Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Азатлык радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2692, Башкортстаннан кимендә 2962, ике республикадан кимендә 5654 кеше һәлак булган.

📝 Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

Сугышта үлүчеләр турында җентекле статистиканы безнең сайтта карый аласыз (VPNсыз сылтама).

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢5😭2🔥1🎉1
Казакъстанда Украинадагы сугышны тәнкыйтьләгән Русия ватандашы тоткарланган, аңа экстрадиция яный

Эшкуар Евгений Наказненко Украинадагы сугышны тәнкыйтьләп видеолар чыгарган, моның өчен ул Русия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан халыкара эзләүгә игълан ителгән.

"ОВД-Инфо" мәгълүматына күрә, Наказненконы Алматы һава аланында тоткарлаганнар. Аннан ул эшләре буенча Төркиягә очарга җыена иде. Ул эзләүдә булганын белмәгән һәм качарга тырышмаган диелә.

Мәхкәмә карары нигезендә, эшкуар Алматы вакытлы тоту изоляторына 40 тәүлеккә җибәрелгән. Милләте белән Евгений Наказненко украин, аның Русия ватандашлыгы бар. 2007 елдан ул Казакъстанда яшәгән, анда ул Oxford Team чит телләр өйрәнү мәктәбенә нигез салган.

Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
😢5😁1🙏1
77 яшендә шәрыкъ белгече Сәлим Гыйләҗетдинов вафат булган

Аның белән хушлашу иртәгә 10.00 сәгатьтә "Казан нуры" мәчетендә узачак, дип яза Татар-информ. Мәрхүмне Мөселман зиратына җирләячәкләр.

Галим Татарстан фондларында сакланган фарсы кулъязмаларын өйрәнә, аларның тасвирламасын чыгара. Өч китаптан торган хезмәттә XI гасырдан алып XX йөзгә кадәр татарның фарсы телендәге язма мирасы эшкәртелеп нәшер ителде. Ул шулай ук татар телендә Коръән сүзлеген әзерли башлаган булган диелә.

Фото: "Гасырлар авазы" журналы
😢12🔥1
Казанда Камал театрының яңа бинасы төзелеше һәм Ваһапов фестивале, 77 яшьлек Фәрит Мөхәммәтшиннең кабат Татарстан Дәүләт шурасы рәисе итеп сайлануы, Супер Ай күренеше, дөньяда Мәүлид ән-Нәби көнен бәйрәм итүе...

Атна вакыйгаларын фотосурәтләр ярдәмендә тупладык. Аны безнең фотогалереядә карагыз.

@azatliqradiosi
🔥7👍2
Бу атна танылган татар җырчысы Зөлфия Камалова вафат булды. Азатлыкның Әйдә! Online проекты җырчы истәлегенә багышлап, аның кайбер җырларын туплады ❤️

Әйдәгез, бергәләп аларны тыңлап, моңланып алыйк! Азатлык сезгә имин кичләр тели, иртәгә эшебезне дәвам итәчәкбез. Исән-сау булыгыз, кадерле укучылар!

https://t.me/eydetat/3503
❤13💔10😢3❤‍🔥1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 сентябрь, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸
Русиянең Запорожьега һөҗүм аркасында 16 кеше ярланган. 13 күпкатлы йортка, мәктәпләргә, машиналарга, гаражларга һәм шәхси йортларга зыян килгән дип белдерде җирле хәрби хакимият башлыгы Иван Федоров.

🔸Белгород өлкәсе Губкин шәһәренә дроннар һөҗүмендә өч күпфатирлы йортка зыян килгән. Ростов өлкәсендә дрон калдыклары басуга төшкән, янгын башланган.

🔸Краснояр краенда бер гаилә авыл кибетеннән алынган ризык ашап агуланган. 6, 11, 12, 13 яшьлек дүрт бала үлгән, әти-әнисе авыр хәлдә хастаханәдә ята.

🔸Төркиянең Невшеһир төбәгендә микроавтобус әйләнгән, 18 кеше, шул исәптән 15 турист яраланган. Алар арасында 9 русияле булган. Аларның гомеренә куркыныч янамый, хастаханәгә берсен дә салмаганнар.

@azatliqradiosi
👍1
Зөфәр Зәйнуллин: "Әтиемнең эшен дәвам итәм"

Дүшәмбе иртәсен зур әңгәмә белән башлыйк.

