Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстанда депортацияләнәсе мигрантларга очыш билетлары сатып алу өчен 28,4 млн сум тотачаклар

Билетларны 2024-2025 елларда административ депортацияләү каралган мигрантларга алачаклар. Бер билет бәясенә юлчыны иминиятләштерү, бушлай рөхсәт ителгән авырлыкта багаж алу кебек чыгымнар да кергән.

Бу ни өчен эшләнә? 👉 Моннан укыйсы.

#татарстан

@azatliqradiosi
👎5👍1
📍Көн язмасы. Башкортстанда халык саны кимүгә "чайлдфри" йогынты ясыймы?

Башта бераз саннарга күә салырга тәкъдим итәбез

Бүген Башкортстанда — 4 млн 64 мең, Татарстанда 4 млн 3 мең кеше яши. 2021 елда узган халык санын алу нәтиҗәләре белән чагыштырганда, Башкортстанда халык саны 27 мең кешегә кимегән, Татарстанда зур үзгәрешләр юк, ләкин кеше саны да артмый.

2024 елның җиде аенда Башкортстанда табигый кимү 10 423 кеше тәшкил иткән: 19 639 бала туган һәм 30 062 кешенең гомере өзелгән. Узган ел белән чагыштырганда табигый кимү 40 процентка арткан.

Татарстанда үлүчеләр туучыларга караганда 5 972 кешегә күбрәк булган. Бу күрсәткеч ягыннан Башкортстанда демография ике тапкырга начаррак күренә. Җиде айда Татарстанда 16 941 бала дөньяга килгән һәм 22 913 кеше үлгән.

Хакимият демография проблемнарны ничек тә булса хәл итәргә тели. Ничек итеп? Мәсәлән, булмаган чайлдфри хәрәкәтен тыя торган канунны кабул итеп. Бу канунны Башкортстаннан депутатлар тәкъдим итте. Ике хатын. Берсе — башкорт милләттенән Эльвира Аиткулова, икенчесе — татар кешесе Римма Үтәшева.

Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов — Башкортстан депутатлары тәкъдим иткән "чайлдфри" идеологиясенә каршы тору канун өлгесенең зыяннан кала файдасы юк дигән фикердә. Хатыннар бушны бушка аударып утыра ди ул. Шаяхмәтов республикада бала табуны арттыру өчен социаль-икътисади хәлне яхшыртырга кирәк ди. Аныңча, "чайлдфри"га шартларны рәсмиләрне һәм депутатлар үзләре тудыра. Шуның өчен аларның үзләрен җәзага тартырга кирәк ди ул.

Нәрсә ди Шаяхмәтов?

— Сәясәтне үзгәртегез. Моның өчен Русиядә 600 млрд сум бүлеп бирергә кирәк. Бу федераль бюджетның 2 процентын алып тора. Ни өчен бүлеп бирмиләр? Безнең игътибарны читкә юнәлтү өчен эшләнәме бу? Шул ук беркемгә дә йогынты ясамый торган "гей-пропаганда"ны алыйк. Әлеге канун өлгесе безгә нигә кирәк? Алардан җәмгыятькә нинди куркыныч яный? Шуннан башларга кирәк, моның куркыныч әйбер икәнен беркем дәлилләмәде.

Чайлдфрига каршы торган канунны тагын нәрсә дип сүгә ул? Безнең материалда бар.

#башкортстан

@azatliqradiosi
🔥3🤮1
Азатлык зур материал ясаган иде. Ул мөһим һәм кызыклы. Без Татарстан белән Башкортстанның керемнәрен, салымнарын һәм икътисади күрсәткечләрен чагыштырдык, белгечләрнең фикерләрен тупладык.

Мәсәлән, ни өчен Башкортстан финанс һәм икътисади яктан Татарстаннан ике тапкырга диярлек калыша соң? Икътисад белгече Наталья Зубаревич фикеренчә, Татарстан башка төбәкләр арасында үзенең аерым статусын саклый, ә менә Башкортстан күрше республиканы икътисадның бер өлкәсендә дә куып җитә, хәтта якынлаша да алмады. Төп сәбәпләрнең берсе — Татарстанның күпкә мөстәкыйльрәк булуында.

Мәкаләне укымаган булсагыз, без сезгә уңайлы форматка әйләндердек. Рәхәтләнеп кулланыгыз, башкаларга да күрсәтегез.
🔥2🥱1
🔺 Татарстанда полиция православ тәресен сындыру төшерелгән видеоны тикшерә

Интернетта Татарстандагы ирнең песи баласын җәфалавы һәм православ тәреләрен сындыруы турында видео чыккан иде. Readovka Telegram каналы мәгълүматынча, бу видеода — 32 яшьлек Артем Медков.

Ул тәре сындырган видеосын сөртеп куйган.

Әмма тикшерү инде башланган.

