Уфада бизнес-үзәк төзү өчен Украинага каршы сугышучы хәрбиләр хөрмәтенә утыртылган аллеяне сүткәннәр
Бу фотоның берсе 2022 елның сентябрендә, икенчесе 2024 елның сентябрендә төшерелгән.
Беренче фотода Уфа шәһәре мэры Украинада сугышта катнашучылар хөрмәтенә "Өйгә әйләнеп кайту" аллеясен утыртуда катнаша.
Икенче фотода бу аллеяне сүтеп маташалар.
Эш шунда ки, аллея һәм аның янындагы балалар мәйданчыгы урынына парковкалы бизнес үзәк төземәкчеләр.
Аллеядәге агачларны башка урынга күчереп утыртырга вәгъдә иткәннәр, тик төнлә аларны кемдер урлаган.
"Не Москва" басмасы ачыклавынча, монда аның аллея утыртканчы ук төзергә ниятләгән булганнар. Җәмәгать тыңлауларын 2020 елның сентябрендә үткәргәннәр, ә проектларга кайбер төзәтмәләрне бу елның язында раслаганнар.
"Түрәләрнең "патриотизмы" турында белергә кирәк булган әйбер шушы", дип яза уфалар бу хакта.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.

😁9👍3❤1👏1🤡1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Татарстан! Татарстан! Синдер безнең яраткан туган Ватан.
Татарстан! Татарстан! Яшә газиз туган ил, яшә, Ватан!"
Алмаз Әсхәдулла көе, Рифат Сәлах сүзләре.
"Алпар" төркеме башкаруында бу җыр ошыймы? Тиздән бу төркем турында яңа видеобыз да чыгачак. 😀
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi

❤22🔥3👍2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 сентябрь, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия Украинаны, шул исәптән Запорожьены бомабага тотуны дәвам итә. Җиде кеше яраланган, хосусый йортлар җимерелгән.
🔸Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков кичәге һөҗүмнәрдә биш кеше яраланды дип белдерде.
🔸Украина президенты Владимир Зеленский кичә БМОның Гомум җыенында чыгыш ясап, сугыш бары тик аның "тынычлык формуласы" нигезендә генә туктарга мөмкин дип белдерде. Әлеге формуланы Мәскәү кире кага.
🔸Роспотребнадзор ковидның ХЕС дип аталган яңа төре белән авыручы ике кешене ачыклаган. Аның берсе Уфада, икенчесе — Ростов өлкәсендә.
🔸Лүбнәннең "Хизбулла" төркеме хәрби җитәкче Ибраһим Кубейсиның 24 сентябрьдә Израиль һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булуын раслады.
🔸Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Владимир Путинның БМО Иминлек шурасы даими әгъза-илләре лидерлары (Кытай, АКШ, Британия, Франция) белән очрашу перспективасы "реалистик түгел" дип белдерде.

👍2
"Медиазона": Русия полициясе Астанада дезертирны урлаган һәм аны Омскига алып чыккан
2023 елның маенда Төмән егете Камил Касыймов сугыштан ялга кайткан һәм анда кире бармаска булган. Ул Казакъстанга күчеп китеп, анда яшәүгә рөхсәт алып эшкә урнашкан.
Касыймовны 2024 елның апрелендә урлаганнар һәм башта Казакъстанның Приозёрски шәһәрендәге ябык хәрби бүлекчәгә алып чыкканнар. Биредә Русия сынап караулар полигонын һәм хәрби һава аланын арендалый. Шуннан соң аны Омскига җибәргәннәр һәм алты елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткәннәр диелә.
БДБ илләренең хокукый ярдәм турындагы Кишинёв конвенциясенә ярашлы, хәрби хезмәткә каршы җинаятьләрдә шикләнелүчеләрне һәм гаепләнүчеләрне турыдан-туры тапшыру тыелган. Казакъстан мәхкәмәсе Камил Касыймовны депортацияләү турында карар кабул итмәгән булган.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.