Зөфәр Зәйнуллин - танылган язучы, галим Зәки Зәйнуллин улы. Соңгы вакытларда ул Азат милләтләр лигасында Татарстанның бәйсезлеге өчен ачыктан ачык көрәшә башлады.

Нәрсә этәргән аны моңа? Латвиянең башка татарлары моны ничек кабул иткән? Вакытында Зәки Зәйнуллин Казанга кайтып киткән кебек, ул Европадагы рәхәт тормышын калдырачакмы? Азатлык аның белән сөйләште.

Әңгәмәдән бер өзек:

"Латышлар менә үз телләренә кайтып бетте. Беләсезме, аларның да техник, математик терминнары югалып беткән иде. Бу – еллар дәвамында урыс теленең өстенлек итү нәтиҗәсе. Сантехника белгече үз телендә берни аңлата алмый иде, гел урыс сүзләрен кыстырды. 30 ел эчендә техник телне яңартты латышлар! Мәдәниятләрен торгыздылар. Ә татарга үз каһарманнарын искә алырга рөхсәт ителми. Хәтер көнен уздырырга ярамый, ә Тәре йөрешен ярый"

Тулырак Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз ачылучы сылтама.
🔥8👍5❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мобилизациягә 2 ел. Русиядә иң күп үлемнәр — Башкортстан белән Татарстанда Украина сугышындагы үлемнәр саны белән Башкортстан Русия буйлап — беренче, Татарстан дүртенче урында бара. Сугышка үзе теләп киткәннәрнең үлеме ягыннан Башкортстан абсолют "рекорд"…
Башкортстан Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга ярты миллион сум акча түләячәк

Башкортстанда колонияләрдән контракт төзеп Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга республика 505 мең сум күләмендә акча түләячәк. Бу хактагы фәрманны республика башлыгы Радий Хәбиров имзалаган.

Элек республика бу акчаны аларга бирми иде.

Әлеге вакытта Башкортстан колонияләреннән күпме кеше сугышта катнашуы билгеле түгел. Узган елның февраленә булган мәгълүматка күрә, республика колонияләреннән 200дән 500гә кадәр тоткын сугышка алынган булуы бар. Алар башлыча авыр җинаятьләр өчен утырган.

Радий Хәбиров Башкортстан ирләрен сугышка җибәрүдә иң актив төбәк җитәкчеләренең берсе. "Медиазона" җыйган мәгълүматларга караганда, сугышта үлүчеләр саны белән республика Русиядә беренче урында тора.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
💩10🤬1
Дамир Фәттахов Росмолодежьдан киткән

Росмолодежь җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов вазифасыннан киткән. Әлегә кая китүе билгеле түгел.

Быел 14 августта Росмолодежның башлыгы Ксения Разуваева үз теләге белән эшеннән китте. Аның артыннан Фәттахов та вазифасыннан китәргә мөмкин дип фаразланды.

14 сентябрьдә оешма җитәкчесе итеп моңарчы "Беренчеләр хәрәкәте"н җитәкләгән Григорий Гуровны куйдылар. Ә "Беренчеләр хәрәкәте" белән хәзер Украинага каршы сугышта катнашкан, Казан танк училищесын бетергән 35 яшьлек Артур Орлов җитәкли.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.

.
💩3👨‍💻3🤡1
Иртәгә БМОда Русиядә кеше хокуклары, шул исәптән "Баймак эше" турында сөйләчәкләр

БМОның Русиядә кеше хокуклары мәсьәләләре өлкәсендәге махсус хисапчысы Мариана Кацарова яңа хисабын чыгарды. Бу хисап белән ул иртәгә, 24 сентябрьдә Женевада, БМОның кеше хокуклары шурасының 57нче утырышында чыгыш ясаячак.

Әлеге хисапта аерым бер кызыл юл Баймактагы вакыйгаларга багышланган.

"Протест чарасын рәхимсез рәвештә бастырдылар, анда катнашканнарның күпчелеге җәрәхәтләр алды, йөзләгәне кулга алында, кимендә бер кеше тоткарланганда һәлак булды. Протест белдерүчеләргә 163 административ һәм 80 җинаять эше ачылды. Шул вакыттан бирле протестта катнашучыларның икесе, фаразланганча тәртип саклау оешмалары тарафыннан җәфалаулар һәм көч басымы аркасында үлде, аларга каршы җинаять эшләре ачылган иде", диелә хисапта.

