Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
⚡️Мисырда Суәеш-Каһирә юлында туристлар автобусы әйләнеп капланган

Ким дигәндә 20 русияле зарар күргән. Автобуста тагын Италия, Төркия һәм Британия ватандашлары да булган. Барлыгы 43 турист. Бу хакта Al-Ahram яза.

Беренчел мәгълуматларга караганда, автобус зур тизлектә хәрәкәт итү яки тәгәрмәч шартлау сәбәпле әйләнгән булуы ихтимал.

@azatliqradiosi
😱4😢1
Бүген актер, драматург һәм режиссер, Татар драма һәм комедия театрына нигез салучы Кәрим Тинчурин тууына 137 ел.

Тинчуринның язмышы — татар мәдәнияте үсешенә йогынты ясаган һәм НКВД бүлмәләрендәге җәфалауларда үз абруен, ныклыгын саклап кала алган талантлы, көчле кешенең фаҗигале тарихы ул. Тинчуринны НКВД тикшерүчеләре кыйнаса да, ул беркемгә яла якмыйча, үзе башкалар яккан яла нәтиҗәсендә үлә.

Татарстанның Милли музеенда уникаль документ — татар актрисасы, драматургның хатыны Заһидә Тинчурина-Әхмированың каләм белән язган сүзләре саклана. Ул "халык дошманы" дип игълан ителгәннәрнең гаилә әгъзалары нинди газаплар кичерүен, ничек билгесезлектә булуын күзалларга мөмкинлек бирә.

"16 сентябрьдән 17сенә каршы төндә кулга алдылар. Үзе йоклый, хатыны машинкада язып утыра иде. Каты итеп ишеккә кактылар. Тикшерүче белән ике сугышчы керде. Тентү. Кулъязмалар салынган күн чемоданны алып киттеләр. Киенде. Йөзеген салды. Кирәк-яраклар тапшыру өчен иртәнге сәгать дүрт-бишләрдән үк чират алдык. Бары тик эчке киемнәрне генә кабул итеп алдылар, аның исеменә дип тапшырылган акчаларны кассага алмыйлар иде. Шулай 14 ай буе дәвам итте.

Ноябрьдә (Плетенев төрмәсенә) килдем. Көтәм... бактың исә ул безнең юк икән. Алты елга, ун елга сөргенгә җибәрелде, дип хәбәр иттеләр. 1947 елның декабрендә аның кайда булуын хәбәр итүләрен сорап хат яздым. 1948 елның 13 апрелендә чакырттылар...

Сөйләшкән чакта төрмә җитәкчесе Ногманов 1938 елның ноябрендә Мәскәүдән 200 кешене атарга дигән фәрман килүен әйтте..."(Татарстан республикасы Милли музее җыентыгындагы материаллардан) // Тюркологические исследования. 2019. Том 2. № 3. 94-99 б.)

Бу хакта Азатлыкта элегрәк зур материал чыккан иде. Ачып укыгыз.

👉Төп сайтта
👉Көзге сайтта

@azatliqradiosi
❤11😱3👍1🔥1😢1
7-13 сентябрьдә Казакъстанда V Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары узды.

Анда 85 илдән 2 меңнән артык кеше катнашты.

Уеннарның тантаналы ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та күренде.

Татарстан бөтен Русия спортчыларын Казакъстанга алып бару җаваплылыгының бер өлешен үз өстенә алган. Делегация кечкенә түгел - 189 спортчы һәм аларның такымы.

Ярышларда Татарстаннан 26 спортчы катнашты, алар 17 медаль яулады.

Аларның кайберләрен һәм гомумән Уеннардан фотоларны күбрәк 👉Азатлык сәхифәсендә күреп була.

@azatliqradiosi
🔥4👍2✍1
Русиянең куәт оешмалары хезмәткәрләре "Кырым мөселманнары" эше нигезендә гаепле дип табылган беренче төркем инвалид (тома сукыр) Александр Сизиковны билгесез тарафка алып киткән.

