Җырчы Гөлзада Сафиуллина туган авылында музей ачкан
Бу хакта социаль челтәрләрендә аның кызы, галимә Резедә Сафиулинна хәбәр итте. Җырчы үзенең авылында музей булдыру эшен берничә ел элек башлаган. Экспонатларны исә күптәннән туплаган.
Музейны булдыру һәм ачу чыгымнарын аларның гаиләсе һәм берничә иганәче күтәргән. Музейның концепциясен булдыру, дизайн ясау, тасвирламаларын булдыру, экспонатларны фәнни итеп оештыру — барысын да Гөлзада Сафиуллина белән аның кызы Резедә Сафиуллина башкарып чыккан диелгән.
Музей Шәке авылының мәктәбендә урнашкан. Ул авыл тарихы музее итеп оештырылган.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi

👍13❤3🥰1👏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Элвин Грей танылган "Туган як" җырын урысча җырлый башлаган.
Ул аны хәзер "Дом родной" дип тәкъдим итә. Бу җырны Грей Русия байрагы һәм чиркәү фонында башкара.
Ничек сезгә?
@azatliqradiosi
Ул аны хәзер "Дом родной" дип тәкъдим итә. Бу җырны Грей Русия байрагы һәм чиркәү фонында башкара.
Ничек сезгә?
@azatliqradiosi
💩65🤮17🤡11👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 18 сентябрь, чәршәмбе. Азатлык эшен дәвам итә. Гадәттәгечә көнне кыскача хәбәрләр белән таныштырудан башлыйбыз
🔸Украина Русиянең Тверь өлкәсе Торопец шәһәрендәге хәрби келәткә һөҗүм иткән. Дрон һөҗүме нәтиҗәсендә янгын чыккан һәм снарядлар шартлый башлаган, дип хәбәр итә "112" телеграм каналы. Шәһәр хакимияте халыкны күчерергә карар кылган һәм "өлешчә эвакуация" игълан иткән.
🔸Русия саклану министрлыгы төнлә Курски, Брянски, Смоленски, Тула һәм Орлов өлкәләре күгендә барлыгы 54 дрон бәреп төшерелүе турында хисап тотты. Шул ук вакытта хисапта Тверь турында бер сүз дә юк. Смоленски өлкәсе Ельня шәһәрендә дрон калдыклары кешеләр йөри торган юлга төшкән. Зарар күрүчеләр юк диелә.
🔸Кичә Лүбнәндә (Ливан) "Хизбулла" төркеме сугышчыларының пейджерлары шартлаган. Нәтиҗәдә ким дигәндә тугыз кеше һәлак булган, 2800дән артык кеше яраланган. Ynet хәбәр итүенчә, пейджерлар читтән торып шартлатылган. "Хизбулла" һәм Лүбнән хакимияте һөҗүмдә Израилне гаепләде.
🔸Кырымда Ангара авылындагы газүткәргечкә зыян салуда гаепләнеп 13 елга хөкем ителгән кырымтатар активисты Азиз Ахтемовны Красноярки төбәге төрмәсеннән билгесез тарафка алып киткәннәр. Кремль тоткыннары булган Азиз һәм аның бертуганы Асан, шулай ук кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелял 2021 елның 4 сентябрендә тоткарланган иде. Джелял быел июнь аенда азат ителде.
🔸Катнаш көрәш төрендә танылган спортчы Магомед Исмаиловны Инстаграмдагы видеосы өчен 20 мең сум штрафка тартканнар. Ул мәчеттәге рейдлар турында видео урнаштырган булган һәм анда полиция хезмәткәрләрен битлек кигән бандитлар дип атаган.
🔸Кичә Татарстанда дүрт мөслимә тоткарланган. Азатлык чыганаклары хәбәр итүенчә, бүген мәхкәмә утырышы узачак. Мөслимәләрнең нәрсәдә гаепләнүләре әлегә билгеле түгел.
Хәзергә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

👍4❤1😢1
⚡️Чаллы шәһәрендә татар милли хәрәкәте вәкиле Зиннур Әһлиуллин һәм тагын берничә активист тоткарланган.
Бу хакта "Азатлык" татар яшьләре берлеге һәм "Татарская якудза" телеграм каналлары хәбәр итә.
Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә.
1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла. Узган елны Азатлык Радиосы Әһлиуллин белән интервью эшләгән иде.

