Миңтимер Шәймиев исән-сау, ә ул каты авырып киткән дигән хәбәрләр дөреслеккә туры килми.
Бу хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. "Шәймиев ел саен була торган гадәти сезонлы вирус кына йоктырган" диелә матбугат хезмәте тараткан хәбәрдә.
Моңарчы кайбер Telegram-каналларда Татарстанның беренче президенты авырып киткән дигән хәбәрләр таралды. Аерым алганда, кайбер медиа чаралары 87 яшьлек Шәймиевның кичә Казанда узган Рөстәм Миңнехановның Дәүләт шурасына ясаган чыгышына килмәвенә игътибар итте.
#Татарстан
@azatliqradiosi

👍4🤡3🙏2👎1🔥1🤮1
Чаллыда бүген автобус янган.
Юлчылар салоннан вакытында чыгып котылырга өлгергән.
Зыян күрүчеләр юк дип хәбәр ителә. Бу кадрларны социаль челтәрләрдән алдык.
Автобус Сөембикә һәм Вахитов проспектлары киселешендә янган диелә.
#Татарстан
P.S. Чаллыда яшәүче укучыларыбыз бармы?

😱3🔥1😢1
❗️9-11 октябрьдә Башкортстанда икенче ел рәттән башкорт теленнән һәм аның "төньяк-көнбатыш диалекты”ннан онлайн-олимпиада узачак.
Олимпиада өч дәрәҗәгә бүленеп үткәреләчәк. Беренче төркемгә башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр керәчәк. Икенчесендә башкортча ирекле сөйләшә алучылар булачак. Өченче төркемдә "башкорт теле диалекты белән кызыксынучылар" белемен тикшерә алачак.
Катнашучылар өчен онлайн-тест бирелер дип көтелә. 45 минут эчендә 30 сорауга җавап бирергә кирәк булачак. Олимпиададан соң җыелган баллар белән махсус сертификат биреләчәк.
Башкорт теле һәм аның диалектыннан онлайн-олимпиада Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның телләр гранты хисабына үткәрелә.
Быел Башкортстан башлыгы гранты җиңүчеләр арасында өлешчә татар теленә бәйле бер күптелле (татар, башкорт, инглиз телләре) проект кына булды. Аның каравы, Азатлык Радиосы исәпләренә караганда, 50 млн сумлык бюджеты булган грантның 10 миллионы турыдан-туры татарга каршы корылган проектларга бирелде. Сүз башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты" турында бара.
• Русиядә 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, илдә 1,57 млн башкорт яши дип санала. Башка халыкларның саны күпләп кимегәндә, башкортлар нибары 12,6 меңгә азайды. Башкортлар нигездә Башкортстанда гына артты — якынча 96 мең кешегә. Татарлар республикада 34 меңгә кимеде.
• Җанисәп белән бәйле каршылыклы сораулар бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туды. Соңгы елларда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәренең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.
• Татар галимнәре моны уйдырма дип саный. Алар башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" башкорт теле үзенчәлекләре юк дип белдерә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

😡3🔥2🤬2🤡1
Русия армиясенең полковнигы Алексей Коломейцевның үтерелүе турында хәбәрләр тарала.
Бу хәбәрне Украинаның күзләү идарәсе тарата: янәсе Мәскәү өлкәсендә полковник Алексей Коломейцев юк ителгән. Ул РФ саклану министрлыгының пилотсыз авиация үзәген җитәкләгән, шулай ук, "Шахед"ларны һәм башка пилотсыз очкычларны файдалану буенча Русия белгечләрен әзерләүдә катнашкан.
"Коломейцев Кремль режимына каршы торучы хәрәкәт белән Украина саклану министрлыгы күзләү идарәсенең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә ликвидацияләнде" диелә Украина ягы тараткан хәбәрдә.
Азатлык Радиосы бу хәбәрне бәйсез чыганаклардан раслата алмый.

❤3🎉3👍2🔥1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Дуван яки Олы Теләк кебек авылларның тулысы белән юкка чыкканын күз алдына китерә аласызмы?
Бу авылларда якынча өчәр мең кеше яши. Украина сугышында Башкортстаннан һәлак булган ир-атлар саны да 3 меңнән артып китте.
Республика бу сугышта һәлак булган ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында — иң беренче урында тора.
Иң күп үлүчеләр — Уфадан (301 кеше), Стәрлетамактан (158), Белореттан (111), Учалыдан (90), Баймактан (76), Әбҗәлилдән (74), Мәләвездән (65).

🤯6💔2👍1🔥1😢1🎉1
Воронеж шәһәрендә дрон торак комплексына эләккән
Якшәмбегә каршы төндә Воронежда дронның торак комплексына эләгүе нәтиҗәсендә, янгын чыккан. Шулай ук шәһәрнең сул яры ягындагы торак йортлар урнашкан урында да ут чыккан. Бу хакта үз телеграм-каналында Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, моннан тыш бәреп төшерелгән берничә дрон калдыклары шәһәр читендә җирдә янып ята. Зыян күрүчеләр турында әйтелми.
Саклану министрлыгы якшәмбе иртән хәбәр итүенчә, төнлә Русиядә 125 украин дроны бәреп төшерелгән. Шуның 17се - Воронеж, 67се - Волгоград, 17се - Белгород, 18 - Ростов өлкәләрендә. Моннан тыш берешәр дрон Брянски һәм Курски өлкәләрендә һәм өчәү Азак диңгезе өстендә юк ителгән.

👍1
Моннан 67 ел элек, 1957 елның 29 сентябрендә «Маяк»атом комплексында зур шартлау була, тирә яктагы төбәкләрне радиактив болыт каплый.
Барлыгы 270 меңнән артык кеше нурланыш ала. Соңрак 40лап авыл күчерелә, ниндидер сәбәптән зур татар авыллары утырып кала. Андагы кешеләрнең күбесе инде вафат, исән калганнары төрле авырулардан интегә.
«Маяк»та озак еллар буена совет атом бомбасы өчен плутоний җитештерү һәм атом-төш ягулык эшкәртү урыны булып торды. 1948-1956 елларда нурланышлы калдыклар тирә яктагы авылларда яшәгән халыкның эчәр суы булган Теча елгасына түгелеп бара.
▪️Танылган һолланд фотожурналисты Роберт Кнот рәсемнәрне "Маяк" атом комплексы тирәсендәге татар авылларында төшереп кайткан иде. Фаҗига турында Көнбатышта күпләр әлеге рәсемнәрдән белде.

😢12🤯2👍1👏1
28 сентябрьдә Германиянең Франкфурт шәһәрендә “Татар киче” дип аталган мәдәни чара узды.
Төрле шәһәрләрдән җыелган татарлар татарча җырлады, аралашты һәм чәкчәк белән сыйланды.
“Татар киче” мәдәни чарасын яңа мөһаҗирләр нигез салган “Алмания татарча” төркеме оештырды. Очрашуда 60тан артык кеше катнашты. Татарлар гына түгел, бу кичәдә башка милләт вәкилләре — алман, төрек, гарәп, урыслар да кунак булды.
Чарадан фотоларны 👉Азатлык сәхифәсендә карый аласыз.
Шулай ук безнең Instagram, Youtube-ка да кереп чыгыгыз.

❤14👍4
Русия эчке эшләр министрлыгы Башкортстан Җәмәгать пулатының элекке рәисе, Украинада сугыш башлангач Русиядән киткән һәм соңрак "ят агент" дип табылган Ростислав Морзаголовны эзләүгә биргән.
Морзаголов үзенең эзләүгә игълан ителүенә фикер белдереп: "Алар үзләре эзләү исемлекләрендә, ШИЗО камераларында булачаклар", диде.
Аның сүзләренчә, уңышсыз дәүләтнең зәгыйфь вәкилләре генә шундый ахмак системны булдыра ала. Кешеләрне хурлау, аларны җинаятьче дип игълан итү һ.б алар тарафыннан зур казаныш дип кабул ителә.
▪️2021 елда Башкортстан башлыгының иң якын терәкләренең берсе дип исәпләнгән Морзаголов вазифасыннан китте. Аннан алда ул республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирде. Украинада сугыш башлангач, ул Русиядән китте. Хәзер Морзаголов элек "Ачык медиа" дип аталган NEVZLIN media YouTube каналында эшли.
▪️2020 елның августында Куштауны яклап көрәшкән җәмәгатьчелек Ростислав Морзаголовны экология активистларына пычрак атуда, алар турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләде.

🤡1
Азатлык Радиосы хисабына күрә, Украина сугышында Татарстаннан кимендә 2740 кеше үлгән.
Сүз без раслый алган үлемнәр турында гына бара, хакимият чын саннарны яшерә, алар күпкә зуррак була ала.
Иң күп үлүчеләр:
🟠Казаннан (434 кеше)
🟠Чаллыдан (290 кеше)
🟠Түбән Кама районыннан (150 кеше)
🟠Әлмәт районыннан (124 кеше)
🟠Яшел Үзән районыннан (93 кеше)
#сугышта_үлүчеләр #Татарстан

The Insider: Алексей Навальный төрмәдә агуланган булуы ихтимал
Бу хакта басма Навальныйның колониядәге үлеменә бәйле "йөзләрчә рәсми документлар"га сылтанып хәбәр итә.
The Insider журналистлары җинаять эше ачудан баш тарткан юстиция майоры Александр Варапаев имазалаган беренчел карарны кулга төшерүләрен әйтте. Әлеге карарлар икәү була.
Беренчел документта әйтелгәнчә, үлеме алдыннан Навальный тикшерү колониясе ишегалдында йөргәндә үзен начар хис итә һәм моны кизүдәге колония хезмәткәренә белдерә.
"Хөкем ителгән Навальный А.А. идәнгә ятты, аннан соң ул эченең кискен авыртуыннан зарлана башлады, косты, тартыша башлады, һәм аңын югалтты, бу хакта шунда ук медицина хезмәткәрләренә хәбәр ителде", диелә карарның беренчел версиясендә.
Бу документның соңрак версиясендә инде Навальныйның эче авыртуы, косуы һәм тартышуы турында телгә алынмый, ди басма.
Шул ук вакытта The Insider тагын бер документны кулга төшергән. Анда Навальныйның үлеменнән соң алынган әйберләре турындагы белешмәдә "косу калдыклары" ачыклануы турында әйтелә. Әлеге әйберләр экспертизага җибәрелгән булган. Гәрчә элек бу хакта рәсми әйтүче булмады.

❤1😢1😴1😭1
Израил саклану армиясе (ЦАХАЛ) "Хизбулла"ның югары дәрәҗәдәге командиры Набил Каукның үтерелүен белдерә.
Хәзерге вакытта Лүбнән чигенә ЦАХАЛ көчләре, танклар һәм хәрби машиналар китерелгән.
Израилнең Лүбнәнгә оештырган һөҗүмнәре турында күбрәк - Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

Азатлык Радиосы
Израил "Хизбулла"ның тагын бер командиры һәлак булуын белдерә
Израил саклану армиясе (ЦАХАЛ) якшәмбегә каршы төндә "Хизбулла" радикал төркеме корылмаларына һөҗүмнәрен дәвам итте.
🤬6👏3😢2🔥1