Русия хөкүмәте БМО махсус хисапчысының мандатын әле дә танымады һәм хезмәттәшлек итүдән баш тарта.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🔥5👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Зөфәр Зәйнуллин: "Әтиемнең эшен дәвам итәм" Дүшәмбе иртәсен зур әңгәмә белән башлыйк. Зөфәр Зәйнуллин - танылган язучы, галим Зәки Зәйнуллин улы. Соңгы вакытларда ул Азат милләтләр лигасында Татарстанның бәйсезлеге өчен ачыктан ачык көрәшә башлады. Нәрсә…
Татар активисты, Латвия мөфтие Зөфәр Зәйнуллин белән әңгәмәдән бер өзек:

— Үзләрен сөргендәге Татарстан хөкүмәте дип танучы оешманың эше чынында күпләргә аңлашылмый. Аңлату эшләре алып барырга кирәк дигәндә, кемгә сөйлисез? Мәсәлән, сезнең Халыкара оешмалар белән элемтә бармы?

— Без әлегә Европа илләренә Татарстан турында сөйлибез. Аның оккупациядә икәнен аңлатабыз. Русияне колониаль империя дип атыйбыз.
Дөнья Русиядәге асаба халыкларның нинди хәлдә булганын аңларга, төшенергә тиеш.

Сәясәтчеләр, депутатлар белән аралашырга кирәк. Төп максат – Европа дәүләтләре тарафыннан Татарстанны оккупацияләнгән җир итеп танулары. Мәсәлән, Латвия белән бу эш алып барыла ала. Мондый тәкъдим белән Украинага мөрәҗәгать юлланды. Башка оешмалар белән элемтәдә торуны әйтә алмыйм.

▪️"Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип аталган төркем 2008 елда барлыкка килде. Аны ул чакта читтән торып Милли Мәҗлес оешмасы эшләрендә катнашкан һәм 1996 елдан АКШта яшәгән татар галиме, активист Вил Мирзаянов җитәкләде. 2023 елның февраленнән бу вазифага Британиядә сыену алган татар активисты Рәфис Кашапов кереште. Оешма үзенең төп максаты итеп Татарстанның бәйсезлегенә ирешүне күрә.

▪️"Сөргендәге хөкүмәт" феномены әсир милләтләрнең хокукларын яклау өлкәсендә шактый көчле сәяси корал булса да, аның төп проблемы булып канунилыгы, легитимлыгы кала, чөнки басып алынган ватан илдә аларны демократик кагыйдәләргә нигезләнеп сайларга юл куелмый, ә читтәге милли хәрәкәтнең тиешле оештыру эшен башкарып чыгу өчен мөмкинлекләре юк, йә ул еш кына бик зәгыйф булып кала.


Тулырак Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз ачылучы сылтама.
❤3👍2🔥2
⚡️Татарстанда ир белән хатын мәетләре табылган.

38 яшьлек ир-ат һәм 36 яшьлек хатын-кыз мәетләре Бөгелмә-Әлмәт юлы буенда табылган. Кайбер медиа чаралары ир-ат башта хатынын пычак белән кадап үтергән, ә соңыннан үз-үзенә дә кулган салган дип яза.

Гаиләнең ике баласы калган дип тә хәбәр ителә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😨5🤬1
Русия хөкүмәте "бала табудан баш тартуны пропагандалаган" өчен – "ЛГБТ-пропаганда" очрагындагы кебек үк – җәза кертү турындагы канун өлгесен хуплады.

Чайлдфри турында нейтраль яки уңай мәгълүмат тараткан русияләргә 100 мең сумга кадәр штраф янаячак. Оешмаларга – миллион сумга кадәр штраф һәм аларның эшчәнлеген өч айга туктату күз уңында тотыла.

Әгәр дә бу мәгълүматлар балигъ булмаучыларга каралган, интернет яки медиа аша таратылган икән, штрафларның күләме ике тапкырга арта.

Түрәләр фикеренчә, әлеге канун өлгесе традицион кыйммәтләрне саклау һәм ныгытуга, шулай ук аларны яклау өчен нәтиҗәле механизм булдыруга юнәлтелгән".

Әлеге канун өлгесен Думаның Башкортстаннан сайланган депутаты Эльвира Аитколова әзерләгән. Аңа 51 яшь, ике кызы һәм оныгы бар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤣6🤡4👍1🤬1
Европа хатын-кызларының "Ханым" берлеге Германиянең Франкфурт шәһәрендә изү ясау остаханәсе уздырды.