Сизиков 2020 елдан өй сагында тотыла, узган җомга көнне Русия мәхкәмәсе аны 17 елга иректән мәхрүм итү карарын үз көчендә калдыра. Мәхкәмә Сизиковны террорчы оешма ("Хизб ут Тәхрир") эшчәнлеген оештыруда гаепләде.

"Миңа Александр Сизиков һәм аның әнисе шалтыратты. Алар Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең мәхкәмә карарын үтәү өчен килүләре турында хәбәр иттеләр. Ананың Власихадагы хәрби апелляция мәхкәмәнең мөһер белән сугылган карарын күрсәтү үтенеченә алар андый карарның булмавын әйткән", диде адвокат Лилия Гемеджи.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6😢4🙏1
SpaceX хосусый ширкәтенең Crew Dragon галәм корабы биш көнлек орбита очышыннан соң, якшәмбе иртәсендә Флорида янында, Мексика култыгы суларына уңышлы утырды.

Polaris Dawn миссиясе коммерцияле проект иде. Беренче тапкыр шәхси кеше, ягъни "галәм турист"ы ачык галәмгә чыкты.

Экипажның командиры - миссияне түләгән эшмәкәр, миллиардер Джаред Айзекман. Аның белән бергә экипажда дүрт кеше иде.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍7❤1
Активист Мария Вьюшкова Украинадагы сугышта Русиядән асаба халыклар вәкилләренең диспропорциональ рәвештә күп үлү тенденциясе саклануы һәм азсанлы халыклар очрагында фаҗига булуын белдерә.

Башкортстан белән Татарстан да сугышта үлүчеләр саны ягыннан илдә беренче бишлеккә керә.

Бу хакта тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укый аласыз.

Иң кызыклы фикерләрне рәсемнәрдә👆 бирдек.

@azatliqradiosi
😡3🔥1😢1😭1
Русия армиясенең Харьковтагы күп катлы йортка һөҗүме аркасында ким дигәндә 30 кеше зарар күргән

Авиаһөҗүм фотоларын Украина президенты Владимир Зеленский чыгарды.

Һөҗүмдә бер подъездга зыян салынган, тугызынчы катта янгын чыккан. Бу хакта Харьков өлкә хакимияте башлыгы Олег Синегубов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, ким дигәндә 30 кеше зарар күргән, җимерекләр астында тагын кешеләр булуы ихтимал.

Шәһәр мэры Игорь Терехов зарар күрүчеләр 33 кеше һәм алар арасында балалар да бар дип белдерде.

@azatliqradiosi
🤬4😢3🙏1
Ханты-Манси автоном бүлгесендәге Лянтор нефть техникумы студент Лилия Рәхмәтуллинаны яулыктан йөрү сәбәпле укуга кертми.

Хәзер аны Татарстанга укырга күчерергә телиләр, дип хәбәр итте мөселман адвокаты Руслан Нәгыев.

Лилиянең әтисе Илдус Рәхмәтуллин IslamNews агентлыгына сөйләвенчә, уку йорты җитәкчелеге мөслимә укырга кергәндә аның яулык киюенә каршы булмаган.

💬 Кызым кабул итү комиссиясенә яулыклы килеш үтте. Барлык документларда ул яулык белән фотога төшкән. Аның киеме мәсьәләсе җитәкчелек белән шунда ук сөйләшенде. Безгә яулыкка бәйле бернинди проблем булмаячагын әйттеләр. Лилияне, яхшы укучы буларак, имтихансыз кабул иттеләр, – дип сөйләгән кызның әтисе.

Уку елы башлангач уку йорты җитәкчелеге фикерен үзгәрткән. Лилия Рәхмәтуллинаның әти-әниләренә рәсми кисәтү юлланган. Анда мөслимәнең яңа кагыйдәләрне бозуы турында язылган. Техникум Югра дәүләт университеты ректорының 2024 елның 9 июлендә чыккан фәрманы белән кабул ителгән эчке тәртип кагыйдәләре төзәтмәләренә сылтана. Лянтор нефть техникумы исә университетның филиалы булып санала. Яңа тәртиптә дини кием, дини атрибутика, шул исәптән баш киеменнән йөрү тыела диелгән, дип яза медиа.

