он прилетел к ней после её освобождения в рамках массового обмена заключёнными в августе 2024 года.
* — Внесена в список «террористов…

❤13🎉3👍2🥱2❤🔥1😭1
Сәлам, дуслар! 12 сентябрь, атнакич иртәсен нинди хәбәрләр белән башлыйбыз?
🔵 Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров рәсми төстә яңа мөддәтенә кереште. Уфада инаугурация чарасы узды.
🔵 Русия төнлә дроннар белән Украинага һөҗүм итте, һава кисәтүе бөтен ил буйлап диярлек яңгырады. Сум өлкәсендә кимендә 13 кеше яраланган дип хәбәр ителә.
🔵 Русия саклану министрлыгы Белгород, Курск һәм Брянск өлкәләрендә 5 украин дронын бәреп төшерүен хәбәр итә. Зыян күрүчеләр турында хәбәрләр юк.
🔵 СИЗОда утыручы бизнес-тренер Аяз Шабутдиновның 355 укучысы аны чыгарырга сораган. Имзаларны яклау ягы тәкъдим иткән, әмма мәхкәмә Шабутдиновны СИЗОда калдырырга карар кылган.
🔵 Британия Украинага Русиядәге һәдәфләргә Storm Shadow канатлы ракетлары белән һөҗүм итәргә рөхсәт биргән, ләкин моның турында ачыктан игълан ителмәячәк – The Guardian.
🔵 Трамп белән Һаррис дебатлары вакытында Кремль ботлары активлашты – Antibot4Navalny төркеме. Алар инглизчә Трампны яклаган хәбәрләрне күпләп яудырды.
🔵 Мәскәүдә 69 яшендә журналист, Русия президенты каршында Кеше хокуклары шурасының элекке әгъзасы Николай Сванидзе вафат.
Азатлык эшен дәвам итә, безнең белән булыгыз, хәбәрләребезне танышларыгызга, дусларыгызга да сөйләгез!
@azatliqradiosi

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4✍1
Медиа: Мансур Җәләлетдинов "Мәрҗани" мәчетеннән китә
Бу хакта "БИЗНЕС Online" үз чыганакларына сылтанып хәбәр итә. 29 ел "Мәрҗани" имам-хатыйбы булган Җәләлетдинов рәсми төстә үз теләге белән китә диелә. Шул ук вакытта медиа чыганаклары төп сәбәпне Татарстан җитәкчелегенең имамга карата ризасызлыгы белән бәйли.
Җәләлетдиновны эштән алу карары 29 августта Рөстәм Миңнеханов һәм Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә делегациянең "Мәрҗани" мәчетен төзекләндерүдән соң карарга килгәннән соң туган булуы ихтимал. Җитәкчелек гыйбадәтханәдә башкарылган эштән канәгать калмаган, дип яза медиа. Миңнеханов Җәләлетдиновка карата "алыштыргысыз кешеләр юк" дип шелтә дә белдергән, янәсе.
Мансур Җәләлетдинов үзе бу хәбәрне расламаган. Аның эштән алынуына Татарстан мөфтияте әзер булмаган. Хәзерге вакытта алар аңа башка вазифа әзерли диелә.
Җәләлетдинов урынын кем алачагы әлегә билгеле түгел.
Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

👍6🤬2
Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы вазифасының яңа мөддәтенә кереште:
🟠 Хәбиров башкорт һәм урыс телләрендә ант китерде. Башкортстанның күп милләтле халкына хезмәт итәргә, кеше хокукларын сакларга, Башкортстан конституциясен үтәргә вәгъдә итте.
🟠 Үзенең чыгышында Путинга рәхмәт укыды, "ул миңа ышаныч күрсәтте һәм Башкортстан башлыгы вазифасына баруымны хуплады", диде. Ул алдагы биш елда Башкортстан хакимиятенең иң төп бурычы – "Русия президенты Владимир Путин куйган дәүләт максатларына ирешү", дип белдерде.
🟠 Инаугурация тантанасына Украинадагы сугышта катнашучылар да килгән. Хәбиров аларга да рәхмәт әйткән. Төп бурыч дип ул Украинага һөҗүм итүгә ярдәмне атаган. Бу сугышка Башкортстан "лаеклы өлешен кертә" дигән.
"Медиазона" белән BBC мәгълүматынча, Украинада һәлак булучылар саны ягыннан Башкортстан беренче урында тора. Алар арасында аеруча ихтыярилар нык күп диелә.
🟠 Сайлаулар буенча бәйсез эксперт Ренат Факиев Радий Хәбировны республиканың легитим җитәкчесе дип атау мөмкин түгел дип белдерде. "Безнең мәгълүматларга күрә, сайлауда катнашучылар саны да, Хәбировка бирелгән тавышлар саны да якынча ике тапкыр арттырылган. Аның чын күрсәткече — 80% түгел, 40% тирәсе, — дип аңлатты ул.
Тулырак безнең хәбәрдә укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
"Медиазона" белән BBC мәгълүматынча, Украинада һәлак булучылар саны ягыннан Башкортстан беренче урында тора. Алар арасында аеруча ихтыярилар нык күп диелә.
Тулырак безнең хәбәрдә укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤮7💩5
Киевта кырымтатар халкы геноциды корбаннары истәлегенә мемориал ачылды
Киевның Тынычлык бакчасында кырымтатар халкы геноциды корбаннарының истәлегенә мемориал ачу тантанасы кичә узды.
Мемориал кырымтатар халкы тарихындагы өч фаҗигале чорга багышланган: Русия империясенең 1783 елда Кырымны аннексияләве, 1944 елдагы сөргенлек һәм 2014 елдагы басып алу, дип белдерде Украина президенты Владимир Зеленский.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

💔18👍3🔥1
"Удмурт теле өчен көрәшүчеләр юк". Туган телен яклап үз-үзенә кул салган Альберт Разин үлеменә биш ел
Ижауда һәм Русиядән читтә милли активистлар биш ел элек туган телен яклап үз-үзенә ут төрткән удмурт галиме Альберт Разинны искә алды. Азатлык Разин фаҗигасе, удмурт теленең бүгенге торышы турында удмурт активисты белән сөйләште.
Азатлыкта көн язмасын укыгыз (VPNсыз сылтама).

"[Разинның үзенә кул салганнан соң] Удмуртиянең берничә шәһәр һәм бистәләрендә удмурт телле берничә сыйныф ачылды. Башка берни дә булмады. Мәктәпләрдә удмурт телен атнага ике сәгать укыталар дип беләм. Уңай динамика һич мөмкин түгел", ди ул.
Азатлыкта көн язмасын укыгыз (VPNсыз сылтама).
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
"Удмурт теле өчен көрәшүчеләр юк". Туган телен яклап үз-үзенә кул салган Альберт Разин үлеменә биш ел
Ижауда һәм Русиядән читтә милли активистлар биш ел элек туган телен яклап үз-үзенә ут төрткән удмурт галиме Альберт Разинны искә алды. Азатлык Разин фаҗигасе, удмурт теленең бүгенге торышы турында удмурт активисты белән сөйләште.
💔13😢6❤1👍1
Русиядә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны иң зур күрсәткечләргә җиткән
Гыйнвар-август айларында күпме мондый җинаять кылынганын рәсемнән белә аласыз ☝️
Ә менә сәбәпләре нәрсәдә? Белгечләр алар арасында – Украинадагы сугыштан элекке тоткыннарның кайтуын һәм канунсыз корал әйләнеше күләменең артуын атый.
Тулырак монда укыгыз.
#Русия #сугыш_йогынтысы

😱5🔥2🤬1
Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәге җитәкчесе тоткарланган
49 яшьлек Елена Сизова бу төнне вакытлыча тоту изоляторында үткәргән. Якында тикшерү комитеты аңа чикләү чарасы билгеләүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта чыганакларына таянып, "Бизнес Online" яза.
Августта Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә эшләүче билгесез хезмәткәрләргә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителде. Куәт оешмалары вәкилләре 1,6 млн сум урлануын ачыкланган.
Тулырак монда укыгыз.
#Татарстан

😳Казандагы балалар паркында мәгълүмат язылган такталарны татарча дип белеп, кырымтатар телендә ясаганнар.
Әмма кырымтатарчага тәрҗемәсе дә хаталы булган. Хәзерге вакытта белгечләр макетларны алмаштыру белән шөгыльләнә.
Мәсәлән, "оружие" сүзен "корал" дип түгел, "силя" дип язганнар. Ә "ладья" сүзен "зур көймә" дип түгел, "къарылгъач" дип язганнар.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
ТАТАРстан башкаласы Казанда мондый хәл ничек мөмкин соң? Ничек уйлыйсыз?