Майндагы Франкфурт шәһәрендә яшәүче татар активисты Гөлнур Даутованың йортында татар хатын-кызлары киеменең бер өлеше — изү тегүгә — багышланган ике көнлек мастер-класс узды. Германиянең Франкфурт, Берлин, Аугсбург, Бад Науһейм шәһәрләреннән җыелган катнашучылар өчен изү тегү нечкәлекләрен аңлатырга дип Казакъстанда туган татар егете, хәзер Италиянең Болонья шәһәрендә халыкара икътисад һәм сәясәт юнәлешендә белем алучы Ислам Гомәров килде.

Ислам — татар телле аудиториягә үзенең соцчелтәрләрендә милли ашлар пешерү, милли киемнәр тегү, чигү, бию һәм җырлар белән танылган кеше. Ул тумышы белән — Казакъстандагы татар авылыннан. Казакъстандагы татар милли чараларында катнаша, шулай ук, татар милли киемнәреннән шәһәр коллекциясен булдыра. Франкфуртка ул Казакьстан татарларының тарихи изү өлгеләрен, әбисенең тәңкәләр белән бизәлгән изүен, үзе теккән милли кием коллекциясе үрнәкләрен дә алып килде. “Ханым” төркеме оештырган остаханәдә ул изү һәм тегү нечкәлекләрен аңлатудан тыш, бәлеш, чәкчәк, токмач пешерү нечкәлекләренә дә өйрәтте.

“Җыелган кешеләрнең иң беренчедән үзен өйдә кебек хис итеп, өй ашлары белән, мәтрүшкәле чәйләр белән сыйланып, остаханәдән тик җылы хисләр белән китүе — минем өчен иң кадерле бәя. Ханымнарның үз куллары белән ясаган изүләре аларның эчке дөньясын күрсәтә дип ышанам. Үзем тойган хисләрем: дөньяның кайсы гына җирендә булсак та, татар булып калуыбыз — чын. Шундый мөмкинлек булуына бик шатмын”

ди Ислам.

“Остаханәнең бик җылы мохиттә, гаилә кебек узуына шатландым да, шулай була алуына гаҗәпләндем дә. Мондый остаханәләр — хатын-кызлар дуслыгы, татар хатыннарының зиһене, тәҗрибәсе турында. Мондый очрашуларны сагынган идек: ул безне тагы да якынайтты, төрле шәһәрләрдә яшәүче ханымнар һәм гаиләләр арасындагы дуслык җепләре тагы да ныгыды. Мин озак еллар Германиядә яшәп тә мәдәниятебезгә хөрмәт саклаган татар кызларына сокланам, безнең өчен шундый терапия булды бу. Без туган мәдәниятебездән еракта, мәгълүматны китаплардан яки интернеттан гына алабыз, ә Ислам үзе килеп безгә аның чынын күрсәтте. Без монда — төрле: кемдер — Үзбәкстаннан, кемдер — Татарстаннан, кемдер — Башкортстаннан, хәзер Казакъстан татар бөртекләре дә килеп кушылды. Без барыбыз да канәгать калдык, кем өчендер бу — танышу, кем өчендер кабат аралашу чарасы булды. Исламның нәкъ менә милли гадәтләр белән үзе пешергән ашлары бик ошады, хәзер ул эзләп тапкан төрле милли үзенчәлекләрне, серләрне сорап алып, өйрәнеп үстерәсе килә”

ди "Ханым" берлегенең рәисәсе Гөлнур Даутова.

Изү – татар хатын-кызларының бизәнгечләренең берсе. Нигезе — тукымадан, күлмәк өстеннән түш уемын каплап киелә. Изүне көрәк рәвешендә, төрле төстәге тасмалардан теккәннәр, тәңкәләр, сәдәфләр, төсле ташлар, төймәләр белән бизәгәннәр. Изүнең бизәлешенә карап, аны кигән хатын-кызның хыял байлыгы, зәвыгы турында фикер йөртергә мөмкин булган.

Түш каплангач, изү төрле авыруларны һәм явыз рухларны тәнгә кертми дип инанганнар. Изү — шактый затлы бизәнү әйбере, һәм аны күлмәк өстеннән киеп кунакка, төрле бәйрәмнәргә йөргәннәр.

#татарлар

@azatliqradiosi
❤6👍2