Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Алпар" татар фольклор төркеме Искешәһәр белән Истанбулда чыгыш ясады Ике шәһәрдә дә Казаннан килгән музыкантлар борынгы төрки музыка уен кораллары һәм татар җырларының тарихлары белән таныштырды, остаханәләр оештырды. — Татарның музыка сәнгате ул тальян…
Истанбулда узган җылы очрашуның рухын сиземләргә теләсәгез, Азатлык сайтында сезнең өчен матур фотогалерея җыйдык.
VPN булмаса, монда басыгыз.
@azatliqradiosi
VPN булмаса, монда басыгыз.
@azatliqradiosi
👍8❤3🔥2
Бу атна Азатлык ниләр турында язды? Иң мөһим язмаларыбызны искә төшерәбез:
🔵 Мобилизациягә 2 ел. Русиядә иң күп үлемнәр — Башкортстан белән Татарстанда
🔵 "Кыпчак телләрендә киң таралган "W" авазын алып атканнар". Уртак төрки әлифба каршылыклар уятты
🔵 Җырчы Зөлфия Камалова вафат булган
🔵 "Хәвефле кисәтү". Православ радикал Гайнетдин мөфтиятен тыюны сорый
🔵 Татарстаннан Төркиягә күченүчеләр башка илләргә китәргә мәҗбүр
🔵 Баймак протестларында катнашкан Заһир Мөхәммәдъяров АКШта сәяси сыену сораган
Безнең сайтка кергәләргә онытмагыз, анда бик күп кызыклы язмалар, хәбәрләр, фото һәм видеолар чыгып бара.
#атна_язмалары
@azatliqradiosi
Безнең сайтка кергәләргә онытмагыз, анда бик күп кызыклы язмалар, хәбәрләр, фото һәм видеолар чыгып бара.
#атна_язмалары
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3🔥1
Азатлык радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2692, Башкортстаннан кимендә 2962, ике республикадан кимендә 5654 кеше һәлак булган.
📝 Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.
Сугышта үлүчеләр турында җентекле статистиканы безнең сайтта карый аласыз (VPNсыз сылтама).
#сугышта_үлүчеләр
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Сугышта үлүчеләр турында җентекле статистиканы безнең сайтта карый аласыз (VPNсыз сылтама).
#сугышта_үлүчеләр
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢5😭2🔥1🎉1
Казакъстанда Украинадагы сугышны тәнкыйтьләгән Русия ватандашы тоткарланган, аңа экстрадиция яный
Эшкуар Евгений Наказненко Украинадагы сугышны тәнкыйтьләп видеолар чыгарган, моның өчен ул Русия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан халыкара эзләүгә игълан ителгән.
"ОВД-Инфо" мәгълүматына күрә, Наказненконы Алматы һава аланында тоткарлаганнар. Аннан ул эшләре буенча Төркиягә очарга җыена иде. Ул эзләүдә булганын белмәгән һәм качарга тырышмаган диелә.
Мәхкәмә карары нигезендә, эшкуар Алматы вакытлы тоту изоляторына 40 тәүлеккә җибәрелгән. Милләте белән Евгений Наказненко украин, аның Русия ватандашлыгы бар. 2007 елдан ул Казакъстанда яшәгән, анда ул Oxford Team чит телләр өйрәнү мәктәбенә нигез салган.
Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

😢5😁1🙏1
77 яшендә шәрыкъ белгече Сәлим Гыйләҗетдинов вафат булган
Аның белән хушлашу иртәгә 10.00 сәгатьтә "Казан нуры" мәчетендә узачак, дип яза Татар-информ. Мәрхүмне Мөселман зиратына җирләячәкләр.
Галим Татарстан фондларында сакланган фарсы кулъязмаларын өйрәнә, аларның тасвирламасын чыгара. Өч китаптан торган хезмәттә XI гасырдан алып XX йөзгә кадәр татарның фарсы телендәге язма мирасы эшкәртелеп нәшер ителде. Ул шулай ук татар телендә Коръән сүзлеген әзерли башлаган булган диелә.
Фото: "Гасырлар авазы" журналы

