Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Cаранскиның Ленин районы мәхкәмәсе адвокат Марат Ашимовны тагын бер айга сак астында калдырган. IslamNews язуынча, мәхкәмә утырышы 22 август көнне узган. Элегрәк Ашимовның гаиләсе аны иреккә чыгаруны сорады. ▪️Марат Ашимов акча белән бәйле хәрәмләшү нигезендә…
⚡️Мөселман адвокаты Марат Ашимовны иреккә чыгарганнар.

Бу хакта адвокат Руслан Нәгыев белдерде.

Шул ук вакытта җинаять эше әлегә ябылмаган.

▪️Марат Ашимов 21 майдан сак астында тикшерү изоляторында утырды. Аны акча белән бәйле хәрәмләшүдә гаеплиләр. Адвокат үзе куәт хезмәткәрләрен махсус провокация оештыруда гаепләгән иде.

@azatliqradiosi
🔥9❤2
📍Казанда җирле югары уку йортларының берсендә укучы студентны Русия байрагын мәсхәрә итүдә гаеплиләр.

Тикшерү фаразынча, ул кешеләр янында байракны берничә кисәккә ертып ташлаган.

Моннан тыш, тикшерүчеләр 2023 елда егет "ябык һәм радикаль Telegram-каналда утырган", анда дошманлык яки нәфрәт тудыруга, шулай ук милләте ягыннан кешенең абруен төшерүгә юнәлдерелгән фикерләр калдырган дип белдерә.

Бер комментарында егет урысларны хайваннар белән чагыштырган, аларны үтерергә һәм печәргә кирәк дигән, диелә.

▪️Байракны мәсхәрәләгән өчен егетне бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итергә, ә дошманлык уяткан өчен алты елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр, дип искәртелә.

@azatliqradiosi
🔥2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Татарстанның аерым статусы саклана, Башкортстан "яраткан" төбәк була алмады" Соңгы ярты елга булган рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстан финанс һәм икътисади яктан Татарстаннан ике тапкырга диярлек калыша. Икътисад белгече Наталья Зубаревич фикеренчә…
Татарстан белән Башкортстанның икътисади күрсәткечләрен дә чагыштырдык.

Икътисад белгече Наталья Зубаревич фикеренчә, Татарстан башка төбәкләр арасында үзенең аерым статусын саклый, ә менә Башкортстан күрше республикага икътисадның бер өлкәсендә дә якынлаша да алмады. Төп сәбәпләрнең берсе – Татарстанның күпкә мөстәкыйльрәк булуында.

Тулырак безнең язмада укыгыз.

#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 27нче сентябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Бүген иртән Украинаның Одесса өлкәсе Измаил шәһәренә һөҗүм булган. Украина ягы һөҗүмне Русия гаскәре пилотсыз очкычлар белән оештырган дип белдерә. 3 кеше һәлак, 11 кеше яраланган, диелә.

🔹 Ә Русия ягы төнлә 9 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән ди: алтысы — Ростов өлкәсендә, өчесе — Белгород өлкәсендә. Ростов өлкәсендә дрон килеп төшкәннән соң чирәмгә ут капкан, диелә.

🔹Быел җәен Төркиядә ял итеп кайткан русияләр саны 2,73 миллион кеше тәшкил иткән. Бу — узган елдагы саннан 7%ка күбрәк һәм пандемиядән соң иң зур күрсәткеч.

🔹Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дәүләт шурасына еллык мөрәҗәгате белән чыгыш ясаячак. Медиа язганча, чыгышның төп темасы октябрьдә Казанда узачак БРИКС илләренең җыены белән бәйле булачак. Мөрәҗәгать сәгать 10да башланырга тиеш.

🔹Валюталар курсы: $ = 92.41 сум; € = 103.19 сум; ¥ = 13.15 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына еллык мөрәҗәгатен башлап җибәрде.

Зур концертлар залында уза торган әлеге чарада Русия гимны яңгырамады, ә менә Татарстан гимны тулысынча яңгырады.

Татарча өч-дүрт җөмлә сәламләү сүзләрен әйткәннән соң, Миңнеханов — урысча — Украинада барган "махсус хәрби операция" темасына күчте. Залда утырган сугышта катнашучыларны аягүрә алкышларга чакырды. "Сез — безнең горурлыгыбыз. Сезнең алда баш иябез. Бу егетләр нацизмнан азат итәләр" диде. Миңнеханов Украина сугышында үлүчеләр дә бар диде, аларны бер минут тынлык белән искә алырга чакырды.

Шуннан соң президент "Барысы да фронт өчен. Барысы да җиңү өчен" дигән сүзләр янә актуаль" диде.

Исегезгә төшерәбез: Русия башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 2740 ир-ат һәлак булган. Республика шушы сугышта һәлак булган ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында иң беренче урыннарда тора (беренче урында — күрше Башкортстан). Миңнеханов сугышта күпме ирнең һәлак булуын әйтеп тормады.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮8🤡3❤1👍1🥴1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2025 елны Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Бу киләсе елның май аенда билгеләнәчәк Икенче дөнья сугышында җиңүнең 80-еллыгы уңаеннан эшләнә. #Татарстан @azatliqradiosi
Миңнеханов Дәүләт шурасына еллык мөрәҗәгатен дәвам итә.