🤬16🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Чаллы шәһәрендә татар милли хәрәкәте вәкиле Зиннур Әһлиуллин һәм тагын берничә активист тоткарланган. Бу хакта "Азатлык" татар яшьләре берлеге һәм "Татарская якудза" телеграм каналлары хәбәр итә. Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең…
⚡️"Азатлык" яшьләр берлеге вәкилләре Зиннур Әһлиуллинның хатыны Әлмирә ханым белән сөйләшкән.
"Аның әйтүенчә, иртән аларның өйләренә бәреп кергәннәр, тентү үткәргәннәр. Полиция хезмәткәрләре арасында Казанның экстремизмга каршы көрәш үзәге полициясе Алексей Соколов, ФСБ хезмәткәре Олег Бикмуллин булган. Ике пүнәтәй килгән. Әлегә Чаллыга алып киткәннәр. Соколов Зиннур Әһлиуллинга "экстремизмны пропагандалаган өчен" җинаять эше ачылуын әйткән. Зиннур ага тәрҗемәче сораган, бер нәрсә дә имзаламаячагын әйткән. Әлмирә ханым (Зиннур Әһлиуллин хатыны) сүзләренчә, башка активистларда да тентүләр узган", дип язалар берлекнең Telegram-каналында.

😢8❤3✍1🤬1🙈1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Чаллы шәһәрендә татар милли хәрәкәте вәкиле Зиннур Әһлиуллин һәм тагын берничә активист тоткарланган. Бу хакта "Азатлык" татар яшьләре берлеге һәм "Татарская якудза" телеграм каналлары хәбәр итә. Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең…
Куәт оешмалары белән бәйле "Татарская якудза" Telegram-каналы язуынча, Зиннур Әһлиуллинга быел сентябрьдә урыслар һәм татарлар арасында "милләтара дошманлык уяту" турында җинаять эше ачылган.
Өендә тентү уздырып, "бөтен кирәкле әйберләрне" тартып алганнар. Хәзерге вакытта аннан тикшерүчеләр сорау ала.
Шулай ук әлеге телеграм каналда әйтелгәнчә, узган ел Зиннур Әһлиуллин "Яӊарыш Татар Халык Партиясе" экстремист хәрәкәтенә кергән". Хәрәкәтне АКШта яшәүче җәмәгать эшлеклесе, активист Иршат Хәби җитәкли.
Болар хакында тулырак👉 Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

Азатлык Радиосы
Чаллыда татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллин тоткарланган
Аның өендә тентү узган, тикшерүчеләрнең сорау алуга алып китүе әйтелә.
🤬17
⚡️Татарстанда тоткарлаулар кичә үк башланды.
Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) берничә мөслимәне тоткарлавын инде язган идек.
Бүген "Новости" агентлыгы бер мөслимәнең ничек тоткарлануы турында видео да чыгарды. Анда автоматлар тоткан дүрт ФСБ хезмәткәренең шәхси йорт ишеген каерып ачып, өй эченә бәреп керүе күренә.
Азатлык Радиосы чыганаклары әйтүенчә, барлыгы дүрт мөслимә тоткарланган.
ФСБ фикеренчә, әлеге мөслимәләр халыкара террорчы оешманың Татарстандагы бүлекчә әгъзалары. Тентү вакытында имеш тыелган әдәбият, шулай ук телефоннар, мәгълүмат тупланган электрон җиһазлар тартып алынган.
Бу хакта тулырак хәбәр тиздән Азатлык Радиосы сәхифәсендә булачак.

