Хәерле иртә, дуслар! Азатлык эшен дәвам итә һәм иртәнге якта сезгә дөньяда ниләр бар, ниләр юк - шул хакта кыскача хәбәр итәбез.
🔸Русия гаскәрләре Украинаның Сумы шәһәренә һөҗүм оештырган дип белдерде җирле хәрби хакимият. Шәһәрдә унлап шартлау булган. Нинди зыян салынган - хәбәр юк.
🔸 Русия Саклану министрлыгының мәгълүматларына күрә, Брянски өлкәсендә 15, Курски өлкәсендә бер дрон бәреп төшерелгән.
🔸 Адвокат Элман Пашаевны тоткарлаганнар. Аннан акча белән хәрәмләшүдә шикләнәләр. Тикшерүчеләр уйлавынча, адвокат блогер Елена Блиновскаяның ирен акча төртеп проблемнарны хәл итеп була дип ышандырган.
🔸 Британия Украинага еракка атучы ракетларны Русия ягына атарга рөхсәт итмәячәк. Моңа АКШның ризалыгы кирәк дип сөйләгән The Times медиасына чыганак. Медиа язуынча, АКШ моңа БМОның генераль ассамблеясе вакытында фатиха бирә алырга мөмкин.
🔸 Европа Берлеге Украинага АКШтан тыш 40 млрд евро кредит бирә ала, дип яза Financial Times. Акчаны ел азагына кадәр бирә алу ихтималы бар.
🔸 Русиядә Starlink иярчененең аналогын булдырыр өчен кимендә 445 млрд сум акча кирәк. Бу хакта РБК яза.
🔸 Анапада тиктокер Даня Милохинның үги әтисе яшәгән йортына Молотов коктейлле шешә ыргытканнар. Янгын чыккан. Шешәгә "Даня Милохин СВОга китсен, гаиләсе - җәһәннәмгә!" дип язылган. Блогер 2022 елның октябрендә Русиядән китте.
🔸 Амур ягында Robinson R66 боралагы һәлакәткә эләккән. Анда өч кеше булган. Аларны эзлиләр.
🔸 Ел башыннан Татарстаннан авиабилетлар 70%ка, ә ай башыннан 20%ка арткан.
🔸 Башкортстанда соңгы атнада тугыз кеше югалган. Мондый хәбәрләр саны арткан.
Сишәмбе иртәсендә менә шундыйрак хәбәрләр. Имин, күңелле көн телибез!
@azatliqradiosi

👍4👏2
Татарстанның Минзәлә районында археологлар таш гасырга караган 9 каберлектә казу эшләрен тәмамлаган
Бу каберлекләр Мисыр пирамидаларыннан 1,5 мең елга борынгырак, ди белгечләр. Каберлекләр узган елны табылган иде.
Бер ел дәвамында барган казулар нәтиҗәсендә
борынгы уклар очлары, болан, кондыз, кабан дуңгызы, байбак, балык тешләреннән ясалган муенсалар, чигә бизәкләре табылган.
Бу - Таш гасырга караган табылдыклар. Ул вакыттагы кешеләр әле тимерне эшкертә белмәгән.
Археологлар бер кабердә балалы хатын күмелгән дип аңлата. Бала 4-5 яшь тирәсендә. Икенчесе - өлкән кешенең сөякләре.
Моннан тыш археологлар Минзәләдә урта гасырга караган һәм XIX гасырга караган биналар калдыкларына тап булган.
Татарстанның мәдәни мирасны саклау комитетының матбугат үзәге фотосы.
#татарстан

👍12🔥4👻1
❗️Энгел Фәттахов төрмә хастаханәсенә эләккән
Ул йөрәге авыртуга зарлана.
"Минем йөрәгем авырта. Зинһар, җибәрегез мине. Адвокатларыма ышанам. Алар сорагач, баш тартмадым инде, килдем", дип аңлаткан бүгенге мәхкәмә утырышында. Бүген, 17 сентябрьдә аның сак астында тоту белән бәйле чикләү чарасын озайту утырышы үткән.
Тагын ниләр булган мәхкәмәдә? Кайда ята Фәттахов? Барысы да 👉 монда.
#Татарстан

💔9❤5👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Энгел Фәттахов төрмә хастаханәсенә эләккән Ул йөрәге авыртуга зарлана. "Минем йөрәгем авырта. Зинһар, җибәрегез мине. Адвокатларыма ышанам. Алар сорагач, баш тартмадым инде, килдем", дип аңлаткан бүгенге мәхкәмә утырышында. Бүген, 17 сентябрьдә аның…
Бүгенге мәхкәмә утырышының карары - Энгел Фәттахов 21 ноябрьгә кадәр сак астында калдырыла.
Тагын бер өстәмә. Фәттаховның эшендә яңа эпизод барлыкка килгән. Моңа кадәр булган гаепләүләргә тагын 14 млн сум күләмдә ришвәт алу турындагысын да өстәгәннәр.
Тикшерү фаразынча, 2015 елның гыйнварыннан 2017 елның 4 декабренә кадәр, Татарстан вице-премьеры булып торган чагында ул "Мастерстрой" оешмасының мөдире - Гайнуллин дигән кешедән 2,1 млн сум күләмдә ришвәт алган. Моннан тыш, төзелеш оешмасының җитәкчесе Фәттаховның гаиләсенеке булган "Чишмә" агрофирмасына милек һәм милеккә хезмәт күрсәтү буларак 12 млн сум тапшырган.
Моның өчен Фәттахов үзенең абруе һәм вазифаи вәкаләтләре ярдәмендә "Мастерстрой" оешмасын ышыкларга сүз биргән. Шул рәвешле Фәттахов вице-премьер вакытында бу ширкәткә Чаллы белән Актанышта төзелеш эшләре башкаруга 209 млн сумлык өч килешү төзергә булышкан диелә.