🤬7👍2
"Татарстанның аерым статусы саклана, Башкортстан "яраткан" төбәк була алмады"
Соңгы ярты елга булган рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстан финанс һәм икътисади яктан Татарстаннан ике тапкырга диярлек калыша.
Икътисад белгече Наталья Зубаревич фикеренчә, Татарстан башка төбәкләр арасында үзенең аерым статусын саклый, ә менә Башкортстан күрше республиканы икътисадның бер өлкәсендә дә куып җитә, хәтта якынлаша да алмады.
Төп сәбәпләрнең берсе — Татарстанның күпкә мөстәкыйльрәк булуында.
— 2024 елда Башкортстанга федераль ярдәм, ягъни трансфертлар, 11 процентка кимеде (Русиядә ул уртача 7 процентка азайды). Ә Татарстанга ярдәм (Мәскәүдән күчерелгән ярдәм) 22 процентка артты. Димәк, Татарстанның аерым статусы саклана. Башкортстан "яраткан төбәк" була алмады, гәрчә төбәк җитәкчелеге ничек кенә тырышса да, — диде Зубаревич.
Саннар, башка фикерләр Азатлык мәкаләсендә:
Төп сайтта.
VPN-сыз сылтама: https://smarturl.click/O0M1a

Азатлык Радиосы
"Татарстанның аерым статусы саклана, Башкортстан "яраткан" төбәк була алмады"
Соңгы ярты елга булган рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстан финанс һәм икътисади яктан Татарстаннан ике тапкырга диярлек калыша. Икътисад белгече Наталья Зубаревич фикеренчә, Татарстан башка төбәкләр арасында үзенең аерым статусын саклый, ә менә Башкортстан…
👍5🤔3🔥1🥴1
Русия хакимиятләре һава аланнарын дроннардан саклауга 11 млрд сум түгәчәк
2028 елга кадәр Русиянең барлыгы 31 зур һава аланын дроннардан саклаячаклар. Бу федераль объектларга да, хосусый милек булып саналучыларга да кагыла. Бу хакта хөкүмәтнең яңартылган федераль проекты әйтелә дип яза "Ведомости".
Русиянең Украина белән өченче ел дәвам иткән сугышында пилотсыз очкычлар моңарчы күрелмәгәнчә күп кулланыла.
Дроннар Татарстан белән Башкортстанга да килеп җитте. Дрон һөҗүме куркынычы сәбәпле, Казан һәм Уфа һава аланнары әледән-әле ябылып тора.
👉Туларак Азатлыкта укыгыз.

🤡2🤣2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстан гөрләп сайлауга әзерләнгәндә, "Баймак эше" кысаларында эзәрлекләүләр двам итә. Чираттагы гаепләнүче — Салават Йылкыбаев тарихы белән таныштырабыз Баймакта туган 33 яшьлек Салават Йылкыбаевны 17 гыйнварда — активист Фаил Алсыновка хөкем карары…
Салават Йылкыбаевка "Баймак эше"ндә гаепләү белдерелгән
Аны киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда һәм хакимият вәкиленә карата сәламәтлеккә куркыныч тудырмый торган көч куллануда гаеплиләр.
Хатыны әйтүенчә, бүген, 25 сентябрьдә тикшерү эшләре башланачак.
Салават Йылкыбаев — балигъ булмаган өч бала атасы һәм зур гаиләсендә бердәнбер туендыручы. Аны 17 гыйнварда, Баймактагы бер кафеда кичке аш ашап утырганда тоткарладылар.
▪️Баймакта протестлар башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыгарганда узды. Аннан соң 80ннән артык кеше кулга алынды. Алар инде 8 айлап СИЗОларда утыра.
👉Тулырак монда укыгыз.

🤬4
Иран ширкәте Татарстандагы суыткычлар заводын сатып алырга тели
Иранның Entekhab Group ширкәте Татарстандагы кытай Midea суыткычлар җитештерүче заводын сатып алу турында сөйләшүләр алып бара. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.
Татарстандагы бу завод "Алабуга" махсус икътисади зонасында урнашкан. Аны 2020 елда Кытайның Midea ширкәте һәм Русиянең "Континент производственные решения" оешмасы бергәләп ачып җибәрде.
Кытай ягы ширкәткә 1 млрд сум кертте. Завод елына 350 ммең берәмлек техника чыгара ала. Беларуста яңа оешма төзи башлавы сәбәпле, 2024 елда ширкәте завод капиталыннан чыкты.
▪️Мәскәү Украинага сугыш башлаганнан соң Көнбатыш илләре Русиягә икътисади чикләүләр кертте, чит илнең күп брендлары илдән китте. Кайбер ширкәтләр урынына Кытай оешмалары килә башлады. Иран үзе дә санкцияләр астында.