🤬15❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Татарстанда тоткарлаулар кичә үк башланды. Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) берничә мөслимәне тоткарлавын инде язган идек. Бүген "Новости" агентлыгы бер мөслимәнең ничек тоткарлануы турында видео да чыгарды. Анда автоматлар тоткан дүрт ФСБ хезмәткәренең…
Хәзерге вакытта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә тоткарланган мөслимәләр эшенә белән бәйле утырыш бара.
"Бизнес Online" басмасы язуынча, беренче булып мәхкәмә Ләйсән Садыйкованы кулга алу материалларын караган. Ул "Хизб-ут Тәхрир" оешмасының әгъзасы булган дип саный ФСБ.
Садыйкова мәхкәмәдә: "Мин гаепле түгел һәм бер кайда да китәргә җыенмыйм. Чикләү чарасы буларак читкә китмәү шартын билгеләвегезне сорыйм", дигән.
Мәхкәмә мөслимәне ай ярымга сак астында калдырган.
Шуннан мәхкәмә 38 яшьлек Рания Вәисованы кулга алу үтенечен карауга күчкән.
Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укый аласыз.

🤬8😢7❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәзерге вакытта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә тоткарланган мөслимәләр эшенә белән бәйле утырыш бара. "Бизнес Online" басмасы язуынча, беренче булып мәхкәмә Ләйсән Садыйкованы кулга алу материалларын караган. Ул "Хизб-ут Тәхрир" оешмасының әгъзасы…
Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән дүрт мөслимә дә кулга алынды
39 яшьлек Ләйсән Садыйкова, 38 яшьлек Рания Вәисова, 37 яшьлек Алсинә Хәйруллина, 25 яшьлек Албина Вәлиәхмәтованы 16 ноябрьгә кадәр сак астында тоту карары чыкты дип яза Татарстан басмалары.
Аларны "террорчы оешма эшчәнлеген оештыру һәм анда катнашуда" (Җинаять кодексының 205.5 маддәсе) шикләнәләр. Тикшерү мөслимәләр "Хизб-ут Тәхрир" оешмасы әгъзалары булган дип саный.
▪️"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
▪️"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

🤬7😢6
❗️Русиядә сынау рәвешендә электрон повесткалар сайты эшли башлаган.
Моңа "Хабр" күмәк IT-блогы кулланучысы игътибар иткән.
Электрон повесткаларны 1 ноябрьдә җибәрә башларга тиешләр. Бу сайт аша кешеләр шәхси сәхифәләренә кереп, гаскәргә чакыру белән бәйле үзләре турында мәгълүмат таба алачак. Электрон реестрда чыгып, 7 көн узганнан соң повестка тапшырылган булып саналачак.
▪️Узган елның җәендә канун чыгаручылар хәрби чакырылышка ярашлы егетләргә, повесткалары реестрда чыкканнан соң Русиядән читкә китүне тыйды. Русия Украинага каршы сугыш башлагач кабул ителгән кануннар мәҗбүри хәрби хезмәттән качучыларга машина йөртүне, үз исемнәренә транспорт һәм күчемсез милек теркәүне, кредитлар алуны, кече эшмәкәрлек теркәүне тыя.