Шулай ук техникумнан җибәрелгән кисәтүдә 11 сентябрьдән башлап Лилия Рәхмәтуллинаның эчке тәртип кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле дәресләргә кертелмәячәге әйтелгән.

Хәзер Лилия башка уку йортына укырга керә һәм кире мәктәпкә дә кайта алмый, дип белдергән аның әтисе. Аның сүзләренә караганда, хәзер төбәктә барлык уку йортларына яулык киюне тыючы шундый күрсәтмәләр төшкән.

Тулырак ➡️ Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬18👎4😱2👍1🌚1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 16нчы сентябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹АКШның федераль эзләнүләр бюросы кичә Флорида штаты Уэст-Пал-Бич шәһәрендәге гольф кырында булган атышны Дональд Трампны үтерергә тырышу буларак бәяли. Кичә әлеге гольф кырында — атыш булган урыннан 400 метр ераклыкта — АКШның 45нче президенты да булган. Нәтиҗәдә 58 яшьлек Райан Рут тоткарланды. Беркем дә зыян күрмәгән дип хәбәр ителә.

🔹Төнлә Киев өстендә 20 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип хәбәр итә Украина хакимиятләре. Бу — сентябрь башланганнан бирле Русиянең Украина башкаласына сигезенче шундый һөҗүме, диелә. Бүгенге һөҗүмнән соң зыян күрүчеләр юк.

🔹Ә Русия ягы Украина төнлә Белгород шәһәренә һөҗүм иткән дип белдерә: 8 кеше яраланган, диләр.

🔹Башкортстандагы Сибай шәһәре мэры Азамат Юлдашбаев Украинадагы сугышка киткән. Ул хакта шәһәрнең башкарма комитет башлыгы урынбасары Сергей Озерцов хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез: Сибайдан Украинадагы сугышта кимендә 45 ир-ат һәлак булган.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍3
⚡️Чиләбе мәктәбендә бер укучы чүкеч белән башкаларга һөҗүм иткән.

13 яшьлек малай 68нче мәктәпкә чүкеч алып килгән һәм башка укучыларга һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә ике кыз-бала һәм бер ир-бала яраланган.

Һөҗүм иткән малайның исеме — Роман, ул коррекцион мәктәпкә йөри дип хәбәр итә Русия медиалары.

@azatliqradiosi
😢4😱1🤪1
Кичә АКШның элекке президенты, республиканнардан президентлыкка быелгы намзәт Дональд Трамп булган чакта Флорида штатындагы Уэст-Палм-Бич гольф кырында атыш килеп чыккан.

АКШның Тикшеренүләр федераль бюросы атышны сәясәтчегә булдырылмый калган һөҗүм буларак тикшерүен җиткерде.

Шикләнелүчене тоткарлаулары хәбәр ителә. Матбугат хәбәрләренә күрә, бу — 58 яшьлек Райн Рут. Ул моңарчы берничә тапкыр канун бозган булган.

2023 елда Рут "New York Times" газеты белән сөйләшкән. Әңгәмәсендә ул 2022 елда берничә ай Украинада булуын, Украина кораллы көчләрендә хезмәт итү өчен Әфган гаскәренең элекке солдатларын җыюын сөйләгән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2🔥1
Башкортстанның Сибай шәһәре мэры Азамат Юлдашбаев контракт төзеп Украинадагы сугышка киткән.

Аның белән бергә Сибай шәһәре һәм Хәйбулла районы хәрби комиссары Ринат Зәбиров, шулай ук Сибай депутаты Әхәт Асылбаев та сугышка киткән.

Сибай мэры Русиянең Украинага һөҗүмен иң башыннан бирле нык хуплап килде. 2022 елда ул ат суеп, итеннән казылыклар ясаттырып, хәрбиләргә "яңа ел бүләге" ясады. Корбан да чалдырган иде, шулай ук хәрбиләр өчен православ гыйбадәте дә үткәрттерде.

Шулай ук күптән түгел Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләргә җибәрү өчен халыктан мылтык җыя башлаган иде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
💩15🎉2