Аңа нәрсә яный? Монда кереп карагыз.

#татарстан
👍1🔥1
🔸Русия хакимиятләре тикшерү изоляторларында утыручыларның 40 процентын сугышка җибәрмәкче була

Бу хакта “Важные истории” яза.

Русия саклану министрлыгында ничә хөкем ителүченең хәрби хезмәткә яраклы булуы һәм күпме кешенең контракт төзергә теләве турында мәгълүмат җыярга әзерләнәләр, дигән "Важные истории"га министрлыктагы чыганагы.

"Якынча 60 мең гаепләнүченең 40 процентын алып китүләре көтелә", дигән басма чыганагы.

Журналистларның әңгәмәдәшләре исәпләвенчә, һәр тикшерү изоляторыннан 100ләп кешене алып китүләре бар. Русиядә 210 изолятор эшли, димәк сугышка 20 меңләп кешене җибәрергә мөмкиннәр.

Басма белән сөйләшкән бер адвокат әйтүенчә, тикшерү изоляторларындагы һәм колонияләрдәге тоткыннар контракт имзаласын өчен, аларны сак астында тоту шартларын кырыслаталар.

Тулырак – Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
😱2
"Шелтерларга ихтыяҗ һаман да бар"

Репрессияләрдән һәм мобилизациядән качкан русияләр өчен Аҗариядә (Грузия) ачылган бердәнбер "Тыныч урын" ("Тихое место") шелтеры үзенең эшчәнлеген туктата. Анда соңгы көнгәчә яшәүчеләрнең берсе Казаннан активист Марк Серов булды.

Мобилизация башлангач, шелтерлар шулай ук, Төркия, Әрмәнстан, Польша һәм Монтенегрода да (Черногориядә) ачылган иде. Аларның кайберләре ябылды, кайберләре әле дә эшли. Русиядә әледән-әле мобилизациянең яңа дулкыны була ала дигән сүзләр яңгырап тора. Шушындый шелтерларга ихтыяҗ никадәр зур? Азатлык Радиосы аларда яшәгән татарстанлылар белән сөйләште.

"Шелтерлар ябыла, чөнки оештыручылары арыды, донатлар кимеде. Релокантлар агымы да кимеде, әмма шелтерларга ихтыяҗ һаман да бар", ди Марк Серов.

Тулырак👉 монда укыгыз, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Шүрәле, Камыр батыр, Су анасы, Кар кызы өчен 500 мең сум таләп ителә. Татар дәүләт "Әкият" курчак театрыннан әкият каһарманнарын кулланганы өчен ярты миллион акча сорыйлар. Бу хакта театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Татарстан Республикасы Дәүләт…
Татар әкиятләре каһарманнарының исемнәрен тауар билгесе буларак теркәгән Казан ширкәтенең хуҗасы "Әкият" дәүләт курчак театрына аларны бер сумга кулланырга рөхсәт итәргә дә риза.

Бу хакта ширкәтнең мөдире һәм хуҗасы Искәндәр Әсәновка сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә.

Элегрәк Казандагы бер оешманың "Су анасы", "Камыр батыр", "Шүрәле", "Казан ханбикәсе", "Кар кызы"на патент алуы һәм "Әкият" курчак театрыннан 500 мең сум таләп итүе билгеле булды.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6🖕3
Татарстан икътисадының үсеше акырынаячак дип фаразлана.

Бу хакта республиканың икътисад министрлыгы әзерләгән белешмәдә күренә. Моның сәбәпләре санкцияләргә һәм ОПЕК+ сәясәтенә бәйле дип аңлаттылар бүген Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында.

— Монда аңларга кирәк, санкцияләр азаймый, алар арта гына бара. Икенчел санкцияләр дә кертелә. Моннан тыш, ОПЕК+ килешүендәге чикләүләр дә йогынты ясады. Без былтыр бюджет өлгесен караганда башка вазгыять иде. Хәзер ел үтеп бара, бүген хәлләр башка икәнен аңлыйбыз. Фаразны без тышкы вазгыятькә бәйле рәвештә һәм оешмаларның планына карап төзибез, — диде Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин.

@azatliqradiosi
👍2🤣2😢1
"Азатлык сүзлеге" рубрикасында географик атамалар бар.

Бу көннәрдә еш кына Лүбнән турында ишетергә туры килә. Бүген әлеге ил дөнья игътибары үзәгендә, чөнки 1 октябрьгә каршы төндә Израил Лүбнәндә җир өсте һөҗүме башлады.

▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi

@azatliqradiosi
💔4🔥1
Иран Израилгә 400ләп ракет җибәргән

Бу хакта The Jerusalem Post хәбәр итә. Кайбер ракетлар "Тимер гөмбәз"нең беренче чиген узган. Атышлар шулай ук Лүбнән ягыннан да булган дип яза "Едиот Ахронот".

Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы Иран Израилгә "Хизбулла" лидерларын үтерү өчен үч алу максатыннан һөҗүм итте дип белдерде. Тель-Авив җавап уты ачса, Тәһрән илгә тагын да көчлерәк һөҗүм ясаячак дип өстәде.

"Хизбулла", үз чиратында, Тель-Авивтан ерак түгел израил авиабазасына ракет атулары турында хәбәр итте. Моны ул израил хәрбиләренең "Лүбнәнннең гади кешеләренә һөҗүменә җавап һәм Газзәдә фәләстин халкына теләктәшлек" дип атады.
❤‍🔥11🔥8👍5🤬4😱1
Израил башкаласы Тель-Авивның Яфа бистәсендә билгесез кешеләрнең ут ачуы нәтиҗәсендә ким дигәндә сигез кеше һәлак булган.

Израил медиалары хәбәр итүенчә, ут ачучылар икәү булган.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢7👍4🔥3
Сәлам, дуслар! Чәршәмбе иртәсенә төп хәбәрләр:

🟠Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяху Иран "зур хата ясады һәм аның өчен җавап бирәчәк" дип белдерде. Кичә кич Иран Израилга ракетлар белән һөҗүм иткән иде. Иран һөҗүменнән соң берничә сәгатьтән Израил янә Лүбнән башкаласы Бәйрутка ракетлар җибәргән.

🟠Копенһагенда, Израил илчелеге бинасы янында ике шартлау яңгыраган. Зыян күрүчеләр юк, полиция тикшерү алып бара диелә.

🟠Нью-Йоркта АКШ вице-президент намзәтләре дебаты узды. Журналистлар демократ Тим Уолз һәм республикан Джей Ди Вэнс бәхәсе президент дебатларыннан күпкә тынычрак узганын искәртә.

🟠Русия Харьков һәм аның янындагы ике шәһәргә авиабомбалар белән һөҗүм иткән, ди җирле хакимиятләр. Дергачи шәһәрендә 5 кеше зыян күргән дип хәбәр ителә.

🟠Башкортстанның чираттагы түрәсе Украинадагы сугыштан кайткан. Күмертау башлыгы Олег Астахов фронтта "елмаючан йөзләр" күргәнен һәм "матур сүзләр" ишеткәнен язган. Исегезгә төшерәбез: сугышта үлүчеләр саны белән Башкортстан – Русиядә төбәкләре арасында беренче.

🟠Бүген җырчы Зөлфия Камалова белән хушлашу чарасы уза. Аны онлайн да карап була.

Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2
🇺🇸 Нью-Йоркта АКШ вице-президент вазифасына намзәтләр дебаты узды

Бер ярым сәгать дәвам иткән бәхәстә вице-президентлыкка намзәтләр төрле мәсьәләләр турында фикер алышты: Якын Көнчыгыштагы низаг, канунсыз миграция, глобаль җылыну, торак җитмәве, коралга ия булу хокукы, инфляция, хатыннарның репродуктив хокуклары, АКШ демократиясе һәм башкалар.

Джей Ди Вэнс илдәге проблемнар өчен җаваплылыкны легаль булмаган мигрантларга аударды, һәм бу проблем өчен Камала Һаррисны гаепләде. Тим Уолз исә Дональд Трамп һәм республиканнарны хатын-кызларны абортка хокукларыннан мәхрүм итү өчен тәнкыйтьләде.

Дебат тулысы белән диярлек илнең эчке проблемнарына багышланды. Русиянең Украинага каршы сугышы турында сораулар бирелмәде.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2
"Ул туган ягын, халкын ярата. Ничек читтә кала алсын?" "Баймак эше"ндә гаепләнүче Юнир Хисаметдинов тарихы

Башкортстанның Әбҗәлил районыннан 40 яшьлек Юнир Хисаметдинов — "Баймак эше"ндә гаепләнеп, Удмуртия башкаласы Ижауда хөкем ителәчәк кешеләрнең берсе. Кулга алынганчы ул йорт төзегән, хатыны белән өч бала үстергән һәм тау биеклекләрен яулаган булган. Азатлык Радиосы аның тормыш тарихын бәян итә.

Безнең 👉 көн язмасын укыгыз.
VPNсыз сылтама 👉 монда.
🔥2
Украина баш прокуроры Донецки өлкәсендә украин әсирен күпләп үтерү очрагы турында белдерде

Прокуратура мәгълүматына күрә, Покровски районының Николаевка һәм Сухой Яр бистәләре янында Русия хәрбиләре әсирлеккә алынган 16 украин хәрбиен үтергән. Моны фронт сызыгында украин әсирләрен үтерүнең "иң күләмле" очрагы дип атадылар.

Русия рәсмиләре әлегә бу вакыйганы шәрехләмәде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢6