Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан хакимиятенең рәсми хәбәрләр каналы Украинадагы сугышка контрактчылар туплау ягыннан беренчелеккә чыгуы белән мактанды.

Шул ук вакытта Русиянең Украинага һөҗүмендә республикадан кимендә 2575 ир-ат үлгән. Бу — Азатлык радиосы ачык чыганаклардан таба алган мәгълүмат, чынлыкта сан тагын да зуррак була ала.

Татарстан Украинадагы сугышта һәлак булган ир-атлар саны белән Русия төбәкләре арасында беренче бишлеккә керә. Беренче урында — Башкортстан.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬9🤡3😢2👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 13нче сентябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Төнлә Русиянең Брянски өлкәсендә 9 дрон бәреп төшерелгән дип хәбәр итә өлкә хакимиятләре. Зыян күрүчеләр юк диелә.

🔹Русия хөкүмәте Бердәм дәүләт имтиханын юкка чыгару турындагы канун проектын хупламаган дип хәбәр итте әлеге канун авторларының берсе, Думаның социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов. Ул БДИны бетерү эшен барыбер ташламаячакбыз дип вәгъдә итә.

🔹Русиянең баш прокуратурасы Польшада барлыкка килгән Belsat оешмасын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте.

🔹Федераль иминлек хезмәте Мәскәүдәге Британия илчелегендә эшләүче 6 хезмәткәрне шомчылыкта гаепләде, аларның аккредитациясе юк ителде.

🔹
Татарстанның яңа VII чакырылыш Дәүләт шурасы беренче тапкыр 20 сентябрьдә җыелырга җыена. Яңа чакырылыш шурасында "Бердәм Русия" фиркасеннән 87 депутат булачак.

🔹Криштиану Роналду иң зур социаль челтәрләрдә миллиард язылучы җыйган беренче кеше булган. 39 яшьлек һөҗүмченең акаунтлары Instagram, Facebook, Х, YouTube, Kuaishou һәм Weibo челтәрләрендә бар.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍1
Активист Мария Вьюшкова Украинадагы сугышта Русиядән асаба халыклар вәкилләренең диспропорциональ рәвештә күп үлү тенденциясе саклануы һәм азсанлы халыклар очрагында фаҗига булуын белдерә. Башкортстан белән Татарстан да сугышта үлүчеләр саны ягыннан илдә беренче бишлеккә керә.

Русия Украинага каршы башлаган сугыш инде 2,5 елдан артык дәвам итә. Сугышта ике яктан да күпме кеше үлгәнен төгәл әйтү мөмкин түгел, рәсмиләр бу саннарны яшерә. "Медиазона" һәм BBC алып барган исемлектә бүгенге көнгә үлгән 66,4 меңнән артык Русия хәрбие исеме бар, әмма бу — журналистлар ачык чыганаклардан тапкан һәм раслый алган үлемнәр генә. Чынлыкта бу сан күпкә күбрәк дип әйтелә.

Сугыш башыннан диярлек төрле күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиянең аерым төбәк һәм аерым милләт вәкилләренең күп үлүенә игътибар итә башлады. Дагыстаннан үлүчеләрнең күп булуы, бурят һәм калмык кебек халыкларның үлүчеләр арасында еш күренүе игътибарга алынды.

Соңгы айларда исә үлемнәрнең Башкортстан һәм Татарстаннан да аеруча күп булуы күзгә ташлана.

#Татарстан #Башкортстан

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😢3😭3❤1🤯1
Казанда янаулы хат килгәннән соң 2нче лицей-интернатны эвакуацияләгәннәр.

Хәзерге вакытта мәктәп бинасын кинологлар тикшерә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱3🔥2
Бүген төнлә Татарстан халкы күк йөзендә менә шундый балкыш күргән.

Бу фото Казан янында төшерелгән, без аны соцчелтәрләрдән алдык.

Төньяк балкыш феномены бүген төнлә шулай ук Башкортстан, Төмән һәм Новосибирски өлкәләрендә дә булган, диелә.

Ә сез күрдегезме? Матурмы?

#Татарстан #Башкортстан

@azatliqradiosi
🔥3🤔1
"Баймак эше"ндә гаепләнүче Айгиз Ишмурзинның сак астында тотылу вакытын киләсе елның мартына кадәр озайтканнар.

Айгиз Ишмурзин — җырчы. Аны концерт алдыннан тоткарладылар. Якыннары егетнең республика буйлап гастрольләргә чыгарга ният итүен сөйли, әмма хәзер "тормышын җимерделәр" ди.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢6🤬1
“Минем халкымны хур иттегез!”

Галимә Миләүшә Хәбетдинова Татарстан язучылар берлеге рәисе гамәлләрен тикшерүне сорый.

Ә берлек рәисе Ркаил Зәйдулла аны ялган сөйләүдә һәм әләк язуда гаепли.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
😁2🤔2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
“Минем халкымны хур иттегез!” Галимә Миләүшә Хәбетдинова Татарстан язучылар берлеге рәисе гамәлләрен тикшерүне сорый. Ә берлек рәисе Ркаил Зәйдулла аны ялган сөйләүдә һәм әләк язуда гаепли. Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. #Татарстан #татарлар…
Татар әдәбияты галимәсе Миләүшә Хәбетдинова Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланы үзен "әдәпсез" тотуда гаепләеп ачык хат белән чыкты.

Сүз 12 сентябрьдә Язучылар берлегендә тәрҗемә әдәбиятка багышланган очрашу турында бара.

Очрашуда Кытай, Һиндстан, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Бразилия, Иран һәм Русия язучылары катнашкан. Татар әдипләрен Вахит Имамов, Лерон Хәмидуллин, Рәмис Аймәт, Галимҗан Гыйльманов, Тәлгать Галиуллин тәкъдим иткән. Утырышта Ркаил Зәйдулла һәм "Октябрь" журналы редакторы Ирина Барметова модератор булган.

Хәбетдинова очрашуның начар оештырылуын әйтә. Түгәрәк өстәлнең концепциясе уйланылмавын, кунакларга китаплар күргәзмәсе ясалмавын, утырырга урындыклар җитмәве һәм Язучылар берлегендә тәрҗемә тарихын күрсәткән мәгълүмат җиткерелмәвен искәртә. Моннан тыш, Хәбетдинова Ркаил Зәйдулланы үзен "әдәпсез" тотуда һәм "исерек" булуда гаепли.

"Оят. Очрашуда техникум студентлары бар иде. Укытучы, педагогия институтын тәмамлаган ханым, язучылар берлеге рәисен белмәгәнлектән, модераторларның берсен чыгарып җибәрүне сорады, чөнки ул исерек иде. Аңа оят булды, менә татар язучыларына оят түгел иде. Оят хисен югалткан исерек "җитәкчене" алып чыгарга бер генә ир кеше дә табылмады"

дип яза ул.

"Ркаил абый, сез минем халкымны дөнья җәмәгатьчелеге алдында хур иттегез!"

дип өсти Хәбетдинова.

Ахырдан Язучылар берлеге әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, галимә чираттан тыш идарә җыелышын үткәреп, бу хәлне тикшерүне таләп итте.

Миләүшә Хәбетдинованың ачык хат рәвешендә язган постына Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җавап калдырды.

"Коточкыч донос бу. Фотога карагыз әле — мин исерек кешегә охшаганмы? Анализ алганмы Миләүшә. Мин эмоциональ кеше, шуңа кызмача да күренәмдер. Мәскәү кунаклары безне статист итеп кенә күрмәкче иде. Миләүшәне мин үзем чакырдым, чыгыш ясарга өндәдем, сүз бирдем. Менә сиңа рәхмәт..."

диде ул.

Зәйдулла ярты елдан корылтай узачагын да әйтте.

"Анда рәисне яшерен тавыш белән сайлыйлар. Эшемнән канәгать булмасалар, сайламаслар"

дип өстәде Язучылар берлеге рәисе.

11-12 сентябрьдә Казанда БРИКСның әдәби форумы узды. Очрашуда Татарстаннан татар телендә иҗат итүче язучылар програмда юк, дип язды медиалар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
😁3🤔3🤡2🤮1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кырымтатар Ление Умерова шымчылыкта шикләнелеп, Лефортово изоляторына китерелгән Украина ватандашы, кырымтатар Ление Умерова шымчылыкта шикләнелә. Хәзерге вакыттка ул Мәскәүдә Лефортово тикшерү изоляторында. 5 майда мәхкәмә утырышы булачак, аңа чикләү чарасы…
⚡️Русия төрмәсендә утырган Кырымтатар Ление Умерова алмашуга эләгеп, Киевка кайткан.

Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленский хәбәр итте. Русия әсирлегеннән барлыгы 49 украинлы азат ителгән.

26 яшьлек Умерованы 2022 елның декабрендә Грузия-Русия чиген үтеп чыгуыннан соң тоткарладылар. Янәсе ул тәртип зонасы кагыйдәләрен бозган. Кыз Кырымга яман шеш белән авыручы әтисе янына бара иде. Былтыр майда аны шымчылыкта гаепләп, сак астына алдылар.

Кырым аннексиясеннән соң кырымтатарларны эзәрлекләү башланды, ул әле дә дәвам итә.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
❤8👍4🔥3
Башкортстанда прокуратураның коррупциягә каршы тикшерүеннән соң 65 полиция хезмәткәрен җаваплылыкка тартканнар

Башкортстанның ЮХИДИ идарәсендә коррупциягә каршы канунның үтәлешен тикшергәннәр. Тикшерүдән соң прокуратура эчке эшләр министры Александр Прядкога кисәтү биргән. Бу хакта Башкортстан прокуратурасы хәбәр итте.

Тикшерү нәтиҗәләренә күрә, ЮХИДИдә эшләүче 65 хезмәткәрне дисциплинар җаваплылыкка тартканнар, шул исәптән берсен ышанычны югалту сәбәпле эштән куганнар.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
Азатлык сүзлегендә "мөнбәр" сүзе.

Күптән түгел Казанда "Алтын мөнбәр" мөселман киносы фестивале тәмамланды.

🟠"Азатлык сүзлегенең" махсус сәхифәсе бар: 👉 монда керегез.

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
❤1
⚡️Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты
Кемнәр эләккән:

🔸Нина Беляева - Воронеж өлкәсе Семилукский районы халык депутатлары шурасының элекке депутаты;

🔸Владимир Дорохов - "Яблоко" фиркасе рәисе урынбасары;

🔸Михаил Ежов - музыкант;

🔸Ярослав Распутин - журналист;

🔸Олег Степанов - Навальныйның Мәскәү штабының элекке җитәкчесе;

🔸"Собеседник" газеты.
🤬2
Соңгы 10 елда Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны ике тапкырга арткан

Бу хакта бүген республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева матбугат очрашуында белдерде.

— Әгәр 10 ел элек республикада яшәүчеләрнең һәр 62нчесе онкологик авырулардан интексә, хәзер һәр 33нче кеше авырый, — диде ул.

Аның сүзләренчә, бу дөньяда барган тенденциягә туры килә, чөнки гомер озынлыгы арта. Икенчедән, авыруларның дәваланып исән калу очраклары арта.

Хәзер Татарстанда 122 мең кеше яман шеш белән авырый.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👍3😢2
Казанда БРИКС әдәби форумы: татарлар кайда?

Казанда өч көн дәвамында Әдәби форум узды. Ул БРИКС кысаларында оештырылды. Әмма Татарстан башкаласында татар телле әдәбияткә, татар телендә иҗат итүче язучы, шагыйрьләргә урын бирелмәгән булып чыкты.

"Әдәби форум Казанда үтте, анда язучылар каян гына килмәде, үзләре турында сөйләде, китапларын күрсәтте, мактанды, тәҗрибәләрен уртаклашты. Ә татарлар дөньяда юк кебек. Югыйсә "менә Русия — күпмилләтле дәүләт, менә Татарстан бар һәм монда туган телендә иҗат итүчеләр бар, менә алар" дип таныштыр, китаплары басыла дип күрсәт, "алар укыла, тарала" дип сөйлә!" диде
Азатлыкта бер татар язучысы.

Азатлык аралашкан икенче бер язучы болай диде:

"Татарстанның Язучылар берлеге бар. Алар татар язучылары да спикер итеп чакырылырга, менә бу кеше фәлән тема белгече, бусы яңа фикер әйтә ала дип тәкъдим итәргә тиеш. Мэрия Берлек турында белми икән, аларның зур хаталары, әмма Берлеккә дә актив булырга кирәк. Димәк, үзен күрсәтә белми булып чыга".

Шулай да Язучылар берлеге бинасында татар әдипләре катнашында тәрҗемәгә кагылышлы фикер алышу узды. Әмма ул да тәнкыйть утына тотылды. Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланы гаепләп чыкты.