😢7🤬2❤1👎1
Төрки дәүләтләр оешмасы уртак төрки әлифбаны кабул итте
Көн язмасы шул хакта.
Яңа әлифба 34 хәрефтән тора һәм төрки телләрдә булган төрле фонемаларны чагылдыра диелде. Шулай да кайбер галимнәрдә бу әлифба бәхәсләр уятты. Алар кыпчак телләренең үзенчәлеге исәпкә алынмаган дип саный. Икенче мәсьәлә — бу эшкә мөстәкыйль дәүләт вәкилләре җәлеп ителде, ә менә Татарстан һәм Башкортстан кебек Русия карамагындагы республикалар катнашмады. Азатлык Радиосы яңа әлифбага күз салды һәм белгечләр белән сөйләште.
Алар ни диде?
Казакъстан Милли фәннәр академиясе мохбир әгъзасы, тел галиме Ерден Кажыбек яңа уртак төрки әлифба өлгесен тәнкыйтьләп чыкты. Аныңча, яңа әлифбада "тупас хаталар" киткән, әлеге эшкә зур белгечләр чакырылмаган һәм карарны "ябык ишекләр артында" кабул иткәннәр. Иң яхшы уртак әлифба 1991 елда кабул ителгәне дип саный галим.
Ул уртак төрки әлифбада төп кимчелек — анда кыпчак телләре, шул исәптән казакъ, татар, башкорт телләрененң үзенчәлеге исәпкә алынмавы, ди.
— Кыпчак телләрендә, шул исәптән татар телендә дә "уы" ("w") авазы бар, — дип мисал китерә ул. — Без "тау", "сау" дибез, төрекләр (угыз телләре гаиләсенә карый) бу сүзне "dağı", "sağ" дип әйтә. "W" авазы кыпчак телләрендә бик киң таралган. Ул, кирилл имлясыннан кала, безнең барлык әлифбада да бар иде. Урыс телендә мондый аваз юк, шуңа да аны кайвакыт "в" яки "у" хәрефе белән бирделәр (мәсәлән, татар телендә "тавык", "вакыт" сүзләре — ред.). Һәр аваз өчен яңгырашы туры килгән хәреф булырга тиеш. Монда мөһим хәрефне алып атканнар. Ачыктан-ачык әйтергә кирәк, бу каршылык азәрбайҗан, төрек белгечләреннән түгел, ә Казакъстаннан килә, кызганыч. Әлеге эштә түрәләр, мөдирләр катнашты. Шуңа да хәзер мөһим "W" хәрефе күрсәтелмәгән. Анда "U" хәрефенең бер вариантын файдаланырга телиләр, күрәсең.
Икенче кимчелек — бер үк сүзне төрле төрки телләрдә бертөрле язу булырга тиеш. Ә бу әлифба, киресенчә, халыкларны бүлә булып чыга.
Яңа уртак төрки әлифба эшендә татарлар да, башкортлар да катнашмады. Алар кириллны кулланырга мәҗбүр.
Висконсин университетының мәртәбәле профессоры, хәзерге вакытта Казакъстанның Нурсолтан Назарбаев исемендәге университеты профессоры, тарихчы Юлай Шамилоглы фикеренчә, Казан төрки дөньяның бер мәркәзе булудан туктады.
— Соңгы вакытта Татарстан җитәкчелеге йөгерә-йөгерә урыс телен күтәрергә тырыша. Бәлки, шулай эшләргә мәҗбүрләрдер — мин белмим. 120 ел элек Казан, Уфа, татарлар төрки дөньяның бер котыбы иде. Бер котыбы — Истанбул, икенчесе — Казан, өченчесе — Бакы булды. Бүген Казанга төртеп "Әнә төрки дөньяның бер котыбы", дип әйтеп булмый. Андагы мәдәният елдан-ел көчен югалта бара, кызганыч.
Мәкаләдә башка фикерләр дә бар. Укырга тәкъдим итәбез.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Азатлык Радиосы
"Кыпчак телләрендә киң таралган "W" авазын алып атканнар". Уртак төрки әлифба каршылыклар уятты
Казакъ галиме яңа әлифба кыпчак телләренә, шул исәптән татар һәм казакъ телләренә туры килми дип саный. Татар галиме исә Татарстанның бу эштә катнашмавын Казанның төрки дөньяның бер үзәге булудан туктавы күренеше дип күрә.
👍6🔥5😢3❤1
Бу - татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри үзе язып калдырган васыятьнамә. Аның имзасы. Документны галим Азат Ахунов чыгарды.
"Бу көннәрдә Каюм Насыйрине үзем өчен өр-яңадан ачтым дип әйтергә мөмкин. Насыйринең ике васыятнамәсе бар - 1899 елда язганы һәм 1902 елгы. Икесендә дә галим фани тормышта башкара алмаган һәм төрле сәбәпләр аркасында казага калдырган фарыз гамәлләр өчен борчыла. Мәсәлән, икенче васыятнәмәсендә фидия сәдакасын 600 сум күләмендә түләргә, 400 сумга хаҗга бәдалче кешене ялларга куша. Гомумән, үзеннән соң 3700 сум калдыра. Акчаны имамнарга, шәкертләргә һәм аз өлешен генә туганнарына таратырга куша", дип яза үзенең сәхифәсендә Азат Ахунов.
3700 сум - зур акча. Татар мәгърифәтчесе аны хәйриягә, белем эстәүче шәкертләргә васыять итеп калдырган булып чыга. Сез Каюм Насыйри турында ниләр беләсез?
Киләсе елда аның тууына 200 ел була.