👍2👎2
Зөфәровка 51 яшь, ул Норлат мәдрәсәсендә, ә соңрак Төркия белән Сүриянең дини оешмаларында белем алган. Ул Аксубай районы имам-мөхтәсибе дә булып тора, ә "Мәрҗани" мәчетенә килгәнче Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы булып хезмәт итте.
Узган атнада "Мәрҗани" мәчетенең элекке имам-хатыйбы Мансур Җәлалетдинов бу вазифадан җибәрелде һәм аның алга таба Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның урынбасары булып хезмәт итәчәге билгеле булды.
Җәлалетдинов Татарстаннан Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре урынбасары итеп куелды.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
#татарстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2🤮2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфа журналисты Ольга Комлеваны сәяси тоткын дип таныдылар Ул "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаепләнә, эш Коррупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле. Комлева RusNews өчен аерым алганда Баймакта быел гыйнварда узган протест чараларын яктырткан иде.…
Уфа журналисты Ольга Комлева тикшерү изоляторында 3 ноябрьгә кадәр калачак
Бу хакта RusNews хәбәр итә. Бүген Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе аны изоляторда тоту турында ике шикаять эшен карады.
▪️RusNews журналисты һәм активист Ольга Комлеваны 27 мартта Уфада тоткарладылар һәм 2 айга кулга алдылар. Аны ФБК эше нигезендә "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаеплиләр. Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.

😢6🤬1
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге каршында татар теле курслары башланган.
Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәресләр онлайн һәм офлайн форматларда үткәрелә, аларны укытучы Альбина Вәлиева алып бара. Дәресләрдән тыш, студентлар өчен татар телендә чаралар да оештырыла.
Үткән җомгада беренче татар шигърияте кичәсе дә узган.
🔻Офлайн укырга мөмкинлек булмаганда, Азатлыкның Әйдә!Online проекты татар телен үзаллы өйрәнергә мөмкинлек бирә. Аның Телеграм каналына язылып куегыз.
🔻Татар дөньясында төрле татар теле курслары турында монда укыгыз.
#татарлар

❤13🔥3👍1
Дума җенесне үзгәртү мөмкин булган ил ватандашларына Русиядән уллыкка бала алуны тыючы канунны беренче укылышта кабул итте
Русия Думасы рәисе Вячеслав Володин моны "балалык чорын һәм традицион кыйммәтләрне яклауга" юнәлтелгән дип белдерде.
Элегрәк Володин бу тыю Австралия, Австрия, Аргентина, Бельгия, Британия, Германия, Дания, Исландия, Испания, Италия, Канада, Норвегия, Финляндия, Швейцария, Эстония һәм башка илләргә кагылачак, дигән иде.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👍6🤡4💯1👀1
Азатлык Татарстан белән Башкортстанның бюджет керемнәрен һәм чыгымнарын, салымнарын чагыштырды. Без әзерләгән рәсемне карагыз ☝️
Бу хакта тулырак бүгенге көн язмасында укыгыз.
#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
Бу хакта тулырак бүгенге көн язмасында укыгыз.
#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬4👀2🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Татарстан! Татарстан! Синдер безнең яраткан туган Ватан. Татарстан! Татарстан! Яшә газиз туган ил, яшә, Ватан!" Алмаз Әсхәдулла көе, Рифат Сәлах сүзләре. "Алпар" төркеме башкаруында бу җыр ошыймы? Тиздән бу төркем турында яңа видеобыз да чыгачак. 😀 #Татарстан…
"Халкыбыз бердәм булсын! Кайда гына булмасын — Казандамы, Истанбулдамы, Төркиядәме, Европадамы, Америкадамы, Канададамы — бердәм булып, бергәләшеп яшәргә насыйп булсын!"
Истанбулда "Алпар" татар фольклор төркеме чыгыш ясады. Шушы концерттан иң кызыклы мизгелләрне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. "Татарның музыка сәнгате — ул тальян гармун белән чикләнми, сувенир милләт түгелбез. Без — борынгы халык, безнең музыка уен кораллары да төрле, үзенчәлекле, катлаулы, тарихлы. Кубыз, думбыра, курайларда уйнавыбыз — төрки дөньяның бер өлеше икәнебезнең дәлиле", дип сөйләде төркемгә нигез салучы Алмаз Әсхәдулла.
Концерт азагында дөньяның төрле илләрендә яшәргә мәҗбүр татарларның иминлеге, бердәмлеге өчен дога да кылынды.
Безнең яңа видеоны карагыз.
#татарлар
@azatliqradiosi
"Гасыр-гасырдан килгән ислам-дин, Аллаһ хозурдан безгә җиткез дин. Васыять иңдерешкәнчә Кубрат-ханыбыз, бер җодрык булып янә бергә булабыз."
Истанбулда "Алпар" татар фольклор төркеме чыгыш ясады. Шушы концерттан иң кызыклы мизгелләрне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. "Татарның музыка сәнгате — ул тальян гармун белән чикләнми, сувенир милләт түгелбез. Без — борынгы халык, безнең музыка уен кораллары да төрле, үзенчәлекле, катлаулы, тарихлы. Кубыз, думбыра, курайларда уйнавыбыз — төрки дөньяның бер өлеше икәнебезнең дәлиле", дип сөйләде төркемгә нигез салучы Алмаз Әсхәдулла.
Концерт азагында дөньяның төрле илләрендә яшәргә мәҗбүр татарларның иминлеге, бердәмлеге өчен дога да кылынды.
Безнең яңа видеоны карагыз.
#татарлар
@azatliqradiosi
YouTube
Истанбулда "Алпар" татар фольклор төркеме чыгыш ясады
"Халкыбыз бердәм булсын! Кайда гына булмасын — Казандамы, Истанбулдамы, Төркиядәме, Европадамы, Америкадамы, Канададамы — бердәм булып, бергәләшеп яшәргә насыйп булсын!"
"Гасыр-гасырдан килгән ислам-дин, Аллаһ хозурдан безгә җиткез дин. Васыять иңдерешкәнчә…

❤12👍3🔥1
Сәлам, дуслар! Пәнҗешәмбе, 26 сентябрь иртәсе китергән хәбәрләргә күз салыйк:
🟠 Донецк өлкәсенең Краматорск шәһәрендә Русия авиабомбаларыннан зыян күрүчеләр саны 19га җитте, ди җирле хакимият. 2 кеше һәлак булган. Төнлә Запорожьега һөҗүмдән 7 кеше зыян күргән диелә.
🟠 АКШ Украинага 375 млн долларлык яңа хәрби ярдәм пакетын бүлеп бирүе турында игълан итте. Аңа ракетлар, авиабомбалар, калканлы машиналар керә.
🟠 АКШ Вәкилләр пулаты спикеры Майк Джонсон АКШта Украина илчесенең вазифасыннан китүен таләп итте. Ул Зеленскийның АКШ хәрби заводына сәфәренә бер республиканның да чакырылмавына ризасызлык белдерде.
🟠 Израил Генштабы башлыгы Ливанда җир өсте операциягә әзерлек турында белдерде. Дүшәмбедән бирле Израил армиясе Ливанга авиаһөҗүмнәр ясый, Ливан хакимияте 600ләп үлүче турында хәбәр итә.
🟠 Казанда БРИКС җыенына килгән барлык кешеләргә ПЦР-тест узу мәҗбүри булачак. Моның өчен һава аланында, Казан-Экспо һәм кунакханәләрдә махсус тестлау урыннарын ачарга җыеналар.
Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
@azatliqradiosi
Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍1
Татарстанда нефтьчеләр салым түләүне киметкән
Татарстан нефтьчеләренең һәм нефть-химиясе тармагының керемнәре кимегән. "Татнефть" табыш салымын 15 млрд сумга азрак түләр дип көтелә.
Республика финанс министры Радик Гайзатуллин монда берничә сәбәп күрә. Узган ел долларның рубльгә карата кинәт артуы, быел нефть бәясе төшүе, ОПЕКның нефть табуны киметүе йогынты ясаган. "Мәсәлән, "Татнефть" нефть табуны 1 млн 300 мең тоннага азайтты", дип өстәде министр.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
#Татарстан