🤣12🙈9🤬5👍1🤡1🖕1
Башкорт телен уку әсбабыннан Русия төбәкләрендә 8,5 мең кеше файдаланган.
Аны филологлар, методистлар һәм програмчылар язган.
Әсбапны Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды эшләгән. Ул Башкортстан башлыгы гранты ярдәмендә башкарылган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Аны филологлар, методистлар һәм програмчылар язган.
Әсбапны Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды эшләгән. Ул Башкортстан башлыгы гранты ярдәмендә башкарылган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍5👎4✍1😢1
Баймак вакыйгаларында катнашкан Заһир Мөхәммәдъяров АКШта сәяси сыену сораган.
Уфа табибы, 27 яшьлек Заһир Мөхәммәдъяров 17 гыйнварда Баймакка килә. Соңыннан, эзәрлекләнүләрдән куркып, ул — башта Истанбулга, аннары Мексикага китә, ә Мексикадан җәяү АКШка керә. Хәзер ул качаклар лагеренда сәяси сыену бирү карарын көтеп ята.
Мөхәммәдъяров Сибай медицина көллиятен тәмамлаган, укуын БДМУда дәвам иткән булган.
Моңарчы АКШка Баймак вакыйгалары вакытында үз фикерен белдергән җырчы Алтынай Вәлитов та күченеп киткән иде: ул сәяси сыену алуга иреште.
Баймактагы протестлардан соң 80нән артык кеше тоткарланды. Беренче карар Илшат Ульябаевка карата чыгарылды: аны 5 елга хөкем иттеләр.
"Баймак эше"нең башка фигурантлары әлегә мәхкәмә карарларын көтә: аларны Оренбур, Орски, Ижау, Тольятти судлары карый.

👍6😢2
Татарстан хакимиятенең рәсми хәбәрләр каналы Украинадагы сугышка контрактчылар туплау ягыннан беренчелеккә чыгуы белән мактанды.
Шул ук вакытта Русиянең Украинага һөҗүмендә республикадан кимендә 2575 ир-ат үлгән. Бу — Азатлык радиосы ачык чыганаклардан таба алган мәгълүмат, чынлыкта сан тагын да зуррак була ала.
Татарстан Украинадагы сугышта һәлак булган ир-атлар саны белән Русия төбәкләре арасында беренче бишлеккә керә. Беренче урында — Башкортстан.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Шул ук вакытта Русиянең Украинага һөҗүмендә республикадан кимендә 2575 ир-ат үлгән. Бу — Азатлык радиосы ачык чыганаклардан таба алган мәгълүмат, чынлыкта сан тагын да зуррак була ала.
Татарстан Украинадагы сугышта һәлак булган ир-атлар саны белән Русия төбәкләре арасында беренче бишлеккә керә. Беренче урында — Башкортстан.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬9🤡3😢2👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 13нче сентябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Төнлә Русиянең Брянски өлкәсендә 9 дрон бәреп төшерелгән дип хәбәр итә өлкә хакимиятләре. Зыян күрүчеләр юк диелә.
🔹Русия хөкүмәте Бердәм дәүләт имтиханын юкка чыгару турындагы канун проектын хупламаган дип хәбәр итте әлеге канун авторларының берсе, Думаның социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов. Ул БДИны бетерү эшен барыбер ташламаячакбыз дип вәгъдә итә.
🔹Русиянең баш прокуратурасы Польшада барлыкка килгән Belsat оешмасын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте.
🔹Федераль иминлек хезмәте Мәскәүдәге Британия илчелегендә эшләүче 6 хезмәткәрне шомчылыкта гаепләде, аларның аккредитациясе юк ителде.
🔹Татарстанның яңа VII чакырылыш Дәүләт шурасы беренче тапкыр 20 сентябрьдә җыелырга җыена. Яңа чакырылыш шурасында "Бердәм Русия" фиркасеннән 87 депутат булачак.
🔹Криштиану Роналду иң зур социаль челтәрләрдә миллиард язылучы җыйган беренче кеше булган. 39 яшьлек һөҗүмченең акаунтлары Instagram, Facebook, Х, YouTube, Kuaishou һәм Weibo челтәрләрендә бар.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍1
Активист Мария Вьюшкова Украинадагы сугышта Русиядән асаба халыклар вәкилләренең диспропорциональ рәвештә күп үлү тенденциясе саклануы һәм азсанлы халыклар очрагында фаҗига булуын белдерә. Башкортстан белән Татарстан да сугышта үлүчеләр саны ягыннан илдә беренче бишлеккә керә.
Русия Украинага каршы башлаган сугыш инде 2,5 елдан артык дәвам итә. Сугышта ике яктан да күпме кеше үлгәнен төгәл әйтү мөмкин түгел, рәсмиләр бу саннарны яшерә. "Медиазона" һәм BBC алып барган исемлектә бүгенге көнгә үлгән 66,4 меңнән артык Русия хәрбие исеме бар, әмма бу — журналистлар ачык чыганаклардан тапкан һәм раслый алган үлемнәр генә. Чынлыкта бу сан күпкә күбрәк дип әйтелә.
Сугыш башыннан диярлек төрле күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиянең аерым төбәк һәм аерым милләт вәкилләренең күп үлүенә игътибар итә башлады. Дагыстаннан үлүчеләрнең күп булуы, бурят һәм калмык кебек халыкларның үлүчеләр арасында еш күренүе игътибарга алынды.
Соңгы айларда исә үлемнәрнең Башкортстан һәм Татарстаннан да аеруча күп булуы күзгә ташлана.
#Татарстан #Башкортстан