👍11💔2
Татарстанда эшче мигрантлар өчен патент бәясен арттырырга ниятлиләр
Татарстанда хезмәт хаклары, ә димәк мигрантларның керемнәре дә арта, дип аңлата түрәләр. Патент бәясен арттыру шуңа бәйле.
Татарстанда чит ил ватандашларына эшләү өчен рөхсәт алу бәясен 2025 елда 539 сумга арттырып, 6768 сум итмәкчеләр. Күптән түгел Татарстан түрәләре эшче көч эзләп Таҗикстанга барган иде — республикада эшчеләргә зур кытлык бар.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👍3👎2
WSJ Украинадагы сугышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең санын миллион кеше дип бәяли
Украинаның барлыгы 80 мең, ә Русиянең якынча 200 мең хәрбие сугышта һәлак булган, дип бәяли басма. Яраланучылар санына килгәндә, ике якта да 400әр мең кеше дип исәпләнә.
The Wall Street Journal газеты рәсми булмаган исәпләүләргә, шулай ук Көнбатыш күзләү мәгълүматларына таяна.
Русия Украинага каршы башлаган сугыш инде 2,5 елдан артык дәвам итә. Сугышта ике яктан да күпме кеше үлгәнен төгәл әйтү мөмкин түгел, рәсмиләр бу саннарны яшерә.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
#сугыш

🤯2😢2🤝2
Курски өлкәсендә хәрби гамәлләр аркасында Русиядә иткә һәм сөткә бәяләр артырга мөмкин
Бөтен илдә иткә һәм сөткә бәяләр 5-10 процентка артырга мөмкин, дип ачыклаган "Вёрстка" басмасы.
Җирле хакимиятләр белдерүенчә, былтыр бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере уңышы ягыннан Курски Русиядә өченче урында, ә ит җитештерүдә – икенчелектә торган.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
#сугыш
@azatliqradiosi
Бөтен илдә иткә һәм сөткә бәяләр 5-10 процентка артырга мөмкин, дип ачыклаган "Вёрстка" басмасы.
Җирле хакимиятләр белдерүенчә, былтыр бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере уңышы ягыннан Курски Русиядә өченче урында, ә ит җитештерүдә – икенчелектә торган.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
#сугыш
@azatliqradiosi
😁2✍1👍1
Башкортстанда 29 бала атасы сугышка киткән
Ул бу балаларны хатыны белән тәрбиягә алып үстергән диелә. Вахид Вәлиевкә 57 яшь булуы искәртелә. Түрәләр аның сугышка китүен "патриотизм хисе" белән аңлата.
Башкортстан – Украинадагы сугышта Русия төбәкләре арасында иң күп үлүчеләр булган республика. Азатлык ачык чыганаклардан җыйган исемлеккә күрә, Башкортстаннан сугышта кимендә 2914 кеше үлгән. Чынлыкта сан тагын да зуррак була ала.
Бу хакта 👉 монда укыгыз.
#Башкортстан #сугыш

🤡6👎3😱3👏1🤣1😭1
Җырчы Гөлзада Сафиуллина туган авылында музей ачкан
Бу хакта социаль челтәрләрендә аның кызы, галимә Резедә Сафиулинна хәбәр итте. Җырчы үзенең авылында музей булдыру эшен берничә ел элек башлаган. Экспонатларны исә күптәннән туплаган.
Музейны булдыру һәм ачу чыгымнарын аларның гаиләсе һәм берничә иганәче күтәргән. Музейның концепциясен булдыру, дизайн ясау, тасвирламаларын булдыру, экспонатларны фәнни итеп оештыру — барысын да Гөлзада Сафиуллина белән аның кызы Резедә Сафиуллина башкарып чыккан диелгән.
Музей Шәке авылының мәктәбендә урнашкан. Ул авыл тарихы музее итеп оештырылган.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