Боларның барысы да турында тулырак Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.
🤬9👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Күпләр Явыз Иван һәйкәле дип йөртүче 1552 елда Казанны басып алганда һәлак булганнарга куелган чиркәү-һәйкәлне төзекләндерүгә федераль казнадан 150 миллион сум бүленәчәк. Быел аны төзекләндерү эшләре башланачак. Акчаны Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның…
Казанда Явыз Иван һәйкәле дип йөртелүче чиркәү-һәйкәл янына каланча урнаштырырга мөмкиннәр.

Бу хакта ИнКазан сайтына төзекләндерү эшен җитәкләүчеләрнең берсе Адел Шәйдуллин белдергән. Әмма әлегә карар кабул ителмәгән ди ул.

1552 елда Казанны басып алганда һәлак булганнарга куелган чиркәү-һәйкәлне төзекләндерүгә федераль казнадан 150 миллион сум бүленде.

Таш һәйкәл биредә 1813 елда агач гыйбадәтханә урынына төзелә башлый. 1823 елда ул ачыла. Архив мәгълүматларына караганда, 1871 елда гыйбадәтханә янында таш каланча кую проекты да әзерләнә, ләкин ул тормышка ашырылмый.

Соңрак биредә кыңгыраулы агач каланча барлыкка килә. Аны XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы фотоларына күрергә була.

Шул ук вакытта Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл куюны таләп итеп татар милли хәрәкәте вәкилләре күп еллар түрәләр ишекләрен какса да, теләкләренә ирешә алмады.

@azatliqradiosi
💩15🤬6😱2🤮2❤‍🔥1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Русия төрмәсендә утырган Кырымтатар Ление Умерова алмашуга эләгеп, Киевка кайткан. Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленский хәбәр итте. Русия әсирлегеннән барлыгы 49 украинлы азат ителгән. 26 яшьлек Умерованы 2022 елның декабрендә Грузия-Русия…
Кырымтатар Ление Умерова Русиядәге тоткынлыктан азат ителгәннән соң беренче тапкыр абыйсы Азиз белән очрашты.

"Миңа Ление Умерова һәм аның абыйсы Азизның очрашуын күрү бәхете тиде. Ление шулкадәр гүзәл!" дип язды Украина президентының Кырымдагы вәкиле Тамила Ташева.

Ление Умарованың әсирләр аламшына эләгүе турында кичә хәбәр ителде.

26 яшьлек Умерованы 2022 елның декабрендә Грузия-Русия чиген үтеп чыгуыннан соң тоткарладылар. Янәсе ул тәртип зонасы кагыйдәләрен бозган. Кыз Кырымга яман шеш белән авыручы әтисе янына бара иде. Былтыр майда аны шымчылыкта гаепләп, сак астына алдылар.

Фото һәм видео: Тамила Ташева
👍12❤3
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт шурасы рәисе вазифасына тәкъдим ителде

Аның намзәтен 14 сентябрьдә "Бердәм Русия" фиркасенең республика сәяси шура президиумы утырышында сайладылар. Икенче намзәт итеп Дәүләт шурасының хәзерге депутаты Камил Нугаев чыгарылган иде.

Дәүләт шурасы рәисен 20 сентябрьдә узачак парламент утырышында билгеләргә тиешләр.

Мөхәммәтшин Татарстан парламентын 30 елдан артык җитәкли, аңа быел 77 яшь тулды.

Узган ел рәислектән китү ихтималы турында белдергән иде, әмма соңрак "намусым һәм тәрбиям кушмый" дип китмәячәген әйтте.

Тулырак Азатлыкта укыгыз: https://smarturl.click/z2Jzo
🤡10🤮4💩2👍1
"Удмурт теле өчен көрәшүчеләр юк"

Туган телен яклап үз-үзенә кул салган Альберт Разин үлеменә биш ел тулды. Азатлык Разин фаҗигасе, удмурт теленең бүгенге торышы турында удмурт активисты белән сөйләште.

"[Разинның үзенә кул салганнан соң] Удмуртиянең берничә шәһәр һәм бистәләрендә удмурт телле берничә сыйныф ачылды. Башка берни дә булмады. Мәктәпләрдә удмурт телен атнага ике сәгать укыталар дип беләм. Уңай динамика һич мөмкин түгел", ди ул.

Мәкаләгә VPNсыз сылтама.

@azatliqradiosi
😢12❤1🙏1