Күбесенчә урысча сөйли, вакыт-вакыт 1-2 җөмлә татарча әйтеп китә.

"Ватандашлар белән эшләү мөһим. Шул уңайдан Дөнья татар конгрессына милләттәшләр белән эшләү формаларын камилләштерергә кирәк" дип белдерде президент Рөстәм Миңнеханов.

Шунысы кызык: "милләттәшләр" сүзен Татарстан президенты фәкать Дөнья татар конгрессы турында сөйләгәндә генә кулланды. Моңарчы ул фәкать "ватандашлар" (ә урысча — "соотечественники") дип кенә әйтеп килде.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🤡7👍4❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Миңнеханов Дәүләт шурасына еллык мөрәҗәгатен дәвам итә. Күбесенчә урысча сөйли, вакыт-вакыт 1-2 җөмлә татарча әйтеп китә. "Ватандашлар белән эшләү мөһим. Шул уңайдан Дөнья татар конгрессына милләттәшләр белән эшләү формаларын камилләштерергә кирәк" дип…
⚡️Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында Татарстанда эчке эшләр министрлыгында кадрлар кытлыгы бар диде.

"Эчке эшләр органнарында эшләүчеләрнең эш күләме икеләтә, өчләтә зур" дип белдерде Татарстан президенты.

Полициядә кеше җитми булып чыгамы?..

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡4😁3🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
😳Казандагы балалар паркында мәгълүмат язылган такталарны татарча дип белеп, кырымтатар телендә ясаганнар. Әмма кырымтатарчага тәрҗемәсе дә хаталы булган. Хәзерге вакытта белгечләр макетларны алмаштыру белән шөгыльләнә. Мәсәлән, "оружие" сүзен "корал" дип…
Казанда Ozon пунктының элмә тактасына мәгълүматны татар телендә дип уйлап, казакъча язганнар.

Ширкәт хатаны якын арада төзәтергә сүз биргән.

Күптән түгел Казандагы "Елмай" балалар паркында мәгълүмат язылган такталарны татарча дип белеп, кырымтатар телендә ясаганнар иде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

ТАТАРстан башкаласы Казанда мондый хәл ничек мөмкин соң? Ничек уйлыйсыз?

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁10😢7🤯6🔥2✍1
Русия саклану министрлыгы колонияләрдәге тоткыннарны Украинадагы сугышка җибәргәндә контрактлар төземәгән.

Аларны фронтка "язмача килешү" нигезендә генә җибәргәннәр. Исән калганнары хәрби билетлар, яралану турында белешмәләр һәм ветераннар таныклыгы ала алмый. Бу хакта ВВСның урыс хезмәте яза.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😈3🔥2🎉1🌚1
Сезгә Азатлык материалларын кайсы платформада уку/карау җайлырак?
Anonymous Poll
15%
Сайтта
10%
Instagramда
86%
Telegramда
14%
YouTubeта
0%
Башка вариант (комментарийларда язам)
❤3🔥1
"Мөселманнар төрмәдә дә, иректә дә кыерсытыла"

Быел Русия төрмәләрендә мөселман тоткыннарының баш күтәрүләре булды. Алар ике тапкыр тотык алып Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) вәкилләренә һөҗүм итте. Азатлыкның урыс хезмәте белгечләр белән сөйләште. Алар төрмә системын тиз генә үзгәртеп булмый дип саный.

— Мөселманнар еш кына "Хизб ут-Тәхрир" кебек тыелган оешмаларда катнашкан дигән ялган гаепләүләр белән җинаять эшләре корбаны була. Аларга каршы төрмәдә яңа җинаять эшләре ачу провокацияләре башкарыла. "Террорчылыкны аклау", "тыелган оешмаларда катнашу" өчен өстәмә сроклар өстиләр, — дип сөйли "Зона солидарности" төркеме вәкиле Иван Асташин.


👉 Тулырак безнең көн язмасында укыгыз.
VPN-сыз сылтама монда.
😢6👍1🌚1
Татарстан Дәүләт шурасы яшерен мәгълүматка ия булган депутатларга чит илгә чыгуны чикләде

Хәзер депутат Русиядән чит илгә чыгу нияте турында 30 көн алдан кисәтергә тиеш. Шуннан соң Дәүләт шурасының аерым бүлеге депутатның яшерен мәгълүматка ия булу-булмавын тикшереп бәяләмә бирәчәк.

— Бу канун өч депутатка кагыла: рәис (Фәрит Мөхәммәтшин) һәм аның ике урынбасары (Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов), — диде парламент карарын укыган Альберт Хәбибуллин.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
💩3👍2🤡1
Русия Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә яңа оешма һәм кешеләрне өстәгән:

🟠тикшеренүләр белән шөгыльләнгән "Досье" үзәге
🟠Freedom Letters-ка нигез салган Георгий Урушадзе
🟠тарихчы Александр Эткинд
🟠журналист Сергей Гуляев
🟠тарихчы Юрий Фельштинский
🟠язучы Александр Генис
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥2💩2👏1
Танылган британ актрисасы Мэгги Смит вафат булган

1956-2023 елларда Смит 60тан артык фильмда һәм 20ләп сериалда төшкән. Ул дистәләрчә рольләре белән дөньяга таныла – "Нилдагы үлем", "Манзаралы бүлмә", "Миссионер", "Беренче хатыннар клубы", "Дэвид Копперфилд" һәм башкалар. Аеруча зур танылуны аңа "Даунтон аббатлыгы" тарихи драмасында Вайолет Кроули һәм Һарри Поттер турында фильмнар сериясендә Минерва Макгонагалл рольләре китерә.

Мэгги Смит – Британ империясе ордены иясе, аның 2 Оскар бүләге, җиде BAFTA премиясе, дүрт Эмми бүләге, өч Алтын глобус һәм АКШ киноактерлары берләшмәсенең биш премиясе бар.

Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢14👍2🔥1
Сахалин мәктәбендә укучыларга зур экраннан аборт видеосын күрсәткәннәр

Фильм барган чакта йөклелекне ясалма рәвештә өзүнең зарары турында лекция укыганнар. Аерым алганда, лектор аборт ясату хатын-кызның үлеменә, яки гарип калуына китерергә мөмкин, киләчәктә балага уза алмау ихтималы бар, шуңа күрә йөклелек теләнмәгән булса да, "баланы табу яхшырак", дип сөйләгән.

Бу видеоны карагач кайбер балаларның хәле начарайган. Күпләр күзләрен йомды һәм башларын борды, дип сөйләгән укучылар.

Сахалин сәламәтлек саклау министрлыгы бу уңайдан тикшерү уздырачак. Видеоролик министрлык һәм башка профиль оешмалары белән килештерелмәде, дип белдерделәр.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤯8🤬5🙈3👎1🔥1🌚1
Бүген "Азатлык сүзлеге" кысаларында чикләүләр сүзенә күз салыйк. Без татарча санкцияләр дип түгел, чикләүләр дип язабыз. Мәсәлән:

АКШ бу медиага һәм аның җитәкчеләренә каршы чикләүләр керткән.

▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
👍8🔥2😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 28нче сентябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Кичә кич Махачкала янында ягулык салу станциясе шартлаган. Нәтиҗәдә 11 кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган, тагын 11 кеше яраланган. Бүген Дагыстанда матәм көне игълан ителгән.

🔹Израил гаскәре Лүбнәннең көньягында "Хизбулла"ның ракет бүлекчәсе командиры Мөхәммәд Али Исмаилны үтерүе турында белдерә. "Хизбулла" төркеме Израил белән АКШта террорчы төркем булып санала. Израил ягы нәкъ менә Мөхәммәд Али Исмаил Израилгә ракетлар белән һөҗүм иткән ди. Исмаилдан кала, шулай ук, аның урынбасары Хөсәен Әхмәд Исмаил һәм "Хизбулла"ның башка әгъзалары да юк ителгән диелә. "Хизбулла" сәяси фирка дә булып тора, ул Лүбнәннең көньягында берничә районны контрольдә тота. Исегезгә төшерәбез: кичә Израил Лүбнәндәге торак йортларга һөҗүм итә башлаган, Тель-Авив сүзләренчә бу йортларда корал һәм Израил ягына таба юнәлдерелгән башка хәрби техника саклана һәм "Хизбулла" әгъзалары качып ята. "Хизбулла" исә моны кире кага. Лүбнәннең сәламәтлек саклау министрлыгы Израил һөҗүмнәре аркасында кимендә 6 кеше һәлак булган дип белдерә. 26 сентябрьдә АКШ, G7нең башка илләре һәм Якын Көнчыгыштагы дәүләтләр Израил белән Лүбнәнне сугыш чараларын кичекмәстән туктатырга чакырды.

🔹Бүген Казаннан Кытайның Шанһай шәһәренә туры очышлар ачыла. Шанһайдан Казанга очучы очкыч хәзерге вакытта һавада, ул Татарстан башкаласына 16 сәгатьтә килеп төшәргә тиеш.

🔹Валюталар курсы: $ = 92.71 сум; € = 103.47 сум; ¥ = 13.22 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥5
Русия гаскәре төнлә Украинаның Сумы шәһәренә ике тапкыр һөҗүм иткән.

6 кеше һәлак дип белдерә Украинаның эчке эшләр министры Игорь Клименко.

Клименко сүзләренчә, беренче һөҗүм аркасында хастаханәгә зыян килгән, бер кеше һәлак булган. Пациентларны һәм табибларны эвакуацияләү башлангач, хәрбиләр икенче тапкыр һөҗүм иткән.

Сумы шәһәре илнең төньяк-көнчыгышында урнашкан. Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итте.

@azatliqradiosi
🤬6😢1