👍13❤3🥰1👏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Элвин Грей танылган "Туган як" җырын урысча җырлый башлаган.
Ул аны хәзер "Дом родной" дип тәкъдим итә. Бу җырны Грей Русия байрагы һәм чиркәү фонында башкара.
Ничек сезгә?
@azatliqradiosi
Ул аны хәзер "Дом родной" дип тәкъдим итә. Бу җырны Грей Русия байрагы һәм чиркәү фонында башкара.
Ничек сезгә?
@azatliqradiosi
💩65🤮17🤡11👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 18 сентябрь, чәршәмбе. Азатлык эшен дәвам итә. Гадәттәгечә көнне кыскача хәбәрләр белән таныштырудан башлыйбыз
🔸Украина Русиянең Тверь өлкәсе Торопец шәһәрендәге хәрби келәткә һөҗүм иткән. Дрон һөҗүме нәтиҗәсендә янгын чыккан һәм снарядлар шартлый башлаган, дип хәбәр итә "112" телеграм каналы. Шәһәр хакимияте халыкны күчерергә карар кылган һәм "өлешчә эвакуация" игълан иткән.
🔸Русия саклану министрлыгы төнлә Курски, Брянски, Смоленски, Тула һәм Орлов өлкәләре күгендә барлыгы 54 дрон бәреп төшерелүе турында хисап тотты. Шул ук вакытта хисапта Тверь турында бер сүз дә юк. Смоленски өлкәсе Ельня шәһәрендә дрон калдыклары кешеләр йөри торган юлга төшкән. Зарар күрүчеләр юк диелә.
🔸Кичә Лүбнәндә (Ливан) "Хизбулла" төркеме сугышчыларының пейджерлары шартлаган. Нәтиҗәдә ким дигәндә тугыз кеше һәлак булган, 2800дән артык кеше яраланган. Ynet хәбәр итүенчә, пейджерлар читтән торып шартлатылган. "Хизбулла" һәм Лүбнән хакимияте һөҗүмдә Израилне гаепләде.
🔸Кырымда Ангара авылындагы газүткәргечкә зыян салуда гаепләнеп 13 елга хөкем ителгән кырымтатар активисты Азиз Ахтемовны Красноярки төбәге төрмәсеннән билгесез тарафка алып киткәннәр. Кремль тоткыннары булган Азиз һәм аның бертуганы Асан, шулай ук кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелял 2021 елның 4 сентябрендә тоткарланган иде. Джелял быел июнь аенда азат ителде.
🔸Катнаш көрәш төрендә танылган спортчы Магомед Исмаиловны Инстаграмдагы видеосы өчен 20 мең сум штрафка тартканнар. Ул мәчеттәге рейдлар турында видео урнаштырган булган һәм анда полиция хезмәткәрләрен битлек кигән бандитлар дип атаган.
🔸Кичә Татарстанда дүрт мөслимә тоткарланган. Азатлык чыганаклары хәбәр итүенчә, бүген мәхкәмә утырышы узачак. Мөслимәләрнең нәрсәдә гаепләнүләре әлегә билгеле түгел.
Хәзергә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

👍4❤1😢1
⚡️Чаллы шәһәрендә татар милли хәрәкәте вәкиле Зиннур Әһлиуллин һәм тагын берничә активист тоткарланган.
Бу хакта "Азатлык" татар яшьләре берлеге һәм "Татарская якудза" телеграм каналлары хәбәр итә.
Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә.
1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла. Узган елны Азатлык Радиосы Әһлиуллин белән интервью эшләгән иде.

🤬16🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Чаллы шәһәрендә татар милли хәрәкәте вәкиле Зиннур Әһлиуллин һәм тагын берничә активист тоткарланган. Бу хакта "Азатлык" татар яшьләре берлеге һәм "Татарская якудза" телеграм каналлары хәбәр итә. Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең…
⚡️"Азатлык" яшьләр берлеге вәкилләре Зиннур Әһлиуллинның хатыны Әлмирә ханым белән сөйләшкән.
"Аның әйтүенчә, иртән аларның өйләренә бәреп кергәннәр, тентү үткәргәннәр. Полиция хезмәткәрләре арасында Казанның экстремизмга каршы көрәш үзәге полициясе Алексей Соколов, ФСБ хезмәткәре Олег Бикмуллин булган. Ике пүнәтәй килгән. Әлегә Чаллыга алып киткәннәр. Соколов Зиннур Әһлиуллинга "экстремизмны пропагандалаган өчен" җинаять эше ачылуын әйткән. Зиннур ага тәрҗемәче сораган, бер нәрсә дә имзаламаячагын әйткән. Әлмирә ханым (Зиннур Әһлиуллин хатыны) сүзләренчә, башка активистларда да тентүләр узган", дип язалар берлекнең Telegram-каналында.