👍6🔥1
Татар шоу-бизнесында баскын сугыш амбассадорлары 🎤☠️
Русиянең Украинадагы сугышына ярдәм итүче татар-башкорт сәхнә әһелләренең саны арта. Каршы дәшүчеләр юк диярлек, бөтенләй дәшмәүчеләр генә бар.
Хакимият татар сәнгатькәрләрен Русиянең Украинаны басып алу сәясәтендә катнаштыру эшен дәвам итә. Җырчылар йә "махсус операция"не хуплыйбыз дип чыгыш ясый, йә һуманитар ярдәм җыюда катнаша. Актив өндәүчеләрнең алгы сафында — Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей (Радик Юльякшин). Аларга Зәйнәп Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, соңрак башкалар да кушылды.
Азатлык бу ышандыру сәясәтенең алдынгыларын — татар-башкорт сәхнә әһелләрен барлады.
🟠 Язманы 👉 безнең сайтта укыгыз.
VPNсыз сылтама.
Русиянең Украинадагы сугышына ярдәм итүче татар-башкорт сәхнә әһелләренең саны арта. Каршы дәшүчеләр юк диярлек, бөтенләй дәшмәүчеләр генә бар.
Хакимият татар сәнгатькәрләрен Русиянең Украинаны басып алу сәясәтендә катнаштыру эшен дәвам итә. Җырчылар йә "махсус операция"не хуплыйбыз дип чыгыш ясый, йә һуманитар ярдәм җыюда катнаша. Актив өндәүчеләрнең алгы сафында — Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей (Радик Юльякшин). Аларга Зәйнәп Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, соңрак башкалар да кушылды.
Азатлык бу ышандыру сәясәтенең алдынгыларын — татар-башкорт сәхнә әһелләрен барлады.
VPNсыз сылтама.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
Татар шоу-бизнесында баскын сугыш амбассадорлары
Русиянең Украинадагы сугышына ярдәм итүче татар-башкорт сәхнә әһелләренең саны арта. Каршы дәшүчеләр юк диярлек, бөтенләй дәшмәүчеләр генә бар.
🤬8🤮5❤2👏1
Азатлык ачык чыганаклардан 3026 үлемне табып раслый алды. Татарстанда бу сан 2740ка җиткән.
Исегездә тотыгыз, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала. Сугышта үлүчеләр турында җентекле статистиканы безнең сайтта карый аласыз (VPNсыз сылтама).
#сугышта_үлүчеләр #Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢3🎉2😱1
Путин: Русиягә гади корал белән һөҗүм ясалган очракта, ул атом коралы белән җавап бирә алачак
Иминлек шурасы утырышында Русия президенты Владимир Путин атом коралы ярдәмендә башкаларны тыеп тору дәүләт доктринасына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Ул хәрби куркынычлар исемлеген киңәйтергә кирәк дип саный.
Доктринаның яңа версиясендә Русиягә атом коралы белән генә түгел, гадәти корал белән көчле һөҗүм ясасалар да, җавап итеп атом коралы куллану күз уңында тотыла.
▪️ Украина президенты офисы Андрей Ермак "Атом шантажыннан башка, Русиянең дөньяны куркытып тору өчен бернинди кораллары да юк. Бу коралларның берсе дә эшкә ярамаячак", дип белдерде.
▪️ Шул ук вакытта Көнбатыш матбугаты Путинның бу белдерүләрен мөһим яңалык дип тапмады. Көнбатыш матбугатында бу яңалыкка беренче биттә урын бирелмәде. Путин Көнбатышка атом коралы белән беренче тапкыр гына янамый, дип искәртте Der Spiegel.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
#сугыш
@azatliqradiosi
Иминлек шурасы утырышында Русия президенты Владимир Путин атом коралы ярдәмендә башкаларны тыеп тору дәүләт доктринасына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Ул хәрби куркынычлар исемлеген киңәйтергә кирәк дип саный.
Доктринаның яңа версиясендә Русиягә атом коралы белән генә түгел, гадәти корал белән көчле һөҗүм ясасалар да, җавап итеп атом коралы куллану күз уңында тотыла.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
#сугыш
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤡7👍3🔥1💩1
Татар активисты Швециянең Стокһолмдагы Русия илчеге каршында пикет оештырган
Урам чарасына үзләрен сөргендәге Татарстан хөкүмәте дип атаган оешма вәкиле Аида Габдрахманова чыккан.
Ул татар һәм башкорт активистларына карата террорны туктатуны һәм Чаллыда яшәүче татар активисты Зиннур Әһлиуллинга ачылган җинаять эшен ябу таләп иткән.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.

❤14🔥3👍2