😢12🔥1
Казанда Камал театрының яңа бинасы төзелеше һәм Ваһапов фестивале, 77 яшьлек Фәрит Мөхәммәтшиннең кабат Татарстан Дәүләт шурасы рәисе итеп сайлануы, Супер Ай күренеше, дөньяда Мәүлид ән-Нәби көнен бәйрәм итүе...
Атна вакыйгаларын фотосурәтләр ярдәмендә тупладык. Аны безнең фотогалереядә карагыз.
@azatliqradiosi
Атна вакыйгаларын фотосурәтләр ярдәмендә тупладык. Аны безнең фотогалереядә карагыз.
@azatliqradiosi
🔥7👍2
Бу атна танылган татар җырчысы Зөлфия Камалова вафат булды. Азатлыкның Әйдә! Online проекты җырчы истәлегенә багышлап, аның кайбер җырларын туплады ❤️
Әйдәгез, бергәләп аларны тыңлап, моңланып алыйк! Азатлык сезгә имин кичләр тели, иртәгә эшебезне дәвам итәчәкбез. Исән-сау булыгыз, кадерле укучылар!
https://t.me/eydetat/3503

Telegram
Әйдә! Online - Изучаем татарский
Кайгылы хәбәр. Вчера весь татарский мир сотрясла печальная новость. Ушла из жизни известная татарская певица Зуля Камалова, боровшаяся с раком.
Давайте вспомним, за что мы так любим музыку Зули Камаловой, и почему она не просто татарская певица из Австралии…

❤13💔10😢3❤🔥1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 сентябрь, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русиянең Запорожьега һөҗүм аркасында 16 кеше ярланган. 13 күпкатлы йортка, мәктәпләргә, машиналарга, гаражларга һәм шәхси йортларга зыян килгән дип белдерде җирле хәрби хакимият башлыгы Иван Федоров.
🔸Белгород өлкәсе Губкин шәһәренә дроннар һөҗүмендә өч күпфатирлы йортка зыян килгән. Ростов өлкәсендә дрон калдыклары басуга төшкән, янгын башланган.
🔸Краснояр краенда бер гаилә авыл кибетеннән алынган ризык ашап агуланган. 6, 11, 12, 13 яшьлек дүрт бала үлгән, әти-әнисе авыр хәлдә хастаханәдә ята.
🔸Төркиянең Невшеһир төбәгендә микроавтобус әйләнгән, 18 кеше, шул исәптән 15 турист яраланган. Алар арасында 9 русияле булган. Аларның гомеренә куркыныч янамый, хастаханәгә берсен дә салмаганнар.

👍1
Зөфәр Зәйнуллин: "Әтиемнең эшен дәвам итәм"
Дүшәмбе иртәсен зур әңгәмә белән башлыйк.
Зөфәр Зәйнуллин - танылган язучы, галим Зәки Зәйнуллин улы. Соңгы вакытларда ул Азат милләтләр лигасында Татарстанның бәйсезлеге өчен ачыктан ачык көрәшә башлады.
Нәрсә этәргән аны моңа? Латвиянең башка татарлары моны ничек кабул иткән? Вакытында Зәки Зәйнуллин Казанга кайтып киткән кебек, ул Европадагы рәхәт тормышын калдырачакмы? Азатлык аның белән сөйләште.
Әңгәмәдән бер өзек:
"Латышлар менә үз телләренә кайтып бетте. Беләсезме, аларның да техник, математик терминнары югалып беткән иде. Бу – еллар дәвамында урыс теленең өстенлек итү нәтиҗәсе. Сантехника белгече үз телендә берни аңлата алмый иде, гел урыс сүзләрен кыстырды. 30 ел эчендә техник телне яңартты латышлар! Мәдәниятләрен торгыздылар. Ә татарга үз каһарманнарын искә алырга рөхсәт ителми. Хәтер көнен уздырырга ярамый, ә Тәре йөрешен ярый"
Тулырак Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз ачылучы сылтама.