😢8❤3✍1🤬1🙈1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Чаллы шәһәрендә татар милли хәрәкәте вәкиле Зиннур Әһлиуллин һәм тагын берничә активист тоткарланган. Бу хакта "Азатлык" татар яшьләре берлеге һәм "Татарская якудза" телеграм каналлары хәбәр итә. Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең…
Куәт оешмалары белән бәйле "Татарская якудза" Telegram-каналы язуынча, Зиннур Әһлиуллинга быел сентябрьдә урыслар һәм татарлар арасында "милләтара дошманлык уяту" турында җинаять эше ачылган.
Өендә тентү уздырып, "бөтен кирәкле әйберләрне" тартып алганнар. Хәзерге вакытта аннан тикшерүчеләр сорау ала.
Шулай ук әлеге телеграм каналда әйтелгәнчә, узган ел Зиннур Әһлиуллин "Яӊарыш Татар Халык Партиясе" экстремист хәрәкәтенә кергән". Хәрәкәтне АКШта яшәүче җәмәгать эшлеклесе, активист Иршат Хәби җитәкли.
Болар хакында тулырак👉 Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

Чаллыда татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллин тоткарланган
Аның өендә тентү узган, тикшерүчеләрнең сорау алуга алып китүе әйтелә.
🤬17
⚡️Татарстанда тоткарлаулар кичә үк башланды.
Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) берничә мөслимәне тоткарлавын инде язган идек.
Бүген "Новости" агентлыгы бер мөслимәнең ничек тоткарлануы турында видео да чыгарды. Анда автоматлар тоткан дүрт ФСБ хезмәткәренең шәхси йорт ишеген каерып ачып, өй эченә бәреп керүе күренә.
Азатлык Радиосы чыганаклары әйтүенчә, барлыгы дүрт мөслимә тоткарланган.
ФСБ фикеренчә, әлеге мөслимәләр халыкара террорчы оешманың Татарстандагы бүлекчә әгъзалары. Тентү вакытында имеш тыелган әдәбият, шулай ук телефоннар, мәгълүмат тупланган электрон җиһазлар тартып алынган.
Бу хакта тулырак хәбәр тиздән Азатлык Радиосы сәхифәсендә булачак.

🤬15❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Татарстанда тоткарлаулар кичә үк башланды. Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) берничә мөслимәне тоткарлавын инде язган идек. Бүген "Новости" агентлыгы бер мөслимәнең ничек тоткарлануы турында видео да чыгарды. Анда автоматлар тоткан дүрт ФСБ хезмәткәренең…
Хәзерге вакытта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә тоткарланган мөслимәләр эшенә белән бәйле утырыш бара.
"Бизнес Online" басмасы язуынча, беренче булып мәхкәмә Ләйсән Садыйкованы кулга алу материалларын караган. Ул "Хизб-ут Тәхрир" оешмасының әгъзасы булган дип саный ФСБ.
Садыйкова мәхкәмәдә: "Мин гаепле түгел һәм бер кайда да китәргә җыенмыйм. Чикләү чарасы буларак читкә китмәү шартын билгеләвегезне сорыйм", дигән.
Мәхкәмә мөслимәне ай ярымга сак астында калдырган.
Шуннан мәхкәмә 38 яшьлек Рания Вәисованы кулга алу үтенечен карауга күчкән.
Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укый аласыз.

🤬8😢7❤1