Русиядә электрон повесткалар реестрын сынап карау рәвешендә эшләтә башлаганнар
Ноябрьдән башлап биредә повесткалар һәм хакимият оешмаларының гаскәргә чакыру белән бәйле карарларын чыгарачаклар, качып йөрүчеләргә кертелгән чикләүләр турында хәбәрләр дә эленәчәк.
👎4💩4👍1
Көн язмасы: Баймак протестларында катнашкан Заһир Мөхәммәдъяров АКШта сәяси сыену сораган
Баймактагы протестларда катнашканнан соң, полиция эзәрлекләвеннән качып, Русиядән китәргә мәҗбүр булган 27 яшьлек табиб Заһир Мөхәммәдъяровның иртәгә АКШта сәяси сыену сорау мәсьәләсе каралачак.
Хәзерге вакытта Заһир АКШның иммиграция төрмәсендә утыра.
Баймактагы протестлар узып ике айдан соң полиция хезмәткәрләре Мөхәммәдъяровның әниләренә килә, чөнки ул шунда теркәлгән була. Полиция вәкилләре Заһирның әнисенә улыгыз экстремизм һәм киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу турында җинаять эшләре нигезендә эзләнә дигәннәр. Әлеге хәлләрдән соң Заһир илдән китәргә карар кыла.
Аның ничек чикне чыгуы, киләчәккә планнары, кичерешләре турында👉 Азатлык сәхифәсендә укыгыз. Ачылмаса 👉монда басыгыз.

👍6❤2
Украинада сугыш башланганнан бирле Русиядә 27,5 мең бала онлайн укуга күчкән.
Моңа кадәр онлайн укуга күчүчеләр саны кисәк артуы коронавирус пандемиясе вакытында күзәтелгән булган.
Шул ук вакытта Русия мәгариф министрлыгы Русия мәктәпләреннән укытучыларның күпләп китүен теркәгән. Министрлык белешмәләренчә, узган елның гыйнварыннан сентябренә кадәр 193 меңнән артык мөгалим эштән китәргә гариза язган.
Тулырак👉 Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

Сугыш башланганнан бирле Русиядә 27 мең бала онлайн-белем алуга күчкән
Моңа кадәр онлайн укуга күчүчеләр саны кисәк артуы коронавирус пандемиясе вакытында күзәтелгән булган.
🔥2❤1👍1
Русия мәктәпләренә бер сыйныфка урысча начар белә торган өчтән дә артык мигрант баласын алмаска кушканнар.
Мәгариф министрлыгы бер тикшеренүгә сылтанган. Бу тикшеренүгә ярашлы, урыс телен начар аңлаучы балалар күп булса, бу мәгариф процессына тискәре йогынты ясый икән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

😡10🤯3👍2🤡1
Лүбнәндә — янә шартлаулар. Кичә пейджерлар шартлаган булса, бүген портатив радиолар шартлаган.
Ул хакта Reuters агентлыгы һәм "Би-би-си" хәбәр итә. Шартлаулар Бәйрут янында һәм илнең көньягында булган, диелә. 3 кеше үтерелгән, 150ләп кеше яраланган дип яза җирле медиалар.
Исегезгә төшерәбез: кичә Лүбнәндә (Ливан) "Хизбулла" төркеме сугышчыларының пейджерлары шартлаган иде. Нәтиҗәдә 12 кеше (шул исәптән 2 бала) һәлак булган, 2800дән артык кеше яраланган. Ynet хәбәр итүенчә, пейджерлар читтән торып шартлатылган. "Хизбулла" һәм Лүбнән хакимияте һөҗүмдә Израилне гаепләде.

🤬5🔥3😁2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән дүрт мөслимә дә кулга алынды 39 яшьлек Ләйсән Садыйкова, 38 яшьлек Рания Вәисова, 37 яшьлек Алсинә Хәйруллина, 25 яшьлек Албина Вәлиәхмәтованы 16 ноябрьгә кадәр сак астында тоту карары чыкты дип…
Исегезгә төшерәбез: Казанда 4 мөслимә тоткарланды.
Куәт оешмалары аларны "Хизб ут-тәхрир" оешмасында катнашуда гаепли. Бу сәяси фирка Русиядә 2003 елдан бирле тыелган һәм террор оешмасы булып санала. Тоткарланган хатын-кызларның дүртесе дә кимендә 16 ноябрьгә кадәр изоляторда утырачак.
Бөтенесенең дә диярлек нәни балалары бар. Өй сагын гына сораган булсалар да, бүген узган мәхкәмә шушы үтенечләрен кире какты.
Ул хакта видео да ясадык. Аны безнең YouTube-каналда карагыз.

YouTube
Татарстанда 4 мөслимә тоткарланган
Казанда 4 мөслимә тоткарланган. Куәт оешмалары аларны "Хизб ут-тәхрир" оешмасында катнашуда гаепли. Бу сәяси фирка Русиядә 2003 елдан бирле тыелган һәм террор оешмасы булып санала. Тоткарланган хатын-кызларның дүртесе дә кимендә 16 ноябрьгә кадәр изоляторда…
😱5😢5❤1🤬1
Бүген — 18 сентябрь. Бу көнне 1915 елда Сөембикә манарасын төзекләндерү эшләре тәмамлана.
Ә сезнең фикерегезчә, Сөембикә манарасы Казан ханлыгы чорында төзелгәнме? Әллә Казанны урыслар басып алганнан соң салынганмы?
Ничек уйлыйсыз?
Тарихчылар арасында бу хакта уртак фикер һаман да юк.
#татарлар #Казан #Татарстан

🔥6🤔4👍2🕊1
❗️Җырчы Зөлфия Камалова вафат булган
Ул яман шеш авыруына каршы көрәште. Әмма җиңә алмады. Җырчы өендә, якыннары янында җан биргән.
Зөлфия Камалованың үлеме турында промоутер Александр Чепарухин язып чыкты. Берничә сәгать элек җырчының үлемен Азатлыкка аның белән аралашкан дусты да раслаган иде. Ул көндез өзелгән.
Бу 👉сылтамага басыгыз. Тулырак мәгълүмат шунда.
"Бизнес Online" фотосы
#югалту

😢52💔11😭8❤🔥2👍1
Пәнҗешәмбе, 19 сентябрь иртәсе китергән хәбәрләргә күз салыйк:
🔵 Җырчы Зөлфия Камалова үлеме турында раслау хәбәре аның шәхси аккаунтларында чыкты. Җырчы 18 сентябрь кичендә үз өендә бакыйлыкка күчкән, аның янында кызы Зифа һәм ире Эндрю булган диелә.
🔵 Ливанда икенче дулкын шартлауларда 20 кеше һәлак, тагын 450 кеше яраланган, ди хакимият. "Хизбулла" куллана торган рацияләр Бәйрутта һәм ил көньягында шартлаган дип хәбәр ителә.
🔵 Украинаның Сум шәһәренә кичә кич һөҗүм аркасында шәһәрдә электр һәм су белән проблемнар күзәтелә, дип хәбәр итә җирле хакимият.
🔵 Киләсе атна Камала Һаррис Вашингтонда Владимир Зеленский белән очрашырга җыена – Bloomberg һәм CNN. Зеленский белән очрашу мөмкинлеген Дональд Трамп та кире какмады.
🔵 Русия хакимияте илдә канунсыз булган мигрантлар исемлеген төзергә җыена – Эчке эшләр министрлыгы. Реестрга эләгүдән соң мигрантлар банклар белән куллана алмаячак, өйләнү һәм балаларны мәктәпкә бирү дә мөмкин булмаячак.
Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
@azatliqradiosi
Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2🔥2❤1
Башкортстанда "Пруфы" интернет басмасы нәшере Рәүфә Рәхимовага гаскәрне "кимсетү" турында ачылган эшне мәхкәмә карый башлаган
Мәхкәмә утырышы 18 сентябрьдә башланган. Утырышны Рәхимованың чит илдә булуы сәбәпле 4 октябрьгә күчергәннәр.
Рәхимова үзенә яудырылган гаепләүләргә җавап итеп "шәхсән мин һәм редакция канун боза торган берни дә эшләмәдек" диде.
Башкортстанның "Пруфы" басмасы быел гыйнварда республика хакимиятләренең басымы турында җиткергән иде.
👉 Тулырак монда укый аласыз.
#Башкортстан

🤬2🥱1