😢3😭3❤1🤯1
Казанда янаулы хат килгәннән соң 2нче лицей-интернатны эвакуацияләгәннәр.
Хәзерге вакытта мәктәп бинасын кинологлар тикшерә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Хәзерге вакытта мәктәп бинасын кинологлар тикшерә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😱3🔥2
Бүген төнлә Татарстан халкы күк йөзендә менә шундый балкыш күргән.
Бу фото Казан янында төшерелгән, без аны соцчелтәрләрдән алдык.
Төньяк балкыш феномены бүген төнлә шулай ук Башкортстан, Төмән һәм Новосибирски өлкәләрендә дә булган, диелә.
Ә сез күрдегезме? Матурмы?
#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
Бу фото Казан янында төшерелгән, без аны соцчелтәрләрдән алдык.
Төньяк балкыш феномены бүген төнлә шулай ук Башкортстан, Төмән һәм Новосибирски өлкәләрендә дә булган, диелә.
Ә сез күрдегезме? Матурмы?
#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥3🤔1
"Баймак эше"ндә гаепләнүче Айгиз Ишмурзинның сак астында тотылу вакытын киләсе елның мартына кадәр озайтканнар.
Айгиз Ишмурзин — җырчы. Аны концерт алдыннан тоткарладылар. Якыннары егетнең республика буйлап гастрольләргә чыгарга ният итүен сөйли, әмма хәзер "тормышын җимерделәр" ди.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Айгиз Ишмурзин — җырчы. Аны концерт алдыннан тоткарладылар. Якыннары егетнең республика буйлап гастрольләргә чыгарга ният итүен сөйли, әмма хәзер "тормышын җимерделәр" ди.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢6🤬1
“Минем халкымны хур иттегез!”
Галимә Миләүшә Хәбетдинова Татарстан язучылар берлеге рәисе гамәлләрен тикшерүне сорый.
Ә берлек рәисе Ркаил Зәйдулла аны ялган сөйләүдә һәм әләк язуда гаепли.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар

😁2🤔2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
“Минем халкымны хур иттегез!” Галимә Миләүшә Хәбетдинова Татарстан язучылар берлеге рәисе гамәлләрен тикшерүне сорый. Ә берлек рәисе Ркаил Зәйдулла аны ялган сөйләүдә һәм әләк язуда гаепли. Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. #Татарстан #татарлар…
Татар әдәбияты галимәсе Миләүшә Хәбетдинова Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланы үзен "әдәпсез" тотуда гаепләеп ачык хат белән чыкты.
Сүз 12 сентябрьдә Язучылар берлегендә тәрҗемә әдәбиятка багышланган очрашу турында бара.
Очрашуда Кытай, Һиндстан, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Бразилия, Иран һәм Русия язучылары катнашкан. Татар әдипләрен Вахит Имамов, Лерон Хәмидуллин, Рәмис Аймәт, Галимҗан Гыйльманов, Тәлгать Галиуллин тәкъдим иткән. Утырышта Ркаил Зәйдулла һәм "Октябрь" журналы редакторы Ирина Барметова модератор булган.
Хәбетдинова очрашуның начар оештырылуын әйтә. Түгәрәк өстәлнең концепциясе уйланылмавын, кунакларга китаплар күргәзмәсе ясалмавын, утырырга урындыклар җитмәве һәм Язучылар берлегендә тәрҗемә тарихын күрсәткән мәгълүмат җиткерелмәвен искәртә. Моннан тыш, Хәбетдинова Ркаил Зәйдулланы үзен "әдәпсез" тотуда һәм "исерек" булуда гаепли.
дип яза ул.
дип өсти Хәбетдинова.
Ахырдан Язучылар берлеге әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, галимә чираттан тыш идарә җыелышын үткәреп, бу хәлне тикшерүне таләп итте.
Миләүшә Хәбетдинованың ачык хат рәвешендә язган постына Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җавап калдырды.
диде ул.
Зәйдулла ярты елдан корылтай узачагын да әйтте.
дип өстәде Язучылар берлеге рәисе.
11-12 сентябрьдә Казанда БРИКСның әдәби форумы узды. Очрашуда Татарстаннан татар телендә иҗат итүче язучылар програмда юк, дип язды медиалар.

"Оят. Очрашуда техникум студентлары бар иде. Укытучы, педагогия институтын тәмамлаган ханым, язучылар берлеге рәисен белмәгәнлектән, модераторларның берсен чыгарып җибәрүне сорады, чөнки ул исерек иде. Аңа оят булды, менә татар язучыларына оят түгел иде. Оят хисен югалткан исерек "җитәкчене" алып чыгарга бер генә ир кеше дә табылмады"
дип яза ул.
"Ркаил абый, сез минем халкымны дөнья җәмәгатьчелеге алдында хур иттегез!"
дип өсти Хәбетдинова.
Ахырдан Язучылар берлеге әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, галимә чираттан тыш идарә җыелышын үткәреп, бу хәлне тикшерүне таләп итте.
Миләүшә Хәбетдинованың ачык хат рәвешендә язган постына Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җавап калдырды.
"Коточкыч донос бу. Фотога карагыз әле — мин исерек кешегә охшаганмы? Анализ алганмы Миләүшә. Мин эмоциональ кеше, шуңа кызмача да күренәмдер. Мәскәү кунаклары безне статист итеп кенә күрмәкче иде. Миләүшәне мин үзем чакырдым, чыгыш ясарга өндәдем, сүз бирдем. Менә сиңа рәхмәт..."
диде ул.
Зәйдулла ярты елдан корылтай узачагын да әйтте.
"Анда рәисне яшерен тавыш белән сайлыйлар. Эшемнән канәгать булмасалар, сайламаслар"
дип өстәде Язучылар берлеге рәисе.
11-12 сентябрьдә Казанда БРИКСның әдәби форумы узды. Очрашуда Татарстаннан татар телендә иҗат итүче язучылар програмда юк, дип язды медиалар.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
😁3🤔3🤡2🤮1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кырымтатар Ление Умерова шымчылыкта шикләнелеп, Лефортово изоляторына китерелгән Украина ватандашы, кырымтатар Ление Умерова шымчылыкта шикләнелә. Хәзерге вакыттка ул Мәскәүдә Лефортово тикшерү изоляторында. 5 майда мәхкәмә утырышы булачак, аңа чикләү чарасы…
⚡️Русия төрмәсендә утырган Кырымтатар Ление Умерова алмашуга эләгеп, Киевка кайткан.
Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленский хәбәр итте. Русия әсирлегеннән барлыгы 49 украинлы азат ителгән.
26 яшьлек Умерованы 2022 елның декабрендә Грузия-Русия чиген үтеп чыгуыннан соң тоткарладылар. Янәсе ул тәртип зонасы кагыйдәләрен бозган. Кыз Кырымга яман шеш белән авыручы әтисе янына бара иде. Былтыр майда аны шымчылыкта гаепләп, сак астына алдылар.
Кырым аннексиясеннән соң кырымтатарларны эзәрлекләү башланды, ул әле дә дәвам итә.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.

Тоткыннар белән алмашуда Русия Украинага шымчылыкта гаепләнгән кырымтатар Ление Умерованы тапшырган
Украинага әсирләр алмашында 49 кеше кайткан.
❤8👍4🔥3