Азатлык Радиосы
Зөфәр Зәйнуллин: "Әтиемнең эшен дәвам итәм"
Зөфәр Зәйнуллин Азат милләтләр лигасында Татарстанның бәйсезлеге өчен ачыктан ачык көрәшә башлады. Нәрсә этәргән аны моңа? Латвиянең башка татарлары моны ничек кабул иткән? Вакытында Зәки Зәйнуллин Казанга кайтып киткән кебек, ул Европадагы рәхәт тормышын…
🔥8👍5❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мобилизациягә 2 ел. Русиядә иң күп үлемнәр — Башкортстан белән Татарстанда Украина сугышындагы үлемнәр саны белән Башкортстан Русия буйлап — беренче, Татарстан дүртенче урында бара. Сугышка үзе теләп киткәннәрнең үлеме ягыннан Башкортстан абсолют "рекорд"…
Башкортстан Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга ярты миллион сум акча түләячәк
Башкортстанда колонияләрдән контракт төзеп Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга республика 505 мең сум күләмендә акча түләячәк. Бу хактагы фәрманны республика башлыгы Радий Хәбиров имзалаган.
Элек республика бу акчаны аларга бирми иде.
Әлеге вакытта Башкортстан колонияләреннән күпме кеше сугышта катнашуы билгеле түгел. Узган елның февраленә булган мәгълүматка күрә, республика колонияләреннән 200дән 500гә кадәр тоткын сугышка алынган булуы бар. Алар башлыча авыр җинаятьләр өчен утырган.
Радий Хәбиров Башкортстан ирләрен сугышка җибәрүдә иң актив төбәк җитәкчеләренең берсе. "Медиазона" җыйган мәгълүматларга караганда, сугышта үлүчеләр саны белән республика Русиядә беренче урында тора.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.

💩10🤬1
Дамир Фәттахов Росмолодежьдан киткән
Росмолодежь җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов вазифасыннан киткән. Әлегә кая китүе билгеле түгел.
Быел 14 августта Росмолодежның башлыгы Ксения Разуваева үз теләге белән эшеннән китте. Аның артыннан Фәттахов та вазифасыннан китәргә мөмкин дип фаразланды.
14 сентябрьдә оешма җитәкчесе итеп моңарчы "Беренчеләр хәрәкәте"н җитәкләгән Григорий Гуровны куйдылар. Ә "Беренчеләр хәрәкәте" белән хәзер Украинага каршы сугышта катнашкан, Казан танк училищесын бетергән 35 яшьлек Артур Орлов җитәкли.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
.

"Бизнес Online" мәгълүматынча, Фәттахов бу вазифасыннан Росмолодежьга яңа җитәкчелек килгәнгә китә. Әлегә кая китүе билгеле түгел.
💩3👨💻3🤡1
Иртәгә БМОда Русиядә кеше хокуклары, шул исәптән "Баймак эше" турында сөйләчәкләр
БМОның Русиядә кеше хокуклары мәсьәләләре өлкәсендәге махсус хисапчысы Мариана Кацарова яңа хисабын чыгарды. Бу хисап белән ул иртәгә, 24 сентябрьдә Женевада, БМОның кеше хокуклары шурасының 57нче утырышында чыгыш ясаячак.
Әлеге хисапта аерым бер кызыл юл Баймактагы вакыйгаларга багышланган.
"Протест чарасын рәхимсез рәвештә бастырдылар, анда катнашканнарның күпчелеге җәрәхәтләр алды, йөзләгәне кулга алында, кимендә бер кеше тоткарланганда һәлак булды. Протест белдерүчеләргә 163 административ һәм 80 җинаять эше ачылды. Шул вакыттан бирле протестта катнашучыларның икесе, фаразланганча тәртип саклау оешмалары тарафыннан җәфалаулар һәм көч басымы аркасында үлде, аларга каршы җинаять эшләре ачылган иде", диелә хисапта.
Русия хөкүмәте БМО махсус хисапчысының мандатын әле дә танымады һәм хезмәттәшлек итүдән баш тарта.

🔥5👍1